Авыл тормышы

“Китмимен, авылкаем!”

12 сентября

Кушнаренко районында кайсы хуҗалык иң беренче булып язгы чәчүгә төшә? — “Ляпустин”. Кайсы уракны беренчеләрдән булып тәмамлый? — “Ляпустин”. Борынгы Ямское авылында урнашкан әлеге хуҗалыкның мондый даны районда яшәүчеләргә күптән мәгълүм.

Яңача эшләүгә ни җитә?

07 сентября

Туймазы районындагы “Нерал-Матрикс” предприятиесе сыер малының продуктлылыгы буенча республикада иң яхшы күрсәткечкә ирешә

“Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесе соңгы вакытта сөт терлекчелеген үстерү буенча республикада алдынгы тәҗрибә мәйданчыгына әверелде. Көнбатыш технологиясен уңышлы үзләштергән коллектив җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә елдан-ел яхшырак күрсәткечләргә ирешә.

Нут һәм арпа монда ару тарта

06 сентября

Чишмәлеләр бу культураны чит илләрдә дә сатып танылыр әле

Чишмә районында иртә иген урагы нигездә тәмамланды. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Миңневәли Мусин белдерүенчә, ашлыкның тулай җыемы 53 мең 500 тонна тәшкил итә. Әлбәттә, бу күрсәткечнең берникадәр артуы да көтелә, чөнки хуҗалыклар карабодай уруга төште. “Нерал-Чишмә” җәмгыятендә исә, моның белән беррәттән, нут уңышын җыю бара.

Үгезләре тоннага якын!

06 сентября

“Луч” җәмгыяте базасында алдагы чорда “Герефорд” токымлы мал үрчетү буенча токымчылык заводы төзү күздә тотыла

“Үзәк” машина-технология станциясенең Миякә филиалына караучы Федоровка бүлекчәсенең “Луч” җәмгыятендә “Герефорд” токымлы маллар үрчетүгә моннан берничә ел элек кенә алындылар. Ул вакытта ай дәвамында диңгез-океаннар кичеп Австралиядән кайтарылган 82 баш токымлы тананың Башкортстан шартларына ничек яраклашуы, мантып китүе белгечләрдә дә, хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Йосыповта да зур борчылу тудыра иде, билгеле. Шуңа да Коры Иҗәк авылы фермасында “чит ил кунаклары”н бала баккан кебек тәрбияләделәр, алар өчен мул азык рационы булдырып, тәүлек әйләнәсенә ашатудан өзмәделәр. Аның каравы, киеренке хезмәт һәм тырышлык үзенең күркәм нәтиҗәләрен бирде. “Герефорд”лар тернәкләнеп, бүген биредә ит токымлы маллар саны 300 баштан артып киткән. Шул исәптән, 83 үгез симертүгә куелган. Мидхәт Җәүдәт улы белдерүенчә, алар тәүлегенә уртача бер килограмм артым бирә. (Хуҗалык буенча да бу күрсәткеч 900 граммга якынлашкан). Токымлы үгезләрнең тереләй авырлыгы исә 700-800 килограммга кадәр җитә.

Гәрәевлылар арыш чәчә

31 августа

Илеш районының М. Гәрәев исемендәге хуҗалыгы уңганнары урып-җыюны уңышлы тәмамлап, 29 августта арыш чәчә башлады. Баш агроном Ришат Баһмановның сүзләренә караганда, хуҗалыктагы 4554 гектар сөренте җирләрнең 900 гектарына “Памяти Кунакбаева”, “Чулпан-7” сортларының элита орлыгы чәчеләчәк. — Узган елда бу вакытта урып-җыюның иң кызу мәле иде. Ә быел без бу мөһим кампанияне 11 августта ук тө-гәлләп куйдык. Дөрес, ел коры килү сәбәпле, уңыш әллә ни сөндермәде: нибары 21 мең центнер гына тулай җыем алдык (чагыштыру өчен: узган елда 60 мең центнер иде). Тулай җыем түбән булуга карамастан, киләсе ел уңышы өчен 6 мең центнер орлык запасы тупладык. 27 августка кукурузны да җыеп алдык. Узган елда ул уртача 230-270 центнер яшел масса биргән булса, быел гектар куәте 70-80 центнердан артмады. Шулай булуга карамастан, мал азыгына кытлык булмас, дип уйлыйбыз. Былтыргы запасларны да кертеп, һәр малга 33 центнер исәбеннән азык берәмлеге хәзерләргә ниятләп торабыз. Бүген арыш чәчә башладык. Һава шартлары уңай килсә, бу эшне дә кыска вакыт эчендә тәмамларбыз, дип уйлыйбыз. Чәчү белән беррәттән, туңга сөрү дә бара, — диде Ришат Флүз улы, хуҗалыкта барган эшләргә кыскача анализ ясап.

Җәйләүнең соңгы көннәрендә

31 августа

Быелгы эссе җәй терлекчелек тармагында эшләүчеләр өчен олы сынау булды. Балтач районы терлекчеләре аны ит, сөт җитештерүдә бик зур югалтуларга юл куймыйча үткәрде. Моны район терлекчеләренең җиде айлык эш йомгакларыннан да күреп була: тере авырлыкта ит сату узган елның шул чоры белән чагыштырганда — 17, сөт сату 10 процентка артыграк булды. Маллар санын киметүгә дә юл куелмады, киресенчә, бозау алу узган елгыдан 286 башка артты, ә маллар үлеме 5 процентка кимеде. Әлеге вакытта район хуҗалыклары көн саен 35 тоннага якын сөт житештерә һәм аның 34 тоннасы кулланучылар базарына тәкъдим ителә. Быел шәхси хуҗалыклардан сөт җыю да узган елгыдан яхшырак оештырылды һәм 30 тоннага артыграк булды.

