Авыл тормышы
Ата-баба тәрбиясе җимеш бирә
22 июляШаран районындагы Сакты авылы фермеры Сергей Актимеров белән сөйләшкәндә мин шуны күңелемә салып куйдым: ир уртасына яңа җитеп килүенә карамастан, ул җирдә үзаллы эшләүдә зур тәҗрибә туплап өлгергән.
“Урада”да заманча эшлиләр
22 июляЯңавыл районы хуҗалыкларында терлекчелек продукциясе җитештереп табышлы яшәүгә исәп тоталар. Шуңа күрә быел да алар һәр баш малга 33 центнер азык туплауны максат итеп куйган. Моның өчен район буенча 50800 тонна — сенаж, 12400 тонна — печән, 60 мең тоннага якын силос хәзерләү таләп ителә. Әлеге сенаж салу байтак хуҗалыкларда тәмамлану алдында, көннәр аязаю белән печән хәзерләү дә югары темп алды. Хәзер мал азыгын кайгыртуда кул көче куллану юк. Хуҗалыкларның һәрберсендә чабу, киптерү, рулоннарга төреп ташып өеп кую звеноларын үз эченә алган комплекслар эшли, җитәрлек кадәр техникасы да булдырылган.
Өметләр аклансын, ашлык мул булсын
19 июляБашкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әгъләм Хөснетдинов “Боҗыр” кооперативын 14 елга якын җитәкли. Һәр сүзен үлчәп, анык дәлилләр китереп сөйләүче рәис әңгәмәбезнең беренче минутларында ук ихтирам уятты. Басучылык булсынмы, терлекчелекме, ниһаять, дөнья сәясәтеме — барысына да бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән үз карашы, үлчәме бар аның.
Мул уңыш өлгерде
17 июляМиякә районының “Нива” хуҗалыгы республикада беренчеләрдән булып уракка төште
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Александр Петров җитәкләгән әлеге кооператив Миякә районында үзенчәлекле маякка тиң. Башлыча эшкә чәмлеләр яшәгән Кожай-Семеновкадагы күмәк хуҗалык совет чорындагы колхозларның иң уңай якларын саклап калган. Кожайлылар — һәр эштә алдынгылар сафында. Соңгы елларда районда ниндидер зур тантана үткәрелеп, аның түренә “Нива” вәкилләренең күтәрелми калганы юк. Миякәлеләр, терлекчелектә булсынмы, кырчылыктамы, “Нива”га йөз тотып эшли.
Юлларыбыз такыр, тормышыбыз матур булсын!
15 июляБишбүләк районының Рәмзил Нуриәхмәтов җитәкләгән юл төзү һәм ремонтлау идарәсе үз алдына шундый бурыч куеп эшли
“Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән тирән мәгънәле әйтем бар. Әлеге сүзләрне күз уңында тотканда районнардагы тәртипне алардагы юллар торышы ап-ачык күрсәтә дип әйтергә була. Бу уңайдан Бишбүләк юллары тоташ районга карата бары тик ихтирам гына уята. Приют яклап килеп керәсеңме, яисә Аксен һәм Миякә яклапмы, Бишбүләк кәефне төшерми. Киресенчә, мондагы юлларның һәрчак караулы булуын күреп, сөенеп куясың. Моның өчен, әлбәттә, тәү чиратта, шушы районның таләпчән һәм тынгысыз башлыгы Наил Гатауллинны, “Башкирдавтодор”га караган Бишбүләк юл төзү һәм ремонтлау идарәсен ике дистә елга якын уңышлы җитәкләүче, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәмзил Нуриәхмәтовны олы рәхмәт белән телгә алырга кирәк.Аты барның канаты бар
15 июляДәүләкән районындагы Дим елгасы буена сыенып утырган Яңа Яппар авылы күптән үзенең киң яланнарда утлап йөргән елкы көтүләре, сихәтле кымыз ясау осталары белән дан тота. Хәзерге көндә дә монда күпләр шул эш белән ныклап шөгыльләнә. Алар арасыннан Сания һәм Илгиз Нигъмәтуллиннарны районнан читтә дә яхшы беләләр. Чөнки алар үзләре җитештергән милли эчемлекне Чишмә якларындагы, Уфадагы күп кенә сәүдә нокталарында саталар.
Сөтле сыер акча китерә
15 июляБлаговар районында, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында 3 мең баш савым сыеры асрала, бу шәхси секторның сөт җитештерүдә мөмкинлекләре зур булуы турында сөйли. Шуңа да аны нәтиҗәле файдалану максатында шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны оештыруга җитди игътибар бирелә.
Район данын күтәрәләр
10 июляКендеге белән туган туфракка береккән, аннан аерыла алмаган кешеләр була. Алмаз Нәкый улы Маннанов — шундыйларның берсе. Туган авылы Яңа Нугайны кечкенәдән үк якын һәм үз итә ул. Шуңа да авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, икътисадчы дипломы алып, Алмаз туп-туры үз колхозына кайта. “Туган җирдә хезмәт итүне максат итеп куйдым,” — диячәк ул соңыннан.
Эшләр бихисап, ниятләр зурдан
10 июляБыел җәй җылылыкка саран. Еламсырарга торган болытлар да баш өстендә еш әйләнә. Шуңа авыл халкы кышка җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләп калу өчен кояшлы көннең һәр минутын файдаланырга тырыша. Илеш районының Куйбышев исе-мендәге хуҗалыгында бу җәһәттән эш яхшы оештырылган. Әлеге вакытта халык телендә “Чияле болынлыгы” дип йөртелгән мәйданда люцерна чабу дәвам итә.
1000 тонна печән, 9000 тонна сенаж!
09 июляФрунзе исемендәге хуҗалыкта мал азыгын быел да планнан күпкә арттырып хәзерләмәкчеләр
Бөтен республикадагы кебек үк, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында да бу көннәрдә мал азыгы хәзерләүнең иң кызган мәле.
— Печәнгә бер атна чамасы элек төштек. Әлегә 100 тонна тирәсе печән, рулоннарга төрелеп, фермалар янына китерелде. Җәмгысы план буенча 950 тоннадан артык печән, 9000 тонна сенаж туплау каралган. Шул рәвешле һәр баш малга 38 центнер азык хәзерләү бурычы куелды. Хуҗалык басуларында мал азыгы культураларының быел ишелеп уңуын исәпкә алганда, көннәр яхшы торганда әлеге планны 1,5-2 тапкырга арттырып үтәрбез дип ышанам, — ди люцерна басуындагы калын тезмәләргә киң караш ташлап, Фрунзе исемендәге кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”