Авыл тормышы

Елы килгәндә - ике еллык запас

08 июля

Дәүләкән районының күп хуҗалыкларында бүген печән хәзерләү, сенаж салуны шундый максат куеп башкаралар. Нәкъ печән хәзерләү өчен генә бирелгәндәй аяз һәм эссе көннәрне Гаяз Габдрахмановның крестьян-фермер хуҗалыгында тулы куәтенә файдаланып калырга тырышалар. Бер атна эчендә ферма янындагы мал азыгы базасына 320 тоннадан артык хуш исле печән кайтарылды. Бу — планда каралганнан 1,5 тапкырга күбрәк. Шулай булуга карамастан, печән хәзерләү дәвам итә. — Мал азыгын, елы килүдән файдаланып, кимендә ике еллык запас белән хәзерләүне үзенә күрә бер язылмаган законга әйләндерергә кирәк. Шул чакта гына без былтыргы кебек корылыклардан әзме-күпме якланган була алачакбыз! — ди Дәүләкәндәге данлыклы КФХы башлыгы Гаяз Габдрахманов. Яшел массаны чабуда Җиргән МТСыннан командировкага килгән тәҗрибәле тракторчы Айрат Ибраһимов сизелерлек ярдәм күрсәткән. Ул 150 гектардан артык мәйданда үлән чапкан. Аңа фермер хуҗалыгы механизаторы Илшат Янбаев ярдәм итә.

Үзе атлы, күңеле канатлы

06 июля

Аллы-гөлле болын чәчәкләре яныннан битараф кына үтә алмаучы романтик рухлы Сергей Золотаревны Авыргазы районының Балыклыкүл авылында уңган мал караучы буларак беләләр. Урындагы “Агрохолдинг“ авыл хуҗалыгы җәмгыятендә ул бертуган энекәше Геннадий белән бергә эшли. Геннадий Александрович савым сыерлары көтә. Бүген ул көткән сыерлардан тәүлегенә уртача берәр поттан да артыграк сөт савалар. — Толбазы сөт заводына көн саен тоннадан артык югары сыйфатлы сөт тапшырабыз. Җәйләү чоры башлангач, савым күзгә күренеп артты, — ди хуҗалык җитәкчесе Фәһим Салаватов. Бу очрашуыбызда Фәһим Миңнеәхмәт улы яшь таналар төркемен тәрбияләүче Сергей Золотаревка карата: “Үз эшен ярата, җиренә җиткереп башкара, бик тыңлаучан!” — дип мактау сүзләрен кызганмады.

Кризис “Башкортстан”ны сакчыллыкка өйрәтте

01 июля

Кырмыскалы районында план буенча 56 мең тонна сенаж һәм 14 мең тонна печән хәзерләү бурычы тора. ”Идел”, “Шәйморатов”, “Надежда”, “Алатау”, “Артемида” хуҗалыкларында “яшел урак” зур оешканлык белән башланган. Районда мал азыгы культуралары 21,5 мең гектарны били. Мондый мәйданнан яшел массаны вакытында җыеп алу өчен хуҗалыкларның үз көчләре генә җитми. Районда мал азыгы комбайннары саны уннан артмый. — Плантациядәге массаны югалтусыз җыеп алганда, без кышлату чорына һәр малга кимендә 35әр центнер азык туплый алабыз. Запасны ел ярымлык туплау өчен быел табигый шартлар да яхшы. Ә техника белән МТС ярдәм итә, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының беренче урынбасары Әбүзәр Гыйрфатов. “Башкортстан” җәмгыяте — районда сыер малларын елдан-ел арттыра баручы хуҗалыкларның берсе. Биредә мал азыгын район күрсәткеченнән күбрәк хәзерләмәкчеләр. — Әле печән хәзерлибез. Тулай җыем турында әлегә әйтеп булмый, Агыйдел буе тугайларында да быел печән уңды. Монысы — хуҗалыкка, тегесе — шәхси ихатага дип бүлеп чапмыйбыз. Элгәре җәмгыятьтә эшләүче һәр кеше ихатасына ким дигәндә 3-4 тонна печән кайтара идек. Транспорт чыгымнарының яртысын гына каплыйлар. Сәвәләй авыл Советына караучы авылларда сыер маллары 600 баштан арта. Хөкүмәтебезнең шәхси ихаталар үсешенә ярдәм итәргә кирәк дигән күрсәтмәсе безнең өчен яңалык түгел. Хәстәрлегебезнең нәтиҗәсе шул: авыл ихатасындагы маллар тук икән, димәк, крестьянның мәшәкате кими, ди хуҗалык җитәкчесе Фәһим Ямаев.

