Авыл тормышы

Монда ашлык башлык

18 августа

Урып-җыю эшләре башлану белән ашлыкка хаклар төшәчәге фаразланган иде. Бүген, иртә бөртеклеләр урагы да тәмамланмаган чорда, хәл шундый — республиканың ашлык базарында бер тонна бодай бәясе 4 мең сум тирәсендә тирбәлә. Ашлык агымы арту белән хаклар янә дә түбән тәгәрәячәге көн кебек ачык. Тәүге карашка, хәл куанычлы кебек — шуңа бәйле икмәк ризыкларына да бәяләр төшәргә тиеш бит. Әмма кибетләрдә хаклар үзгәрергә уйламый да. Икенчедән, ашлык хакларының сикерүе аны үстергән крестьян файдасына да түгел, чөнки ашлык базарында хаклар белән алыпсатарлар “уйный”. Шуңа да булдыклы хуҗалар, базар тотрыкланганчы, ашлыгын саклагычларга салуны хуп күрә. “Благовар” кошчылык заводының баш инженеры вазыйфасыннан элеватор җитәкчесе итеп үрләтелгән Рифхәт Бикмәев тә шундый фикердә. Әйтергә кирәк, быел аның язмышында да, җитәкчелек итүче предприятие статусында да зур гына үзгәрешләр булып алды. Яңа вазыйфа, әлбәттә, зур җаваплылык йөкли. Район әһәмиятендәге элеватор исә, “Благовар” заводы карамагына бирелеп, хәзер аның бер участогы санала. Әмма элеваторга йөкләтелгән бурычлар үзгәрмәде, ул Благовар районында ашлык кабул итүче бердәнбер предприятие булып кала. — Урак башланганчы үзебезнең, шулай ук күрше районнардагы дистәдән артык ашлык җитештерүче белән килешү төзегән идек, — ди Рифхәт Миңнегаян улы. — Хәзер алар ашлыкны безгә тапшыра. Шуны да билгелисе килә: ашлыгын Благовар элеваторына салырга теләүчеләр ишәя, чөнки бездә хаклар кулай.

Бураларга байлык өстәлә

17 августа

— Быел көннәр кызу торганлыктан, бөтен культуралар берьюлы өлгерде, хәтта гадәттә без иң соңыннан урган кәрешкә басуына да хәзер үк комбайнны төшерергә мөмкин, — ди хуҗалык җитәкчесе. — Икенчедән, язын агротехник таләпләр төгәл үтәлгән, вакытында химик утау үткәрелгән чиста басуларда игеннәрне турыга урып-сугабыз. Арпаның “Челябинский-99” элита сорты һәм “Омская-36” сортлы язгы бодай үстерелгән кырларда шундый алымны кулландык. Ә башка басуларда ашлык чабуда өч агрегат эшли. Икесе үзебезнеке, ә берсе — МТСның Туймазы филиалыннан килгән “Магдон” агрегаты. Ә менә тезмәләрне сугуга үзләренең генә техникасы җәлеп ителгән. Соңгы елларда хуҗалыкта лизинг аша комбайннар паркын өлешчә булса да яңартуга ирешкәннәр. Быел тагын модификацияләнгән “Нива” сатып алганнар. Яңа комбайнны тәҗрибәле оста Илдар Сәләхов кулына ышанып тапшырганнар. Хезмәт бәйгесендә ул беркемгә дә ал бирми икән. Урак батыры бер көндә “Нива” бункерыннан 996 центнер ашлык бушатып, район күләмендә рекорд куйган. Ә барлыгы 7 мең центнерга якын ашлык суктырган. Рафаэль Хатыйп улы белән без Чалмалы авылы янындагы 170 гектарлы арпа басуына сугылдык. Гектар төшеме монда 25 центнердан артыграк. — Һәркем урак батыры Илдар Сәләховка тиңләшергә тырыша. Тәҗрибәле комбайнчылар Фәнис Әгъзамов, Гиззәр Якупов, Заһит Сәхипгәрәевлар да алдынгылар рәтендә килә. Көн саен ындыр табагына 1600-1700 центнер ашлык кайтарыла, — ди директор. — Салам шунда ук ПФ-180 агрегаты ярдәмендә җыеп алына. Механизатор Алексей Гәрәев яңа югары җитештерүчәнле машинаның үзенчәлегенә тиз төшенде. Көненә ул 100 рулон салам җыя. Прессланган мал азыгы шунда ук сөтчелек фермасы янына ташып өелә. “Агро-Марс”та без эшнең һәр участогында урып-җыю конвейерының шулай көйле эшләгәнен күрдек. Механикалаштырылган ындыр табагында ашлык тазартучы өч линия эшли. Аларның җитештерүчәнлеге сәгатенә 50 тоннага җитә. Ашлык көнендә үк эшкәртелеп, бураларга салына. Фураж запасын тулыландыру белән бергә, алдагы уңыш өчен югары класслы орлык әзерләү турында зур хәстәрлек күрелә. Әле үк арпаның 1400 центнер беренче репродукцияле орлыгы салып куелган. Орлыкчылык хуҗалыгы буларак, “Агро-Марс”та шулай ук яхшы сыйфатлы арыш һәм бодайны үз келәтләрендә күбрәк тупларга булганнар.

