Авыл тормышы

“Бер адым ясагач, икенчесен атлау мотлак”, ди Тәтешле районы Крупская исемендәге кооператив рәисе Фаил Нургалиев

01 марта

Крупская исемендәге кооператив райондагы иң эре хуҗалыкларның берсе. Монда кышын да җәйге күләмдәге диярлек сөт савалар. Әлеге вакытта көндәлек уртача савым 16,2 килограммга җитә. Кулланучылар базарына көн саен 10 тонна сөт озатыла. Күптән түгел биредә узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү буенча җыелыш булды. Тәүдә җир хуҗалары — пайчылар алдагы 10 елга үз өлешләренә тигән җирләрдән ничек файдалану мәсьәләсен тикшерделәр. Район хакимияте җир хуҗалары мәнфәгатен яклауга зур игътибар бирә. Җыелышта да ул ачык күренде. Кешеләргә җир, аның белән файдалануга кагылышлы мәсьәләләр буенча законнарны аңлату эше алдан ук оештырылган. Һәр авылда үткән пайчылар җыелышларында да бу мәсьәләләр җентекле тикшерелгән. Нәтиҗәдә гомум җыелышка килгән пайчылар үз өлешләренә тигән җирләрне 10 елга кооперативка арендага биреп, үзләре шунда эшләп табыш алып яшәү юлын сайладылар. Крупская исемендәге кооператив әгъзалары гомум җыелышта идарәнең 2010 елда эшчәнлегенә бәя бирде. Хуҗалык рәисе Фаил Нургалиев чыгышыннан күренүенчә, 2010 елда барлыгы 77 миллион 152 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Керемнең игенчелек өлеше — 23, терлекчелек 77 процент тәшкил итә. Узган ел биредә 29 мең центнер ашлык җыеп алдылар. Бу күрсәткеч элекке еллардан ике тапкырга кимрәк. Мал азыгы культуралары уңышы да түбән булды. Нәтиҗәдә кышлату чорына нибары 9 центнер мал азыгы берәмлеге белән керделәр. Элек бу күрсәткеч 30-35 центнерга җитә торган иде. Килеп туган хәл җитәкчеләрне һәм белгечләрне мал азыгы базасын тулыландыру, булганын сакчыл тотыну юлларын эзләргә мәҗбүр итте. Иң беренче чиратта алар эш технологияләрен төгәл үтәүне, мал азыгын микро һәм макро элементлар белән баетуны максат итеп куйдылар. Шулай ук корылыктан нык зыян күрмәгән күрше төбәкләрдән мал азыгы сатып алу оештырылды.

“Европадан без кай җиребез белән ким?”

25 февраля

Көнбатыш технологиясе нигезендә төзелгән мегафермада кышкы чорда да һәр сыердан көненә 25 килограмм сөт савалар

Туймазы районындагы “Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышлары хәзер шушы төбәктә генә түгел, аннан читтә дә киң билгеле. Аларның сөт терлекчелегендә алдынгы технологияләр кертүе белгечләрдә аеруча зур кызыксыну тудыра. “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда төзелгән иң тәүге мегафермаларның берсе дә биредә урнашкан. — Безнең предприятие базар мөнәсәбәтләрендә үз урынын таба алмаган, ахыргы чиктә банкротка әйләнгән 1 Май исемендәге совхоз нигезендә барлыкка килде, — ди хуҗалыкның генеральный директоры Динар Кәлимуллин. — Нәкъ “Нерал” компанияләр төркеме мондагы икътисади тормышка яңа сулыш бирде. Көнбатыш технологиясе буенча 1140 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын 2006 елда төзи башлаган идек. Шушы дәвердә бизнес-проектны гамәлгә ашыруга 500 миллион сум инвестицияләр салынды. Шуның 150 миллион сумы үзебезнең капитал булса, калганын кредит учреждениеләреннән бурычка алып тордык. Әмма дөньяви финанс кризисы безнең компанияләр төркеме өчен дә эзсез үтмәде. Сөтчелек комплексындагы бишенче корпус проектта гына калды, чөнки акционерларга 2008 елда төзелешне финанслауны туктатып торырга туры килде. Бүген “Нерал-Матрикс”та сафка кертелгән дүрт корпуста бер генә мал урыны да буш тормый. Биредә югары продуктлы һәм яхшы токымлы 1600 баш мал, шул исәптән 900 баш савым сыеры асрала. — Мегафермада, башка хуҗалыклардан аермалы рәвештә, маллар ел әйләнәсенә абзарларда тотыла, — ди Динар Дамир улы. — Шуңа яхшы сыйфатлы мал азыгын мул хәзерләргә тырышабыз, ягъни хуҗалыкта аның 30-50 процент күләмендә страховка фонды булырга тиеш. Чәчүлекләр структурасында да мал азыгы культуралары төп урын били. Без күпьеллык үләннәрнең мәйданын бер мең гектарга җиткердек. Былтыргы каты корылыкны да башкаларга караганда җиңелрәк кичердек. Страховка фонды безне коткарды. Читтә 200 тонна тирәсе генә салам хәзерләдек. Агымдагы кышлатуга һәр баш малга 45 центнер азык берәмлеге запасы белән кергән идек. Шуның өчен фермада рацион быел да мул гына.

