Авыл тормышы

Авылда да бизнес нәтиҗәле үсеш ала

25 января

Федоровка районының “Башкирский гусь” җәмгыятендәге эшчәнлектән чыгып, шулай дияргә ныклы нигез бар

Авылның нәтиҗәле үсеше өчен биредә куәтле производство булдыру төп шарт дисәк, һич хаталанмабыздыр. Һәм аның нинди милек формасына каравы да мөһим түгел. Авылда җитештерүче предприятие бар икән, күмәк хуҗалыкмы ул, малтабарлык субъектымы, фермерлык оешмасымы, димәк, урындагы халык эш урыннары, даими хезмәт хакы белән тәэмин ителәчәк. Эш бар икән, яшьләр дә бирегә ашкынып кайтачак, социаль учреждениеләр дә ябылмаячак. Бер сүз белән, авыл яшәячәк. Кызганычка каршы, әлеге хакыйкатьне бик соңлап, күмәк хуҗалыклар тәмам хәлсезләнеп, күпчелеге таралып, алар урынында очы-кырые күренмәгән тирән бушлык барлыкка килгәннән соң гына аңладык. Әйе, күмәк хуҗалыклар таркалды, тагы да аянычлысы, күпчелек җирдә аларга алмашка бернинди дә яңа форма производство барлыкка килмәде. Нәтиҗәдә, эшсезлеккә һәм социаль бөлгенлеккә дучар ителгән Русия авыллары бүген сүнеп бара. Дөрес, уңай мисаллар да юк түгел. Әйтик, Федоровка районы җитәкчелеге әле моннан ун еллар элек үк, төбәктә күмәк хуҗалыкларны саклау һәм үстерү хәстәрен күрү белән беррәттән, авылга инвесторлар җәлеп итү, яңа производстволар булдыру, малтабарлык субъектларын оештыру буенча күләмле эшчәнлек җәелдерде. Нәтиҗә күз алдында. Районда күмәк хуҗалыклар чагыштырмача иркен тын алып яшәсә, агросәнәгать тармагында малтабарлык субъектлары да үзләренең куәтләрен елдан-ел арттыра бара. Бу җәһәттән төбәктә казчылык тармагының ныклы үсеш баскычына чыгуын да, беренче чиратта, районда малтабарлык үсеше өчен уңай мохит тудырылу белән бәйләргә кирәк. — Эшне 2006 елда башладык. Район җитәкчелеге белән бизнес-проектны эзлекле өйрәнеп, сөйләшеп килешкәннән соң Гавриловка авылында буш торган производство базасын сатып алдык. Биредә инкубатор урнаштырылды. Арытаба 2007 елда шушы ук авылда ферма бинасын алдык. Тәүге елда 5 мең каз каралса, ел саен куәтләрне арттыра барып, былтыр казлар санын 22 меңгә җиткердек, — ди җаваплылыгы чикләнгән “Башкирский гусь” җәмгыяте директоры Илдар Рәшитов.

Ирек алдык 150 ел элек...

