Авыл тормышы

Эш бер сәгатькә дә туктап тормый

19 мая

Мәгълүм булуынча, республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгенә яз күпкә соңлап килә. Мәчетле районында планлаштырылган сабанашлык культураларының әлегә 62 проценты жир куенына салынды. Ә җаваплылыгы чикләнгән “Йолдыз”, “Батыр”, “Мөслим” җәмгыятьләре, “Мәчетле” агросоюзы, “Төньяк-Көнчыгыш” МТСы, “Ленинский” авыл хуҗалыгы кооперативы, “Нигъмәтҗанов”, “Хәйруллин”, “Гыйззәтуллин” крестьян-фермер хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлау алдында тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Мөслим” җәмгыяте басуларында чәчү эшләре оешкан төстә бара. — Быелгы кар суы җиргә сеңеп бетте. Май башында шифалы яңгырлар да яуды. Орлык дымлы җиргә салынды, ә бу югары уңышка өмет уята, — ди хуҗалык җитәкчесе Тәлгать Сәлимов. — Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгар өчен орлык та, техника да җитәрлек. Эшче кулларына да кытлык кичермибез. Тракторчылар Тәлгать Вәзиров, Габделҗан Мөслимов, Рәфил Зарипов, Рафас Җиһаншин, Илсур Усманов, Фәрит Әхмәтшин, чәчүчеләр Флүр Сәлимов, Ришат Гыйниятов, Илшат Нигъмәтуллиннар быел да сынатмый. Эшнең бер генә сәгатькә дә туктап торганы юк. 12-15 көн эчендә хуҗалыкта чәчү тәмамланыр, ди алар.

Хезмәттә тапкан бәхет

18 мая

Кушнаренко районының Карача-Елга авылы заманында республикада бармак белән генә санарлык миллионер хуҗалыклар исәбендә булган Свердлов исемендәге колхозның ике бригадасын алып торган. Агыйдел елгасына якын җирләрдәге уңдырышлы туфракта иген игеп, сыер малы, дуңгыз, сарык, тавык үрчетеп табыш алган, гөрләп торган колхоз узган гасыр азагында башта икегә, соңыннан тагын берничәгә бүленеп, элекке гайрәтен, данын югалта. Карача- Елга бригадасында азмы-күпме техниканы саклап калып җирне эшкәртәләр эшкәртүен, әмма зур уңышка кинәнә алмыйлар. Ниһаять, соңгы чорда биредәге басулар да күзгә күренеп үзгәрә — җирне заман таләпләренә җавап бирүче техника эшкәртә, чәчелми калган кырлар азая. Дөресрәге, соңгы елларда алар бөтенләй юк. “Центральная” МТСының Чакмагыш бүлекчәсенә караган “Уңыш” җәмгыяте 7 мең гектардан артык җирдә иген игә. Аның күп өлеше көздән туңга сөрелгән. Уҗым культуралары 1400 гектарны били. Аның берникадәр өлешен язын яңадан чәчәргә туры килгән. Әлеге көндә 4100 гектарда — бөртеклеләр, калганында көнбагыш, шикәр чөгендере, кукуруз һәм үлән чәчелә. Без килгән көнне басуда Радис Мөхәммәтҗанов, Иршат Шәяхмәтов һәм Рифгать Игъдисламовның чәчү агрегатлары эшли иде. Югары җитештерүчәнле универсаль чәчкечләре булган “Джон Дир” тракторлары көнгә 300 гектарда орлыкны туфракка күмдерә. “КамАЗ” автомобилендә орлык һәм минераль ашлама китереп торалар. Механизатор Илфат Төхбәтуллин чәчүдән соң туфракны тыгызлый. Егетләрнең һәрберсендә дә җир кадерен, хезмәт тәмен белүче игенчедә язгы чорда була торган рух күтәренкелеге күзгә ташлана. Алар янына хуҗалык ашханәсеннән кызлар килгәч, басуда трактор гөрелтесе тынып калды, аның урынына авылча аз сүзле гәп башланды. Шул арада без аш пешерүчеләр Юлия Фазлыйәхмәтова һәм Ләйсән Вәлишина белән сөйләшеп алдык. — Егетләргә көн саен дүрт тапкыр җылы аш китерәбез, — ди алар. — Ризыкны төрләндерергә тырышабыз, шөкер, моның өчен мөмкинлекләр бар. Чәчү, урып җыю вакытында эш күп булса да, күңелләр күтәренке — авылыбыз кырларында чүп үләне үсми, иген игәбез дип шатланабыз. Соңгы өч елда хезмәт хакы да түләнә.

