Авыл тормышы

Уңыш муллыгына күңел шатлана

04 августа

Федоровка районының барлык хуҗалыклары да диярлек уракка төште. Игенчеләр алдында 40 мең гектар мәйданда бөртеклеләр уңышын тиз арада югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Җәмгысе исә чәчүлекләр 55 мең гектарны били. Җаваплы кампаниягә керешер алдыннан “Заветы Ильича” хуҗалыгында урып-җыюга әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Анда билгеләнүенчә, хуҗалыклар уракка, нигездә, яхшы әзерләнгән. Комбайннар әзерлек сызыгында һәм тулысынча эшче көч белән тәэмин ителгән, урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен җитәрлек ягулык-майлау материаллары тупланган. Җаваплы кампаниядә хуҗалыкларга шулай ук МТСның Федоровка бүлекчәсе комбайннары да ярдәмгә киләчәк. Әйткәндәй, 19 комбайн басуларда эш башлаган да инде. Хуҗалык җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов җаваплы чорда аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, уңышны кыска чорда югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга салу, эшләрне югары дәрәҗәдә оештыру бурычы куйды. Аерым игътибарны ул хәвефсезлек мәсьәләләренә, атап әйткәндә, техник һәм янгынга каршы таләпләрне төгәл үтәүгә юнәлтте. Семинар-киңәшмәдә шулай ук июнь аенда чәчүлекләргә һөҗүм иткән ак күбәләккә каршы көрәш мәсьәләсен даими игътибар үзәгендә тотарга кирәклеге турында да сүз булды.

Тезмәләр атлап чыккысыз

03 августа

Дәүләкән районының “Аграр технологияләр” җәмгыятендә арыш мул уңыш белән куандыра

— Арыш басулары тигез өлгерде, шуңа күрә бөтен көчне аны чабуга юнәлтергә туры килә. Техникабыз җитәрлек, тик менә эшче куллар белән генә авыргарак туры килә, бүгеннән унлап механизаторны эшкә кабул итәр идек, ди моңача күрелмәгән уңышны ничек җыеп алу турында кайгыручы баш агроном Ринат Әхмәтҗанов. Ринат Биктимер улы хуҗалыкта 40 елга якын агроном булып эшли, шуның соңгы дистәсен — баш агроном вазыйфасында. Быелгы урып-җыюның шактый катлаулы булачагын фаразлавы авыр түгел аңа. Җәй бик уңай килүгә карамастан, елның үзенчәлекләре дә сиздерә. Әйтик, арыш башагы тулганда яңгырлар өзелеп торган. Бу үзе генә дә 10-15 центнер уңышны югалту дигән сүз. Басуда алдынгы комбайнчы Газинур Зарипов уруга төшкән тезмәләр бик калын күренә, аларны атлап кына чыгармын димә. Әмма башаклар, чынлап та, искитәрлек түгел.

Тезмәләр калын, төшем мул

29 июля

Борай районы игенчеләре шушы көннәрдә уракка төште. Быел урак эшләре 49100 гектар мәйданда барачак. Иген басуларының 18000 гектарына арыш, тритикале, уҗым бодае һәм вика чәчелгән. Сабанашлыклардан өстенлек бодайга бирелгән һәм бу культура 19000 гектарны били. Техника нигездә кыштан ук ремонтлап әзерлек сызыгына куелган иде. Шулай ук быел яңа унике комбайн, биш — Т-150, ун МТЗ- 82 “Беларусь” тракторлары, чапкыч һәм ургычлар сатып алдылар. Уракта 92 комбайн катнашачак. “Башкортстан” МТСының Бөре филиалы белән килешү төзегәннәр, аннан 14 комбайн һәм 5 чапкыч җәлеп ителәчәк. Күп көч салып үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча келәтләргә салуны да алдан ук хәстәрләделәр — ындыр табаклары һәм ашлык киптергечләр тулысынча әзер. Борайлылар уракны бердәм башлады. “Уңыш”, “Колос”, “Урожай”, “Кама” кооперативларында, “Баталов” шәхси предприятиесендә, “Ленин” крестьян хуҗалыклары берләшмәсендә игеннәрне тезмәләргә салу һәм суктырып алу зур оешканлык белән бара. Уракның беренче көнендә үк ындыр табакларына 70 тоннадан артык ашлык кайтарылды. Комбайннар артыннан ук басуларга салам җыйгычлар чыга, аны фермаларга ташыйлар һәм басу читенә чыгарып өяләр, җирләрне туңга сөрүне башлаган хуҗалыклар да бар. Бер үк вакытта киләсе ел уңышына да нигез салына. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Ялкын Гыймалетдинов сүзләренә караганда, уҗым культуралары 20 мең гектарда чәчеләчәк. Моның өчен орлык җитәрлек күләмдә тупланган, 5000 гектар җир әзер, әле берьеллык үләннәрдән ачылган мәйданнар эшкәртелә. Көзге чәчүне 2 августтан да соңламый башларга исәплиләр.