20 января

Авылның яшәеш тамырлары, асылы нәрсәдә соң, дигән сораулар күптән тынгы бирми. Русиядә крестьяннарның крепостное право коллыгыннан азат ителүенә дә быел 150 ел тула. Шул чордан башлап ил хакимнәре авыл хуҗалыгын үстерү буенча байтак реформа үткәрде. Крепостное право бетерелү, җиргә милек проблемаларын җайга салу, Столыпин реформасы, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү, колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору, “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт программасы — һәммәсе дә авыл гаиләләре язмышы, аларның яшәеше белән бәйле иде, югыйсә. Әмма ул реформаларның тормышка ашырылу дәрәҗәсе авылда шәхси ихата, крестьян хуҗалыклары проблемаларының ничек хәл ителүендә чагыла. Кызганычка каршы, авылга җитәрлек күләмдә техника, чәчү орлыгы, дәүләт кредитлары, инвестицияләр бирү барысын да хәл итәчәк, дигән фикерләр өстенлек ала. Болары да мөһим, әлбәттә. Әмма алар авылның нигезе — крестьян ихаталары эшчәнлеген ныгытуга, үстерүгә йогынты ясый аламы соң? Әйтергә кирәк, соңгы егерме ел дәвамында авыл хуҗалыгындагы реформаларның шәхси крестьян ихаталары мәнфәгатен исәпкә алмыйча үткәрелүе күңелсез нәтиҗәләргә китерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиянең чит илдән азык-төлек сатып алуга тотынылган суммасы 35-37 миллиард долларга җиткән. 2010 елгы саннарга караганда, илнең 72 төбәгендә авылларның күпләп югалуы күзәтелә. Абруйлы галимнәр Русия авылларының икътисади потенциалы 300-400 миллион кешенең тамагын туйдырырга җитә, дип исәпли. Чынлыкта 140 миллион кешесе булган илебездә азык-төлеккә ихтыяҗның яртысыннан артыгы чит ил продукциясе белән каплана. Мондый дәлилләрне тагын да тулыландырып булыр иде. Иң мөһиме — аның сәбәпләренә тизрәк төшенү һәм чынбарлыгын тану. Ә ул шуннан гыйбарәт: авыл хуҗалыгын гына түгел, шәхси крестьян ихаталарын да икътисади яктан көчле иткән очракта илнең яшәү тамырлары — авыллар сакланачак һәм чит илләргә азык-төлек бәйсезлегебез юкка чыгачак.

Азыклының кышы кыска

12 января

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында терлекчелек — өстенлекле тармак

Узган җәйдә гадәттән тыш корылык булуга карамастан, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы, кышлатуга җитәрлек азык запасы белән керде. Шуңа да биредә мал азыгы терлекләр алдыннан тәүлек әйләнәсенә өзелми. — Бүгенге көндә хуҗалыкның Динес һәм Веселовка авыллары фермаларында җәмгысы 1500 баш эре мөгезле терлек асрала. Шуларның 500е — савым сыерлары. Азык запасы җитәрлек. Саламның маллар алдыннан өзелгәне юк, ул көздән үк фермалар янына китереп өелде. Җитәрлек күләмдә силос һәм сенаж салынды. Барда кайтарабыз. Һәр баш малга тәүлегенә 2,5 килограмм исәбеннән фураж бирелә, — ди хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев. Азык рационы яхшы булгач, хуҗалыкта савым күрсәткече дә артуга таба. Декабрьдә хуҗалыкта без булганда тәүлегенә якынча 1500 литр сөт савалар иде. — Әле ташлату чоры. Яңа ел башында сыерларның күпчелеге бозаулап бетәчәк, аннан соң савым күрсәткече дә бермә-бер артачак. Әйткәндәй, җәен хуҗалык буенча якынча 5,5-6 мең литр сөт савып алына, — ди бу җәһәттән Фәйрүз Заһретдин улы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хуҗалык җитәкчелеге токымны яңарту һәм яхшырту буенча да күләмле эш алып бара. Симменталь токымлы таналарны хуҗалык үзе үрчетә, ягъни акча түгеп читтән сатып аласы түгел. Шушы рәвешле таналарны төп көтүгә даими кушу нәтиҗәсендә көтүлек алты елга бер тапкыр тулысынча яңарыш кичерә. Әлбәттә, хуҗалык эшчәнлегенең уңышы, тәү чиратта, эшче көчләргә бәйле. Бу җәһәттән Фрунзе исемендәге кооперативта бер йөгәнгә җигелеп эшләүче бердәм, тырыш коллектив тупланган. Әйтик, 900 баш мөгезле эре терлек асралган райондагы иң эре Динес фермасын җитәкләүче Ринат Кантимеров җиде ел элек әлеге җаваплы вазыйфага керешкәнче тракторчы, хисапчы булып эшләгән, ягъни ферма мөдире вазыйфасына зур тәҗрибә туплап килгән. Фермада алты ел сыер савучы Ильяс Хамматов та күңеле белән авылга береккән. Армиядән соң 25 ел тракторда эшләгән. Савучы сыйфатында да Ильяс Нурулла улы сынатмый, алдынгылар сафында атлый. Фәйрүз Галиев аның фидакарь хезмәтен зур хуплау сүзләре белән телгә алды.

