Авыл тормышы

Күмәк хуҗалык кирәкме?

07 апреля

Тәү карашка ук риторик булып күренгән әлеге сорауга бер төрле генә җавап бирү — “Кирәк!” яисә “Юк, кирәкми!” дип кырт кисү мөмкин дә түгелдер. Шушы авыл өчен һәрчак кискен торган мәсьәләгә үз карашлары, үз дәлилләре булган фикерен белү теләге белән Әлшәй районының иң абруйлы ике кешесенә — чикләнгән җаваплылыктагы “Нур” җәмгыяте рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Әминевка һәм Нигъмәтулла авылындагы “Дибаев” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Миңневәдүт Дибаевка мөрәҗәгать иттек. Әлшәйнең иң ныклы хуҗалыгын өч дистә елга якын җитәкләүче 55 яшьлек Наил Мәсгуть улының да, районда моннан 18 ел элек оештырылып, бүген иң эре һәм иң көчле шәхси хуҗалыкларның берсенә әверелгән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы 75 яшьлек Миңневәдүт Гарифулла улының да фикерләре игътибарга лаек. Хәер, сүзне аларга бирик, ә гәзит укучыларыбыз кем яклы булуны үзләре хәл итәр. Бәлки әле үз фикерләрен, үз позицияләрен белгертеп редакциягә хат язучылар һәм телефоннан шалтыратучылар да булыр.

Ел гына уңай килсен!

29 марта

Федоровка районының “Азат” хуҗалыгы чәчүгә тулысынча әзер

Моннан биш ел элек таркалып баручы “Путь Ленина” колхозы базасында оештырылган хуҗалыкта 230 баш сыер малы исәпләнсә, бүген биредә сыер маллары саны мең башка җиткән. Әмма Рәфис Сәетгәрәй улы белдерүенчә, хуҗалыкны тергезү һәм үстерү буенча бизнес-планда бу да чик түгел. — Безнең карамакта ун мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. Шуның җиде мең гектары — чәчүлек. Узган ел ахырында Кузьминовкадагы хуҗалыкны да үз карамагыбызга алдык. Булган куәтләр маллар санын 1200 башка җиткерү мөмкинлеген бирә, — ди бу уңайдан Рәфис Дашкин. Тагы да шул: хуҗалыкта сөт һәм ит терлекчелеге үстерелә. Әйтик, бүгенге көндә 350 баш савым сыеры исәпләнә. Узган елда Стәрлетамак районындагы токымчылык хуҗалыгыннан 97 баш токымлы таналар кайтарылган. Башкарылган эш тәүге нәтиҗәләрен бирә башлаган да инде. Ел башыннан һәр сыердан уртача савым 5,5 килограммга арткан. Гомумән, перспективада хуҗалык җитәкчелеге Югары Явыш авылындагы фермада тәүлеклек савым күрсәткечен 2 тоннага, Кузьминовка авылы фермасында 1 тоннага җиткерүне максат итеп куя.

Нигезе бүген салына

22 марта

Бүздәк районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә март башына 351 трактор, 154 йөк автомобиле, төрле маркалы 194 чәчкеч, 180 культиватор исәпләнә. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Гамил Гыйльманов әйтүенчә, районда кыр эшләренә әзерлек киң колач ала. Язгы чәчүдә 204 трактор катнашачак, дым каплатуга — 67, туфрак әзерләүгә 55 культивация агрегаты җәлеп итү күздә тотыла. Бөртеклеләр чәчүне — 49, техник культураларны 39 чәчкеч агрегаты алып барачак. Баш инженер фикеренчә, районда техниканың кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе тоташ алганда, начар түгел. Бу эшкә көзге чорда ук тотынган хуҗалыкларда нәтиҗәләр дә яхшы. “Алга” колхозы шулар исәбенә керә. Гомумән, биредә техникага карата сакчыл мөнәсәбәт механизаторларның канына сеңгән. Шулай булмаса, файдалану вакыты әллә кайчан чыккан тракторлар бүген дә менә дигән эшләп йөрмәс иде. — Техника паркын даими яңартып торабыз, — ди бу уңайдан колхозның баш инженеры Дамир Мусин. — 2009 елда, мәсәлән, заманча берничә трактор, чәчү комплексы сатып алдык. Ләкин искергән техникадан тулысынча баш тартып, яңага күчәргә финанс мөмкинлегебез чамалы. Шуңа да хәзер бөтен ышаныч гамәлдәге техникада. Әйтик, әлеге вакытта бездә төрле маркалы 39 трактор исәпләнә. Аларның күпчелеге 90нчы еллардан бирле эшли. Һәрберсе ныклы ремонт таләп итә, әлбәттә. Аларны сафка бастыру өчен һәр елны зур гына чыгымнарга барырга туры килә. Ел дәвамында бер миллион сумлык запас частьлар гына сатып алабыз. Ә бит бу акчага заманча ике трактор гына алып була. Болай исә иске техникабыз чак көчкә эшләп йөри, шулар белән дөнья көтәбез. Хуҗасы нинди — техникасы да шундый, диләр. Моны, һичшиксез, баш инженерның үзенә карата да кулланып булыр иде. Кырык яше дә тулмаган Дамир Ришат улының техникага да, сайлаган һөнәренә дә кулы ята. Авыл хуҗалыгында бай тәҗрибә туплаган белгеч ул. Хезмәт баскычлары буенча үсеп, туган колхозында абруй яулады. Алты еллап бригадир булды, хәзер — баш инженер. Хезмәтеннән механизаторлар да, колхоз җитәкчелеге дә канәгать. Хәзерге вакытта Мусинның төп игътибары тракторларны сафка бастыруга юнәлтелгән. Алар, нигездә, хуҗалык мастерскоенда ремонтлана. Монда механизаторлар өчен уңайлы эш шартлары тудырылган. Иң мөһиме — чатлама салкыннарда да цехта җылы.