Социаль җаваплылыкны онытмыйлар

18 февраля

Урындагы үзидарә турындагы законга ярашлы рәвештә, муниципаль берәмлекләрнең бюджетында хезмәт хакыннан алынучы салым зур өлешне били. Урындагы предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр саны, хезмәт хакы күләме күбрәк булган саен салым да арта дигән сүз. Әлеге шартларда муниципаль районнарның, биләмәләрнең күбесе үзәктән алынган дотация исәбенә көн күрә. Шул ук вакытта, салым һәм керемнәре үз чыгымнарыннан күбрәк булган берәмлекләр дә бар. Шуларның берсе — Уфа районының Михайловка авыл Советы биләмәсе. — Безнең авыл Советы Михайловка, Суровка, Вавилово һәм Мөдәрис авылларын берләштерә, — ди хакимият башлыгы Дамир Арсланов. — Урындагы бюджет, билгеле булуынча, нигездә, ике төр салымнан формалаша. Ә бюджет чыгымнары инфраструктураны тиешле дәрәҗәдә тотуга юнәлтелә. Биләмәдә барлыгы туксаннан артык хуҗалык итү субъекты исәпләнә. Шуларның 15е — бюджет оешмалары һәм учреждениеләре, 48е — җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләр (ООО), 29ы — шәхси малтабар һ.б. Үткән елда Михайловка авыл Советы биләмәсенең бюджеты тулысынча үтәлде. Аның керем өлеше 26 миллион 942 мең 664 сум тәшкил итте. Шушы сумманың 16 миллионга якыны хезмәт хакы салымы булса, җир салымы 5 миллионнан артык җыелды. Үзебезнең чыгымнар (мәдәният ихтыяҗлары, юл төзелеше, урамнарны төзекләндерү һ.б.) каплану белән бергә, район казнасына 3,4 миллион сум күчерелде. Керемнәрнең планлаштырылган чыгымнардан күбрәк туплануын авыл Советы биләмәсендә җитештерү предприятиеләрендә эшләр активлашу, аларга шартлар тудыру, салым базасын киңәйтү буенча даими эш алып барылу белән аңлатырга кирәк. Ягъни, тиешле салымнарны таләп итү генә түгел, ә урындагы җитештерүчеләргә барлык яклап та (хокукый, җир, милек) ярдәм итү аша урындагы хакимият көнүзәк социаль проблемаларны хәл итә.

