Авыл тормышы

Табигать сынады, әмма рухны сындыра алмады

18 августа

Быелгы коры һәм эссе һава шартлары Федоровка районы игенчеләрен дә зур сынау алдына куйды. Әйтик, элекке “Юрматы” хуҗалыгы базасында оешкан “Агроальянс” җәмгыяте басуларында җиргә үтеп керерлек яңгырлар яздан башлап булмаган. Шуңа күрә бөртеклеләрнең уңышы да көтелгәннән шактый түбән.

Алдан хәстәрләгәннең эше уңа

18 августа

Август аен борынгы бабаларыбыз “уракай” дип атаган, ягъни урак ае. Хәзерге вакытта район игенчесенең төп хәстәрлеге — уңышны югалтусыз җыеп алу. Район буенча быел 12,2 мең гектарда игеннәр өлгерде. Хуҗалыкларда 28 комбайн исәпләнә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, шуларның 16сы тезмәләрдән яки турыга ашлык суктыра. Тугыз агрегат тузган, аларны төзәтеп эшкә яраклы итү өчен шулкадәр күп запчасть кирәк, яңа комбайн арзангарак төшә. “Мәсәгуть” МТСыннан сигез комбайн алып торырга туры килде, алар куәтлерәк тә, ә механизаторларның күбесе үзебезнеке.

Корылык бәкәлгә сукса да...

17 августа

Благовар районында бөртеклеләрнең 80 проценты диярлек җыеп алынган, соңгы культуралардан карабодай гына кала. “Квадро”, “Заря”, “Агросервис” кебек хуҗалыклар уракны беренчеләрдән төгәлләде. Район буенча гектардан уңыш 13 центнер тәшкил итә. “Яңыш” җитештерү кооперативында эш соңгы гектарларда бара. Бөртеклеләр биредә 1200 гектарда үстерелгән. Корылык чәчүлекләргә зур зыян салган, уҗым культураларын хәтта сенажга чабарга мәҗбүр булганнар. Арпа да куандырмый, төшем нибары 12 центнер тәшкил итә.

Аграр реформалар җимереклегендә

15 августа

Русиянең авыл хуҗалыгы бүген шундый хәлдә. Аннан чыгу юлы бармы?

ХХ гасыр ахырында Русиядә сәяси системаның алышынуы авылга зур югалтулар китерде. Күп экспертлар бу чорда авылга китерелгән зыянны фаҗигагә тиңли. Һәм алар хаклы: ишек һәм тәрәзә урыннары караеп торган, түбәсе ишелеп төшкән терлек абзарлары, билчән һәм шайтан таягы баскан ферма, ындыр табагы, машиналар ихатасы территорияләре, күп еллар сөрелмәү сәбәпле вак агачлар һәм куаклыклар баса башлаган элекке иген басулары, ташландык авыллардагы тәрәзәсенә аркылы-торкылы такта кагылган йортлар — Русиядәге аграр реформаның нәтиҗәләре менә шундый. Мондый “үзгәртеп кыру” нәтиҗәсендә авыл халкы тулысынча диярлек эшсез калды, авылдагы инфраструктура тулысынча җимерелде. Шул җирлектә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү берничә тапкыр кимеде һәм Русия халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә зур кыенлыклар тудырды. Бүгенге әңгәмәдәшебез — гомерен республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүгә багышлаган икътисад фәне докторы, профессор Тимергази Галиев.

Басулардан икмәк исе аңкый

11 августа

Дүртөйле районы хуҗалыклары тәүгеләрдән булып уракка төшкән иде, урып-җыю эшләрен дә алар иң беренчеләрдән булып тәмамларга җыена. Бүгенге көндә эшләрнең 76 проценты башкарылып, барлыгы 55200 тонна тулай җыем алынган. Аерым хуҗалыкларда — “Чишмә”, “Киров”, “Уңыш”, “Игенче” җәмгыятьләрендә, “Үзәк МТС”ның “Көшел” һәм “Уңыш” бүлекчәләрендә урып-җыю эшләре тәмамланган да инде. Район буенча бөртеклеләрнең гектар куәте уртача 17,4 центнер тәшкил итсә, “Киров” хуҗалыгында бу сан — 24,6, “Ленин”да — 25,5, “Россия”дә 24,2 центнерга җитә.

