Авыл тормышы

Үзе фермер, үзе депутат, үзе спортчылар тәрбияли

15 ноября

Иске Туймазыдагы “Овощевод” крестьян хуҗалыгы” директоры, район Советы депутаты Марат Гайфуллинны мәктәпнең спорт залында очратырмын дип һич уйламаган идем. Кулына спорт формасы салынган зур гына сумка тоткан. Бер дә очраклы эш белән йөргән кешегә охшамаган. Өч ел элек мәктәп янында спорт клубы оештырылган, анда балалар һәм үсмерләр милли һәм классик көрәш белән шөгыльләнә икән. Тренер итеп эшкә Октябрьскийдан спорт мастеры Илнур Габидуллинны чакырганнар. Хезмәт хакын аңа фермер Гайфуллин үзе түли, гомумән, авылдагы шушы спорт клубын ул финанслый икән.

“Яңалыклар кертүдән курыкмыйбыз”

14 ноября

ди токымчылык эше буенча республикада алдынгы урында баручы Чакмагыш районы уңганнары

Узган җомгада Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгында терлекчелек тармагы мәсьәләләренә багышланган зона семинары үтте. Аның эшендә район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Камалов, район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Ямалиев, токымчылыкка махсуслашкан “Элита” предприятиесе директоры Эльвира Сабирова, “Герой”, “Волга”, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативларының баш зоотехниклары һәм баш ветеринария табиблары, участок ветеринария табиблары, ветфельдшерлар, ясалма орлыкландыру техниклары, зоотехник-селекционерлар, сөтчелек фермалары мөдирләре, бозау караучылар катнашты.

“Акча фермада һәм басуда үсә”

14 ноября

“Азат” җәмгыяте ит сатып кына да ай саен бер миллион сум табыш кертә

“Азат” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Дашкинның болай дип әйтергә, чыннан да, тулы хакы бар. Хуҗа­лыкта үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. Бу җәһәттән уҗым культуралары быел 1500 гектарда, көнбагыш — 780, бодай — 2100, арпа 300 гектарда үс­терелгән. Елның коры килүенә карамастан, һәр культура мул уңыш белән сөендергән. Әйтик, арышның һәм арпаның гектар куәте 20 центнердан арткан. Баксаң, җәмгыять хезмәт­кәрләренең катлаулы һава шартларында да мул уңыш үстереп алу сере барлык агротехник чараларны да төгәл үтәүдә икән. Беренчедән, хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, барлык эшләр тиешле агротехник срокларда башкарылган. Икенчедән, һәр гектарга бер центнер исәбеннән ашлама кертелгән. Бу максатта хуҗалык быел гына да 350 тонна ашлама сатып алган.

Авыл хәлен авыл халкы белә...

13 ноября

Яки тармактагы кызу темплар белән үсеш турында югары трибуналардан яңгыраган чыгышлар крестьян күңелен җылытамы?

Узган атна республикада тәү чиратта авыл хуҗалыгы һәм аграр сәнәгать тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланды. Атап әйткәндә, пәнҗешәмбедә Башкортстанда киң колач белән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне үтте. Киң колач белән диюебез шуннан: агросәнәгатьчеләр көне уңаеннан тантаналарда соңгы елларда беренче тапкыр ике йөзгә якын тармак хезмәткәренә республиканың мәртәбәле бүләкләре һәм югары исемнәре тапшырылды. Атна башында исә Президент Рөстәм Хәмитов рәислегендә авыл хуҗалыгы үсешендәге ике мөһим тармак — биотехнологияләр һәм аграр секторны химия-ләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үтте. Алар нәтиҗәләре буенча республиканы шушы юнәлештәге эшчәнлектә яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару бурычы куелды.