Көтүчегә — аена 24 мең сум!

12 января

Краснокама районының “Батыр” хуҗалыгында дәртләндерү алымы акланганмы?

Узган җәй аграрийлар өчен җиңел булмады. Кайбер хуҗалыклар хәтта чәчкән кадәр дә уңыш җыеп ала алмады. Шулай да кайберләрен бәладән зур елгаларга якын урнашу коткарды. Аларның берсе — Агыйдел һәм Кама елгалары яры буенда урнашкан “Батыр” хуҗалыгы. —Җәй коры килсә дә, төшенкелеккә бирелмәдек, — дип башлады сүзен хуҗалык җитәкчесе Рәис Садыйков. Савылган сөт күләмен киметмәү максатын куйдык. Ни дисәң дә, җәй безнең өчен күбрәк сөт сатып, ярыйсы гына керем алып калу чоры. Һәм теләгебезгә ирештек. Ничек, дисезме? Һәр көтүчегә “Әгәр дә савылган сөт күләмен узган елгы күрсәткечтән киметмәсәгез, ай саен 24 мең сум эш хакы түлим!” дип әйттем. Дәртләндерү алымы үзенекен эшләде. Терлекчеләр малны Агыйдел, Кама елгалары буендагы сусыл үләнле тугайларда йөртте. Нәтиҗәдә, күрсәткечләр дә кимемәде, мин дә сүземдә тордым. Былтыр беренче ун айда 470 тонна сөт, 70 тонна ит җитештердек. Елына күрә бу күрсәткечләрне начар димәс идем. Көтүлектә герофорд, кара-чуар токымлы маллар санын арттыруыбыз да тиздән үз нәтиҗәсен бирер. Әлбәттә, быел мал кышлату — аеруча катлаулы мәсьәлә. Җитәрлек печән хәзерли алмаучылар арасында мал азыгын күрше төбәкләрдән кайтартучылар да булды. Кайберәүләр малларын иткә озатты. Рәис Вафи улы, җиңел булмаса да, җәйнең һәр көнендә кышны хәстәрләгән. Биредә 721 баш сыер малын, 67 атны исән-имин кышлату өчен 642 тонна печән, 3560 тонна сенаж, 2500 тонна силос хәзерләнгән. Алтай краеннан 78 тонна ашлык кайтарылган.

Арбаны кыш әзерлә

11 января

Бүздәк районының “Кыдаш” хуҗалыгында техника ремонтлау бара

Соңгы елларда бу хуҗалыкта кыр эшләрен үткәргәндә фәкать үз көчләренә — үзләрендәге техникага гына исәп тоталар. Гомумән, монда башка эшләргә дә читтән техника җәлеп итү юк. Былтыр, мәсәлән, авыл урамнары юлларын тәртипкә китерүне дә үз көчләре белән башкарып чыктылар. Шулай итеп элекке колхоз традицияләре дәвам ителә биредә. 2010 елда 300 гектар мәйданда шикәр чөгендере уңышын җыю эшенә хуҗалыкның дүрт чөгендер алу комплексы җәлеп ителгән иде. Өч атна дигәндә эшне җиңеп чыктылар. Барлыгы ике мең тоннадан артыграк татлы тамыр эшкәртүче предприятиеләргә озатылды. Уңыш көтелгәннән өч тапкыр кимрәк чыкса да, хуҗалыкта өметсезлеккә бирелмиләр, әлбәттә. Алда яңа мәшәкатьләр җитәрлек, шуңа да биредә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую белән аны басу эшләренә әзерләүгә дә керештеләр. Соңгы елларда хуҗалыкның техника паркы заманча тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән берникадәр тулыланса да, моңарчы кулланылышта булганнарына да игътибар зур. — Барысы да финанс мөмкинлекләренә бәйле, — ди бу уңайдан хуҗалык җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риян Латыйпов. — Техника паркын яңарту, сүз дә юк, бүгенге көн таләбе, әмма әйләнеш средстволарының җиткелекле булмавы кулны тота. Акча булса, авылны яңа техника белән тутырыр идек анысы. Ләкин аякны юрганыңа карап сузарга мәҗбүрсең. Хөкүмәт дәрәҗәсендә авылга ярдәм турында күп сөйләнелә, әмма шуннан ары китмиләр. Ә былтыр бездә өстәмә мәшәкать — корылык бәкәлгә сукты, терлекчелек тармагын саклау өчен салам-печәнне дә чит төбәкләрдән кайтарырга мәҗбүрбез. Шуңа да алдагы кыр эшләренә әзерлектә бөтен ышаныч элекке техникада. Аны сафка бастыруга көздән үк керешәбез, башкача мөмкин дә түгел, чөнки иске техника күбрәк көч салуны таләп итә. Сүз дә юк, ремонтка чыгымнар зур гына, ләкин ахыр чиктә алар барыбер үзен аклый.

