Авыл тормышы

Җирнең һәр карышы файда китерсен

06 мая

Благовар районында язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып “Башкирагроинвест”ның Благовар бүлеге механизаторлары башлады. Агрегатлар күпьеллык үлән һәм уҗым басуларын өстәмә тукландыруга чыкты. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Динар Хәйретдинов белдерүенчә, хәзер басу эшләренә барлык хуҗалыклар да чыккан. Аерым хуҗалыкларда исә чәчүгә төшкәннәр. “Благовар” кошчылык заводының Узыбаш бүлекчәсендә, мәсәлән, өч агрегат арпа чәчә. — Кыр эшләренә яхшы әзерлектә килдек, — ди бүлекчә җитәкчесе Рим Хәмидуллин. — Әле басуларда унике агрегат эшли. Механизаторлар Мәҗит Маннанов, Рузил Камилҗанов һәм Ринат Мөэминов агрегатлары арпа чәчә. Уҗым басуларын өстәмә тукландыру бара. Бу эш тәҗрибәле механизатор Рәүф Мөэминовка йөкләтелде. Быел яз дәррәү килде, шуңа эш кызу бара. Бүлекчәдә уҗым басулары 1400 гектар, шуның 400 гектарын бозып чәчәргә туры киләчәк. Язгы чәчүне исә барлыгы 3100 гектарда үткәрү планлаштырылган. Мәшәкать өстәлсә дә, проблемалар куркытмый, чөнки техника төзек, ягулык, орлык җитәрлек. “Башкирагроинвест” җәмгыятенең Благовар бүлеге басуларында да эш кайный. Биредә әлегә төп игътибар уҗымны өстәмә тукландыруга юнәлтелгән. Аның мәйданы 5 мең гектарга якын. Агрегатлар күпьеллык үлән басуларын да өстәмә тукландыра. Аларның мәйданы 1230 гектар. Хуҗалык сызма культуралар игүгә махсуслашкан, атап әйткәндә, төп культура булып шикәр чөгендере санала. Узган елда аны 2900 гектарда үстергәннәр иде, быел 3532 гектарга җиткереләчәк. Чәчүлекләр структурасына быел җитди генә үзгәрешләр кертелгән. Атап әйткәндә, җитен һәм соя үстерә башлаячаклар. Тәүгесен 1700 гектарда үстерү, ә сояны 470 гектарда игү планлаштырылган. Хуҗалыкта моның өчен мөмкинлекләр, заманча техника бар, җитәрлек минераль ашлама кайтарылган.

Яңа ысул отышлы

05 мая

Борай районы игенчеләре быелгы кыр эшләрен басулар кардан ачылу белән үк башлады. Арыш, уҗым бодаен минераль ашламалар белән тукландыруда әлегә бу якларда кулланылмаган “Туман-1” чәчкечен файдаландылар. Йомшак, зур тәгәрмәчле бу агрегат кипмәгән басу өстеннән барганда да уҗымнарга зыян китерми. Узган елгы корылыкта да арыш алдатмады. Шуңа бу культура биләгән мәйданнарны 20 мең гектарга җиткерделәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе баш агрономы Ялкын Гыймалтдинов сүзләренә караганда, бу кадәр арышны гади чәчкечләр ярдәмендә өстәмә тукландыру зур чыгымнар таләп итә һәм озакка сузыла. Яңа агрегеат сменага 300- 500 гектарда эш башкарырга сәләтле. Шуңа күрә уҗымнарның 12 мең гектарын бу агрегат ярдәмендә, калганын локаль ысул белән тукландыруны планлаштырганнар. Җирләр җитешү белән дым каплату һәм башка агрегатлар да басуларга чыкты. Язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килгән район игенчеләренең кәефе күтәренке, техника да ышанычлы эшли. 30 мең гектарда бөртекле культура чәчүне тиз арада һәм сыйфатлы башкарып чыгарга барлык мөмкинлекләр дә бар. Районның “Кама” кооперативында да язгы басу эшләре зур оешканлык белән башланды. Хуҗалыкның басучылык буенча технологы Марсель Вәлиәхмәтов әйтүенчә, быел монда 1300 гектарга — бөртекле, 500 гектарга мал азыгы культуралары чәчүне планлаштырганнар. 810 гектарда — көздән чәчеп калдырылган арыш, уҗым бодае, вика, 1450 гектарда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырырга кирәк. Эшләрнең күләмле булуын күздә тотып, уҗымнарны өстәмә тукландыруны Балтач “Агрохим” шәхси компаниясеннән килгән “Туман-1” агрегаты белән башкарырга булдылар һәм отылмадылар, узган елларда ике атнаны ала торган эш ике көндә үтәлде. Агрегатны хезмәтләндерүче Радик Мазһаров белән Рабил Фатыйхҗанов үзләрен эш остасы итеп күрсәтте. Кооператив егетләре Динарик Аллаяров, Динарис Сафаров, Рим Хәсәнов, Фларис Әхмәтҗанов эштә өзеклек тудырмады.

