Авыл тормышы

Суларга сусамагыз...

23 июня

Узган елгы корылыктан соң Җир-ана тәмам сусаган кеше сыман йотлыга-йотлыга мул яуган яңгырлар суына туена. Инде калын булып печән өлгерде, игеннәр күкрәп утыра. Ә үткән ел... Хәер, ул хакта күп язылды инде. Авыл хуҗалыгы күргән зыянны ил күтәреште. Янгыннарга бәйле рәвештә, торак пунктларын су белән тәэмин итү темасы берара гына җанланып алды да янә онытыла башлады сыман. ...Чакмагыш республикада бар яклап та әйдәүче төбәк санала. Монда җиң сызганып эшлиләр: икмәк үстерәләр, сөт савалар, товар җитештерәләр. Эше булгач — ашы да бар, дигәндәй, халыкның көнкүреше дә көнләшерлек. Йорт-ихаталар күзләрне иркәләп ялт итеп тора. Әмма әлеге район реаль тормыштан аерылган сихри утрау түгел. Монда да һәр көн үз мәшәкате белән туа. Менә шуларны вакытында хәл итәргә, калган эшкә кар яудырмаска омтылалар. Чакмагыштагы хәлләрне хикәяләгәндә эпитетлар уйлап утырасы юк, алар күз алдында. Дөресрәге, алар күзгә бәреп тора. Бигрәк тә аерым төбәкләрдәге хуҗасызлыкны, ташландык ихата һәм йортларны күреп кайтканнан соң. Сүзебезне судан, яшәү чыганагыннан башлаган идек. Бар яклап та уңышлы саналган Чакмагышның авырткан җире — су. Табигать киң басу-яланнар, күркәм кыр-урманнарны биргән, кешеләре — эшсөяр һәм талантлы, ә менә су мәсьәләсендә саранлашкан. Ургып торган чишмәләр, зур-зур елга һәм күлләр юк бу төбәктә. Эчәргә яраклы су чыганаклары аз. Әмма бу Чакмагыш авылы халкы тәмам суга сусаган икән дигәнне аңлатмый. Су белән тәэмин итү шактый чыгымнар исәбенә җир куеныннан суыртып ала торган итеп оештырылган. Өйдәге краннардан, урамдагы колонкалардан су гөжләп агып тора.

Басу уңганнары ял белми

22 июня

Эшләр оешкан төстә барган хуҗалыкларда бер кампанияне икенчесе алыштыра

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында чәчүлекләр 4 мең гектардан күбрәк мәйданны били. Агымдагы елда да хуҗалык уңганнары язгы чәчү эшләрен оешкан төстә һәм тиешле агротехник срокта башкарып чыккан. Һәр гектарга 40 килограмм исәбеннән ашлама кертелгән, җир куенына фәкать сыйфатлы, югары репродукцияле орлыклар салынган. Хуҗалыкның язгы чорда нәтиҗәле эшчәнлеге район Сабантуенда да югары бәяләнде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасындагы конкурста фрунзелылар икенче дәрәҗә диплом һәм акчалата бүләк белән билгеләнде. Бүген хуҗалыкта басуларны химик эшкәртүне тәмамлап печәнгә төштеләр. — Мал азыгы хәзерләүгә хуҗалыкта елның-елында зур игътибар бирелә. Быел да яшел массаны запас белән туплау бурычы куйдык, — ди Фрунзе исемендәге кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.

Күренгән эшең булсын

18 июня

Бакалы районы хуҗалыклары печәнгә дәррәү төште. Яланнарда хуш ис таратып, күңелгә канәгатьлек тойгысы өстәп калын тезмәләр сузыла. Биредә кышлатуны өзеклекләргә юл куймыйча үткәрделәр, терлекләр саны кимемәде. Хәзер барлык мөмкинлекләрне файдаланып күбрәк азык запасы туплауга омтылалар. “Корыч” җәмгыяте элекке банкрот совхоз җирлегендә барлыкка килгән иде. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә яңа җитәкчелек авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне нәтиҗәле итүгә иреште. — Бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы производствосын күтәрү өчен мөмкинлекләр ачыла, — ди “Корыч” директоры Фәһим Шәфигуллин. — Узган елда Хөкүмәт тә, район хакимияте дә ярдәмнәреннән ташламады. Субсидияләр, өстенлекле кредитлар алдык. Басучылыкта югалтулар булса да, терлекчелек тармагына зыян китермәдек, киресенчә, терлек санын арттырдык. Былтыргы корылыкта да үз көчебез белән мал азыгын җитәрлек итеп хәзерли алдык. Быел исә, шөкер, ел уңышлы килә кебек. Менә печән шактый куе булып үсте. Аны йөз гектарда тезмәләргә салдык та инде.