Корылыклы елны югары нәтиҗә белән

08 января

Яңавыл районы хуҗалыклары узган елда кулланучылар базарына 94 мең центнер сөт җитештереп чыгарды. Бу күрсәткеч 2009 елдагыдан 5 процентка артыграк булды. Әлеге вакытта эшкәртүчеләргә көн саен 20 тонна сөт озаталар. Бу җәһәттән “Восток”, “Урожай”, “Большевик” кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Агро-М”, “Агрофирма Урада” җәмгыятьләре нәтиҗәле эшли. Ит җитештерүдә дә артка чигенүгә юл куелмады, бу төр продукция 20 мең центнер җитештерелде. Малчылык тармагының бу юнәлешендә җаваплылыгы чикләнгән “Мичурин дуңгызчылык комплексы” җәмгыятенең өлеше тоемлы. Районда җитештерелгән итнең 60 проценты бу җәмгыятькә туры килә. Ай саен алар 1000 центнердан артык ит озата. Район терлекчеләренең елны уңышлы тәмамлавын тәэмин итүдә басучылыкта эшләүчеләрнең өлеше дә зур. Елның коры, авыр килүенә карамастан, һәр малга 24,5 центнер азык берәмлеге тупладылар. Республиканың күп районнарында маллар санын киметмәскә тырышканда яңавыллылар аны беркадәр арттыру мөмкинлеген дә тапты. Бу, эш нигездә, төп көтүне токымлы таналар белән тулыландыру юнәлешендә алып барылды, 208 баш нәселле тана сатып алынды. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте, “Парус”, “Мирас”, “Дружба” кооперативлары аларны үз районнарында токымлы таналар үстерү белән шөгыльләнүче “Агрофирма Урада” җәмгыятеннән, “Восток” кооперативыннан, Чакмагыш районыннан һәм Свердловск өлкәсеннән алып кайттылар. Районда продукция җитештерүне арттыру мөмкинлеге бирүче бер генә юнәлешне дә кулдан ычкындырмаска тырышалар. Бигрәк тә маллар рационын баетуга игътибар зур. Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең дә отышлы булуын яхшы аңлыйлар. Быел районның ике хуҗалыгында сөтүткәргечләр яңартылды, берничә хуҗалык миксерлар алды. Әмма районның малчылык тармагын үстерүне тоткарлаучы проблемалар да бар. Бигрәк тә фермаларның күпчелеге узган гасырның 70нче елларында төзелгән булуы байтак кыенлыклар тудыра. Хәзер аларга заман таләпләренә җавап бирерлек реконструкция үткәрү таләп ителә. Яңавыл районы хуҗалыклары сөтне һаман да Борай, Нефтекама, Тәтешле, Пермь крае сөт заводларына озатырга мәҗбүр. Аларның мондый хәлдә эшләве белән район хакимияте дә килешә алмады һәм үзләрендә сөт заводы булдыруны хәл иттеләр. Февральдә Яңавылда завод сафка басачак.