Өстенлек — орлыкның яңа сортларына

30 апреля

“Стәрлетамак” авыл хуҗалыгы унитар предприятиесе — райондагы тотрыклы хуҗалыкларның берсе. Гали Шаһиев җитәкчелегендәге алдынгы коллективта орлыкчылыкка игътибар зур. Хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Газизов сөйләвенчә, 2009 елның көзендә 20 гектар мәйданга арышның “Кунакбаев истәлеге” дигән яңа сортын чәчкәннәр. Узган корылыклы елда ул һәр гектардан 27 центнер уңыш биргән. Көзен “Кунакбаев истәлеге” тагын 300 гектарда чәчелгән. Белгечләр әйтүенчә, уҗымның торышы канәгатьләнерлек. — Былтыр һәм быел без элек күп еллар файдаланылган “Симбирка” сортлы бодайдан яхшырак, икмәк пешерү өчен җилемсәгә бай, безнең шартларда югары уңыш бирүче “Икада-70” сортлы бодай белән эш итәбез. Быел ул 200 гектарда чәчелә, — ди баш агроном. Солының “Стригунок” сортына өстенлек бирәләр. Соңгы елларда көнбагыш үстерү белән бөтенләй шөгыльләнмәгәннәр иде. Быел көнбагыш һәм рапс өчәр йөз гектарда чәчеләчәк. Хуҗалык механизаторлары алдында 3000 гектарда язгы кыр эшләрен башкару бурычы тора. Бу җаваплы чорга җитди әзерләнәләр. — Чәчүне үз техникабыз, үз механизаторларыбыз көче белән башкарып чыгабыз. Читтән кеше җәлеп иткәнебез юк. Тракторлар һәм тагылма инвентарь җитәрлек. Алар төзек. Уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын өстәмә тукландыру, шулай ук дым каплатуны бер атнада тәмамладык. Көннәр бүгенгедәй матур торса, чәчү озакка сузылмаячак, — дип сүзгә кушыла быел 25нче язны басуда каршылаучы механизатор Сергей Куцуев.