“Базы” канаты астында ышанычлы да, имин дә

30 августа

Зур казанышлары белән республикада, илдә билгеле “Базы” аграр хуҗалыгы реформалар чорында язмышы кыл өстендә калган элекке колхозларның бер өлешен үз канаты астына ала. Чакмагышның үзендә яшәүчеләрне исәпләмәгәндә, район авылларында дөнья көтүчеләрнең 20 проценты чамасының хезмәте, тормышы бүген “Базы” хуҗалыгы белән бәйле. Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, хуҗалык рәисе Вадим Соколовны бүген район биләмәләрен таралудан саклап калган җир хуҗасы, ата-бабалардан калган тарихи әманәтне дәвам итүче дип атау һич арттыру булмас, мөгаен. Юмаш авылына алып төшүче тау сыртыннан тирә-як матурлыгы уч төбендәгедәй күренә. Түбәндә авыл урамнары тасма кебек сузылган. Аннан арырак уңдырышлы басулар җәйрәп ята. Шушы матурлыкка хозурланып, карашлары еракка төбәлгән хуҗалык рәисе Вадим Соколовның эчке кичерешләрен аңламасам да, сизеп торам, җитәкчедә ниндидер канәгатьләнү тоела. Җәмгыять, яшәеш кануннары, тормыш агышы соңгы унъеллыкларда ничек үзгәрде бит. Әле кайчан гына колхоз рәисләренең хезмәте келәттәге ашлык күләме, банкта сакланган миллионнар белән бәяләнә иде. Вадим Соколовның үлчәме икенчерәк. Әнә, шушы биеклектән дә аның эшчәнлегенә берникадәр бәя биреп була. Егерме ел дәвамында төзелешкә тотынылган чыгымнарны әлеге хаклар белән исәпләгәндә берничә миллиард сумга җитәр иде. Авылларда бер очыннан икенчесе күренмәгән күпме урам үсеп чыкты ул җитәкчелек иткән чорда! Соколов келәттәге ашлыгы белән тугел, хуҗалык авылларында кешеләрнең имин тормышта яшәве белән горурлана. Чөнки, шушы бөтенлек нигезендә хуҗалык икътисады ята бит.

Җылы абзар - ярты азык

29 августа

Борай районында 36 ферма бар һәм аларда 10 меңгә якын сыер малы исәпләнә. Ел коры килсә дә районда мал санын киметүгә юл куелмый, киресенчә, узган елдагыдан 142 башка артыграк. Продукция җитештерү һәм сатуда да күрсәткечләр яхшы. Әлеге вакытта районнан эшкәртүчеләргә көн саен 28 тоннадан артыграк сөт озатыла. Бу күрсәткеч узган елгыдан бер тоннага күбрәк. Малларга кукуруз һәм судан үләненнән яшел конвейер оештырылган.

Уңганнарны ил ярата

25 августа

Чынлап та, уңган, тырыш кешеләрне кем яратмас! Нуриман районының Яңа Күл авылында бик зур бер йорт ерактан ук игътибарымны җәлеп итте. Иңе — 10, буе 18 метр зурлыктагы таш йортта Халисә белән Хәниф Мөхәммәтҗановлар яши икән. Алар 1976 елның көзендә өйләнешкәч тә, киләчәктә балалар, киленнәр, кияүләр, оныклар белән бергә яшәрлек булсын, дип, шушы йортны төзи башлаганнар.

Бишенделеләр тырышкан, шуңа уңышлары мул

23 августа

Алдынгы технологияләр кертүгә йөз тотучы “Бишенде” җәмгыяте эшчәннәре быелгы урып-җыю чорында да зур фидакарьлек үрнәге күрсәтә. Ел уңайсыз килүгә карамастан, аларның тырышлыклары бушка китмәде — басулардан әйбәт кенә уңыш җыеп алынды. — Бүген инде урып-җыю кампаниясенең тәүге нәтиҗәләре турында сүз йөртергә була, — ди инде өч дистә елга якын шушы хуҗалыкны җитәкләүче Вингаль Фазлыйәхмәтов. — Кызу чорда эш темпын күтәреп, алтын төсенә кергән кырларның 80 процентында бөртеклеләрне җыеп алдык. Басулардан кайтарылган 12 мең центнер тирәсе ашлык бураларга салынды. Әле хуҗалык буенча гектар көче 17,5 центнер тәшкил итә. Язгы иген культураларыннан елына күрә әйбәт кенә уңыш алабыз. Менә арпа урагын тиз арада төгәлләдек. Бу культураның “Челябинский-99” сорты корылыклы елда да өметне аклады. Басуларда гектарыннан уртача уңыш 18,6 центнер булды. Әле солыны соңгы гектарларда урып-суктырабыз. Фуражга салыначак бу культура 20 центнерга якын төшем бирә. Хәзер инде хезмәт чәме бодай басуларына күчте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»