Үлән үскән саен сөт арта

16 июня

Июнь — мул сөт ае. Кышкы чорны үтеп, маллар яшел үләнгә чыкканнан соң Федоровка районының Юрматы хуҗалыгында да савым күрсәткече көннән-көн арта. — Безнең хуҗалык, нигездә, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Шуңа да көтүлектә кара-чуар сыерлар өстенлек итә. Май башында маллар җәйге лагерьларга чыгарылды, өстәмә тукландырудан да өзмибез. Һәр сыерга тәүлегенә дүрт килограмм исәбеннән катнашазык бирелә, — ди “Юрматы” хуҗалыгы рәисе Рәсим Хәмитов. Аңлашыла, савымның артуы көтүчеләрнең фидакарь хезмәтенә дә нык бәйле. Бу җәһәттән хуҗалыкта, чын мәгънәсендә, үз эшен яратучы көтүчеләр эшли. Әйтик, чирек гасыр хезмәт стажы булган Анатолий Филкин карамагындагы көтүдә 90 сыер исәпләнә. — Маллар иртәнге савымнан кичкә кадәр яшел үләндә йөри. Көтүлек мәйданнары җитәрлек. Эш шартлары яхшы. Хуҗалык хезмәт хакын вакытында биреп бара, мал азыгы, техника, ашлык белән дә ярдәм итә, — ди Анатолий Филкин.

Җәйләүдә мул сөт чоры

15 июня

“Алга” колхозында быелгы җәйләү чорын, чын мәгънәсендә, зарыгып көтеп алдылар. Моның сәбәпләре билгеле — үткән ел мал азыгы җиткелекле тупланмады, моңа өстәп, читтә әзерләп кайтарган салам да, кыш уртасында утта янып, көлгә әйләнде. Кышлатуның гаять авыр шартларда үтүе шуннан да аңлашыладыр. Шуңа да җирдән үлән борын төртү белән малларны көтүгә куулары гаҗәп түгел. Әйткәндәй, хуҗалыкта маллар саны шактый ишле. Сыер маллары гына 2 мең башка якын, янә дә 500 баш сарык, 200ләп ат асрала. — Кышлатуның төп нәтиҗәсе безнең өчен барыбер куанычлы — маллар санын киметүгә юл куймадык, — ди баш зоотехник Таһир Мостафин. — 500 баш савым сыеры өч җәйләүгә урнаштырылды. Сүз дә юк, маллар мул үләнле болынга чыгу белән продуктлылык та күтәрелде. Әлеге вакытта хуҗалык буенча һәр сыердан тәүлеклек савым 14-15 килограмм тирәсе. Бу җәһәттән янә дә зуррак күрсәткечләргә ирешкән уңган савучылар Роза Шакирова, Тәслимә Сираева, Фәридә Хәкимоваларның фидакарь хезмәтен билгеләп үтәр идем.