Үзара ярышып эшләү чәм бирә

16 августа

Илеш районы басуларында урак ырамлы бара. Район буенча барлыгы 5600 гектарда — арыш, 3301 гектарда — арпа, 2440 гектарда борчак тезмәләргә салынып, 10500 гектарда ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача уңыш 26 центнер. Район хакимияте һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты тарафыннан басу батырларының эшенә биш көн саен йомгак ясап, җиңүчеләргә күчмә вымпел һәм акчалата премия бирү каралган. Быел алдынгыларны бүләкләү “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогында башланды, чөнки хуҗалык комбайнчысы Рамил Хәйретдинов биш көнлек эш йомгаклары буенча беренче урынга чыкты. Ул барлыгы 4745 центнер ашлык суктырып алган. Районда “Маяк” кооперативыннан Илнур Гайсин комбайны бункерыннан 4731 центнер ашлык бушатса, “Уңыш” җәмгыяте уңганы Марат Хәбиров 3874 центнер ашлык суктырган. Игеннәрне тезмәләргә салуда беренчелек “Маяк” кооперативыннан Вил Йосыповта. Ә ашлык ташуда җитез шоферларыбыз “Уңыш” җәмгыятеннән Рәфис Әмиргулов (739 тонна ) һәм Фларис Имамов (521 тонна), “Правда” участогыннан Раил Сибәтов (474 тонна) алдынгылар рәтендә.