Югары максатлар алга чакыра

10 февраля

Республиканың төньягында урнашкан Балтач районындагы 79 авылда 20 меңнән артык кеше, 10 милләт вәкилләре яши. Тарихы XVII гасырга барып тоташкан бу төбәк халкы элек-электән иген игү, терлекчелек белән көн күргән. Монда яшәүчеләр шулай ук кошчылык, умартачылык, аучылык, балык тоту белән дә шөгыльләнгәннәр. Мондагы халык чит җирләргә кул сузмаган һәм шул ук вакытта үзләренекен дә яклый, саклый белгән. XVIII гасыр башында урындагы халыкларның җирләрен тартып алу очраклары да ешая, салымнар арта. Миссионерлар тарафыннан мөселманнарны христианлаштырырга тырышу башлана. Мондый кимсетүләргә риза булмаган татарлар һәм башкортлар 1755 елда мулла Батырша Галиев җитәкчелегендә көрәшкә күтәреләләр. Дөрес, аларны бик тиз бастырганнар. Әмма ул эзсез үтмәгән. Русия хөкүмәте мөселман халыкларының күп кенә таләпләре белән килешергә мәҗбүр булган. Якташлары Батыршаның исемен мәңгеләштергәннәр, аның музеен булдырганнар. Район тарихында старшина Колый Балтачев исеме дә зур урын алып тора. Ул 1761-1771 елларда Себер, Ырынбур юлларында күп тапкырлар сак отрядлары командиры булып хезмәт итә. 1771 елның 8 октябрендә императрица Екатерина II башкортлардан өч мең кешелек гаскәр җыеп, Польшада сугышкан урыс армияләренә ярдәмгә җибәрергә боера. Гаскәр җитәкчесе итеп Колый Балтачев тәгаенләнә. 1772 елның җәендә бу сугыш Русиянең җиңүе белән тәмамлана. Яу кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Колый Балтачев көмеш белән бизәлгән кылыч һәм зур суммада акча белән бүләкләнә. Районның яңа тарихы 1930 елның 20 августында башлана. Бөек Ватан сугышы алдыннан районның 108 авылында 49128 кеше яшәгән. 87 колхоз һәм ике машина-трактор станциясе оештырыла. Илебез халкы белән беррәттән, балтачлылар да олы яуга күтәрелә, биредән сугышка 10700 кеше китә. Аларның 5708е чит җирләрдә ятып кала. Күрсәткән батырлыклары өчен 3800 яугир орден һәм медальләргә лаек була, ә Үлмәс Шакиров һәм Габделхәй Сәетовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Авылдашларына үрнәк күрсәтә

09 февраля

Туймазы районының Татар-Олкан авылында тырыш һәм уңган халык яши. Шуңа базар икътисадының кырыс шартлары да аларны бигүк куркытмады. Күпләр тәвәккәллек белән җирдә үзаллы хуҗалык итүгә тотынды. Заман сулышын яхшы тоючы кичәге колхозчылар бүген фермерлар һәм авыл эшкуарлары сафын тулыландырды. Туган авылында төпләнеп калган Эльвир Хәбиров та башта колхозда эшли. Ләкин хуҗасызлык хөкем сөргән күмәк хуҗалыкта эшләп йөрүдән ул күңеленә тынычлык тапмый. “Нигә миңа малтабарлык өлкәсендә үз көчемне сынап карамаска?” — дигән уйга килә шофер егет. Авыл хакимияте җитәкчеләре дә аның изге ниятен хуплый, Татар-Олканга сөт җыючы кирәк, булмаса, шушы эшкә тотын, тик башта сиңа салым органнарында малтабар булып теркәлергә кирәк, диләр. Шулай итеп, кичәге колхозчы егет эшкуарга әверелә. — Туймазы комбинаты белән килешү төзегәннән соң халыктан сөт җыя башлый. — Безнең авыл Советы сөт хәзерләү буенча районда алдынгылыкны бирми, — ди Эльвир Хәбиров. — Мин, Татар-Олканнан тыш, якын-тирәдәге Чуваш-Олкан һәм Атнагул авылларын да хезмәтләндерәм. Хәзер продукцияне күбрәк сатарга стимул бар, шуңа беркемне дә үгетләргә кирәкми. Шәхси хуҗалыклар корылыклы елда да мал санын артык киметмәде, чөнки күп гаиләләр шушы сөт акчасына күз терәп яши. 2-3 сыер тоткан авыл кешеләре аена 4-5 мең сум керемнән калмый. Шуның исәбенә алар газга, утка түли. Эльвир Рөстәм улы үзенең хуҗалыгын үстерүдә дә авылдашларына яхшы үрнәк күрсәтә. Берничә ел элек ул банкротлыкка төшкән колхозның буш торган тавык фермасын туганнарының ярдәме белән сатып ала. Тәвәккәлләп, анда дуңгызлар үрчетүгә тотына.

Миллионнарча табыш китерүче “авыл миче”