Һөнәри осталыкны күтәрү — үсеш өчен мөһим шарт

31 мая

Федоровка районында сабанчылар бәйгесе үтте

Федоровка районында язгы чәчү эшләре быел 55 мең гектар мәйданда башкарылган. Чәчү структурасында 33,5 мең гектар мәйданны иген культуралары, 3100 гектарны — шикәр чөгендере, 10 мең гектарны — көнбагыш, 19 мең гектарны мал азыгы культуралары били. 13 мең гектарда көздән чәчеп калдырылган уҗым культуралары да чагыштырмача яхшы кышлаган. Дөрес, 1,5 мең гектарда уҗымнарны яңартырга туры килгән. Федоровка районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нурфаяз Насретдинов сүзләренә караганда, чәчү структурасына аерым үзгәрешләр дә кертелгән. Әйтик, кукуруз мәйданнары ике тапкырга диярлек арттырылган. Шикәр чөгендере дә 800 гектарга күбрәк чәчелгән. Шулай ук көнбагыш мәйданнары да сизелерлек арткан. — Язгы кыр эшләре барлык тиешле агротехник срокларда башкарылды. Чәчү эшләрен, нигездә, 7-8 көндә тәмамладык. Басулар ашланды һәм җир куенына фәкать сыйфатлы орлык салынды. Җаваплы чорда ягулык-майлау материаллары, техника белән дә өзеклек булмады, чөнки һәр хуҗалык язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килде. Суданка үләне һәм карабодай чәчү дә бүген ахырына якынлашты. Бер үк вакытта басуларны химик эшкәртү башланды. Бу эш 33 мең гектарда башкарылачак, — диде Нурфаяз Галимулла улы. 27 майда “Очкын” хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләре барышында зур һөнәри осталык һәм тырышлык күрсәткән алдынгы сабанчыларның район бәйгесе үтте. Бәйгегә районның 12 хуҗалыгыннан иң оста механизаторлар җыелды. Бер рәт булып басу читенә тракторлар тезелде. Бер мизгел һәм әлегә кадәр май кояшына изрәп яткан басу куәтле техника гөрелтесенә күмеләчәк.

Уңганнарга авылда эш җитәрлек

27 мая

Нуриман районының Яңа Субай авылы биләмәсендә малтабарлар елдан-ел арта

Яңа Субай авылы хакимияте элекке “Победа” колхозы җирләрен шәхси хуҗалык алып бару өчен халыкка бүлеп биргән. Җир һәр кешегә 3 гектар 17 сутый исәбеннән бүленгән. Биләмәдә яшәүче халыкның күбесе бүген пай җирләрен рәсмиләштерүне тәмамлар алдында. Ә менә уңган ир-егетнең берсе, 38 яшьлек Виктор Бобров — быел 150 гектар җир алып, авылда үз эшен башлап җибәргән эшкуарларның берсе. Чираттагы авыл өмәсенә ул шәхси “Беларус”ы белән килгән иде. Юл буйларын корыган агачлардан тазартуда нәкъ Викторның ярдәмен авыл хакимияте башлыгы Марат Таҗетдинов та мактап телгә алды. Аның тракторлары һәрвакыт төзек, беренчеләрдән булып биләмәдә һәр эштә ул ярдәм күрсәтә. Гомере буе механизатор булып эшләгән әтисеннән Викторга техника “җене” кагыла да инде. Урта мәктәптән соң Балтыйк флотында хезмәт итеп кайткач та тракторга утыра. 2007 елда — “Беларус,” соңрак “ДТ-75” тракторы, аларга тырма, чапкыч сатып ала. Уңган егет авылдашларына язын бакча сөрүдә, җәен печән чабуда, утын ташуда, кышын юлларны кардан тазартуда ярдәмләшә. Үсемлекчелек, терлекчелек белән ныклап шөгыльләнүче, Яңа Күл авылында яшәүче фермер Сергей Останин беренчеләрдән булып Викторга үз эшен башлап җибәрергә киңәш бирә. Виктор Сергейга техника белән ярдәм итә. Быел Виктор Бобров авыл хакимияте ярдәмендә 150 гектар җир алып, аны сөреп, 35 гектарына — бодай, 25 гектарына — солы, калганына клевер үләне чәчкән. Әлбәттә, орлыкны район эшкуарларыннан үз акчасына сатып алган.

Ашаган малда өмет бар

27 мая

Фермаларында токымлы мал үрчетүче “Бишенде” җәмгыятендә һәр сыердан көненә 25 килограмм сөт савып алалар