Саннарга маллар да ышанмый

30 июня

Крестьянга кояш түгел, ил баесын дип эшләргә нәрсә комачаулый?

Республика хуҗалыкларында җәйнең иң җаваплы чорына аяк бастылар. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе көннән-көн киңрәк колач ала. Кемнең ничек эшләве, проблемаларны хәл итү мөмкинлеге урындагы җитәкчеләр намусында. Хәтердә, байтак еллар элек авыл хуҗалыгындагы мөһим кампанияләр сулышы районнардан алынган мәгълүматлар аша республика гәзитләрендә көн аралаш диярлек хәбәр ителә иде. Мондый чара, билгеле, артта калучы районнарга тырышыбрак эшләргә этәргеч бирү белән беррәттән, тәгаен җитәкчеләрнең җаваплылыгын көчәйтә иде. Кызганычка каршы, таләпләр йомшара төшкәч, кайбер районнарның отчетында өстәп язулар өстенлек алды. “Йөз процент үтәлеш”нең артында алып җиткерелмәгән уңыш, ремонтланмаган техника ятканын югарыдагылар белсә дә күрмәмешкә салышты. Хәзер партия контролендә булган “сводка”лар матбугатта күренми диярлек. Аның каравы, җитәкчеләрнең йөзе кызармый. Әмма безнең халык үзара ярышып, берсеннән икенчесе күреп, чәмләнеп эшләргә күнеккән иде бит. Республика хуҗалыкларының узган елгы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышыннан соң да, әле дә, мал азыгы хәзерләү чоры җиткәч, кайбер районнарда сүлпәнлеккә, җавапсызлыкка юл куйган җитәкчеләрнең “каешлануы” турында уйландым. Ни өчен бер үк шартларда эш нәтиҗәләре төрлечә? Үзаллы эшләргә өйрәнмәгәннәрме, әллә аларның җитәкчеләре үз җаваплылыгын тоймыймы? Быелгы мал азыгы хәзерләү кампаниясендәге кайбер фактлар сорауны тагын да көчәйтеп җибәрде.

Кызу көннәр ашыктыра

29 июня

Ярмәкәй районының “Байрак” хуҗалыгында быел сыйфатлы мал азыгын ел ярымга җитәрлек хәзерләү бурычы куелган

Усман-Ташлы авылындагы шушы хуҗалыкта быелгы мөмкинлекләрне файдаланып калырга тырышалар. Яшел уракка да оешканлык белән тотынганнар. — Гомумән, соңгы елларда азык базасын ныгытуга игътибарны бермә-бер арттырдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Марат Садриев. — Тәү чиратта зур гына мәйданда күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен яңарттык. Кузаклы культураларга басу түреннән урын бирдек. Аксымга бай кәҗә үләненең мәйданын 105 гектарга җиткердек. Былтыргы корылыклы елда да яшел масса яхшы гына булды. Шуңа мал кышлатуны имин үткәрдек, терлекчелектә җитештерүчәнлекне киметүгә дә юл куймадык. Быел хуҗалыкта чәчелгән үләннәрнең уңышын 300 гектардан артык мәйданда җыеп алу бурычы тора. Без килгәндә механикалаштырылган звено печән хәзерләүгә керешкән иде. 55 гектарлык эспарцет басуына ЖВН-6 ургычы, башка төр техника төшерелгән. Хуҗалыкта өченче ел инде печән хәзерләүдә алдынгы технология кулланыла. Кипкәч яшел масса ПРС-180 агрегаты ярдәмендә зур рулоннарга төрелә. Яхшы сыйфатлы печән шунда ук сөтчелек фермасы янындагы мал азыгы ихатасына кайтарып куела.