05 февраля

Караидел районында агачтан күмер ясау киң үсеш алган

Башкортстанның шактый өлешен урманнар били. Күп кенә илләр, төбәкләр күз алдына да китерә алмаган табигый байлыкны дөрес һәм нәтиҗәле файдаланабызмы? Бу мәсьәлә республика җитәкчелеген дә, малтабарларны да борчый. Хәл итәсе мәсьәләләрдән тыш, уңай мисаллар бар. Караидел районында һәм Нефтекама шәһәренә караган Әмҗә поселогында үткән семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Чарада катнашучылар урындагы малтабарларның агач күмере җитештерү тәҗрибәсе белән танышты. Беренче көнне “Агач күмере җитештерү үзенчәлекләре һәм Әмҗә урман комбинатының үсеш перспективалары” темасына “түгәрәк өстәл” үтте. Анда Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Оскар Сәлимов, “Башлеспром” компаниясе президенты Василий Горбачев, Әмҗә урман комбинатының генеральный директоры Владимир Романов һәм башкалар катнашты. Комбинат ел саен 163 мең кубометр агач эшкәртә. Агач Яңавыл районыннан, Пермь краеннан, Удмуртиядән китерелә. Биредә елына 20 мең тонна агач күмере җитештерелә. 90 процент күмер илнең руда эшкәртүче предприятиеләренә озатыла. 2010 елда бер мең тонна Әмҗә күмерен Франция сатып алган. Әмҗәлеләр киләчәктә французлар белән тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итәргә ниятли. 2010 елда комбинат 3,5 миллион сум керем алган. Шуның өчтән бере — агач күмере сатудан. Арытаба киңәшмәдә катнашучылар “Рамон” агач күмере җитештерү концерны тәҗрибәсе белән танышты. — Күрәсезме, миллионнарча сум табыш китерүче агач күмере җитештерү цехы авыл мичен хәтерләтә, — диде концерн җитәкчесе Рамил Исламов. — Шушы “авыл миче” аена 60 тонна агач күмере чыгара. Продукциянең килограммы 14 сумга сатыла. Безнең концерн ай саен 300 тонна күмер җитештерә. Аның куәтен тагын да арттыру мөмкинлеге бар. Иң мөһиме — цехны урманга бай төбәктә салу. Металлургия комбинатлары белән бәйләнешкә керү отышлы. Без эшләргә теләүчеләргә ике-өч миллион сумга “мич” салып, корып бирәбез. Белорет, Дуван, Караидел, Балакатай районнарында шул рәвешле күмер җитештерүне җайга салдык. Урал аръягындагы малтабарлар белән дә хезмәттәшлек итәргә телибез. Икенче көнне киңәшмә Караидел районында дәвам итте. Яңа Бердәш авылындагы “Урман” предприятиесе тәҗрибәсе беркемне дә битараф калдырмады.

Эш сөйгәнне — ил сөя

03 февраля

Үмер авылы кайчандыр “Новая жизнь” колхозының бер бригадасы иде. Структур үзгәрешләрдән соң, колхоз ике мөстәкыйль берәмлеккә бүленде. Бүгенге көндә “Үмер” дә, “Якты чишмә” дә аякта нык басып торучы хуҗалыклар исәпләнә, ягъни аерылу, җыйнаклану үзен аклады. Тулысынча аграр төбәк исәпләнүче Бакалы районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү — аңлашылуынча, төп табыш чыганагы, социаль иминлек нигезе. Бу районга эш сәфәре барышында моны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та ассызыклады. Хуҗалык итүне тиешле дәрәҗәдә оештырып, халык ихтыяҗын алга куеп эшләгәндә нәтиҗәгә ирешеп була. Дөрес, проблемалар ифрат күп. Шуларны эзмә-эзлекле чишә барырга кирәк. Күп нәрсә финанслауга килеп төртелә. Бигрәк тә узган елдагы кебек корылык шартларында. Менә шушы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү уңаеннан “Үмер” хуҗалыгын үрнәк итеп тә куярга мөмкин. — Әлбәттә, корылык зур югалтуларга китерде, — ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаэль Гарифуллин. — Шуңа карамастан, авыл кешесе төшенкелеккә бирелмичә һәм тырыш хезмәтнең бушка китмәсенә ышанып иртәгәсе уңышка нигез сала. Әлеге вакытта хуҗалыкларда, шул исәптән “Үмердә”, язгы кыр эшләренә әзерләнәләр: орлык җитәрлек, техника ремонтланган, ягулык, ашлама туплана. Югалтулар күп булса да, узган ел китергән казаларны каплау өчен дәүләт субсидияләре алынды. 123 миллион сум күләмендәге бу ярдәм менә шушы әзерлек эшләренә сарыф ителә.

Инвестор — рейдер түгел!