Булдыклының эше ырамлы

29 июля

Илеш фермеры МТСка ярдәм итә

Илешнең уңган малтабарлары, фермерлары турында “Кызыл таң” еш язып тора. Ә менә шундый егетләрнең берсе, фермер Гыйлемҗан Гайнетдиновны бүген инде районда һәм республикада гына түгел, Башкортстаннан читтә дә яхшы беләләр. Былтыргы корылыклы елда, салам-печәнгә республика зур кытлык кичергәндә, фермерның мал абзарлары янына кайтарып өелгән салам эскертләренең берсен ут төртеп яндыргач, кайберәүләр аның бу эшкә кул селтәренә исәп тоткандыр. Әмма Гыйлемҗан Гайнетдинов үзе хәзерләгән мал азыгы белән малларын имин кышлатып кына калмыйча, башка хуҗалыкларга да ярдәм кулы сузды. Менә шундый булдыклы егетләр эшли Илештә. Гыйлемҗан Тимерхан улының эшчәнлеге хакында беренче тапкыр материал әзерләгәндә ул эшкәрткән җирләрнең мәйданы 1560 гектар иде. Алары да нинди җирләр әле: башта аңа чүп баскан басу читләрен, ташландык мәйданнарны бирделәр! Ә ул аларны бер ел эчендә гөл итте. Алай гына да түгел, үзе белән бергә шул басуларны карап йөргәндә мин кайсы басуның — фермерныкы, кайсысы башка хуҗалык җирләре икәнлеген һич ялгышусыз аера башладым, чөнки аларда чүпнең әсәре дә юк иде. Шул елларда да аңа ышаныч күрсәтмәделәр, мәйданнарын арттырырга теләп, күпме генә җир сорап йөрсә дә, үтенечен кире кага тордылар. Әнә шулай зур тырышлык, үҗәтлек күрсәтеп, күпме көч һәм тир салып башлады эшен фермер Гайнетдинов.

Малы барның - ашы бар

28 июля

Эшкәртүчеләр сатып алу хакларын төшерсә дә, шәхси хуҗалыклар сөтне күбрәк җитештерергә омтыла

Наҗия һәм Шәүкәт Шакирҗановлар Ярмәкәй районының Иске Сүлле авылында яши. — Мин 70нче еллар башында монда килен булып төштем. 12 ел фермада сыер саудым, шуннан колхоздагы төрле эштә йөрдем, — ди хуҗабикә. — Хәзер инде ирем белән җиденче дистәне ваклыйбыз. Ул заманында колхозда алдынгы механизаторлардан саналды. Соңыннан такта яру цехында һәм сөтчелек фермасында эшләде. Биш бала тәрбияләп үстердек. Барысы да башлы-күзле булдылар. Өч кызым Октябрьскийда, берсе Ярмәкәйдә яши. Улыбыз Рифкать үз дөньясын район үзәгендә корды. Хөкүмәт биргән субсидияне файдаланып, иркен йорт сатып алдылар. Бүген оныкларыбызның уңышларын күреп сөенәбез. Әле олы кызым Раушаниянең улы Ринат безнең белән тора. Ул Ярмәкәйдәге 140нчы авыл һөнәрчелек-техник училищесында укый. Өлкәнәя төшсәләр дә, Шакирҗановлар ишле мал асрый. Шуның өчен дә алар авылда сөтне иң күп тапшыручылардан. — Быел савым сыерларын өч баш калдырдык, — ди Наҗия апа. — Көтүгә шулай ук 4 баш яшь мал куабыз. Сарыкларны электән күп асрыйбыз. Кошкортсыз да авыл ихатасының яме юк. Быел каз бәпкәләрен генә 30ны алган идек. Шәхси хуҗалыкның авыл Советы фондыннан арендага алган 1,35 гектар җире бар. Анда печәнгә берьеллык үләннәр үстерәләр икән. “Яшел урак” башлану белән Шәүкәт абый үзенең Т-40 тракторын болынга алып чыккан. Техника булгач, печән чабу алар өчен әллә ни кыенлык тудырмый. Күмәк көч белән быел да яхшы сыйфатлы мал азыгын запасы белән хәзерләп куйганнар.