Булдыклы эшчәннәргә җитәкчелек тә игелекле

12 августа

Дүртөйле районы “Чишмә” токымчылык заводының өч бригадасында да сөтчелек фермасы бар. Чишмә һәм Җитемәк авылларындагы сөтчелек фермаларында бестужев токымлы сыерлар асралса, Сикәлекүл авылындагы фермада кара-чуар токымлы маллар үрчетәләр. Биредә сыер симертү комплексы да уңышлы эшләп килә. Әле җәйләүләрдә мул сөт чоры, димәк, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте дә түбәнрәк. Хуҗалыкның баш зоотехнигы һәм ветврачы Илшат Акмөхәммәтов белән фермага килгәндә, савучылар кичке савымга әзерләнә иде. — Быелгы җәй яхшы килде, яланда үләннәр хәтфәдәй, малларыбыз көр һәм тук, шуңа күрә сөтне дә күп савабыз, — ди алар. — Әйе, чыннан да куанырга урын бар, — ди Илшат Рафак улы. — Бүгенге көндә хуҗалыкта көн саен 100 центнерга якын сөт савыла, һәр сыердан тәүлегенә якынча 16 килограммга якын сөт савып алабыз. Табигать шартларының уңай килүе һәм малчылык тармагы эшчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Сөтнең 88 проценты Ижевск шәһәрендәге, Илеш районының Югары Яркәй авылындагы сөт комбинатларына һәм Дүртөйледәге “Техносервис” җәмгыятенә озатыла. Чишмә фермасында Гөлназ Чернышева, Роза Хәдимуллина, Нәзлия Саматова, Гөлчирә Шәфыйкова, Нәзилә Камалетдинова, Зифа Насыйрова, Венера Исхакова, Зилара Хөсәенова, Фая Гаскәрова кебек савучылар күңел биреп, тырышып эшли. Иң күп сөт савып алган Лидия Сибәгатуллина, Алсу Гыйльманова һәм Флүрә Гулова алдынгылар исәбендә. Көтүчеләр Рафаэль Мостафин, Рөстәм Йосыпов, Венер Гыйльманов та мул сөт алуга үзләренең хезмәт өлешен кертә. Ә Анфиса Йосыпова җәйге лагерьда яшь бозауларны карый.

Мал азыгы күп һәм сыйфатлы булачак

11 августа

Тәтешле районы хуҗалыклары агымдагы елның җиде аенда кулланучылар базарына 12919 тонна сөт озатты. Бу республика районнары арасында бишенче күрсәткеч. Күмәк хуҗалыкларда асралган маллар саны буенча да Тәтешле беренче ун район арасында. Ә менә биләгән мәйданы буенча Тәтешле республикада иң бәләкәе. Җирнең уңдырышлылыгы буенча да район ахырдан икенче. Мал азыгы культуралары чәчелгән мәйдан да хуҗалыклардагы бер сыер малына бер гектардан артыграк кына туры килә. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклардагы малларны да исәпләсәң, бер гектарга да җитми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Идрис Гыйләҗевтан шундый шартларда ныклы азык базасы булдыру серләре белән уртаклашуын сорадык. — Район хуҗалыклары нигездә сөт һәм ит сатудан кергән акча исәбенә яши, — диде ул. — Шуңа район хакимияте тарафыннан басучылык тармагында эшләүчеләр алдына зур күләмдә сыйфатлы мал азыгы базасы булдыру бурычы куелды, һәм без аны үтәү өстендә даими эшлибез. Моның өчен күпьеллык үлән биләгән басуларны даими яңартып тору, аларны өстәмә тукландыру мотлак. Шулай булганда гына алардан мул итеп печән һәм сенаж хәзерләп була. Быел печән басуларының гектар көче 30 центнер, сенажныкы 205 центнер булды. Нәтиҗәдә 12,3 мең тонна печән һәм 54 мең тоннадан артык сенаж хәзерләдек. Ягъни планга карата 138 һәм 140 процент.

Сугарылучы басу мул уңыш бирә

11 августа

Җирләрне сугаруның икътисади нәтиҗәлелегенә багышланган республика семинар-киңәшмәсе үтте. Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бу чараны Уфа районының киң билгеле “Алексеевка” совхозында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев ачты. Сугарылган басуларда мал азыгы җитештерүнең отышлы яклары белән предприятие директоры Евгений Майстренко таныштырды. Соңыннан семинарда катнашучылар “Сизов” шәхси предприятиесе һәм Дмитриевка сугару системалары эшен карады. Киңәшмәнең Әлшәй районында узган зур өлеше “Байгуҗин” крестьян-фермер хуҗалыгында сугару системасы ярдәмендә үстерелүче шикәр чөгендере басуында ачылды. Яңа Раевка агрофирмасында шундый ук сугарылган басуларда кишер һәм суган үстерү дә зур кызыксыну уятты.