Игенче чәчүгә әзерләнә

19 марта

Борай районы игенчеләре быелгы язгы кыр эшләре вакытында 31 мең гектардан артыграк мәйданда бөртекле һәм мал азыгы культуралары чәчүне планлаштыра. Аның 28200 гектарын сабан ашлык культуралары һәм 3600 гектарын кукуруз, көнбагыш, судан үләне һәм берьеллык үләннәр биләячәк. 2010 елгы корылык быелгы чәчү стуктурасына үзгәрешләр кертте. Былтыргы эссе җәйдә дә арыш яхшы уңыш бирде һәм аны көздән 20 мең гектарда чәчеп калдырдылар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия хезмәтеннән хәбәр итүләренә караганда, уҗымнар көздән матур гына чыгып тамырланган, чәчүлекләрнең имин кышлавына өметләре зур. Мал азыгы базасының нигезен тәшкил итүче күпьеллык үләннәр 16 мең гектарны били. Аларның күпчелеге аксымга, башка төр матдәләргә бай, югары уңыш бирүче кузаклы культуралар — люцерна һәм кәҗә үләне. Басуга чыгачак техниканы һәм тагылма инвентарьларныәзерләүгә игътибар зур. Узган елгы корылыкны исәпкә алып, язгы кыр эшләрен кыска срокта башкарып чыгу өчен тракторлар паркы яңартылды, шулай ук чәчкечләргә реконструкция эшләре үткәрелә. Җир куенына салыначак орлык чәчү кондициясенә җиткерелеп куелган. Җаваплылыгы чикләнгән “Регион-Агро” җәмгыятен 2010 елның эссе, коры җәе зур авырлыкларга дучар итте. Гадәттә 18-20 центнер уңыш биргән басуларының гектар көче нибары 4,5 центнер булды. Мондый хәлнең быел да кабатлануын истә тотып җәмгыятьтә язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән киләләр. Хуҗалыкның баш агрономы, утыз ел тәҗрибәсе булган Фидәрит Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, басуга чыгачак агрегатларга тагылма инвентарьларны әзерләү, ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Көздән туңга сөрелгән басуларга иң беренче чиратта өч дым каплату агрегаты чыгачак. Тырмаларны ремонтлап әзерләп куйганнар. Дүрт культивация агрегатына да ремонт эшләре көздән үк үткәрелгән. Көннәр җылыну белән аларны чыгарып стендларга бастырачаклар. Чәчү агрегатына ремонт таләп ителми.

