Авыл тормышы

Сынатмаслар мәндәнлеләр - алар эшкә бик чәмлеләр

21 июля

“Мәндән” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү оешкан төстә бара

Зур булмаган шушы хуҗалыкка күп вакыт олы ихтирам белән карыйсың. Ни дисәң дә, Әлшәй районының беркемгә дә сатылмаган, кулдан-кулга йөрмәгән ике-өч хуҗалыгының берсе ул бүген. Хуҗадан да уңды мәндәнлеләр. Башта “Авангард”, соңгы елларда җаваплылыгы чикләнгән “Мәндән” җәмгыяте буларак яшәп килгән күмәк хуҗалыкны шунда ук туып-үскән Рамил Мирсаяпов җитәкли. Сөренте мәйданнары 2 мең гектардан артмаган хуҗалыкта бүген 320 баштан күбрәк сыер малы, 40лап ат асрала. Шуңа да мал азыгы җитештерү өчен һәр гектарны тулы куәтенә файдаланырга тырышалар. — Быел печәнне кимендә ике еллык хәзерлибез, шулай ук сенаж белән силосны да мөмкин кадәр күбрәк салып калдырмакчыбыз. Былтыргы корылык күп нәрсәгә күзне ачты: эшлим дигән, яшим дигән авыл кешесенең абзарында мал азыгы зур запас белән торырга тиеш. Хәер, без былтыр да азыксыз утырмадык — шуңа да маллар санын киметмичә кыш чыктык. Ә инде быелгы муллыкта малларны арттыру турында уйларга да була — моның өчен мөмкинлекләребез бар, — ди белеме буенча агроном булса да, үзен авылдашлары алдында бик яхшы икътисадчы да итеп күрсәткән, һәр тиенне саный белүче хуҗалык җитәкчесе.

Тезмәләрнең калынлыгы куандыра

21 июля

Мәләвез районының Сибәгать Гайнуллин җитәкчелегендәге Салават исемендәге кооператив механизаторлары Барый Хәбибуллин, Рафаэль Каганов, Фидан Әлимбаев һәм Илгиз Фәйзуллин 900 гектардагы күпьеллык үләнне чабып бетереп, 19 июльдә борчак басуына кергәннәр иде. 215 гектарны биләүче бу культура быел югары уңыш вәгъдә итә. Биек булганлыктан, ул егылган. Шуңа тәҗрибәле механизаторлар ургычны җиргә мөмкин кадәр якын йөртергә тырыша. — Борчакны башка елларда да кырып чаба идек. Быел аның яхшы үскәнлеге икеләтә шатландыра, күтәренке кәеф белән эшлибез. Бүген, мәсәлән, мин иртәнге сәгать җидедә басуда идем инде, — ди Фидан Әлимбаев. Хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Күчәрбаев билгеләвенчә, Барый Хәбибуллин белән Рафаэль Каганов (ике сменада) “Челенджер” белән 165 гектарлы солы басуында эшли. Биредә дә тезмәләр калын.

