Авыл тормышы

Келәте тулының табыны сыйлы

02 ноября

Узган җомгада Илеш районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара үтте.

Келәтләребез буш түгел

01 ноября

Көз — сәясәтчеләрнең генә түгел, халыкның кәефен, сулышын тоярга мөмкинлек бирүче чор. Шәһәрдә дә, авылда да кешеләр бердәй кышка әзерләнә. Ә инде сәүдә нокталары әйтерсең лә “тормыш барометры”: ихтыяҗ гына түгел, бәяләр дә “якалаша”. Быел тоташ ил күләменнән чыгып фикер йөрткәндә, игенчелек әлләни куандырмады. Аның нәтиҗәләре ит, сөт ризыкларында да чагылыш табачак. Шулай да күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин: “Быелгы уңыш ил халкын икмәк, бәрәңге һәм яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”, дип белдерде. Дөнья күләмендә азык-төлек һәм финанс кризисы көтелгәндә ил башлыгының мондый фикере русиялеләрдә ышанычны арттыра. Ике ел элек кабул ителгән Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасында халыкны туклану продуктлары белән тәэмин итүдә эчке сәүдә базарында үзебездә җитештерел-гәннең өстенлек алырга тиешлеге билгеләнгән иде, ягъни бәрәңгенең кимендә — 95, сөт һәм сөт ризыкларының — 90, ит һәм ит продуктларының — 85, шикәр, үсемлек мае, балык һәм балык ризыкларының 80 проценты Русиядә җитештерелгән булырга тиеш. Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров сүзләренә караганда, 2011 елда илдә формалаштырылган тулай ресурсларда ашлыкның — 99,3, бәрәңгенең — 95,3, сөт һәм сөт ризыкларының — 79,9, ит һәм ит продуктларының 73,4 проценты үзебезнең илнеке. Министр фикеренчә, быел да әлеге күрсәткечләр шуңа якын. Илдә азык-төлек тотрыклылыгы тагын бер мөһим мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Русиядә тиздән кабул ителәчәк “2013 елда азык-төлек кәрзине”ндә шактый үзгәрешләр көтелә. Әмма тоташ дөнья күләмендә азык-төлек һәм финанс кризисы янаганда илебез әлеге тотрыклылыкны саклап калырга сәләтлеме?

Ферма түгел, фирма бу!

27 октября

“500 ферма” программасы кысасында капиталь төзекләндерелгән Динес авылы терлекчелек комплексы дөнья стандартларына яраклаштырылып үзгәртелгән Хәбәр итүебезчә, Федоровка райо­нының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы “500 ферма” программасына рес­публикада тәү­ге­ләрдән булып кушылды. Динес авылы терлекчелек фермасын капиталь төзек­ләндерү буенча эш би­редә әле май аен­да ук баш­ланды. Шушы көннәрдә “Агро­комплект” җәмгыяте төзү­челәре биредә төзекләндерү эшләрен тәмам­лады. Капи­таль ремонт нәтиҗәсендә ферма нинди үзгәрешләр кичергән? Программада катнашу аның җи­теш­терү куәт­ләрендә нинди чагылыш табачак? Хуҗалыкта булганда, тәү чиратта, шулар хакында кызыксындык.

Икмәк тә бар, шикәр дә бар, көнбагыш амбар тулы!

24 октября

Без бирегә килгәндә чөгендер басуында Мәләвез шикәр заводына озату өчен “татлы тамыр”ның соңгы тонналарын төйиләр иде. — Бүген инде икенче рейс ясыйм. Шикәр заводында чират юк. Шуңа 120 чакрым араны төшкә кадәр үк урап кайттым, — диде “КамАЗ” машинасын чөгендер төягеч янәшәсенә китереп куйган Фәнил Ишманов. Чөгендер төяүче Мөбин Аетов белдерүенчә, атна дәвамында ул илледән артык тагылмалы йөк машинасына “татлы тамыр” төяп озаткан. — Быел уңыш бераз кайтышрак. Чөгендер басу­ларының гектар куәте 100 центнердан күбрәк кенә булды. Җәмгысы 96 гектардагы мәйданнан 900 тонна чөгендер үстереп алынды. Әмма быел безнең төбәктә җәйнең гадәттән тыш коры булуын исәпкә алганда, бу уңыш та гаять зур күрсәткеч, — ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Ишманов. Гомумән, Хәмзә Тәнзил улы белдерүенчә, хуҗалык елны матур күрсәткечләр белән тәмамлый. Арыш гектарыннан — 17, бодай — 10, солы — 12, көнбагыш 9,5 центнер уңыш биргән. Арышның корылыклы елда да алдатмавын исәпкә алып, аның мәйданнарын тагы да арттырырга булганнар. Быел бу культура 300 гектарда үстерелсә, алдагы ел өчен 470 гектарга чәчелгән. Әйткәндәй, уҗым басуларының барысы да яхшы шытым биргән һәм бүген яшел хәтфәгә күмелеп утыра. Туңга сөрү эшләре дә ахырына якынлашкан. Планлаштырылган 500 гектар мәйданның 410 гектары сөрелгән. Терлекчелек тармагы да кышка елына күрә ярыйсы ук мул азык запасы белән керә. Һәр малга 30 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчелеге азык базасын арытаба үстерү хәстәрен дә күрә. Быел 70 гектарда күпьеллык үләннәрне яңарткан булсалар, алдагы язда янә йөз гектарда люцерна чәчеләчәк. Фермалар да малларны кабул итүгә тулысынча әзер. Хәмзә Ишманов белдерүенчә, 560 баш сыер малы якын көннәрдә фермаларга кайтарылачак. Җәмгыять җитәкчелеге хуҗалык үсешенә аеруча зур өлеш кертүче фидакарь хезмәткәрләрне дә мактап телгә алды. Механизаторлар Альберт Хәйбуллин, Илмир Фәйзуллин, терлекчеләр Рәис Усманов, Риф Кәримов, савучылар Мөршидә Вәлитова һәм Әлфия Исмәгыйлева — нәкъ шун­дыйлардан. Хәер, хуҗалыкта тырышып эшләү өчен стимул да бар. Әйтик, иң уңган терлекчеләрнең хезмәт хакы аерым айларда — 15 мең, механизаторларныкы 12 мең сумга кадәр җитә. Хуҗалык үз хезмәткәрләрен ашлык, шикәр, терлек белән дә даими тәэмин итеп тора. Авыл халкы да “Очкын” хуҗалыгына күз төбәп яши, чөнки барлык социаль мәсьәләләр, тәү чиратта, аның ярдәме белән хәл ителә.