“Бишенде” җәмгыяте — Туймазы районында терлекчелек тармагын үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүче хуҗалыкларның берсе. “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында биредә фермаларны яңарту һәм алдынгы технологияләрне кертү буенча эре бизнес-проект уңышлы гамәлгә ашырылган. Савым көтүләре югары продуктлы токымлы маллар белән тулыландырылган. Шуңа “сөт елгасы” да хуҗалыкта ел әйләнәсенә мул. Сөт җитештерү һәм сату буенча алар бүген төбәктәге “Нерал-Матрикс” җәмгыятеннән генә калыша. — Хуҗалыкның икътисади үсеше хәзер терлекчелек тармагы белән бәйле, — ди “Бишенде” җәмгыяте директоры Вингаль Фазлыйәхмәтов. — Кайбер кыенлыкларга карамастан, мал кышлатуны имин-аман үткәрдек. Иң мөһиме — продукция алуны киметмәдек. Әле безнең фермаларда 1118 баш сыер малы асрала. Маллар көтүлекләргә чыгарылганнан соң продуктлылык сизелерлек күтәрелде. Бүген һәр сыердан көненә 25 килограммнан артык сөт савып алабыз. Ә тулай савым 5,4 тонна тәшкил итә, шуның 4,8 тоннасы эшкәртүче предприятиегә озатыла. Бу хуҗалык кассасына сөт сатудан көненә 60 мең сум акча кереп тора дигән сүз. Ә аена ул кимендә 1,6-1,7 миллион сумга барып баса. Тәҗрибәле көтүче Фәрит Вәлиев телгә алуынча, маллар яшел азыкка туенганнан соң тәүлеклек тулай савым фермада бер тоннага арткан. — Безнең уңган савучылар хакында язарга онытмагыз инде, — диде ул. — Роза Гобәйдуллина белән Җәмилә Хәсәнова хезмәт бәйгесендә алдынгылыкны беркемгә дә бирми. Алар үз төркемнәрендә көненә 800 килограмм сөт савып ала. Роза Рәхимгулова да кичә күрсәткечен 660 килограммга җиткерде.

Алдынгы тәҗрибәгә таянып

19 мая

Шаран районы хуҗалыкларында быел техник культуралар мәйданы шактый киңәйтелгән

Шаран районының “Агро-Марс” крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү эшләренең кызган мәле. – Мул уңыш алам дисәң, алдынгы агротехникага таянып эшләргә кирәк, — ди бу уңайдан Чалмалы авылы хакимияте башлыгы, хуҗалык рәисенең элекке урынбасары Рәфис Вәлиуллин. — Заманында безнең “Чалмалы” кооперативы югары класслы орлыклар җитештереп сата иде. Шул данны кире кайтарырга булдык. Быел арпа һәм бодайның элиталы сортларын сатып алдык. Ел уңай килсә, көзен үзебездә үстерелгән югары класслы чәчү материалын сатудан яхшы гына табыш алырга тиешбез. Икенчедән, сабанашлык һәм шикәр чөгендере чәчелгән мәйданнарга минераль ашламаны да мул керттек. Уҗым басуларының торышы да куандыра. “Агро-Марс”та шулай ук техник культуралар — шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз игүдә аерым механикалаштырылган звено булдырылган. Тәҗрибәле механизатор Алексей Галин һәм аның хезмәттәшләре аренда шартларында эшли. Үзләрендә зур җаваплылык тоючы егетләр плантацияләрдә югары җитештерүчәнле хезмәт үрнәге күрсәтә. Шикәр чөгендере чәчүне алар вакытында төгәлләгән. Көннәр җылыну белән агрегатларны кукуруз басуларына алып чыкканнар. — Быел бу культура зур гына мәйданны биләячәк. Чөнки терлекчелек тармагында продукция алуны арттыру өчен сутлы азыкны мул хәзерләргә кирәк. Әле тагын ферма янындагы 100 гектар мәйданда кәрешкә-солы катнашмасын чәчәргә җыенабыз, — диделәр хуҗалыкта.

Балтач районы игенчеләре язгы чәчүне тәмамлый

19 мая

Районның берничә хуҗалыгы иртә культуралар чәчүне тәмамлады да инде. Быел балтачлылар бу җаваплы кампаниягә ныклы әзерлек белән килделәр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Фәрит Хаҗипов белдерүенчә, басуларга 347 берәмлек техника чыккан, шул исәптән 78 чәчү, 94 культивация агрегаты эшли. Дым каплату, арышны һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны кыска вакыт эчендә башкарып чыкканнар. Әлеге вакытка планлаштырылган 31 мең гектар бөртекле культураларны чәчү тәмамланып килә. Күпьеллык үләннәр басулары яңартыла. 4000 гектарга җитәрлек клевер, люцерна, кәҗә үләне орлыклары тупланган. Шулай ук 60 тонна кукуруз, 35 тонна судан үләне орлыкларын кайтарганнар. Җаваплылыгы чикләнгән “Правда” җәмгыятендә планлаштырылган 1450 гектар бөртекле һәм 700 гектар мал азыгы культураларын чәчү тәмамлану алдында. Көздән 300 гектар арыш, 450 гектар уҗым бодае чәчеп калдырылган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»