Үлән мул, тезмәләр калын

16 июля

Бүздәк районы хуҗалыклары үткән кышлатуда мал азыгына зур кытлык кичергән иде. Быел мал азыгы базасын ныгыту өчен бөтен мөмкинлек бар. Үткәннәрдән сабак алып, хуҗалыкларга кимендә ел ярымлык мал азыгы запасы туплау бурычы куелды. “Алга” колхозы — былтыргы корылыктан аеруча нык зыян күргән хуҗалык. Чит төбәкләрдән хәтта 2800 тонна салам кайтарырга туры килде. Шуңа да карамастан, кышлату югалтуларсыз тәмамланды. Әлеге вакытта биредә 1700 баш сыер малы, 450 баш сарык, 140 баш ат асрала. Җиткелекле мал азыгы туплау өчен хуҗалыкта ныклы нигез салынган. Тармакка тәгаенләнеп 300 гектарда уҗым арышы, 250 гектарда — берьеллык, 300 гектарда күпьеллык үлән, 380 гектарда кукуруз үстерелгән. “Алга”да мал азыгы хәзерләүне дә районда беренчеләрдән башладылар. Әлеге вакытта басуларда печән хәзерләүдә һәм сенаж салуда 22 берәмлек техника эшли. “Башкирагроинвест”ның Бүздәк бүлегендә төп игътибар сенаж салуга юнәлтелгән. Тәүлегенә 500 тонна яшел масса траншеяларга урнаштырыла. Биредә бу төр азыкны хәзерләү технологиясе тайпылышсыз үтәлә. Яшел масса химик препаратлар белән баетыла, аны тәүлек әйләнәсенә тыгызлау оештырылган. Төп максат — күләм генә түгел, тупланган азыкның югары сыйфаты да, дип исәплиләр хуҗалыкта.

Хуҗалыклар артыннан ук халык печәнгә төште

15 июля

Миякә районының Миякәтамак авылында яшәүче аталы-уллы Яппаровлар авылдашларына бу авыр эштә зур ярдәм күрсәтә. Мин барганда Альмир 73 яшьлек әтисе белән бергәләп чапкычны көйли иде. — Менә, әле үзебезгә дә хәзерләп бетәлмәдек, ә Альмирны күрше авылда көтәләр, кичә вәгъдә биргән, бармый булдыра алмый инде! — ди Ринат абый таңнан юлга чыгарга җыенган улына карап. Гадәттә, печәнне җитәрлек күләмдә башта күмәк хуҗалыклар хәзерли. Алардан соң халык та эшкә керешә. Күп авылларда халыкка дигән печәнлекләр күптән билгеләнгән. Шуңа күрә рөхсәт бирелү белән һәркем үз участогында үлән чабуга төшә. Быел бу авыр эшне кул көче белән генә башкарып чыгарлык түгел. — Үлән шулчаклы калын, хәтта трактор чапкычы белән дә авырга туры килә, кул чалгысы белән әллә кая китәлмисең! — ди инде унлаган авылдашын зур мәшәкатьтән коткарган Альмир Ринат улы.

Тезмәләр калын булгач, чокырлар тиз тула

14 июля

Быел Балтач районы хуҗалыкларында ел ярымлык мал азыгы туплау бурычы куелды. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Айрат Әкбәров сүзләренә караганда, күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән 51 мең тонна сенаж, 11 мең тонна печән хәзерләү планлаштырылган. Әлеге вакытта сенаж салу тулы куәтенә бара, бер-ике көн эчендә соңгы чокырларны тутырып куячаклар. Печән хәзерләү дә югары темпта оештырылган, тик соңгы көннәрдәге яңгырлар гына беркадәр тоткарлык тудырды. Куйбышев исемендәге кооперативта, “Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесендә, җаваплылыгы чикләнгән “Рассвет”, “Луч” җәмгыятьләрендә мал азыгы хәзерләүгә аеруча ныклы әзерлек белән килгәннәр. — Узган кышны бик авыр үткәрдек, — ди “Рассвет” җәмгыяте директоры Рафаэль Кашапов, — шуңа быел мал азыгын ике еллык итеп туплап куячакбыз. Моның өчен мөмкинлек бар — яшел масса җитәрлек, техника тотрыклы эшли. Егетләребез дә бик тырышлар.

Крестьяннан завод эшчесе булдык бит...