03 февраля

Кичә таркалу чигендә булган хуҗалыкvнигезендә бүген токымчылык заводы төзелә

Ил күләмендә авыл хуҗалыгы тармагына игътибар кимеп, күпчелек төбәкләрдә колхозлар таркалган чорда Федоровка районында да хуҗалыклар, аңлашыла, элекке куәтләрен шактый югалтты. Әмма район җитәкчелегенең әле берничә ел элек үк авыл хуҗалыгына инвесторлар җәлеп итү буенча күләмле эшчәнлеге нәтиҗәсендә тармакта бер генә предприятиенең дә таркалуына, талануына юл куелмады. Киресенчә, инвесторлар җәлеп итеп, вакытында сәламәтләндерү чаралары күрү нәтиҗәсендә тармак предприятиеләренең күпчелеге бүген куәтләрен арттыра бара. Татар Коры Иҗәге, Урыс Коры Иҗәге, Акбулат, Покровка авыллары мисалында да моны ачык күрергә була. — Район җитәкчелеге белән эшне җайга салу буенча һәр адымны ныклы уйлап-килешеп, әлеге авыллардагы ике хуҗалыкны кабул итеп алганда, Татар Коры Иҗәге фермасында — 197 баш, Акбулат фермасында 220 баш мөгезле эре терлек асрала иде. Бүгенге көндә маллар саны Покровка авылы фермасын да кертеп, мең баштан артып китте. Һәм бу һич кенә дә чик түгел, — ди “Башкирская” МТСының “Уңыш” җәмгыяте “Луч” бүлекчәсе менеджеры Мидхәт Йосыпов. Мидхәт Җәүдәт улының “һәм бу һич кенә дә чик түгел” дигән сүзләренә килгәндә, алдагы чорда ул әлеге нигездә ит терлекчелегенә махсуслашучы токымчылык заводы булдыруны күз уңында тота. Моның өчен тәүге адымнар ясалган да инде. Мәсәлән, 2009 елның ноябрендә Австралиядән “Герефорд” токымлы 82 тана кайтарылган. Узган елның декабрендә исә алты центнер авырлыктагы әлеге таналар тәүге үрчем биргән. Яшь малкайларның тиз арада авырлык җыюын һәм әлеге токым таналарының бәясе шактый югары булуын (Австралиядән кайтарылган һәр тана 130 мең сумга төшкән) исәпкә алганда, токымчылык заводы төзү башлангычы табышлы булырга охшый. Токымчылык эше белән бергә, хуҗалыкка килү белән инвестор биредәге матди-техник базаны яхшыртуга да җиң сызганып тотынган. Әйтик, узган елда гына Татар Коры Иҗәге фермасының түбәсе профнастилга алыштырылган, бозау абзарына евротәрәзәләр куелган, суүткәргеч торба сузылган, мал азыгы ихатасы коймалап алынган. Покровка һәм Акбулат авыллары фермаларында да күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу җәһәттән Мидхәт Җәүдәт улы әлеге фермаларда сөт терлекчелеген үстерүне максат итеп куя.