Зәңгәр ягулык яшәешкә ялкын өсти

31 декабря

Соңгы елларда Федоровка районы авылларының социаль йөзе күзгә күренеп яхшыра

Покровка авыл Советына караган авыллар халкы быелгы Яңа елны аеруча зур кинәнү белән каршы ала. Шушы көннәрдә аларның йортларына зәңгәр ягулык килде. Декабрь башында без Татар Коры Иҗәге авылында булганда биредә йортларны зәңгәр ягулыкка тоташтыру өчен соңгы әзерлек эшләре бара иде. — Әлеге гаять колачлы эшкә район җитәкчелегенең башлангычы һәм даими ярдәме белән ике ел элек тотындык. Тәүдә проект документлары әзерләнде. Арытаба Ишембайның “Струб” җәмгыяте газ кертү эшләрен башлап җибәрде. Гомум бәясе 12,5 миллион сумга төшкән проект Покровка, Татар Коры Иҗәге һәм Урыс Коры Иҗәге авылларын зәңгәр ягулыкка тоташтыруны үз эченә ала. Әлеге авылларда 160тан күбрәк йорт-кура исәпләнә һәм 640 кеше яши. Яңа елга кадәр газ кертү өчен әзер булган йөзгә якын йорт зәңгәр ягулыкка тоташтырылачак, — диде ул чакта Покровка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Геннадий Лыков. Әлбәттә, газ килү авыл халкы өчен зур куаныч. Бар гомерен колхоз эшенә багышлаган хөрмәтле хезмәт ветераны Наҗия апа Йосыпованың йорты да зәңгәр ягулыкка тоташтыру өчен тулысынча әзер. — Татар Коры Иҗәге авылында 1955 елдан бирле яшибез. Әлегә кадәр йортны утын ягып җылыттык. Бер кышка якынча дүрт машина утын кирәк. Гомер көзебездә газ ягып, рәхәтен күрәчәкбез, дип торабыз. Ни аяныч, абзыегыз Җәүдәт Барый улы гына бу бәхетле көннәрне күрә алмады, бер ел элек гүр иясе булды, — ди хәтер йомгагын сүтеп, Наҗия Шаһгали кызы. Әлбәттә, авылны газга тоташтыру урындагы халыктан да аерым чыгымнар таләп итә. Әйтик, йортка зәңгәр ягулык кертү, барлык корылмаларны һәм эшләрне дә исәпкә алып, якынча 40 мең сумга барып баса. Әмма бу чыгымнар үзен тулысынча аклый. Геннадий Евстигнеевич белдерүенчә, Татар Коры Иҗәге халкы гына да елына якынча меңгә якын баллон газ яндыра. Һәм бу һәр йортны җылытуга киткән дүртәр машина утыннан тыш. Исәпләп карасаң, авылга газ килүнең социаль әһәмияте белән бергә икътисади файдасы да зур булып чыга.

“Халыкны алдарга ярамый”

30 декабря

Республикада ашлыкның тулай җыемы хуҗалыкларга дөнья көтәргәһәм пай җирләре өчен таратырга җитәме?

Быелгы корылык илебезнең агросәнәгать тармагында зур югалтуларга китерде. Тулай ашлык җыемының элекке еллардагыдан байтакка кимрәк булуы авыл хуҗалыгындагы тоташ икътисадка кире йогынты ясады. Русия Хөкүмәте тарафыннан илдәге корылык нәтиҗәләрен бераз киметү максатында катгый чаралар билгеләнде. Атап әйткәндә, тотрыклылык фондындагы ашлыкны сатып алуга субсидияләр билгеләнде, ашлыкны экспортлау туктатылды һәм корылыктан зыян күргән төбәкләргә бюджет кредитлары бүленде. Әйткәндәй, соңгысының ставкасы 2 процент тәшкил итә, туры дотацияләүгә 10 миллиард сум биреләчәк. Русиянең “Агропромсоюз”ы 9,6 миллион тонна күләмендә тупланган интервенция фондының илдә ашлыкка бәяләр артык күтәрелүдән саклап калырына ышана. Корылык Башкортстан биләмәләренә дә зыян китермичә калмады. Урак һәм мал азыгы хәзерләү чорында барлык районнарда да диярлек гадәттән тыш хәл игълан ителгән иде. Республика Хөкүмәте килеп туган хәлдә җәмәгать секторында гына түгел, шәхси ихаталарның мал азыгына ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында ашыгыч чаралар кабул итте. Аграр тармакта кышлату ничек дәвам итә? Ашлыкның азрак җыеп алынуы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян хуҗалыкларында нинди чагылыш таба? Әлеге сорауга җавапны Кырмыскалы районының “Алатау” җәмгыяте мисалында эзләргә булдык.