Кәбестәсе — баш кадәр!

22 октября

Борай районы икътисадында кече эшкуарлык тоемлы урын били. Шәхси эшкуарлар ит, сөт җитештерә, яшелчә үстерә. Кодаш авылыннан Борис Әхмәдуллин кәбестә үстерү белән 1991 елдан бирле шөгыльләнә.

Үзе бер гүзәл җыр кебек туган ягыбыз — Борай!

20 октября

Борай районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә Агидел һәм Җитез Танып елгалары бассейнында Бөре һәм Яңавыл шәһәрләре арасында урнашкан. Район биләмәләре Бөре, Дүртөйле, Калтасы, Яңавыл, Тәтешле, Бал¬тач, Мишкә районнары белән чикләшә. Хәзерге Борай районы халкының формалашуы XIV-XVI гасырларга туры килә. Аңа кадәр бу җирләрдә җәл¬дәк, таз, уваныш, елан, уран һәм башка ырулар яшәгән. XVI гасыр аза¬гында Русь дәүләте хөкүмәте Баш¬корт¬станга татар һәм мишәр¬ләр¬не кү¬черә, соңрак мондый күренеш удмурт һәм мариларга да кагыла. Борай районындагы хәзерге татар, удмурт, мари авылларына нигез шул вакыт¬ларда салына. Идарә итүне оештыру өчен урыс авыллары — ныгытмалар да барлыкка килә. 1864-66 елларда хәзерге район биләмәләрендә Борай, Каенлык, Кызылъяр, Кизгәнбаш волостьлары оештырыла. Алар 1919-1930 елларда Бөре кантонына керә. 1930 елның 20 августында Борай районы төзелә.

Ит кирәк, сөт кирәк, күп кирәк

12 октября

Башкортстан дәүләт аграр университетында Бөтенрусия яшьләренең фәнни мәктәбе оештырылды. Русиянең биш федераль округыннан, уннан артык төбәгеннән лекторлар, галимнәр катнашкан чараның әһәмияте нидә? Анда авыл хуҗалыгы үсеше өчен нинди мөһим мәсьәләләр күтәрелгән? Чараны оештыру­чыларның берсе, БДАУның биология һәм технология факультетының терлекчелек кафедрасы җитәкчесе Фәрит Вәлитовтан шул хакта да сораштык.

Татар-үзбәк дуслыгы Сафарда сынала

11 октября

Чишмә районындагы иң эре хуҗалыкларның берсе — Ленин исемендәге колхоз 90нчы елларда ук яшәүдән туктады. Аның дәвамчысы “Сафар” авыл хуҗалыгы коо-перативы да озак тормады. Ниһаять, бу төбәккә дә инвесторлар килде. 2009 елда банкротлыкка чыккан колхозның бурычларны каплаудан калган мөлкәтен Екатеринбургтагы “Уз. Дэу” компаниясе сатып алганнан соң биредә җаваплылыгы чикләнгән “Нурис” җәмгыяте оештырылды.

Бәйгедә дә, хезмәттә дә беренче!

11 октября

Безнең тузлыкушлылар Назыйф Хобайбулла улы Зәйнуллинны, яратып, “эш аты”, диләр. Әйе, аның кебек фермерлык хуҗалыгы тотучылар арабызда сирәк. 200 гектар игенчелек җирләре, 20 баш ат, 21 баш сыер маллары, 40-50ләп сарык, йөзәрләгән кош-корты, умарталык — чын мәгънәсендә үзе үк бер зур ферма!

Министрның фаразы расланды

12 сентября

РСФСР Югары Советы 1990 елның 22 ноябрендә “Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында” Закон кабул итте. Шул көннән Русия авылларында яңа тормыш башланды. Гомер буе үзаллы эшләргә зар-интизар булып яшәгән, үзенең хезмәт җимешен татып карарга сусаган кешеләргә хөррият игълан ителде. Советлар Союзы дәверендә авыл хуҗалыгында патшалык иткән колхоз-совхозлар арасына ашкынып эшкуарлар килеп керде, берсе артыннан икенче шәхси хуҗалыклар туа торды. Шаран районында да кыска гына вакыт эчендә аларның саны 300дән артып китте. Фермер дигән шәхес тарих аренасына нык итеп басып, озакка дип килде. Бүген районда йөзгә якын фермер исәпләнә, алар карамагында 11 мең гектардан артык җир бар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»