Маллар көр булгач, күңел күтәренке

15 марта

Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгында ел уңышлы башланган

Җәйдән мал азыгын мул хәзерләгән Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгында кышлату чоры бернинди өзеклекләрсез үтә. Куралар җылы, маллар көр, азык запасы җитәрлек. Балыклыбаш авылы фермасы мөдире Илдар Мәхмүтов белдерүенчә, хуҗалыкта бүген 630 баш сыер малы асрала. Шуларның 400е — Балыклыбаш фермасында. Савым сыерлары — 230 баш. Алар нигездә бозаулап беткән, шунлыктан савым да көннән-көн арта. Савым күрсәткеченең яхшыруына азык рационының бай булуы булышлык итә. Әйтик, терлекләргә җитәрлек күләмдә салам, печән, сенаж белән бергә патока, ылыс, һәр малга тәүлегенә 3,5-4 килограмм исәбеннән фураж бирелә. — Тиешле тәрбия булгач, маллар көр. Бу җәһәттән аеруча савучылар Әлфия Исмәгыйлева, Ләйлә Мөрсәлимова, Мөршидә Вәлитова, Гөлназ Тимерәева, Альбина Торловская, Раушания Әбделмәнова, терлекчеләр Рәис Усманов, Илгиз Вәлитов, Илдус Мөрсәлимов, Марс Басыйров һәм Радик Тимербулатовларның тырыш хезмәтен мактап телгә аласы килә. Хуҗалыкның терлекчелектәге уңышлары турыдан-туры аларга бәйләнгән, — ди Илдар Айдар улы.

Хезмәттән ямь һәм тәм табып яшиләр

15 марта

Шаран районының Түбән Ташлы авылында заман җилләренә бирешмичә, базар икътисадына яраклашып үзаллы хуҗалык итүчеләр байтак. Алар арасында Ибраһимовлар гаиләсе дә бар. Гаилә башлыгы Айрат Исмәгыйль улы 1981 елда хәрби хезмәттән кайткач, башта төзелештә, аннары “Победа” колхозында шофер, механизатор булып хезмәт сала. 2002 елга кадәр җәен — басуда, кышын фермада эшли. — Дөнья үзе өйрәтә инде ул. Яшәү, дөнья көтү, балалар үстерү өчен акча кирәк. Үзем җитеш тормышта үсмәдем, әтием сугыш инвалиды иде, шуңа балаларга барысын да булдырасы килә. Колхоз таралмаса да эш азайды, эш булмагач — ашы да чамалы, — ди Айрат Ибраһимов. — Мин 1990 елларда ук үз эшемне ачарга уйлаган идем. Тик тарихның кабатлану ихтималлыгы туктап торырга мәҗбүр итте. Утызынчы елларда хәлле крестьяннарның мал-мөлкәтен тартып алу, үзләрен сыйныф буларак юк итүне онытырга мөмкин түгел бит. Кулак — ул, минем уемча, авылның иң тырыш кешесе булган. Бер нәфис фильмда аның герое-хәлле крестьян: “Шушы күн итекне кияр һәм гаиләм тук, җитеш тормышта яшәсен өчен без иртәнге биштән төнге уникегә кадәр тир түгәбез”, — ди. Аның сүзләрендә хаклык бар. Башта кулланышта булган сабаны белән “Беларусь” тракторы сатып алдым. Авылдашларның бакчаларын сөрә, мал асрый башладым. Бүгенге көндә Айрат Ибраһимовның 2 савым сыеры, 22 баш сыер малы, техникасы бар. Сигез пайчының 60 гектар җирен арендага алган.

Терлекчелек әйдәүче тармак булачак

15 марта

Җаваплылыгы чикләнгән “Благоваррыба” җәмгыяте өч ел элек оештырылды. Исеменнән аңлашылуынча, эшчәнлектә аның төп юнәлеше булып балыкчылык белән шөгыльләнү торырга тиеш иде. Чынлап та, җәмгыять берничә буаны биләмәгә алып, балык үрчетүне җайга салды. Әмма яңа хуҗалыкның матди һәм финанс мөмкинлекләре зуррак иде. Шуңа да район хакимияте капитал салуга мохтаҗ бер хуҗалыкны билә-мәгә бирү тәкъдиме белән чыккач, инвесторлар моңа һич икеләнми ризалашты. Хәзерге вакытта “Благоваррыба” карамагына элекке “Правда” колхозының өч бригадасы керә. Тәүге мәлдә биләмәгә Чәрмәсән елгасы буендагы Такчура бригадасын гына алганнар иде. Аннары аларга Таң һәм Агарды төбәкләре дә өстәлде. Тоташ алганда, чәчүлек мәйданнары 3500 гектар тирәсе тәшкил итә. Эшчәнлекне җәелдергәндә инвесторлар төп игътибарны басучылыкка юнәлтте, чөнки ул чорда, продукциягә хаклар нисбәтенә бәйле, терлекчелектә табышка өмет итеп булмый иде. Ләкин аграр тармакта дәүләт сәясәте терлекчелек файдасына үзгәрү сәбәпле, инвесторлар да хуҗалык эшчәнлегенә төзәтмәләр кертте. Хәзер исә терлекчелекне әйдәүче тармак дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган. Әйтергә кирәк, тармактагы үзгәрешләргә нигез үткән елда ук салынды. Монда инде җәмгыятьнең идарәчесе Фирдәвес Смаковның максатчан тырышлыгын билгеләп китү урынлы булыр. Нәсел тамырлары Чакмагыш тарафларыннан булса да, ул яшәү урыны итеп Благовар районын сайлый. Озак еллар Агарды терлекчелек фермасында зооветбелгеч, ферма мөдире вазыйфаларын башкарды. Бер сүз белән әйткәндә, малчылык өлкәсендә эш тәҗрибәсе бай. Хәзер инде ул аларны яңа шартларда шактый уңышлы куллана. — Милек хуҗалары буларак, инвесторларның таләпләре каты — тармак табышлы эшләргә тиеш, — ди ул. — Моңа ирешү заманча технологияләр кулланмыйча, исәп-хисапны җайга салудан, бар өлкәдә ныклы тәртип булдырудан башка мөмкин түгел. Шуңа да эшне тәүге карашка гади генә тоелган әлеге мәсьәләләрне хәл итүдән башладык. Хәзер бу юнәлештә анык кына нәтиҗәләр төсмерләнде. Кышлату уңышлы бара, мал азыгына кытлык юк. Фермаларда сыерлар бозаулый башлады, шуңа бәйле савым да арта.