Елны туендыручы көннәр

29 апреля

Миякә районы игенчеләре язгы кыр эшләренә дәррәү тотынды

Көнләп түгел, сәгатьләп яз үз көченә керә. Узган атнада гына әле күп басуларда шактый калын кар ята иде. Игенче күңелен куандырып, берничә көн рәттән утырып яуган язгы яңгырлар һәм алардан соң ук искән “җиргә ятып кар ашаучы” җил, апрель кояшы үзенекен итте. Бүген инде тракторлар кермәгән басуларны табармын димә. Һәрхәлдә, Кыргыз-Миякәдән чыгып, Әнәч якларына юл тотуга басуларда кыза барган язгы кыр эшләренең шаһиты буласың. Район үзәгенә терәлеп торган “Дружба” кооперативы басуларын “Джон Дир” тракторына тагылган чәчү комплексы иңли. Бер якка үткәндә генә дә берничә гектар җирне эшкәртүче бу замана техникасы туфрак эшкәртү белән беррәттән, аны ашлый да. Һәр басуда дым каплату, уҗымнарны өстәмә тукландыру һәм тырмату, күпьеллык үләннәрне тәрбияләү кебек кичектергесез агротехник чаралар үткәрелә. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ришат Актуганов җитәкләгән “Миякә сөт компаниясе” белән берлектә эшләүче “Әнәч” җәмгыятендәге хәлләр белән хуҗалыкның баш агрономы Рамил Таҗетдинов таныштырды. — Хуҗалыгыбыз бик зурдан түгел — сөренте җирләр 2200 гектар тәшкил итә. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак күпчелек мәйданны, әлбәттә, мал азыгы культуралары алып тора. Күпьеллык үлән, кукуруз, көнбагыш басулары мең гектарга якын. Билгеле, бөртекле культураларның да үз урыны бар. Әле 700 гектарга якын мәйдандагы уҗымны өстәмә тукландыру бара. Шушы көннәрдә бодай чәчүгә төшәбез. Бөртеклеләрне барлыгы 600 гектардан артык чәчүне планлаштырдык, — ди, Рамил Гыйльметдин улы. Күрше Стәрлебаш районының Яшерган авылында туып-үскән, Әнәчкә Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң 30 ел элек юллама буенча килгән белгеч бүген инде Миякә районының иң абруйлы һәм тәҗрибәле агрономнарының берсе.

Язның һәр сәгате кадерле

28 апреля

Мәләвез районы механизаторлары язгы чәчүне быел да республикада беренчеләрдән булып башлады. Соңгы көннәрдә Нөгеш, Агыйдел тугайлары, Ырынбур чигенә барып тоташкан киң басулар куәтле техника гөрелтесенә күмелде. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Валерий Ульянкин белдерүенчә, барлык хуҗалыкларда да игенчеләр басуга чыккан. Апрель азагына аларның күбесе иртә иген культуралары чәчүне тәмамлаячак. Районның Салават исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында, мәсәлән, арпа, солы, борчак чәчү тәмамланып килә. Биредә бер үк вакытта 14 агрегат эшли. Алар чәчә, җир тырмалый, чәчү алды культивациясе үткәрә, күпьеллык үләннәрне минераль ашлама белән өстәмә тукландыра. Хуҗалыкның Сабаш бригадасы басуында Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Камил Габбасов белән сөйләшеп тордык. — Югары уңыш бирүче элита орлык чәчәбез. Туфракка тиешле микъдарда минераль ашлама кертелә. Ягулык бар, көннәр аяз тора. Бу матур мизгелнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз, — дип елмая механизатор. Хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Күчәрбаевны да басуда очраттык. — Хуҗалык буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 3500 гектар мәйдан биләячәк. 27 апрельгә гомум мәйданның 60-65 процентында чәчү тәмамланды. Менә бу егетләр эшләгән Сабаш бригадасында, мәсәлән, арпа, солы, борчак соңгы гектарларда чәчелә, — ди баш агроном. — Быел язгы кыр эшләре башка еллардагы белән чагыштырганда соңрак башланды. Чәчү структурасында үзгәрешләр бармы, нинди культураларга күбрәк мәйдан бирелә? – дип кызыксынам. Аның сүзләренә караганда, узган корылыклы елдагы эш нәтиҗәләреннән чыгып, салаватлылар быел төп игътибарны мал азыгы базасын ныгытуга юнәлтәчәк.