Мул сөт чоры җитте

29 июня

Малларны җәйләүгә чыгару Балтач районы хуҗалыкларында оешкан төстә үтте. Нәтиҗәдә сөт җитештерү арта, әле кулланучыларга көн саен 40 тонна югары сортлы продукция озатыла. Куйбышев исемендәге кооператив, “Россия”, “Уразай”, “Луч” җәмгыятьләрендә бу күрсәткеч 5-6 тоннага җитә. Быелгы катлаулы кышлату чорын “Луч” җәмгыяте ит, сөт җитештерүне узган еллардан киметүгә юл куймыйча үткәрде. Моның өчен аларга Пермь краеннан 500 тонна печән алып кайтырга туры килде. “Җәйләүгә чыгу белән савым икеләтә диярлек артты”, — ди Сикияз сөтчелек фермасы мөдире Илфат Фәметдинов. Ул җитәкләгән җәйләүдә көн саен 3 тоннага якын сөт савыла, хуҗалык буенча ул 5,5 тонна тәшкил итә һәм бер сыерга 17 килограммнан артып китә. Продукциянең сыйфаты да югары — ел әйләнәсенә беренче сорт белән саталар. Моның өчен фермаларда һәм җәйләүләрдә сөт суыткычлар урнаштырылган. Тутагач фермасы савучысы Гөлфая Хәзбиева һәр сыердан 20 килограмм сөт савып, көн саен 7-8 центнер продукция җитештерә. Сикияздан Ирина Тимерәева һәм Әнфисә Сафина да аңардан калышмыйлар. Мал караучылар Марат Аллаяров, Әлфир Шәйхуллин, Роза Русиева, Ранис Шәйнуров, Филүс Насыйбуллин, Рөстәм Газизов югары җаваплылык тоя.

Савучыларны “Дружба” дуслаштырды

28 июня

Башкортстан — агросәнәгать тармагында һөнәри бәйгеләр үткәрүне дәвам итүче санаулы төбәкләрнең берсе

Сыер саву операторларының чираттагы республика конкурсы Авыргазы районында үтте. Әлеге чара тармактагы һөнәр ияләренең осталыкта көч сынашуы гына түгел, үзара тәҗрибә уртаклашу, яңалыкларны өйрәнү мәйданы да булып тора. Игелекле Авыргазы җире узган атнада республиканың барлык 54 районыннан килгән 75 бәйгечене җыйды. Урындагы “Дружба” кооперативы һәм 82нче һөнәри училище базасында конкурс ике көн дәвам итте, һөнәр осталары беренче көнне җәйге лагерьда сыер савуда көч сынашса, икенче көнне гамәли күнекмәләр һәм теоретик белемнәрен күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек: Башкортстан — Русиядә агросәнәгать тармагында һөнәри осталык буенча конкурслар үткәрүне дәвам итүче санаулы төбәкләрнең берсе. Республикада авыл эшчәннәренең хезмәтен дәртләндерү чаралары онытылмады. Хөрмәтләү, Хөкүмәт тарафыннан бәя бирелү традицион Авыл эшчәннәре бәйрәме белән генә чикләнми. Механизаторлар, терлекчеләр арасында гадәттә җәй айларында үткәрелүче һөнәри бәйгеләрнең әһәмияте шунда: республика районнарыннан җыелучы чемпионнар тоташ тармак эшчәнлегенә дәрт, чәм бирә. Авыргазыга да район чемпионнары килде, чөнки республика бәйгесенә кадәр ярышлар тәүдә һәр районда үткәрелде. — Конкурс узган елда Стәрлетамакта, аннан алда Зианчура районында үткәрелгән иде. Һәр районда терлекчеләр мондый бәйрәмне көтеп ала. Ул, чын мәгънәсендә, бәйрәм. Икенчедән, мондый чаралар районнарда терлекче һөнәренең бәясен күтәрүгә булышлык итә. Тагын да мөһимрәге — бәйге үткәрү белән бәйле рәвештә, республикада һәр ел саен 54 җәйге лагерь һәм ферма төзекләндерелә, яңартыла дигән сүз. Ремонт, кышка әзерләнү һәркайсында бар, ә менә кунак каршылагандай яңартылу — икенче нәрсә, — ди министрлыкның терлекчелек бүлеге начальнигы Хәйбулла Галин.