Басулар ачылуны гына көтәләр

10 марта

Әлшәй районының “Нур” җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара

Көннәр салкынча торуга карамастан, март кояшы үзенекен итә. Авыл урамнары кышкы йокыдан уянган, аларга ямь кергән. Машина-трактор паркында аеруча җанлылык хөкем сөрә. — Авыл халкы эшсезлектән бик тиз ялыга. Бер-бер артлы әзерлек сызыгына басучы техника тавышы ишетелә башлау белән авылдашларның кәефе күтәрелүен сизәсең. Аңлый, тоя белгән кешегә тракторлар тавышы үзе бер симфония бит ул! — ди “Нур”ны өч дистә елга якын җитәкләүче Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Әминев. Наил Мәсгуть улының сүзләренә караганда, язгы чәчү эшләре башка еллардагы күләмдә планлаштырыла. Уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек. Басуларда калын кар ята. Техник һәм мал азыгы культураларына аерым игътибар биреләчәк — алар сөренте мәйданнарының өчтән бер өлешен алып торачак. 1600 баш сыер малы, 150 баш аты булган һәм бу саннарны арттыруны күздә тоткан хуҗалык өчен мал азыгы — стратегик культура. Өстәвенә, күп еллык традиция буенча, монда шәхси ихатадагы маллар турында да онытмыйлар. Чәчүне уңышлы үткәрү өчен ягулык-майлау материаллары, орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган. Хуҗалык ашханәсе гадәти режимда эш башлаган да инде. Димәк, ындыр табагында һәм мастерскойларда орлык эшкәртү, техника ремонтлау өзлексез алып барыла. Ә анда эшләүчеләр туклыклы кайнар аш белән тәэмин ителергә тиеш. — Эшләгән кешене үз вакытында һәм тәмле итеп ашату — гаять мөһим бурыч ул! — Бу Наил Мәсгуть улының ташка баскан таләбе. Хуҗалык җитәкчесенең машина-трактор паркы өчен борчыласы юк. Мондагы эшләр белән аның бертуган абыйсы, отставкадагы хәрби офицер Вәсил Әминев командалык итә. — Бүген ремонт эшләренә утыздан артык кеше җәлеп ителгән. 23 тракторның унөче бүгеннән басуга чыга ала. Унысы үзебезнең мастерскойда ремонтлана, тагылма инвентарьләр әзер. Кирәкле запас частьлар бар. Һәр тракторны үз механизаторы җыя.

