Авыл тормышы

Ындыр табагы - уракның үзәге

31 июля

Миякә районының Рамил Фәхретдинов җитәкләгән “Дружба” хуҗалыгында җыеп алынган яңа уңышның иң сыйфатлысын орлыкка салуны хәстәрлиләр. — Бүген үк инде җитәрлек күләмдә уҗым культураларының орлык запасын амбарларга салып куйдык. Калган ашлык җентекләп тазартыла, тиешле сыйфатка җиткерелә һәм, башлыча, шулай ук саклау өчен келәтләргә урнаштырыла, — дип, үз кул астындагы шактый зур ындыр табагы белән таныштыра Рәмилә Галимова.

Илеш басулары гөрләп тора

27 июля

Илеш районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллинның сүзләренә караганда, бүген районда берьюлы урып-җыю, мал азыгы хәзерләү, җир эшкәртү буенча эш алып барыла. 26 июльгә булган мәгълүматлардан күренүенчә, 12 мең гектарда иген тезмәләргә салынган, 8500 гектарда җыеп алынган. Гектар куәте уртача — 20 центнер. Кайбер басулар аеруча зур уңыш белән куандыра. Мәсәлән, “Илеш МТС”ы җәмгыятенең арыш басулары гектарыннан 34 центнерга кадәр уңыш бирә. “Урал” җәмгыятендә исә уңыш 32,5 центнер тәшкил итә. Борчактан иң югары күрсәткеч шулай ук “Урал”да — һәр гектардан 29 центнер. “Илеш”, “Сөн”, “Урожай” М. Горький исемендәге хуҗалыкларда борчакның һәр гектарыннан уртача уңыш 20 центнер тәшкил итә. Куйбышев исемендәге кооперативта солы 32 центнер уңыш бирә.

Ярлекәү басуларын яңа “Нива”лар иңли

25 июля

Ашлыкның бөртеге дә алтынга торырдай вакытта Миякә районының күп хуҗалыклары урып-җыюда башлыча үз техникасына өстенлек бирергә тырыша. Соңгы дистә елда Радик Сәяхов уңышлы җитәкләп килгән “Ярлекәү” җәмгыяте уракка районда тәүгеләрдән булып төште. Шөкер, читтән ярдәм көтеп утырасы түгел. Ни дисәң дә, хуҗалыкның терәге булырдай яңа “Нива”лар бар. Соңгы ике-өч елда махсус дәүләт программалары кысаларында сатып алынган комбайннар чит илдә җитештерелгәннәрдән нык аерылса да, бары тик бәясе белән генә аерыла. Монда да крестьян өчен бары тик уңай яктан — “Нива”лар үзләренең “импортный иптәшләреннән” берничә тапкыр арзанрак. Шул ук вакытта җитештерү куәте, эш сыйфаты, комбайнчы өчен тудырылган эш шартлары бирешерлек түгел.

Читтән ярдәм көтмиләр

24 июля

Балтач районы хуҗалыкларында печән хәзерләү һәм сенаж салу тәмамлану алдында тора. Быел монда 10 мең тоннага якын печән, 56 мең тоннадан артыграк сенаж туплауны планлаштырганнар иде. Аларның күпчелеге җыеп алынды да инде. Әмма бу эшкә быелгы табигать шартлары үзгәрешләр кертте. Районда май аеннан башлап яңгырлар булмавы нәтиҗәсендә күпьеллык үлән биләгән басуларда яшел масса көтелгәннән азрак булды. Шулай да мал азыгы хәзерләү кампаниясенә ныклы әзерлек белән килгән балтачлылар үләннәрне югалтусыз җыйнап алу исәбенә малларны кышлатуга җитәрлек күләмдә азык булдыруны тулысы белән тәэмин итәчәкләренә шикләнми. Шулай ук халыкның малларына да җитәрлек күләмдә печән хәзерләү мөмкинлеге бар.

“Кызыл олау” килде

20 июля

Кичә “Селена-Агро” компанияләре төркеме составындагы Илеш элеваторына “кызыл олау” килде. Тәүгеләрдән булып яңа уңыш ашлыгын XXII партсъезд, М. Гәрәев исемендәге, “Урожай”, “Игенче”, “Мир” хуҗалыклары китерде. — Быелгы һава шартлары үзенчәлекле булуга карамастан, мул уңыш алырга өметләнәбез. Узган атнада хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә басулар торышын карап чыкканнан соң шундый нәтиҗәгә килдек. Иң мөһиме — уңышны вакытында җыеп алырга һәм элеваторга тапшырырга кирәк. Көне елны туйдыра торган кызу урак чорында барыбыз да бердәм булып эшләгәндә, өстәлләребез икмәкле булачагына шик юк, — диде тантаналы чараны ачып, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин.

“Базы” басулары гөрләп тора

19 июля

Чакмагыш районы игенчеләре уракка тулы әзерлек белән килде. Узган шимбәдә “Бәхтизин” җәмгыятендә иген уңышы җыю һәм уҗым культуралары чәчү, чиста һәм биләүле пар җирләрен әзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар, икътисадчылар, профком рәисләре катнашты. Көннәрнең бик эссе торуы иген культураларының өлгерүен нык тизләтте. Шул сәбәпле узган уракка былтыргыдан ике атнага иртәрәк төшелде, — ди район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев.

“Калтай: кичә һәм бүген”

19 июля

Күптән түгел Кушнаренко районы Калтай авылы турында шундый китап дөнья күрде. Якташыбыз Мансаф Сабуров 4 ел буе Уфа архивларында, республика, район, авыл китапханәләрендә шөгыльләнеп, авылның тарихы, күренекле кешеләре, үзенең нәсел шәҗәрәсе турында китабын авылдашларына бүләк итте.

“Дальний”ның сөте тәмлерәк

18 июля

“Искра” хуҗалыгында оптимальләштерүдән соң 20 савучыны дүрт оператор алыштырды

Аграр хуҗалыкларны реформалаштыру дәвам итә. Үзгәртеп коруда нинди генә алым кулланылса да, аларның һәркайсы җитештерүне тотрыклы үстерүгә, акланмаган чыгымнарны киметүгә һәм эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрүгә юнәлтелгән. Соңгы елларда икътисади үзгәрешләр янәшәсендә оптимальләштерү сәясәтенең дә җитди урын алуы күзәтелә. Әлбәттә, ул аграр тармактагы хезмәткәрләр санын киметүгә генә кайтып калмый. Стәрлетамак районының “Искра” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә дә моны ачык күрдек.

Нуриманда сарыклар 1 центнерга якынлый

17 июля

Нуриман районының Тирәкле авылы янында элекке Киров исемендәге колхозның җәйге лагере урнашкан була. 2009 елда башкаладан районга инвестор булып Рафаэль Йосыпов килә. Урындагы җитәкчеләр белән килешеп, Тирәкле яланнарын, табигатен сарыкчылык үрчетү өчен иң отышлы урын дигән карарга килә ул.

“Варшавка”да кыяр өлгерде

14 июля

Вәсим Кәримовның фермер хуҗалыгы Кырмыскалы районында иң “өлкән яшьтәге”ләрнең берсе. 1991 елда ул зур булмаган мәйданда үз эшен башлап җибәргән иде. Башта дуңгыз асрадылар, аннары игенчелеккә махсуслаштылар. Ә инде 2004 елдан “Варшавка” крестьян-фермер хуҗалыгы кыяр үстерә башлады. Беренче елда ук теплицаны бер гектарга җиткерделәр. Сорау да зур иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»