Уңганнарга уңыш юлдаш

18 мая

Архангель районының “Инҗәр” хуҗалыгында язгы чәчү эшләре тәмамланып килә. Хуҗалыкның сөренте җирләре 589 гектар тәшкил итә. Быел да “Инҗәр” хезмәткәрләре чәчүне тиз һәм зур оешканлык белән башкара. Чәчү эшләре 362 гектарда алып барыла. Бодай — 120, арпа — 60, солы — 90, көнбагыш — 62, шикәр чөгендере 30 гектарда үстереләчәк. “Инҗәр” җәмгыятен шушы районда туып үскән Мөнир Рәхмәтуллин җитәкли. Заманында башка хуҗалыклардан яраксыз техника сатып алынып ремонтланган. Хәзер “МТЗ-82”, “Т-150” , “ДТ” тракторлары, “Дон-1500”, “Полесье”, “КСК-100” комбайннары, “КамАЗ”, “ЗИЛ-130” машиналары бар. Бу техника барлык мөһим агротехник кампанияләрне башкарып чыгу мөмкинлеген бирә. Узган елны әзерләнгән печән, салам, силос кышлатуга җитү генә түгел, хәтта артып та калган.

Басуда — “мегачәчкечләр”

17 мая

Краснокама районының “1нче Май” хуҗалыгында яңа технологияләр сынауны уңышлы үтә

Краснокама районында 14 хуҗалыкта язгы чәчү эшләре алып барыла. Ташламалы хак белән кайтарылган 330 тонна ягулык көне елны туйдырган мәлдә өзеклеккә юл куймый. Районның чәчүлек җирләре 14926 гектар тәшкил итә. Тәүлегенә 1350 гектар чәчеп, язгы кыр эшләрен 15-16 көндә тәмамларга исәп тотыла. Бу максатка ирешү өчен зур көч салына. “1нче Май” хуҗалыгы уңганнары да сынатмый. — Узган елгы корылык безнең дә бәкәлгә сукты, — ди хуҗалык җитәкчесе Гомәр Гыйниятов. — Шуңа күрә, былтыр көздән 1500 гектарда арыш чәчеп калдырдык. Уҗым уңышлы гына кышлаган. Салкыннардан зыян күргән уҗымнарны яңартабыз. Быел 470 гектарга — бодай, 200енә — арыш, 150сенә — арпа, 50сенә борчак чәчәбез. Ике мең гектарны күпьеллык үләннәр билиячәк. Вика, судан үләне, кукуруз һәм карабодай да зур гына мәйданны алачак. Гомумән, язгы чәчүдә 25 кеше катнаша. Басу уңганнары көненә ике тапкыр җылы аш белән тәэмин ителә. Гомәр Әнәс улы Актанышбаш, Шушнур һәм Татья авылларының корычтай нык, уңган егетләренә таяна. Механизаторлар Сергей Сайпушев, Владик Шаморатов, Борис Баймурзин, Сергей Ильтубаев, Александр Петров эшкә җаваплы карый. Водитель Виталий Петров һәм эшчеләр Сергей Ватин, Виталий Дмитриев та сынатмый. Бүген җәмгыятьтә инновация дигән төшенчә еш телгә алына. “1нче Май” да заман белән бергә атлый. Хуҗалыкның баш агрономы Фрил Вәлиев аграр тармакта кулланылучы инновацион эш алымы белән якыннан таныштырды.

Эшләре ырамлы бара

13 мая

Республиканың төньяк төбәгендә дә язгы кыр эшләренең иң кызу чоры җитте. Тәтешле районында, республиканың көньяк районнарындагы белән чагыштырганда, туфрак ике атна соңрак өлгерә. Шуңа монда чәчүне бик кыска срокларда үткәрү төп шартларның берсе булып тора. Районда 26900 гектар мәйданда иген чәчү планлаштырылган, 6300 гектарда мал азыгы культуралары чәчелә. Язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килгән район игенчеләре ырамлы эшли. Дым каплату тиз арада төгәлләнде. Бөртекле культураларның 52 проценты чәчелде дә инде. Әлеге вакытта тәүлек саен 3000 гектарда орлык җир куенына салына. Берьеллык үләннәрнең 3 мең гектардан артыгы чәчелгән.”Мондый җитештерүчәнлек белән эшләгәндә, тагын 3-4 көндә иртә культуралар чәчүне төгәлләү мөмкинлеге бар”, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Идрис Гыйләҗев. Әлеге вакытта басуларда 73 культивация, 70 чәчү, 60 кәтүкләү агрегаты эшли. “Урал”, “Урожай” кооперативларында иртә культуралар чәчү төгәлләнде. Карл Маркс, Әмиров исемендәге кооперативлар аларны соңгы гектарларда чәчә. “Фәнгә” агрофирмасында 500 гектардагы арыш һәм 498 гектардагы күпьеллык үләнне тырматып, өстәмә тукландырдылар, һәр гектарга 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелде. 1389 гектарда иген һәм 1333 гектарда мал азыгы культуралары чәчүне планлаштырганнар иде. Хуҗалыкта дым каплату эшләре биш көндә тәмамланды. Бишенче майда басуларга чыккан чәчү агрегатлары 60 процентка якын эшне башкардылар да инде. Бигрәк тә механизаторлар Григорий Туктакиев һәм Степан Шәйбәдуллин җитәкләгән агрегатлар нәтиҗәле эшли.