Уңганнарга уңыш юлдаш

25 декабря

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Радик Рәфыйков җитәкчелек иткән хуҗалык хезмәткәрләре эшчәнлеген нәтиҗәлелеккә кора

Радик Рәфыйков Авыргазы районының Иске Әпсәләм авылында туып-үскән. Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлагач, туган авылына кайтып, “Урожай” колхозы рәисе булып эшли башлый һәм менә унсигез ел инде якташларының ихтирамын яулап, бу вазыйфаны уңышлы башкара. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен байтак хөкүмәт бүләкләренә, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган Радик Мөдәрис улы гаиләсе белән дә үрнәкле. Җәмәгате, Илеш районының Ябалак авылы гүзәле Гөлнара Азат кызы (ул башкалада юридик институт тәмамлаган, хәзерге вакытта “Урожай” хуҗалыгында кадрлар бүлеге мөдире вазыйфасын башкара) белән уллары Әскар һәм кызлары Светлананы тәрбияләп үстерәләр. “Урожай” авыл хуҗалыгы кооперативы Авыргазы районында байтак күрсәткечләр буенча алдынгылардан санала. Үз эшчәнлекләрен нәтиҗәлелеккә корган хуҗалык уңганнары узып баручы елны зур хезмәт уңышлары белән тәмамлый. Елның шактый коры килүенә карамастан, игенчелектә, терлекчелектә, умартачылыкта да күрсәткечләр яхшы. Унике мең гектардан артык мәйдандагы басуларда бодай, арыш, борчак, арпа һәм башка иген культуралары үстереп, елына күрә алардан яхшы уңыш җыеп алганнар, шулай ук җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләгәннәр. Быел тритикале да үстергәннәр. Йөзгә якын техника берәмлеге кыр эшләрен вакытында һәм уңышлы башкарып чыгарга ярдәм иткән. Әйткәндәй, хуҗалыкта елның-елында техника паркын яңарту буенча күләмле эш башкарыла. “Урожай”га унбишкә якын авыл карый. Хәзерге вакытта монда 300дән артык кеше хезмәт сала. Механизаторлар Ильвер Вахитов, Нургали Сөләйманов, Радик Рәхимкулов, Зөфәр Әюпов, Илдус Нәфыйков, Динар Килмөхәммәтов, Илһам Галиев, Тәлгать Әлимов, водительләр Фәнис Атнагулов, Хәниф Рәфыйков, Раил Кәримов һәм башкаларның эшчәнлеге мактауга лаек.

Еллар сынавын үткәндә

25 декабря

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Хәлиуллин белән әңгәмә

Район — авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада иң алдынгыларның берсе исәпләнә. Соңгы елларда җитештерүче предприятиеләрдә байтак үзгәрешләр булды. Аларның структур корылышыннан башлап, финанс ягыннан савыктыру, гомумән, эшчәнлекне заман таләпләреннән чыгып оештыру юнәлешендә сизелерлек эшләр башкарылды. Чакмагышның лидерлык позицияләрен ныгытуга хезмәт иткән реформалар үз нәтиҗәсен бирде. Агымдагы ел республика игенчеләре һәм терлекчеләре өчен авыр сынау чоры булды. Чакмагыш районы да корылыктан зур зыян күрде. Хуҗалык елы йомгаклары хакында сөйләвен сорап, без муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Хәлиуллинга мөрәҗәгать иттек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»