Нәтиҗәле идарә — үсешнең иң мөһим шарты

02 февраля

Федоровка районында хезмәт алдынгылары слеты үтте

Узган ел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җиңелләрдән булмады. Ике айга сузылган гадәттән тыш корылык һәм эссе һава торышы уңышның зур өлешен юкка чыгарды. Гәрчә яздан барлык агротехник чаралар вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарылса да. Шуңа карамастан, Федоровка районы хуҗалыклары катлаулы һава шартларында да узган елда мул гына уңыш җыеп алуга иреште. 29 гыйнварда районда елга йомгак ясау һәм хезмәт алдынгыларын тәбрикләү тантанасы үтте. Чарада республиканың Ветеринария идарәсе җитәкчесе Вәкил Буранбаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары — “Востокнефтезаводмонтаж” җәмгыяте генеральный директоры Халит Бикмөхәммәтов, “Башкирская” машина-технология станциясе генеральный директоры Фәнил Фәхретдинов, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары катнашты. Районда 24 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 136 крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм 7150 шәхси ярдәмче хуҗалык көче белән узган елда 1 миллиард 567 миллион сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу 2009 ел күрсәткеченә карата 92,4 процент тәшкил итә. 25 мең гектар иген культуралары мәйданнары, 4,5 мең гектар көнбагыш һәм шикәр чөгендере басулары эсседә януын исәпкә алганда, Федоровка районы уңганнары басучылык тармагында 2009 ел күрсәткечләренә якынлашып, чын мәгънәсендә хезмәт батырлыгы кылган, дияргә кирәк. Бу җәһәттән район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов чыгышында аеруча “Азат”, Фрунзе исемендәге, “Заветы Ильича”, “Очкын”, “Агросервис” һәм башка хуҗалыкларны мактап телгә алды. Әйткәндәй, 2010 елда хуҗалыклар арасында үткәрелгән эшчәнлек нәтиҗәләре буенча конкурста да җиңүче урыннарны “Азат” җәмгыяте (җитәкчесе Раил Дашкин), Фрунзе исемендәге хуҗалык (Фәйрүз Галиев) һәм “Заветы Ильича” кооперативы (Геннадий Абрамов) бүлеште. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Елның катлаулы килүенә карамастан, сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләрен дә саклап калуга, хәтта беркадәр арттыруга ирешелгән. Әйтик, районда 123950 центнер сөт җитештерелсә (2009 елга карата 94 процент), ит җитештерү күрсәткече 103 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта маллар санын киметүгә дә юл куелмаган. Киресенчә, Фрунзе исемендәге, “Азат”, “Гаврилова”, “Нива”, “Уңыш”, “Агросервис”, “Заветы Ильича” кебек хуҗалыкларда маллар саны 200 башка кадәр арткан. “Алтын башак”, “Оптимист” крестьян-фермер хуҗалыклары да бу күрсәткечләргә лаеклы өлеш керткән. Аларның һәркайсында бүген 200әр баш сыер малы асрала. Ит җитештерүдә аерым урынны “Башкирский гусь” җәмгыяте алып тора. Узган елда җәмгыять 2200 центнер каз ите җитештергән, әлеге вакытта җәмгыять фермаларында 20 мең ана каз асрала. Русиянең казчылык ассоциациясе мәгълүматлары буенча, республикадагы ана казларның 10 проценты нәкъ Федоровка районы фермаларында тупланган. Тантанада “Башкирский гусь” җәмгыятенең эшчәнлеге (җитәкчесе Илдар Рәшитов) диплом һәм акчалата бүләк белән билгеләнде, предприятиенең арытабангы үсеш перспективалары турында да эзлекле сөйләшү булды.

Күктән өмет итмиләр

27 января

“Родник” кооперативының данын аның җитәкчесе һәм тырыш эшчәннәре күтәрә

Мәчетле районында бүген 16 авыл хуҗалыгы кооперативы һәм ширкате бар. Кызганычка каршы, узган елгы корылык сәбәпле, аларның барысы да мал кышлатуга яхшы әзерлек белән керә алмады. Шулай да биредә булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, җитәрлек азык туплап, нәтиҗәдә, зур кыенлыклар кичермичә продукция җитештерүче хуҗалыклар күбрәк. Әнә шундыйларның берсе — район үзәгеннән шактый еракта урнашкан “Родник” авыл хуҗалыгы кооперативы. — Безнең хуҗалык эреләр исәбенә керми. Ул элек уңышлы гына эшләп килгән колхозның бер бригадасы гына иде. Реформалар чорында аннан бүленеп чыктык та аерым хуҗалык булып оештык. Ялгышмадык. Авылда эшсезлек юк дәрәҗәсендә, хезмәт хакы әлләни югары булмаса да, халык шушында эшләп, туган нигезендә яшәүне хуп күрә, — ди хуҗалык рәисе Ильяс Галимов. “Родник” — терлекчелек, игенчелек, умартачылык һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнүче хуҗалык. Иген үстерү өчен табигать кырыс булганга, өстенлек терлекчелеккә бирелә. Үткән елда 100 баш сыерның һәрберсеннән 3 мең 10 килограмм сөт савып алганнар. — Сөт — хуҗалыкның төп кереме. Тик аны сатуда кыенлыклар кичерергә туры килә. Берничә ел аны район үзәгендәге сөт заводына тапшырып килдек, ә алар безне төп башына утыртты. Продукция хакын түләмәделәр. Бүген аны күрше өлкә һәм районның сөт ризыклары җитештерүче кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә сатабыз. Әлегә алдаганнары юк. Алар безнең сөттән сыр ясыйлар. Без симерткән малларны дә Балакатай районында урнашкан сугым цехы бик теләп ала, — ди Ильяс Гаффар улы. Терлекчелек табышлы тармак булганга күрә хуҗалыкта токымны яңарту-яхшырту, сыерларны вакытында бозаулату, югары сыйфатлы азык хәзерләү буенча эзлекле эш алып барыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»