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

27 апреля

Чакмагыш районының “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы басулары моторлар гөрелтесенә күмелде. 25 апрельгә уҗым культуралары — 250, күпьеллык үлән 556 гектарда тырматылды. Дым каплату дәвам итә. Быел яз гадәттәгедән атна-ун көн соңлап килде, шунлыктан механизаторлар басуга керә алмый торды. Ниһаять, кояш нурларын сипкәч, көннәр җылына башлады. Шуны гына көткән игенчеләр районда тәү башлап чәчүне башлап җибәрде. 25 апрель иртәгәсендә җиң сызганып эшкә керешкән игенчеләр янында булдым. 65 гектарлы басуда эшнең кызу чагы. Рифкать Игъдисламов 750 ат көчле “Джон Дир-830” тракторына тагылган чәчү комплексы белән арпа чәчеп йөри иде. Менә ул ашлама төяү өчен тракторын туктатты. Азотлы ашламаны насос ярдәмендә зур савытларга салган арада Рифкать белән сөйләшеп тордым. Яңа Коты авылы егете менә 6 ел инде “Башкирская” машина-технология станциясендә эшли. — Кая җибәрәләр, шунда эшлим. Бу хуҗалыкта эшне яхшы оештыра беләләр, язгы көннең бер минутын да әрәм итмәскә тырышалар. Бригада агрономы Илшат Шәрипов һәрчак басуда. Кооператив рәисе Зәбир Гыйлемханов та еш килеп, хәл-әхвәл белешеп тора, — ди. Бригада агрономының әйтүенә караганда, быел хуҗалыкта ике мең гектарга якын бөртекле культуралар чәчү планлаштырылган. Шуның 40 гектары беренче көнне чәчелгән. Чәчү комплексы артыннан Флүз Вәсилев ДТ-75 тракторы белән җирне катоклап килә. Әнә шулай җирдәге дымны саклау чарасы күрелә.

Илдә — кризис, “Сөн”дә ничек?

21 апреля

Узган елгы гадәттән тыш корылык республика хуҗалыкларына зур зыян салды. Әлбәттә, урыннарда аның нәтиҗәләрен бетерү буенча күләмле эш башкарылды. Аерым алганда, Илеш районында корылык зыянын мөмкин кадәр йомшартуга ирешелде. Беренчедән, бу максатта федераль бюджеттан бүленгән 100 миллион сум ярдәм булса, икенчедән, районда күрелгән җитди чаралар хуҗалыкларда тотрыклыкны саклау мөмкинлеге бирде. 2010 елда районда 36100 тонна ашлык үстереп алынган. Мал азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнү, шул исәптән хөкүмәт ярдәме белән аның бер өлеше читтән сатып алыну нәтиҗәсендә хуҗалыклар кышлату чорын югалтуларсыз уздырган. Бу җәһәттән “Сөн” хуҗалыгында эшләр аеруча көйле бара. Җиде авылны берләштерүче хуҗалыкта игенчелек тә, терлекчелек тә нәтиҗәле үсешә. Былтыргы ел йомгаклары белән дә авыл эшчәннәре канәгать. — Җир вакытында эшкәртелгәч, сыйфатлы орлык чәчкәч, корылык уңышка зур зыян сала алмады. Арыш гектарыннан 18 центнер уңыш бирде. Быел ул басуларның 30 процентын били, — ди хуҗалыкның баш агрономы Рәзил Вилданов. — Чәчү өчен бодайның “ЭКАДО-70”, “Тулаковская-10”, “Омская-36” сортлары әзерләнде. Быел шикәр чөгендере 150 гектарны биләячәк. Болардан тыш, 500 гектарга көнбагыш, 600 гектарга рапс, 200 гектарга кукуруз чәчү күз уңында тотыла. 150 гектарга Голландия технологиясе буенча бәрәңге утыртылачак. Чәчүгә тракторлар, машиналар әзер, ягулык, ашлама да кайтара башладык.

