Авыл тормышы

Савым сәгатьләп арта!

17 июня

Яңавыллылар мул сөт чорын нәтиҗәле файдалана

Агымдагы елның биш аенда хуҗалыклар 1270 тонна ит һәм 4224 тонна сөт җитештергән. Хәзер барлык кооперативлар һәм җәмгыятьләрдәге маллар җәйләүдә. Әле көн саен 41 тонна сөт җитештерелә, бер сыердан савым 12 килограмм тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткеч тагын да югарырак. “Победа” җәмгыятендә ул 19,5 килограммга җиткән, биредә тәүлегенә җиде тонна сөт сатыла. “Восток” кооперативында һәм “Урада” агрофирмасында да савым югары һәм алар эшкәртүчеләргә көн саен 4 тонна сөт озаталар. Районның “Ленин” кооперативы — 1990 елның апре­лендә “Правда” кооперативыннан аерылып чыккан хуҗалык. Биредә терлекчелек һәм басучылык тармаклары үсеш алган. Республиканың төньяк районнарында авыл хуҗалыгы, нигездә, малчылык продукциясе, аеруча сөт сатудан алган керем исәбенә яши. Бу җә­һәттән “Ленин” кооперативында да сөт җитештерү табышлы юнәлешкә әверелгән. Моның өчен алар заманча техноло­гияләр куллану, токымлы тер­лек үрчетү юлын сайлаган. Хуҗалык Свердловск өлкә­сеннән токымлы кара-чуар таналар алган, хәзер алар мул сөт бирә. Кооператив рәисе Ринат Илтыбаев әйтүенчә, малчы­лыкта кул көчен файдалану юк диярлек. Хәзер фермада һәм җәйләүдә сөтүткәргечләр, суыткычлар урнаштырылган. Шулай ук, малларны ашату да техника ярдәмендә башкарыла. Хуҗалык махсус МТЗ-920 тракторы һәм Т-69Б азык катнашмасы әзер­ләү һәм тарату корылмасы сатып алган. Бу эшләр җитеш­терелгән продукциянең сый­фатын күтәрү мөмкинлеге дә биргән, аны ел әйләнәсенә югары һәм беренче сорт белән саталар.

Мәйданнар гөрләп торды

14 июня

Борай районы Сабантуе, һәр елдагыча, спорт һәм мәдәни чараларга бай булды. Милли көрәш, ат чабышлары һәм башка ярышлар халык игътибарын яулады. Борай — сәнгать осталарына да бай төбәк. Алар игенчеләрне, терлекчеләрне, ел буена шушы көнне көтеп, туган ягын сагынып кайткан якташларын, кунакларны матур концерт номерлары, истә калырлык чыгышлары белән куандырды.

Игеннәрне узып чүп тә калка

10 июня

Басуларда чәчү агрегатлары гө­рел­тесе тынарга да өлгермәде иген­челәр тагын кырга чыкты. Җир куенына салынган орлык шытып чыгуга, аларны узып китәргә тырышып, чүп үләннәре дә калыкты.

Уңышлар күз алдында

07 июня

Нуриман районында авыл биләмәләрендә күчмә семинарлар оештыру гадәти эш рәвешенә әверелгән

Нуриман районында соңгы дүрт елда мөһим бер традиция яшәп килә. Язгы эшләр тәмамлангач, район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, депутатлар, авыл билә­мәсе башлыклары, эшләр идарәчеләре, янгын сүндерүчеләр катнашлыгында урындагы хакимият­ләрдә күчмә семинар оештырыла. Аның максаты — ха­кимият­­ләрнең еллык эшен, авыл­ларның төзеклеген, юллар, зиратлар, кое-чишмәләр торышын, ял итү урыннарын тикшерү, кимчелекләрне, уңыш­ларны барлау.

Хезмәт кешесен күтәрергә кирәк!