14 июля

Заводның чимал базасы яңадан 100 елга җитәрлек

Агымдагы ел Каран кирпеч заводы коллективы өчен истәлекле дата саналырга хаклы, чөнки Бүздәк төбәгендә төзелеш материаллары җитештерүче бердәнбер предприятиенең эшли башлавына быел көз ун ел тула. Шушы дәвердә биредә 50 миллион данә кирпеч чыгарылган. Республикада шушы юнәлештәге җитештерү куәтләре буенча Каран заводыннан күпкә өстен предприятиеләр дә бар, әлбәттә. Әмма Каран авылындагы заводның өстенлеге шунда, ул бу төбәктә шәхси торак төзелеше киң колач алган чорда сафка басты. Һәм янә бер үзенчәлек — Каран кирпечен йөзләү материалы буларак та файдаланырга мөмкин. Ә мондый кирпечкә сорау һәрчак шактый зур. Үткән гасырның 90нчы елларында яңа заводның нигезен салганда әлеге үзенчәлекләр тәгаен истә тотылган, әлбәттә. Яңа объектны күтәрү “Башмелиоводхоз” берләшмәсенең Бүздәк филиалы коллективына йөкләтелә. — Ул чорда Каран заводы республикада йөзләү кирпече җитештерүче иң куәтле предприятие буларак күзалланды,— дип искә ала филиал җитәкчесе Венер Латыйпов. — Әмма берләшмәнең финанс мөмкинлекләре җиткелекле булмау сәбәпле, төзелеш беразга сузылды. Беренче кирпеч исә 2001 елның октябрендә алынды. Шушы чордан башлап Каран кирпеч заводы төбәктәге төрдәшләре арасында әйдәүче булып кала.

Чанаңны җәй хәстәрлә

13 июля

Башлыча чувашлар яшәүче Чуенчы-Николаевка авылы янындагы басулардан бу көннәрдә куәтле техника гөрелдәве тынып тормый. Мал азыгы хәзерләүгә иң ышанычлы көчләр җәлеп ителгән. — “Арбаңны — кыш, чанаңны җәй хәстәрлә!” дигән әйтем бар. Бу бүгенге безнең эшкә дә кагыла. Әлеге уңай көннәрнең һәр сәгатен күбрәк мал азыгы туплау өчен файдаланып калырга тырышабыз, чөнки азыгы мул кешегә генә кыш куркыныч түгел! — ди яшел үләнне тракторы белән тыгызлып торучы алдынгы механизатор Геннадий Семенов. — Дөрес сүзгә җавап юк! — дип җөпли аны Җиргән МТСының Раевка филиалыннан командировкага килгән Рөстәм Миңнебаев. Ул “Полесье” комбайны белән чабылган үләнне тураклап бер-бер артлы килеп торучы йөк машиналарына тутыра. КамАЗ йөртүче Герман һәм Сергей Андреевлар аеруча өлгерлек күрсәтә яшел масса ташуда. — Бездә 800 башка сыер малы асрала, шул исәптән 360 савым сыеры. Шуңа күрә яшел урак безнең өчен стратегик кампания. Кимендә 300 тонна печән җыю, 3500 тонна силос, шулкадәр үк сенаж салу күз уңында тотыла. Әгәр быелгы мөмкинлекләрне тулысынча файдалансак, алдагы җәйгә без тотынылмаган берничә сенаж һәм силос ямнары белән чыгарга тиешбез! — ди “Канаш” хуҗалыгы җитәкчесе Фәнис Тәлгать улы Хәбибуллин.

Таң атуга авыл уянган мәл

13 июля

Кырмыскалы районының “Башкортостан” җәмгыятендә мал азыгы хәзерләүнең иң кызган чоры. Күпьеллык үлән плантацияләреннән беренче чабымны югалтусыз җыеп алдылар. Һәр гектардан алынган яшел масса 30-35 центнердан арта. — Бездә табигый үлән мәйданнары да 200 гектардан күбрәк. Шәхси ихаталарга шуннан чабып бирәбез. Әлеге вакытта механизаторлар һәм савучыларның исемлеген барлап, һәр ихатага 3-4әр тонна печән кайтарып бирергә әзерләнәбез, — ди хуҗалык җитәкчесе Фәһим Ямаев. Минияр Әхмәдиев — шундый уңган механизаторларның берсе. Ул 42 елдан артык техника йөртә. Җәйге эшләрне һәр елны көтеп ала. Быел киптерелгән печәнне төргәкләргә ураучылар звеносында. — Печән чорын көтми чара юк. Үзебезнең дә мал ишле бит, — ди Минияр абый. — Абзарда сыер маллары 11 башка җитә. Хуҗалык малларына хәзерләгәннән соң, ел саен шәхси ихаталар өчен тотынабыз. Халык актив катнаша.