Чыгымнар үзен аклаячак

09 августа

Әлшәй районында уңыш җыю тулы куәтенә бара. Һәр елдагыча, “Нур” җәмгыяте оешканлык белән аерыла

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Әминев иртәнге оператив киңәшмәне үткәргәннән соң кичектергесез мәшәкатьләр белән район үзәгенә юл тоткан иде. Аның белән телефон аша сөйләшеп алгач, бригадир Рәсүл Сәхәветдинов безне комбайнчылар янына алып китте. — Былтыр кайбер басуларның торышын күрүгә үк күзләрдән яшь килә иде, алар шулкадәр кызганыч булды, ә быел басуларга карап кәефләр күтәрелә, таңнан күңел шунда ашкына! — ди Рәсүл Наил улы. Куанырга нигез бар. Арышка төшүгә бер атналап кына вакыт үтүгә карамастан, ындыр табагына 10 мең центнерга якын ашлык килгән. Ул шунда ук тазартылып Раевка элеваторына озатыла, аны әлеге предприятиенең үз транспорты ташый. “Нур”ның алдынгы шоферы Халит Латыйпов үзе генә дә комбайннардан 3 мең центнердан артык ашлык кайтарырга өлгергән. — Тәүге ашлыкны Халит Латыйпов белән Урал Хәйретдинов кайтарып бушатты, аларның кул арты җиңел! — ди ындыр табагында яңа уңышны кабул итүче Роза Арсланова. Былтыргы күңелсез тынлыктан соң быел ындыр табагында аеруча җанлылык хөкем сөргән кебек. Бер төркем кеше ашлыкны хуҗалыкның үз келәтләренә салу, икенчеләре аны элеваторга озату белән мәшгуль. Кайда да эш кайный. Җәйрәп яткан иген кырларын иңләп бер-бер артлы килүче “Нива” комбайннары, чын-чынлап, диңгездә йөзеп баручы корабларны хәтерләтә.

Авылда да матур яшәп булла

09 августа

Фермерлар — чын мәгънәсендә җирне сөюче, авыл тормышын үз итүче кешеләр. Республикабызда 4500дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнүен, алар өлешенә 499 мең гектар авыл хуҗалыгы, шул исәптән 362,5 мең гектар сөренте җир туры килүен ишетеп беләбез. Авылда малтабарлык үсешен күтәрергә ярдәм итүче карар һәм кануннар чыгуы, ягъни ил башлыкларының бу мәсьәләгә ныклы игътибар бирүе турында дә хәбәрдарбыз. Крестьянга җир генә бир — тырыша ул: узган елда республика буенча крестьян-фермер хуҗалыклары 3,7 миллиард сумлык продукция җитештергән. Бу — гомум авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең 4,2 проценты. Һәм менә шушы саннарда Чакмагыш районы фермерларының да лаеклы өлеше бар. Зур җир мәйданнары биләгән һәм елдан-ел уңыш алуны арттыра барган тәҗрибәле кешеләр байтак арада. Гомумән, районда җир алып үзаллы эшләргә теләүчеләргә тулы мөмкинлекләр бирелгән, эшкуарларга максатларын тормышка ашыру өчен юллар ачык. Бүген шундыйларның берсе, зур максатлар белән янып яшәүче һәм шушы игелекле эшкә көч-куәтен кызганмый сарыф итүче Иске Калмаш авылы егете Гали Хаҗиев турында сөйләргә телим. Мин аның тырышлыгына, алдынгы карашлы булуына сокланам. Яшем күпкә зуррак булса да, еш кына аның фикерләренә, киңәшләренә колак салам. Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчелеге һәрвакыт бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәм итешеп, тәҗрибә уртаклашып эшләргә күнеккән. Галинең биографиясе катлаулы түгел. Ишле гаиләдә тугыз баланың җиденчесе булып туа ул. Әти-әнисе заманында колхозда йөзеп эшләгән кешеләр. Кечкенәдән балаларын намуслы хезмәткә өндәп, иң мөһиме, авыл тормышыннан биздермәскә тырышып, игенче һәм терлекче һөнәренә сөю тәрбияләп үстерә.