Яшьләр авылны үз итә

10 августа

Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Куйбышев исемендәге хуҗалык басуларында урып-җыю эшләре кызу темп белән бара. Хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәзиф Ихсановның әйтүенә караганда, бүгенге көндә 1550 гектарда иген тезмәләргә салынган, шуның 1268е җыеп алынган. Гектар куәте — уртача 21 центнер, тулай җыем 2800 тонна тәшкил итә. — Арпа аеруча сөендерә: һәр гектардан уртача 26 центнер төшем бирә. Башка культураларның да төшеме 20 центнердан ким түгел, — ди Рәзиф Хәтмулла улы. Куйбышевлылар быелгы уракта барлыгы 4800 тонна тулай җыем алырга исәп тота. — Көннәр генә уңай торсын. Шулай булганда, урып-җыю эшләрен август урталарына ук төгәлләргә була, — ди игенчеләр. Хуҗалыкның һәр басуы техника гөрелтесенә күмелгән. Басу-кырларда бүген дүрт — “Дон-1500”, бер “Дон-1200” комбайны эшли. Аларда тәҗрибәле комбайнчылар Айдар Авзалов, Марсель Гаянов, Илнур Кәримов, Данис Әдеһәмов, Ильяс Галиев эшли. Айдар Авзалов, мәсәлән, барлыгы 8000 центнер ашлык суктырып, хуҗалык комбайнчылары арасында беренче урында бара. Икенче урында — Марсель Гаянов, өченчедә Илнур Кәримов килә.

Тәтешледә төшенкелеккә бирелмиләр

07 августа

Тәтешле басуларының 7 мең гектарга якынында иген уңышы юк дәрәҗәсендә, калганнарында да гектар көче 9 центнердан артмый. Бу төбәктә уракка, гадәттә, июльнең соңгы көннәрендә төшәләр иде. Быел 17 июльдә башланды. Әлегә 11 мең гектарда урып-җыю эшләре башкарылды, ындыр табакларына 9 мең тонна ашлык кайтты. Арыш, борчак, солы җыйнап алынды, хәзер эшләр, нигездә, арпа һәм бодай басуларында бара. Район игенчеләре булганын югалтусыз җыеп алырга тырыша, уракта планлаштырылган 3 процент тәүлеклек үсешкә ирешәләр. Әле ашлык суктыруда 48 комбайн, аларның сигезе “Үзәк” МТСыннан килгән, тезмәләргә салуда 21 техника эшли. Техника яңарту белән даими шөгыльләнсәләр дә, урак вакытында аларның җитмәве нык сизелә, бер комбайнга уртача 542 гектар эш күләме туры килә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән норматив буенча ул бер комбайнга 390 гектардан артырга тиеш түгел.

Бураларда - гәрәбәдәй ашлык

04 августа

Республикада урып-җыю эшләренә старт Благовар районында 12 июльдә Президент Рөстәм Хәмитов катнашлыгында үткән семинарда бирелгән иде. Благоварлылар тәүге көннәрдә алынган темпны төшерми. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларыннан күренүенчә, август башына иртә бөртекле культураларның өчтән бер өлеше суктырып алынган. Ни аяныч, хезмәт җитештерүчәнлеге югары булса да, уңыш көтелгәннән түбән — район буенча гектардан 14 центнер тирәсе.

Эшле кеше - ашлы кеше

03 августа

Дәүләкәндәге “Аграр традицияләр” компаниясенә кергән “Колос” агрофирмасы Әлшәй районының урак алдынгылары исәбендә. Монда уҗым культураларының уртача уңышы 25 центнерга җитә. Бу уртача район күрсәткеченнән ике тапкыр артыграк. Сүз дә юк, хуҗалык басуларының Дим буенда булуы, зур суның үзенә явым-төшемне тартуы, — димәк, вакытында азмы-күпме яңгырлар явып үтү үз ролен уйнагандыр. Шул ук вакытта Гайниямак игенчеләренең чәмле хезмәте, агротехник чараларның төгәл башкарылуы, бары тик элита орлык чәчү, тиешле оештыру чаралары, урындагы җитәкчелекнең даими контроле һәм башка мөһим факторлар уңышның төп нигезен тәшкил итә.

Ул саламны җыеп алыр, һәм ач булмас сыер малы

01 августа

“Аграр традицияләр” җәмгыятенә караучы “Колос” агрофирмасы механизаторы Сәләхетдин Хисаметдинов берүзе элекке бер бригада эшен башкара. Сәләхетдин Хәләфетдин улы өчен быелгы урак беренчесе түгел — ул инде туган авылы кырларын утыз елга якын иңли. Моңарчы кибән салучылар бригадасында төп кеше булды — чүмәләне өскә ыргытучы тракторны аның кебек оста хезмәтләндерүчене табуы кыен иде. Гайниямак авылында яңа хуҗалык оештырылгач, тәҗрибәле һәм һәрьяклап ышанычлы егетне саламны тыгызлап төрү агрегатына утырталар. Шулай итеп, Сәләхетдин бүген берүзе бер бригаданы алыштыра — урак чорында салам өю белән мәшгуль булган унлап кешенең эшен башкара.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»