Руль артында - Минзаһир

28 июля

Дәүләкән районының билгеле фотожурналисты Дмитрий Макиша төшергән әлеге рәсемдә сез быелгы басу батырларының берсе — Минзаһир Нәҗметдиновны күрәсез. Ул “Рихтер” крестьян-фермер хуҗалыгында мал азыгы хәзерләүдә удар хезмәт белән аерыла. Әйткәндәй, күптән түгел Дәүләкәндә булганда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов нәкъ Владимир Рихтер җитәкләгән фермер хуҗалыгы белән танышты һәм андагы эшләргә канәгатьлек белдерде.

Тук башаклар тырыш хезмәткә рухландыра

27 июля

Мәләвез районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләре оешкан төстә бара

Бәрәкәтле Мәләвез җиренең булдыклы игенчеләре елның-елында республикада беренчеләрдән булып басуга чыга һәм үз эшләрен сыйфатлы итеп, намус белән башкара. Район механизаторлары язгы чәчүне кыска срокларда тәмамлаган иде. Яхшы эшкәртелгән җиргә, башлыча, элита һәм югары репродукцияле орлык чәчелде. Быел табигать тә игенчегә мәрхәмәтлек күрсәтә. Явым-төшем вакытында булганлыктан басулардагы иген мул уңыш вәгъдә итә. — Дөрес, булып үткән көчле җил-давыл күп хуҗалыкларның игеннәрен екты. Ләкин безнең механизаторлар егылган ашлыкны да ничек урырга кирәклеген яхшы белә. Иң мөһиме — басуларда уңыш мул булачак, шунсы шатландыра, — ди районның баш агрономы Валерий Ульянкин. Баш белгеч хаклы. Шушы көннәрдә уракка төшкән Салават исемендәге, “Трудовик”, “Җиргән” МТСы хуҗалыклары басуларындагы тәүге калын тезмәләр нәкъ шул хакта сөйли. Без “Трудовик” кооперативына килгәндә агалы-энеле Владимир һәм Денис Волковлар 200 гектар мәйдандагы борчакны тезмәләргә салу эшен тәмамлап торалар иде. Хуҗалыкның баш агрономы Александр Дементьев белдерүенчә, алар икесе дә уңган, тырыш егетләр. Өченче туганнары Сергей да шушы хуҗалыкта эшли. Ул мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль. Егетләрнең әтиләре Анатолий Сергеевич остаханә мөдире.

Зур тарихлы бәләкәй Бикморза

27 июля

Соңгы чорда, бәләкәй авыллар бетүгә таба бара, анда эш тә, яшәр өчен мөмкинлекләр дә юк, дип зарланабыз. Ә менә Нуриман районының 62 хуҗалыктан гына торган Бикморза авылында шушы көннәрдә үткәрелгән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме югарыда әйтелгән сүзләрнең бигүк хак түгеллеген раслады. 360 ел буе йортлар саны да, халкы дә артык кимемәгән дә, артмаган да. Бикморза үзенең нигезен какшатмый, саклап, уңган кешеләре белән горурлана. Туган авылларының 360 еллыгын билгеләргә бик күп кунаклар кайткан иде. Иң тәүдә яшьләр гармун моңы астында урамнар буйлап бүләкләр җыеп, халыкны тагын бер тапкыр бәйрәмгә чакырып чыктылар. Олысы-кечесе барлык эшләрен ташлап, авыл уртасында урнашкан элекке мәктәп, бүгенге клуб алдына җыелды. Дистәләрчә авылдашлар өчен бу көн көтеп алган очрашу кичәсенә дә әверелде, күмәкләшеп фотога төштеләр. “Идел” агрофирмасы милли бизәлештәге тирмәсен куеп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Авыл халкы, бала-чага, җыр-моң тавышы белән беррәттән бу көнне кояш та үзенең нурлары белән сөендерде, кәефне күтәрде. Бәйрәмне Байгилде авыл хакимияте башлыгы Рәзилә Хәлилова ачты. Бикморзалыларның искә төшерер вакыйгалары бик күп. Бәйрәмне оештырып алып баручылар — китапханәче, клуб мөдире, бар булмышын яраткан эшенә багышлаган Әнисә Габдрахманова белән Красная Горка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шушы авыл кызы Рәмилә Гыйльванова чыгышларында авыл тарихына байкау ясадылар. Биредә билгеле язучы, авылдашлары Ярулла Вәлиев белән горурланалар. Әдипнең улы Марат, оныгы, “Нур” театры артисты Рафаэль, Зур Теңкәш авылында яшәүче сеңлесе Һәдияне авыл халкы дәррәү каршы алды. Авыл халкы гомере буе савучы булып эшләгән, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары иясе, районның шәрәфле шәхесе Наилә Гарипова белән дә чиксез горурлануын белдерде.

