Авыл тормышы

Ураллылар запаслы яши

28 июня

Тәтешле районы хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү темпы көннән-көн арта бара, сенаж салуда көнлек үсеш 3 мең тоннага якынлашып килә. Сенаж салуны Крупская, Карл Маркс исемендәге, “Урал”, “Урожай” кооперативлары зур оешканлык белән башлады. Билгеле булуынча, Тәтешле һәр 100 гектарга исәпләгәндә республикада иң күп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче район. Аның күпчелеге терлекчелек тармагына туры килә. Быел да ирешелгәннән чигенмичә, беркадәр үсеш белән эшләүне бурыч итеп куйганнар. Район буенча кышлату чорына һәр малга 35 центнер азык берәмлеге туплау күзаллана. Моның өчен 12 мең тонна печән, 50 мең тонна сенаж, 110 мең тонна силос хәзерләргә кирәк булачак. Әлеге вакытта сенаж салу бара, шушы көннәрдә печәнгә төшәчәкләр. Мал азыгы хәзерләүгә районда җитди әзерләнделәр. 11 мең гектардагы күпьеллык үлән күкрәп үсте. Аны югалтусыз җыеп алу өчен 27 мал азыгы комбайнын, 6 үзйөрешле һәм 51 тагылмалы чапкычны, 41 рулонга печән җыйгычны алдан хәстәрләп куйдылар. Яхшы әзерлек сыйфатлы мал азыгы хәзерләү мөмкинлеге бирә, чөнки сенаж чокырлары кыска вакытта тутырыла. Бу җәһәттән яшел массаны яхшылап тыгызлау мөһим. Шуңа бу эшкә фәкать авыр К-700 тракторлары җәлеп ителгән. Әчеткечләр куллану да уңай нәтиҗә бирә.

Мул уңыш алу серләре

26 июня

Шаран районының Чалмалы авылында урнашкан “Миләш” крестьян-фермер хуҗалыгының исеме республикада гына түгел, читләрдә дә билгеле. Кыяр һәм помидор үстерүгә нигезләнгән хуҗалык егерме елдан артык тотрыклы эшләп килә. Аның хәзерге базар, зур конкурентлык шартларында үз йөзен югалтмавы, яшәеше, проблемалары хакында хуҗалык җитәкчесе — Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Винер Заһидуллин белән сөйләштек.

Аяз көннәр кадере

21 июня

Благовар районында мал азыгына тәгаенләнгән күпьеллык үлән басулары — 7740, берьеллык үләннәр 4387 гектар били. Алдагы кышлатуга 12 мең тоннага якын печән, 32 мең тонна сенаж хәзерләү максат итеп куелган. Ай башында ук барлык хуҗалыкларда да үлән чабу башланды, ике хуҗалыкта сенаж салуга керештеләр. 20 июньгә район буенча 130 тонна печән, 600 тонна сенаж тупланган.

Җәйге көн дә елны туйдыра

20 июня

Тирә-ягы яшел агачлар белән уратып алынган сап-сары диңгез дулкынында кораблар йөзә... Бу манзараны күзәткән рәссам кылкаләмен кулга алып, шушы могҗизаны ак кәгазьгә күчерергә ашыгыр, ә сүз остасының күңелендә шигъри юллар тезелер иде, мөгаен. “Шаранагрогаз” җәмгыятенең донник басуындагы гүзәллек безне дә үз әсирлегенә алды. Көнүзәк эшләрнең берсе — мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль хуҗалык эшчәннәренең генә хискә бирелеп утырыр чагы түгел. Алар алдында яшел массаны вакытында җыеп алу бурычы тора. “Шаранагрогаз”да бөртекле культуралар — 3500, көнбагыш — 250, кукуруз — 350, рапс — 180, татлы тамыр 55 гектарда үстерелә. Донник 474 гектарны били. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Тимергали Тимеркәев җитәкчелек иткән әлеге хуҗалык язгы чәчү эшләрен зур оешканлык белән башкарып, район буенча беренчелеккә чыккан. Моны һәр нәрсәдә төгәллек һәм тәртип яратучы, эшне оештыра белүче җитәкченең һәм үз бурычларына җитди караучы бригадирлар, агрономнар, иген кырларында тир түккән эшчәннәрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе дип аңларга кирәк.