Һөнәри осталыкларын күрсәттеләр

25 июня

Быел Илеш районының машина белән сыер саву операторлары һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру техниклары арасындагы конкурсы “Урожай” ширкәте җирлегендә үтте. Теоретик өлештә бәйгедә катнашучы 19 оператор һәм 14 ясалма орлыкландыру технигы тест чиште. Алар үз һөнәрләренә кагылышлы 20 сорауга дөрес җавап сайларга тиеш иде. Практик биремнәр һәр ике төркемдә дә параллель барды. Сыер саву операторлары билгеләнгән вакытта сөт саву аппаратын сүтеп һәм җыеп, үзләрен һәм сыерларны санитар яктан әзерләп, саву осталыкларын күрсәттеләр. Биредә сыер имчәкләренең, саву аппаратының, сөтнең чисталыгына игътибар бирелде. Гомум нәтиҗәләр буенча операторлар арасыннан иң югары баскычка Куйбышев исемендәге кооперативтан Эльвира Әхмәтшина күтәрелсә, икенче урынга “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” участогыннан Флүсә Тимерҗанова чыкты, өченче урын М. Горький исемендәге кооперативтан Ирина Мостаяповага бирелде.

Моңсу юбилейлар

24 июня

20 ел элек таралмаса, Кызыл Шар авылына быел 100 ел тулган булыр иде

Кызыл Шар — Благовар районы картасыннан үткән гасырның 90нчы елларында җуелган авыл. 1991 елда биредәге соңгы дүрт йортта яшәүчеләр, авыл тергезелүенә өметләрен өзеп, Күчәрбай авыл Советына караучы авылларга күченде. Агымдагы ел Кызыл Шар тарихында үзенчәлекле вакыйгаларга бай: аның торак пункты буларак барлыкка килүенә 100 ел тулса, таралып юкка чыгуына исә 20 ел. Әлеге вакыйгаларны күңеленә якын алып, бу җәһәттән туган авылы өчен бер яктан — горурлык, икенчедән борчылу кичерүче Маһира Хәкимованы аңларга мөмкин. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен оештырып, якташларны элекке авыл урынына җыю өчен иң зур тырышлыкны ул салды бит. Әйтергә кирәк, әлеге очрашуга әзерлекне пенсиядәге тынгысыз укытучы җәмәгате Шамил Биглов белән берлектә үткән елда ук башлаганнар иде. Җәмәгать эшчәнлеген ташламаган өлкән педагогларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә үткән елда Маһира Тимерҗан кызы авторлыгында Кызыл Шар авылының тарихына багышланган “И, гомернең алтын бишеге...” китабы дөнья күрде. Анда, авылның үткәненә кагылышлы вакыйгалар җанлы сурәтләнү белән бергә, төбәктәге аерым кавем-нәселләрнең шәҗәрәләре дә бирелгән. Авылдашларны бәйрәмгә җыюда әлеге китапның да йогынтысы зур булды. Шуңа да җәйнең ямьле мизгелендә Кызыл Шар авылының элекке урынында бер күрешер өчен зар-интизар булган якташларның җыелуы гаҗәп түгел.

Үстерелгәнгә күз тимәсен

23 июня

“Ленин” токымчылык заводы-җәмгыяте быел гына 18 миллион сумлык техника сатып алды

Дүртөйле районы хуҗалыклары алдагы кышлату чорына кимендә ел ярымлык күләмдә мал азыгы хәзерләү бурычын куя. Узган атнада “Ленин”, “Еникиев” һәм Горшков исемендәге аграр хуҗалыклар сенаж сала башлады. Бу көннәрдә район предприятиеләре авыл эшчәннәренә яфрак азык хәзерләүдә ярдәм итә. “Ленин” токымчылык заводы-җәмгыятендә күпьеллык үлән плантацияләре 1500 гектардан арта. Биредә азык запасын тулыландыруда кукуруз да зур ярдәм итә. Быел ул 500 гектарны били. — Бездә терлекчелек икътисад нигезе генә түгел, төп эш урынын бирүче тармак та. Узган ел корылыклы килүгә карамастан, 35 миллион сумлык сөт һәм 15 миллион сумлык ит саттык, — ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев. — Сыер маллары санын 2300 баштан киметкәнебез юк. Бу көннәрдә бар көчебез һәр баш малга 40 центнер исәбеннән азык туплауга юнәлтелде. Токымчылык заводының һәр биш авылында да сыер маллары асрала. Фермалар халыкны ел әйләнәсенә эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Яшел плантацияләрне дә һәр бригада үзенчәлегенә карап урнаштырганнар. Табигый шартлар бүгенгедәй дәвам итсә, ленинлылар биш мең центнер печән һәм 80 мең центнер күләмендә сенаж туплаячак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»