Яңавыл басуларында эшнең иң кызган мәле

22 июля

Яңавыл районында мал азыгы хәзерләү кампаниясе зур оешканлык белән бара. Кыска гына вакыт эчендә кышлату чорына таләп ителгән 11200 тонна печәннең — 85, 45500 тонна сенажның 60 проценты хәзерләнде. Быел һәр малга исәпләгәндә 30-32 центнер азык берәмлеге хәзерләргә планлаштыралар, шуның 15 центнеры тупланган да инде. Райондагы печән басуларының уртача гектар көче — 20, аерым басуларда 30-35 центнерга җитте. “Восток” кооперативында ул — 36 центнер. Җаваплылыгы чикләнгән “Агро М” җәмгыятендә, “Марс” кооперативында сенаж салу тәмамланды, “Дружба”, “Маяк”, “Мирас”, Ленин исемендәге кооперативларда, “Урада” агрофермасында, “Победа” җәмгыятендә печән һәм сенаж хәзерләү аеруча югары темпта бара. Силос өчен 8000 гектарда күпьеллык, 2054 гектарда берьеллык үлән, 935 гектар көнбагыш, 660 гектарда кукуруз, 440 гектарда судан үләне чәчелгән.

Бөрҗән сылуы сынатмады

22 июля

Бөрҗән районы хуҗалыкларында сыер малларын табигать кочагына — ерак җәйләүгә озату авыл бәйрәмен хәтерләтә. Җәй башыннан вакытлыча күченеп китүче терлекчеләр туган авылына көзен үләннәр саргая башлагач кына кайта. Җәй буе маллар туклыклы яланнарда йөри, ә терлекчеләр буш вакытта кем шифалы үлән хәзерли, кем миллек сындыра, өченчеләре җиләк-җимеш җыя. Мондый матурлык, Бөрҗәннең хозур табигате турында миңа “Урал” хуҗалыгы операторы Алия Әфләтунова сөйләде. Әбделмәмбәт авылыннан 20 чакрым ераклыктагы аларның җәйләве Бүреказган дип атала. Халык кушкан атама йөзләрчә ел дәвамында үз мәгънәсен югалтмаган. Уяулыгыңны югалтсаң, бүреләр корбанына әйләнүең дә бар. Алия күршедәге Килдегол авылыннан килен булып төшкән. Фермада 35 ел савучы булып эшләгән бианасы Дилбәр ханым пенсиягә чыккач, хуҗалык җитәкчесе Алияне эшкә чакыра. Алдынгы савучының сыерларын чит кешегә ышанып тапшырырга теләмиләр. Һич икеләнмичә ризалаша Алия. — Алты бала үскән гаиләгә килен булып килдем. Әти-әни тәрбиясе аларны хезмәт сөеп үсәргә ярдәм иткән. Иптәшем Динар да фермада техник оператор. Каенатам Сәгыйть тә терлекче. Гаилә подряды дип йөртәләр безне. Кинәнеп дөнья көтәбез, хезмәт хакы начар түгел. Бөрҗән ягында ул һәркемгә дә эләкми әле, — ди Алия. Бөрҗәннең уңган операторы белән күптән түгел Авыргазы районында үткәрелгән республика конкурсында танышкан идек. Райондагы шундый бәйгедә җиңү яулагач, үзен Бөрҗән данын яклау өчен озатканнар. Биредә ул аерым номинациядә өченче урынга лаек булды. Димәк, якташлары ышанычын аклады. Әмма бәйге нәтиҗәләре игълан ителгәнче үк күңеле белән ул Бүреказган җәйләвендә иде булса кирәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»