Авыл тормышы

Иң көчле җилләрдә нык торган Җилдәрдә

08 июля

Миякә районының иң зур авылларының берсенә – 300 ел

Юбилей чараларында район хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Миякә татарлары конгрессы рәисе Салават Хафизов һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Үз авылының күркәм юбилеена кайткан җилдәрлеләр арасында да республикада гына түгел, илдә танылган шәхесләр, зур вазыйфа биләүче кешеләр җитәрлек булды.

Төп өстенлек - сыйфатка!

05 июля

“500 ферма” программасында катнашучы “Мәтәүтамак” агрофирмасы мал азыгы культуралары структурасына да җитди үзгәрешләр керткән

Туймазы районының “Мәтәү­тамак агрофирмасы” авыл хуҗа­лыгы җитештерү кооперативында быел мал азыгы хәзерләүгә аеруча зур әһәмият бирәләр. Бу очраклы түгел. Узган елда хуҗалык рес­публика җитәкчелеге башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына кушылды, шул рәвешле мал абзарларын, кураларны яңартудан, аларны заманча җиһазландырудан тыш, алдагы чорда савым сыерлары санын да янә 100 башка арттыру максаты куела.

Пенсионер авылны күтәрә!

05 июля

Лида Әхмәдиева Папановкадагы тормышка яңа сулыш өрә

Папановка авылы якларына юлланганда мондагы эре крестьян-фермер хуҗалыгын инде өлкән яшьтәге ханым җитәклидер, дигән уй башка да килмәгән иде. Ни дисәң дә, җирдә эшләүче авыл җитештерүчеләре арасында гүзәл затлар сирәгрәк очрый. Шуңа машина-трактор паркында Лида ханым белән күрешкәч, аның тәрҗемәи хәле турында кызыксындым.

Игътибар үзәгендә - төпкел авыллар

03 июля

Дүртөйле шәһәр һәм район ветераннар оешмасында унсигез меңнән күбрәк пенсионер исәп-ләнә. Бу — халыкның утыз проценты дигән сүз. Районда егерме өч башлангыч ветеран оешмасы эшли. Ветераннар хәрәкәтен ныгыту, өлкән яшьтәгеләрнең катлаулы мәсьәләләрен хәл итү буенча байтак чаралар күрелә.

Чишмәләрең, кешеләрең белән син данлы

28 июня

Бәләбәй районының бай тарихлы Тузлыкуш авылына — 270 ел

Агымдагы ел Башкортстанда һәм Русиядә мәдәният елы исеме астында үтә. Шуңа бәйле мәдәни тормышта җанлану сизелә: фестивальләр, концертлар, башка чаралар оештырыла. Бу җәһәттән республиканың иң төпкел авылларында яшәүчеләр дә мәдәни җанлану безгә дә кагылмый үтмәс дип өмет итә. Дөрес, әлегә биредәге мәдәният йортларының башкала артистларын һәм күренекле шагыйрьләрен күрмәгәненә биш былтыр. Ярый да авыл тормышына ялкын салып торучы үз кешеләре булса. Бәхеткә, авылның иҗат чишмәләре саекмаган. Авылларыбызда сәнгатькә, әдәбиятка бирелгән җаннар бар. Зур-зур шәһәрләргә китеп дан казанганнарның күбесе шуннан чыккан бит. Ни дисәң дә, авыл ул халыкның бетмәс-төкәнмәс рух чишмәсе, халык иҗаты ярала торган диңгез.

Сенаж, печән мул булыр

26 июня

Дүртөйле районы хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү оешкан төстә бара

“Вәлиев” токымчылык заводында да яшел урак киң җәелдерелгән. Моңа үз күзебез белән күреп инандык. Хуҗалык рәисе Гали Миркасыймов безне Балтач фермасы янында каршы алды. Биредә бер сенаж базы тулып килә. Рәис сүзне хуҗалык эшчәннәре белән таныштырудан башлады.