Уттай кызу печән өсте

19 июня

Язның иртә һәм җылы килүе үләннәрнең дә үсүен тизләтте. Шуңа Бүздәк районы хуҗалыклары печәнгә бер айга диярлек иртәрәк төште. Районда күпьеллык үлән басулары 17240 гектар тәшкил итә. Үлән чабуны беренчеләрдән булып “Башкирагроинвест”, “Нерал-Бүздәк”, “Тормыш” хуҗалыклары башлап җибәрде, хәзерге вакытта исә печән җыю тоташ район буенча киң колач белән бара. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, 14 июньгә мең тоннадан артыграк коры печән хәзерләнгән.

Дәүләт ярдәме ышанычны ныгыта

16 июня

Кырмыскалы районының “Башкортстан” җәмгыяте аграр тармакта җитештерүне елдан-ел арттыра баручы хуҗалыкларның берсе. Биредә игенчелек һәм терлекчелек тармагыннан тыш күпләп шикәр чөгендере үстерү икътисади тотрыклылыкны тәэмин итә. Аграр предприятие районда эшлекле партнерлары белән исәп-хисапны төгәл башкаручы, хезмәт хакын даими үстерә баручы хуҗалыклар исәбендә.

Маллар тук, көтүче шат

16 июня

Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгында маллар җәйләүгә апрельдә үк чыгарылды. Бүген 600 баш мал, дүрт көтүгә бүленеп, көнозыны мул үләнле иркен яланнарда йөртелә. — Кышкы чорда мал азыгы рационы никадәр генә бай булса да, яшел үләнгә барыбер җитми. Җәйләүгә чыккач, савым күрсәткече күзгә күренеп яхшырды. Биредә, әлбәттә, көтүчеләрнең һәм савучыларның өлеше дә гаять зур, һәркайсы үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара, — ди “Очкын” хуҗалыгы җитәкчесе Хәмзә Ишманов.

Мул уңышка нигез салынды

16 июня

Инвесторлар килгәч “Тарказы” хуҗалыгында уңай үзгәрешләр башланды. Узган елда предприятиенең техника паркы тулыланды, җир эшкәртүнең яңа ысуллары кулланыла башлады. Хуҗалык җитәкчесе Ләбиб Насрыев сүзләренә караганда, быел чәчү мәйданы ике тапкыр киңәйтелгән. Бигрәк тә бодай, арпа, солы кебек культураларга өстенлек биргәннәр. Карабодай 500 гектар мәйданга чәчелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Бөртекле культуралар 1200 гектар тәшкил итә. Хуҗалыктагы төп яңалыкларның берсе — быел каты сортлы бодай чәчкәннәр. Элиталы сортлы орлыклар сатып алганчы, тарказылылар Ырынбур өлкәсе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эш тәҗрибәсен өйрәнгән.

Сандугачлар ояда, оялары... пыяла

15 июня

Краснокама районының Яңа Уразай авылында яшәүче Мәүләвиевлар гаиләсенең тәҗрибәсе төзелеш тармагында революция ясарга мөмкин

Аз чыгымнар белән иркен һәм җылы йорт төзергә мөмкинме? Төзелеш материаллары күптөрле булса да, шактый кыйммәт. Шулай да торак мәсьәләсен хәл итәргә теләүчеләргә тешләшкән хаклар да киртә була алмый. Әлфрит Мәүләвиев янына фермер хуҗалыгы белән танышырга барсам да, әңгәмәдәшемнең йорт төзү тәҗрибәсе ныграк кызыксындырды. Мәкалә герое ике катлы йортны хатыны белән төзегән.

Шәхси “Холмер”лар уңышны югалтмады

14 июня

Үткән елда Кырмыскалы районында үстерелгән шикәр чөгендеренең яртысыннан күбрәге Зөлфәр Яхинның шәхси комбайннары белән җыеп алынды

Шикәр чөгендере — табышлы культура. Әмма аны үстерү һәм югалтусыз җыеп алу заманча техникага бәйле. Республикада 2010 елгы корылык нәтиҗәсендә татлы тамырдан планлаштырылган уңыш алынып җиткерелмәгән булса, узган елгы югалтулар, нигездә, чөгендер алу техникасы җитешмәү белән бәйле булды. Меңнәрчә гектар чимал кар астында калды. Кырмыскалы районында мондый югалтуга юл куелмады. Әйткәндәй, район — шикәр чөгендерен республикада иң күп үстерүчеләрнең берсе. Узган елда аның мәйданы 6,7 мең гектар тәшкил итте. Күрше-тирә районнарда басуларда татлы тамыр кар астында торып калганда, биредә үстерелгәнне ничек итеп югалтусыз җыеп алуга ирешкәннәр соң?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»