Осталык басуда сынала

13 мая

Благовар районының “Яңыш” җитештерү кооперативы — чагыштырмача бәләкәй хуҗалык — сөренте җирләре ике мең гектар тирәсе тәшкил итә. Шуның бер мең гектарга якыны быел чәчеләсе мәйдан. Кыр эшләренә соңлабрак керешкәннәр, ни өчен дигәндә, басуга чыгар алдыннан гына ягулык-майлау материаллары белән проблема килеп туа. — Зур процент белән кредит алып бурычка батасы килми, — ди бу уңайдан хуҗалык җитәкчесе Илдар Локманов. — Әмма әмәлен барыбер таптык, безгә кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 60 тонна ягулык-майлау материаллары таләп ителә. Янә дә Чакмагыш районының ‘’Базы’’ хуҗалыгыннан 120 тонна бодай орлыгы алдык, үзебезнеке җиткелекле түгел иде. Хәзер чәчүне башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Аны хуҗалыкта нәтиҗәле файдаланганнар, әлбәттә. Бер атна дигәндә чәчү алды эшләре, туфрак әзерләү тәмамланган, 300 гектарда үлән басулары тырматылган, шулкадәр үк уҗым басуы өлешләтә төзәтеп чәчелгән. Без килгәндә хуҗалыкта көнбагыш чәчү бара иде. Әлеге культурага шулай ук 300 гектар бирелгән, аны чәчүне бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч Рифкать Туктамышевка йөкләткәннәр. Бу җәһәттән шундый аңлатма да биреп үтик: Рифкать күрше Шырлык авылында яши һәм элек шул исемдәге хуҗалыкта эшли иде. Сызма культуралар игүдә 30 еллык тәҗрибәсе булган механизаторны санламаганнар анда. Ә “Яңыш”та оста белгечләрне бәһали беләләр. Менә шулай итеп иптәш Туктамышев биредә әйдәүче механизаторга әйләнә. 88 гектарлы басуны чәчүгә әзерләүдә аңа хезмәттәшләре Фәнил Галиәкбәров белән Ринат Камалиев булышлык иткән.

Соңгы гектарларда

12 мая

Дәүләкән районының “Поляковка” авыл хуҗалыгы кооперативы язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлый. — Быел, күз тимәсен, табигать шартлары куандыра. Җирдә дым җитәрлек, шифалы язгы яңгырлар явып үтте. Республика хөкүмәтенә, районыбыз җитәкчелегенә зур рәхмәт — барлык мәсьәләләрне уңай хәл иттеләр. Ягулык-майлау материаллары, орлык, кредитлар чәчү эшләрен тоткарлыксыз үткәрү мөмкинлеген бирде, — ди хуҗалыкның тәҗрибәле рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Валерий Остапенко. Сез рәсемдә күргән алдынгы механизаторлар Анатолий Аккужин, Владимир Заикин, Дмитрий Гудзовский һәм Евгений Пучков Җиңү бәйрәмен басуда каршылады, ә аларга ашны оста пешекче Лариса Землякова эш урынына алып килде.