Терлекчеләр нәселеннән

26 июня

Миякә районының борын-борыннан малчылык белән көн күргән Исламгол авылында 60-70 ел көтү көткән ир-атлар бар. Әсәдулла Әхмәдуллин — шундыйларның берсе. — Минем ата-бабам күпләп сыер-сарык тотып гомер иткән, шуның белән җан асраган. Әти дә терлекчелектә эшләде. Көтүен дә көтте. Оста куллы кеше буларак, фермада ремонт эшләрен дә башкарды. Мин дә аңа карап ферма эшен үз иттем. Мал караучы булып китүемә дә озакламый 40 ел тула. Тәүге елларда сарыклар көттем – элек алар колхозда меңнәрчә баш була торган иде. Бераз тәҗрибә туплагач, сыер малын карарга куйдылар, — дип үзенең дүрт дистә елга якын хезмәт юлын барлый хуҗалыкның алдынгы терлекчесе.

Максат - кооператив төзү!

24 июня

Сөт терлекчелегенә махсуслашкан “Мостафина” шәхси предприятиесе бүген Федоровка районы авылларында аны халыктан җыюны да оештырган

Районда уңышлы эшләп килүче “Мостафина” предприятиесенә 2012 елда нигез салына. Нәкъ шушы елда ихатасында 13 баш сыер малы асраган Мостафиннарның шәхси хуҗалыгы барлык тиешле процедураларны үткәннән соң эш башлаучы фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программага кертелә. Бу исә булдыклы гаиләгә хуҗалыгын тагы да киңәйтү мөмкинлеге бирә. Программа кысаларында бирелгән 1,2 миллион сум акчага 20 баш бозауламаган токымлы тана сатып алалар. Үз чиратында узган елда алар барысы да исән-имин бозаулап, хуҗалыкның савым сыерлары көтүен тулыландырган. Янә килеп, шәхси предприятие “Россельхозбанк” аша алынган 500 мең сум кредит акчасын да маллар санын ишәйтүгә юнәлткән. Шулай итеп, бүген “Мостафина” предприятиесендә савым сыерлары саны 55 башка җиткән. Җәйләүгә чыккан чорда хуҗалык көн саен дәүләткә 600 литрга якын сөт саткан булса, үлән күтәрелгәч бу күрсәткеч тагы да арткан. Шул рәвешле сөт сатудан гына хуҗалык казнасына көн саен 10 мең сум чамасы тере акча керә.

Чакмагыш уңганнары мәйданда да сынатмый

18 июня

Чакмагыш район Сабантуе Кашак авылы янындагы акланда үтте. Бәйрәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән әзерләнгән “Сабантуй” фольклор композициясеннән башланып китте. Чараның рәсми өлешен район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков ачты һәм алып барды. Чакмагышлылар һәм кунаклар алдында район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Янбухтин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Наил Баһа­ветдинов, Вадим Соколов, Авыл хуҗалыгы министр­лыгының бүлек начальнигы Рамил Харрасов, Башкорт­станның Велосипед спорты федерациясе рәисе Ринат Латыйпов, хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригать Хаҗиев чыгыш ясадылар. Сабантуйда район агро­сәнәгать комплексының төрле тармакларында эшләүче хезмәт алдынгылары бүләк­ләнде, язгы кыр эшләренә, авыл биләмәләре арасында үткән санитария-чистарту, торак пунктларны төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгына йомгак ясалды. Тантаналы өлештән соң ат чабышы, спорт һәм милли уеннар башланды. Са­бантуйның зур сәхнәсендә якташларыбыз Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, район үзешчәннәре чыгыш ясады.

Эшкуарлыкка – сынаулар аша

18 июня

“Золушка” Чакмагыш кибетләрен яңа мичтән чыккан кайнар икмәк белән тәэмин итә

Тормышында шундый борылыш ясарга аны көтмәгәндә килеп туган катлаулы хәл этәрә. Алар Төньякка йөреп эшләгән оешма тендерны ота алмый, коллективны эш белән дә тәэмин итмиләр, таратмыйлар да. Шулай Руслан Харисов бер ел өйдә утырырга мәҗбүр була. Гаилә башлыгы үзеңә генә ышанырга кирәклегенә нәкъ шул вакытта төшенә һәм тәвәккәлли. Ничек итсә итә, Дүртөйле егете, бик зур бурычларга кереп, Чакмагышта буш торган бер бинаны сатып ала. Нигезенә кадәр диярлек сүтеп, яңадан төзи һәм пекарня ача.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»