Сенаж салу тәмамлана, печән хәзерләү дәвам итә

09 июля

Быел Тәтешле районы хуҗалыкларында һәр малга 35- 40 центнер азык берәмлеге туплау бурычы куелды. Моның өчен 8900 тонна печән, 38000 тонна сенаж, 115000 тонна силос хәзерләргә кирәк. Әлеге вакытта хуҗалыкларда печән хәзерлиләр, сенаж салу тәмамланып килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Идрис Гыйләҗев раславынча, “Урал”, Маркс, Крупская, Ленин исемендәге кооперативларда, “Дэмен” агрофирмасында эш аеруча яхшы оештырылган. Бер үк вакытта мал азыгының сыйфатына да игътибар зур. Мал азыгы хәзерләүгә җәлеп ителгән техника тулы куәтенә файдаланыла, нәтиҗәдә сенаж чокырлары ике-өч көн эчендә тутырыла. Яшел массаны тыгызлау тәүлек әйләнәсенә оештырылган. “Урал” кооперативында сенажның соңгы чокырын тутырып киләләр. Кыска гына вакыт эчендә ул 4500 тонна тупланган. Бригадир Ирек Бәдретдинов әйтүенчә, көн саен уртача 450-500 тонна яшел масса ташыганнар. Кооператив рәисе Фирдус Әүхәдиев билгеләвенчә, хуҗалык механизаторлары вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. Ул шулай ук “Башкортстан” МТСының Бөре филиалыннан килгән егетләрнең дә тырышлыгын билгеләде. Бигрәк тә “Полесье” мал азыгы хәзерләү комбайны механизаторы Илгиз Солтангәрәевка рәхмәтле җитәкче. Ул бу хуҗалыкка дүртенче сезон килгән һәм ел саен эшне тел тидермәслек итеп башкара.

Конвейер көйле эшли

09 июля

Благовар районында мал азыгы хәзерләү киң колач алды. “Яшел урак”ны беренчеләрдән булып “Благовар” кошчылык заводы механизаторлары башлаган иде. Хәзер биредә 1000 тоннадан артыграк сенаж салынган, 200 тонна печән хәзерләнгән. “Башкирагроинвест”, “Башкирия”, “Яңыш” хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү аеруча югары темп белән бара. “Былышлы” агрофирмасы шулай ук алдынгылар сафында. Әлегә кадәр биредә төп игьтибар сенаж салуга юнәлтелгән иде. Хәзерге вакытта сенаж салу звеносы 70 гектарлы кәҗә үләне басуында эшли. Үләнне КСК агрегатында Виталий Гудемюк чаба, аны ташуда шоферлар Радик Мәүлетов, Альберт Ибраһимов өлгерлек күрсәтә, ямга тутырылган яшел массаны Алик Зөбәйдуллин тыгызлап тора. Гомумән, звеноның хезмәт җитештерүчәнлеге югары. Өч эш көнендә 510 тонна сенаж хәзерләнгән. Әйтергә кирәк, быел үлән калын, шуңа да траншеялар тиз тула. — Печәнгә һәм сенажга тәгаенләнгән үлән басулары 300 гектар били, — ди хуҗалык җитәкчесе Радик Габидуллин. — Аларны хәзер яңартып бетердек, дип әйтергә була, атап әйткәндә, кәҗә үләне һәм люцерна басулары 5-6 ел файдаланыла. Уңышын җыеп алгач, костер басуын да яңартачакбыз, “картайган” басуда өмет аз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»