Уңыш югары булгач, игенченең кәефе күтәренке

06 августа

Республиканың төньягында урнашкан районнарда да урак тулы куәтенә бара. Балтач районы игенчеләре дә комбайннарын арыш басуларына алып чыкты. Быел аларга 35821 гектардагы бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыйнап алырга кирәк. Арыш һәм уҗым бодае 14363 гектарда үстерелгән. Сабанашлык культураларыннан өстенлек бодайга бирелгән һәм ул 13276 гектар мәйданны били. Район хуҗалыкларында булган 49 комбайнның барысы да вакытында ремонтланган. Шуңа урып-җыю эшләре оешкан төстә башланды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Фәрит Солтанов сөйләвенчә, Куйбышев исемендәге кооператив, “Мотор”, “Россия”, “Правда” җәмгыятьләре, “Исток” крестьян хуҗалыгы игенчеләре басуга беренчеләрдән булып чыккан. Ул урып-җыю эшләрендә “Башкортстан” МТСының Дүртөйле филиалыннан да ун комбайн катнашачагын хәбәр итте. Балтачлылар уҗым культураларының һава шартлары нык кырыс килгән елларда да чагыштырмача югары уңыш бирүен яхшы аңлый, узган ел бу хакыйкать тагын бер тапкыр расланды. Шуңа арыш, тритикале, уҗым бодае чәчүлекләрен елдан-ел арттыра баралар. Быел да аларны 15000 гектарда чәчү планлаштырылган. Туңга сөрүнең дә әһәмиятен яхшы беләләр, шуңа сөренте җирләрне тулысынча көздән эшкәртеп куялар.

Илештә сыйфатлы орлык белән алдыралар

05 августа

Район хуҗалыкларында аны башкаларга да сату мөмкинлеге бар

Һава шартлары уңай булу нәтиҗәсендә быел иген уңды. Әйтергә кирәк, төшем начар булмаячак. Игенчеләр чәчүлекләрне мөмкин кадәр яхшырак тәрбияләргә тырышты, шуңа басулар чиста. Илеш районында соңгы елларда югары уңыш бирүче сортларга игътибар арта, күп хуҗалыклар селекционерлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Район буенча 20700 гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде. Шунысы хуплауга лаек, күп хуҗалыклар эзләнүләр юлында. Мәсәлән, “Сөн”, М. Гәрәев исемендәге, “Маяк”, Куйбышев исемендәге кооперативларда, “Урал”, “Илеш МТСы” җәмгыятьләрендә, “Урожай” ширкәтендә, “Рассвет” крестьян-фермер хуҗалыгында уҗым бодаеның — “башкирская-10”, арышның — “чулпан-7”, “памяти Кунакбаева”, тритикаленең “башкирская короткостебельная” сортларына өстенлек бирелә. Быел районда уҗым культураларының 4500 тонна элита орлыгын җитештереп, аның 2000 тоннасын башка хуҗалыкларга сату күзаллана. Барлыгы 50934 гектар мәйданда чәчелгән сабанашлык культуралары да мул уңыш вәгъдә итә. “Сөн”, “Мир”, М. Гәрәев исемендәге, “Маяк” кооперативларында, Куйбышев исемендәге, “Илеш МТСы”, “Урал”, “Илеш-Агро” җәмгыятьләрендә, “Урожай” ширкәте басуларында күбрәк мәйданны бодайның югары уңыш бирүче “экадо-70”, “омская-35” сортлары били. Район хуҗалыкларында арпаның “челябинский-99”, “михайловский”, “белгородский-100” сортлары орлыгын сату мөмкинлеге бар. Районда мал азыгы культуралары үстерү дә игътибар үзәгендә. Бүгенге көнгә район буенча 118 мең тонна сенаж салынган. Һәр малга 21,9 центнер азык берәмлеге тупланган. “Мир”, “Маяк” кооперативларында, “Уңыш” җәмгыятендә бу күрсәткеч 33 центнердан артык.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»