Агрегатлар басуга чыкты

20 апреля

Җиде районда дым каплату башланды. 17 апрельдә Әлшәй, Бакалы, Благовар, Гафури, Дуван, Кыйгы, Стәрлетамак районнарында кәтүккә төштеләр. Республикада барлыгы 1 миллион 327 мең гектар мәйданда дым каплату эшләре башкарылачак. Архангель, Кыйгы һәм Куергазы районнарында уҗым культураларын өстәмә тукландыруга керештеләр, ә Бүздәк, Кыйгы, Куергазы, Стәрлетамак, Шаран районнарында күпьеллык үләннәргә ашлама кертелә башлады. Яңгырлар авыл хуҗалыгы эшләрен вакытлыча туктатты. Әмма явым-төшем авыл эшчәннәрен шатландыра гына. — Быел яз бик матур килә, — диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелектә прогрессив технологияләр бүлеге баш агрономы Таһирҗан Мөхәммәтзиев. — Үсемлекләр өчен дым җитәрлек. Яңгырлар уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр өчен бик кирәк. 120-130 мең гектарда уҗым культуралары яңадан чәчеләчәк. Бу — уртача еллык күрсәткеч. Уҗым культуралары чәчелгән мәйданнарның 161 мең гектары (25 процент) — яхшы, 343 мең гектары (52 процент) канәгатьләнерлек торышта. 152 мең гектарда (23 процент) үсентеләрнең чыгышы начар. Республикада уҗым культуралары 656 мең гектарда чәчелгән. Шуның 519 мең гектарын — арыш, 106 мең гектарын — бодай, 29 мең гектарын тритикале били. Белгечләр басулардагы кар катламы калын булуның уҗымнарга кышкы салкыннарны яхшы үткәрү мөмкинлеге бирүен әйтә.

Игенче язны ашыктыра

09 апреля

Апрель җитсә дә, быелгы кыш бирешергә ашыкмый әле. Басуларда калын кар катламы ята. Әмма авыл кешесе бу вакытта кул кушырып утырмый, чөнки кояш нурлары җир өстен ныклап җылыта башлау белән басулар ачылачак һәм крестьян өчен иң җаваплы чор җитә. Шушы хакыйкатьне истә тотып, Балтач районы игенчеләре быелгы чәчүгә әзерлекне көздән үк башлады. Әлеге вакытка 125 дым каплату, 94 культивация, 78 чәчү агрегатына ремонт үткәрелгән, басуларга чыгачак 260 тракторның 90 проценттан артыграгы әзерлек сызыгына куелган. Кыр эшләрен башкарып чыгу өчен таләп ителүче 841 тонна дизель ягулыгының 472 тоннасын көздән үк туплап куйганнар. Ил хөкүмәте тарафыннан язгы кыр эшләре чорына бу төр ягулыкның субсидияләнүенә исәп тоталар. “Башнефтепродукт” компаниясенә 7 миллион сум акча күчергәннәр һәм аңа яңа хаклар белән 1494 тонна ягулык ташып куярга исәпләре. Бу ягулык мал азыгы хәзерләү чорына да җитәчәк. Минераль ашлама туплау дәвам итә. Тулысы белән чәчү кондициясенә җиткерелгән орлыкның күпчелеге элита һәм югары репродукцияле. “Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары “корыч атларын” язгы кыр эшләре чорында ватылып төрле өзеклекләр булдырмаслык итеп әзерләгән. Хуҗалыкта кырык елдан артык механизатор, баш механик булып эшләүче Хәмит Мусин сүзләренә караганда, быел басуларга чыгачак 12 тракторга да ремонт, техник карау үткәрелгән. Тырма, культиватор, чәчкечләр һәм башка корылмалар белән дә шундый ук хәл.

“Аек авыл” конкурсы эмблемасы расланды

08 апреля

“2011 елгы аек авыл” конкурсының оештыру комитеты Башкортстан авылларында эчкечелеккә каршы кампаниянең символикасын әзерләүгә йомгак ясады. Нефтекама рәссамы Станислав Пищаевның эше иң яхшысы дип табылды. Эмблемадагы түгәрәк тотрыклылыкны, тынычлыкны билгели. Түгәрәк эченә үз йортлары һәм җирләре булган бәхетле күп балалы гаилә төшерелгән. Эмблемадагы салават күпере рәсеме бәхеткә һәм авылларның аек булуына өметне, гамәлләрнең һәм теләкләрнең пакьлеген аңлата. Түгәрәкнең читендә Башкортстанның ике дәүләт телендә “Аек авыл” дигән язма бар. Конкурсны үткәрү елы да күрсәтелгән. — Бу эмблема Башкортстанда үткәрелүче “2011 елгы аек авыл” конкурсының төп билгесе булып тора, — ди “Аек Башкортстан” хәрәкәтенең рәистәше Ренат Зәйнуллин. — Киләсе елда да бу эмблема конкурсның символы булып калачак, “2011” саны “2012” белән генә алмаштырылачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»