Ашланган җир аш бирер

11 мая

“Кыдаш” авыл хуҗалыгы кооперативында язгы кыр эшләрен, башка еллардагыча, шартын китереп, буразнага йомырка тәгәрәткәннән соң гына башлап җибәрделәр. Моңа элек бригадир булып эшләп, лаеклы ялга чыккан данлыклы игенче Мөфәсир Басыйровның фатыйхасын да алдылар. — Һәр елны сынап карыйбыз, Мөфәсир аганың кул арты җиңел, үгет-нәсыйхәтләре кабул була иде, — ди бу уңайдан Кәпәй-Кобау бригадасы бригадиры Данис Сафин. Хәер, үткән елда гына берникадәр “осечка” килеп чыккан. Корылык нәтиҗәсендә көтелгән уңыш җыелмау бер хәл, көздән чәчелгән арыш та үсеп китә алмаган. Шуңа да “Хәйдәр башы” дип йөртелүче басудагы уҗымны быел бозып чәчәргә мәҗбүрләр. 78 гектарлы бу басуда бодай үстерәчәкбез, – ди бригадир. Гомумән, башка еллардан аермалы буларак, “Кыдаш”та быелгы басу эшләре чорында проблемалар җитәрлек. Бөртеклеләр орлыгын, мәсәлән, тулысынча дип әйтерлек сатып алганнар. Ә бит иген культуралары ике мең гектар тирәсе биләячәк. Моңа өстәп, 500 гектарда уҗымны да бозып чәчәсе бар. Янә бер яңалык: күршедәге “Өчтүбә” хуҗалыгы крестьяннары пай җирләрен “Кыдаш”ка тәкъдим итә. Аны да үз канаты астына сыендырганда, чәчүлекләр тагын да бер мең гектарга артачак. Әлеге мәшәкатьләр алдында “Кыдаш” җитәкчелеге югалып калмаган, әлбәттә. Хуҗалыкның матди-техник мөмкинлекләре зурдан. Кыр эшләренә кырыкка якын техника әзерләнгән. Бөртеклеләр чәчүне дүрт агрегат, шул исәптән, заманча “Флексикойл” чәчү комплексы алып бара. Соңгысының җитештерүчәнлеге шактый югары — сменага 100 гектар. Кызу чорда вакыт белән исәпләшмәүче механизаторлар өчен монысы да чик түгел.

Басуда — габдрахмановчылар

10 мая

Дәүләкән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре май бәйрәмнәрен язгы басудагы удар эш белән билгели. Гаяз Габдрахманов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы, һәрвакыттагыча, башкаларга үрнәк булып тора. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рафаил Әхмәтҗанов әйтүенә караганда, быел язгы чәчү 50 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Дым каплату, күпьеллык үләннәрне тырмату һәм өстәмә тукландыру, уҗым басуларына минераль ашламалар кертү кебек тәү чираттагы агротехник чаралар барлык хуҗалыкларда да планга ярашлы үткәрелгән. Район җитәкчелеген иң куандырганы — уҗым культураларның кышны имин үткәрүе. Апрельдәге җылы яңгырлар аларның торышына бик уңай тәэсир иткән. Уҗым ашлыгына җитди исәп тотучы дәүләкәнлеләрнең куанычын аңлау кыен түгел, чөнки тегермәннәре белән 100 ел элек дан алган Дәүләкән өчен он бүген дә стратегик товар булып кала. Район җитәкчеләре язгы басуда оешканлык белән аерылучы “Поляковка”, “Регион-Агро”, “Рихтер” һәм башка хуҗалыкларны мактап телгә ала. Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып тотынган “Габдрахманов КФХсы” — шулар исәбендә. Элекке Мәҗит Гафури исемендәге колхозның иң зур өлешен тәшкил итүче крестьян-фермер хуҗалыгында язгы чәчү мәйданнары гына да 3 мең гектардан артып китә. Уҗым басулары 800 гектарга якын. Алар өстәмә тукландырылган. Хуҗалыкта заман таләпләрен искә алып эшләргә, сортларны яхшыртуга омтылу игътибарга лаек. Әйтик, көздән тәү тапкыр “Волжская-качественная” дигән уҗым бодаен 321 гектарга чәчеп калдырганнар. Торышы бик матур, өметле. 250 гектарлы күпьеллык үлән басуы да күперелеп үсеп килә.

Клуб утлары кабат балкырмы?

10 мая

Авыл клублары элекке заманнарда гөрләп тора иде. Бүгенге көндә сәхнәләр кара чаршаулар белән капланды, халыкның төп рухи чыганагы булган клублар бик сирәк авылларда гына эшли. Алары да көн дә түгел, бәйрәмнәрдә, сайлау кампанияләрен үткәрү өчен генә ачыла. Узган гасырның 70-80нче елларында салынган клублар искерде, аларны ремонтларга теләүче дә, яңаларын төзүне хәстәрләүче дә күренми. Без үскәндә клубларда нинди генә түгәрәкләр эшләми иде! Ә бит яшь буынны сәнгатькә җәлеп итүдә, рухи байлык тәмен аңлауны тәрбияләүдә аларның әһәмияте искиткеч зур. Хәзер анда-санда гына ачылган клубларда да милли җырлар, гармун тавышын ишетмәссең. Гел чит ил музыкасы яңгырый. Үзебезнең җырларга ни булган соң? Чит илнекенең сүзләрен дә аңламыйлар, аларны тыңлап күңелләренә нинди ләззәт алалар икән соң? Клубларда эшләргә кешеләр юк дип әйтүчеләр дә бар. Ә бит авылларда сәнгать җанлы өлкән яшьтәгеләр дә юк түгел. Аларга клуб мөдире булып эшләргә тәкъдим итәргә булмыймыни?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»