05 июня

“Стәрлетамак” дәүләт унитар предприятиесе җитәкчесе Салават Фәритов шуңа йөз тота Наумовка кайнап тора

Без барганда Наумовка авылы гөрләп тора иде. Әнә юлларны төзекләндерәләр, менә мәдәният йортына ремонт ясыйлар, ашханә тирәсендә дә яңарту эшләре бара. “Торгынлыкта озак утырдык инде, хәзер авылыбызда һәм “Стәрлетамак” хуҗалыгында тормыш кайнап тора”, — диде арадан берсе. Ә без нәкъ бер ел элек бу хуҗалыкта булып, яңа гына идарәне үз кулына алган Салават Фәритов белән “боз кузгалуын” күздән кичергән идек. Быел да былтыргы башлан­гычлар дәвам итә. Язгы кыр эшләре уңышлы тәмам­ланган. Көздән 1700 гектар мәйданга уҗым культуралары чәчелгән, шуның 1585 гектарында — уҗым арышы, 115 гектарында — уҗым бодае. 450 гектарны яшел азык өчен арыш били. Элекке елларда уҗым куль­тураларына чәчү мәйданнарының 15 проценты гына бирелсә, соңгы ике елда, аномаль корылык белән бәйле рәвештә, ул икеләтә арттырылган. Чөнки корылык елларда да мондый культуралар уңышны мул бирә.

Маллар төнгә кадәр болында

05 июня

Хуҗалык басуында кукуруз чәчү тәмамланып килә, умарталыкта бал кортлары 144 гаиләдән арта, пекарняда күпереп пешкән икмәк исе тирә-якка тарала, 2500 баш дуңгыз, 2100 сыер малы, 187 ат асрала... Болары — эшчәнлекнең берничә юнәлеше генә.

Эшчән бәхетне эштән эзләр

03 июня

Җәйге чорда Миңлебаевларның гаилә бюджетына сөт сатудан гына аена 14-15 мең сумнан артык акча керә

Шаран якларына юл төшкәч, бу юлы төпкелдәрәк урнашкан, табигатьнең матур бер почмагына сыенып утырган Еланчыкбаш авылында булдык. Төзек ихата алдына килеп туктадык.

Яшьләр, авылда калыгыз!

29 мая

Гафури районында берьюлы ике хуҗалыкка җитәкчелек итүче Риф Мөэминовны аграр тармакның киләчәге борчый

Гафури районының Ялгызкаен авы­лын­да данлыклы Ленин исемендәге колхоз бар. Вакытында аның эшләре республикага гына түгел, ил күләмендә гөрләде. Заман җилләре бу хуҗалыкны да бераз “тараш­тырып” үтте үтүен, әмма ега алмады. Ленин исемендәге колхоз әле дә яши һәм уңыш­лары белән сөендерә.

Игенчелек - тәүге адым гына!

29 мая

Быел эш башлаган крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек юнәлешен үзләштерүне дә максат итеп куя

Былтыр декабрьдә генә оешкан “М. Х. Гайнуллина” крестьян-фермер хуҗалыгы быел тәүге чәчүне үткәрде. — Әлегә хуҗалык мәйданнары 500 гектар тәшкил итә. Шуның 200 гектарын — бодай, 70әр гектарны арыш һәм солы биләде. 70 гектарда көнбагыш чәчү планлаштырылды, янә шулкадәр мәйдан парга калдырылды. Тәүге эш елы үз авырлыклары белән булса да, нәтиҗәләре уңай булырына өметләнәбез, — ди хуҗалык җитәкчесе Илдус Гайнуллин.

Гайнетдинов егетләре бер эштә дә сынатмый

22 мая

Аның хуҗалыгы, куәтләрен арттыра барып, республика дәрәҗәсенә чыга

Күптән түгел Караидел районында командировкада булганда чәчүчеләр янына да барып килдек. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нурлыгаян Әюпов, бу орлыкны Илеш районыннан, анда уңышлы гына эшләүче фермер Гыйлемҗан Гайнетдинов дигән кешедән алып кайттым, дигәч, башта туган районым өчен горурлык хисе кичердем, аннары, таныш фермер исемен ишетүгә, аның уңышлы барган эшләре өчен шатланып куйдым.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»