Гөбәдия остасы Линиза

05 марта

Таң авылы мәдәният йорты коллективы иҗади тормыш белән яши. Биредә төрле мәдәни чаралар даими үткәрелә. Чираттагысы исә бу төбәкнең аш-су остасы Линиза Шәймөхәммәтовага багышланды. Ул — Таң авыл биләмәсенә караган Такчура авылы кызы. Кырык ел элек язмышын Яңыш авылы егете Сәгыйть Шәймөхәммәтов белән бәйли. Яшь гаилә Таң авылында нигез корып, биредә төпләнә. Сәгыйть Гайниятулла улы озак еллар Таң сәүдә предприятиесендә шофер булып эшләде, пенсиягә чыгар алдыннан һөнәрен алыштырып, почтальон булып китте. Алты ел дәвамында бар тырышлыгын салып, яратып башкарды ул бу эшне. Шуңа да авылдашлары бүген дә почтальон Сәгыйтьне олы хөрмәт белән искә ала. Гомумән, Шәймөхәммәтовлар гаиләсе бер мәлне бу төбәкнең элемтә өлкәсендә әйдәүче көчкә әверелеп киткән иде. Линиза Салих кызы чирек гасырга якын биредәге “Правда” колхозында бухгалтер булды, аннары инде ун ел дәвамында почта бүлекчәсенә җитәкчелек итте. Һәрхәлдә, бу гаиләне “Кызыл таң” дуслары итеп нәкъ шушы чордан беләбез. Гәзитебезне алдыручыларның сизелерлек артуы да әлеге вакыт аралыгына туры килә. Такчура кызының Таң авылында аш-су, төгәлрәк әйткәндә, гөбәдия остасы булып танылуында берникадәр “Кызыл таң” йогынтысы да бар икән. — Гөбәдия пешерергә, әлбәттә, әниемнән өйрәндем, — ди Линиза ханым. — Ул чын мәгънәсендә татлы ашлар остасы иде. Гөбәдия өчен онның югары сыйфатлы булуы шарт. Ә бит элегрәк карап торганыбыз колхоз тегермәнендә тарттырылган он иде. Әниебез иренми, аны вак иләктән берничә кат үткәрә. Гөбәдиясе шуңа тел йотарлык тәмле булгандыр да инде. Хәер, бу яктан караганда Линиза хуҗабикәнең гөбәдиясе дә сүз тидерерлек түгел. Моңа ул көнне өй тутырып килгән кунаклар да шаһит булды.

Эчтән сырхап алга барып булмый

03 марта

Федоровка районының Динес авылындагы алдынгы тәҗрибәне үрнәк итеп алучылар табылырмы?

Бүгенге авылны мең төрле проблемалар чолгап алган дисәк, беркем өчен дә яңалык ачмабыз. Сәбәпләре дә барыбызга да яхшы билгеле. Реформалар башланганнан алып авыл дәүләт игътибарыннан читтә кала килә. Кайчандыр агросәнәгать комплексының нигезен тәшкил иткән эре җитештерү предприятиеләренең таркалуы яисә чак очын-очка ялгавы, мәктәп, клуб, китапханә, медпункт, башка мөһим социаль учреждениеләрнең ябылуы, авылның эшсезлек, хәерчелек, җинаятьчелек, әхлакый түбәнлек упкынына ыргытылуы — болар барысы озак еллар дәвамында илдә нәтиҗәле аграр сәясәт үткәрелмәүнең ачы җимешләре булып тора. Һәм, әйтергә кирәк, бу мәсьәлә бүген дә ачык килеш кала. Һәрхәлдә, әлегә җитәкчелек илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә караганда оборона иминлеген, сак, көч структураларын ныгытуга күбрәк игътибар бүлә кебек... Хәер, бүгенге язмада сүз бу хакта түгел. Ил күләмендә авыл хуҗалыгы, гомумән, авыл өчен гаять катлаулы әлеге хәл-шартларда да заман зилзиләләренә бирешмичә, эчке гүзәллеген саклап, гасырлардан килгән традицияләргә тугры калып, гармонияле үсешүче торак пунктлар бар. Биредә хуҗалык та сакланган, йорт-куралар да төзек, социаль институтлар да эшли, халык та деградацияләнмәгән. Икенче бер авыл исә чишмә-урманнарга бай гүзәл табигать кочагында урнашып, газ, су, асфальт юл, башка мөһим социаль инфраструктуралар булып та тормыш анда көннән-көн артка таба тәгәри. Хуҗалыкны таркатуга, мәктәпне ябуга юл куелган, социаль институтлар эшләми, эшсез һәм акчасыз халык бер-берсен күрми, үз эченә бикләнгән яисә яшәү мәгънәсен хәмер сазлыгында тапкан. Кыскасы, авылның коты качкан һәм ул, яшьләр калмаганлыктан, үзе дә табигый рәвештә акрынлап зиратка күченә... Урынлы сорау туа: бүгенге авылларның бәла башы ил күләмендә нәтиҗәле дәүләт аграр сәясәте булмауда гынамы? Ни өчен бер үк шартларга куелган авылларның берсе үрнәкле яши бирә, икенчесе көннән-көн түбән тәгәри? Гомумән, авылның коты нәрсәдә? Әлеге хәл-шартларда авыл халкында эчке оешканлык, яшәешкә, һәр эш-гамәлгә эчке идарә һәм контроль булдыру гына авылны саклап калачак түгелме? Һәм, гомумән, бу мөмкинме? Федоровка районының иң эре татар авылларының берсе булган Динес мисалында шушы сорауларга җавап эзләдек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»