Уфа малтабары Бекморза фермасын тергезә

10 ноября

“500 ферма” программасы авылны таралудан саклады

Бекморза авылы дистәләрчә ел элек Бөре районындагы икътисади яктан көчле комплекслы бригадаларның берсе иде. Соңгы унбиш елда биредә хуҗалык итү рәвеше генә түгел, милек хуҗалары да бер-бер артлы алышынды. Авылның күз алдында таралуы, билгеле, тәү чиратта, бригададагы эшләрнең түбән тәгәрәвенә бәйле иде. Фермага җиң сызганып эшләрдәй җитәкче эзләгәндә, авылга Уфа малтабары Альберт Хуҗиев кайтырга теләк белдерде. Аның бу карары берәүләрне аптыратты, икенчеләрне сокландырды.

Казлар һәм кызлар - үзләре “Мотор”

08 ноября

Җаваплылыгы чикләнгән “Мотор” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте — Балтач районында аягында ныклы торучы хуҗалыкларның берсе. Җәмгыятьнең игенчелек һәм терлекчелек тармаклары табышлы эшли. Монда предприятие бюджетын тулыландыру мөмкинлеге бирүче башка юнәлешләрдән дә баш тартмыйлар. Каз үрчетү, бәбкәләр сату нәкъ шундыйлардан.

Авылны сөтле сыер яшәтә

08 ноября

Благовар районында шәхси хуҗалыклардан 1 мең тонна сөт җыелып, халыкка 9 миллион сум акча түләнгән

Бәхәссез, авыл икътисадында шәхси ихаталар елдан-ел зуррак урын ала бара. Элегрәк алар ярдәмче хуҗалык саналса, хәзер исә сыер асрау күпчелек гаиләләр өчен төп табыш чыганагына әверелде. Бүгенге чорда авыл кешесе сөт сатып та гаилә бюджетын тулыландырырга тырыша.

“Таң” фермерының бәхете иртә таңнан

08 ноября

Бикморза — Нуриман районында матур, төзек татар авылларының берсе. Колхоз булып авыллар бер тү­бә астында яшәгәндә уңышлары рес­пуб­ли­кага та­ралган иде. Күмәк тормышны “бүлгәли” баш­лагач, авыл­ны тотып торган, халыкны эшле иткән фер­малар, куәтле техника белән бергә меңләгән гектар җир дә хуҗасыз калды. Уфа ерак түгел, яшь­ләрнең күбесе шунда китте. Күпләр өчен, иртәгә ни­чек дөнья көтәргә, дигән сорау туды.

Малны да туйдыра, туфракны да яхшырта

07 ноября

Рапс — кәбестә төреннән булган үсемлек. Майлы культура. Кыргый төрдә очрамый. Бу культура турында безнең эрага кадәр 4 мең ел элек үк билгеле булган. Рапс шепкән белән кәбестә кушылудан барлыкка килгән дип фаразлана.

Һөнәрленең кулы алтын

06 ноября

Түбән Бишенде авылы фермеры Рәлиф Хаҗиев белән аның хуҗалыгында очраштык. — Умарта тотучыларның көзге мәшәкатьләре дә җитәрлек, — ди ул.— Әле кортларны кышлатуга хәзерлим, умарталарны тәртипкә китерәм. — Хуҗалыгыгыз зур гына күренә. — Чебешне көз саныйлар, диләр. Ләкин ул умартачыларга кагылмый, чөнки без умарталарны яз саныйбыз. Кышны имин чыксыннар өчен умарталарны көздән җентекләп әзерләргә кирәк. Һәр умартада, кимендә, 17-18 килограмм яхшы сыйфатлы бал калырга тиеш. Гадәттә, минем умарталыкта 100 баштан 3-4 умарта гына кышны чыга алмый. Икенче төрле әйткәндә, югалту 5 процентка да җитми. Бу бик яхшы күрсәткеч санала. Рәлиф Равил улы чыгышы белән Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылыннан икән. Бәләкәйдән крестьян хезмәтенең тәмен татып үскән. Тракторчы булып эшләп, басуларда буразналар ярган. — Соңрак район үзәгендәге оешмага эшкә урнаштым, бер үк вакытта читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамладым, — дип тормыш юлын күздән үткәрә әңгәмәдәшем. — Район милициясен кадрлар белән ныгытырга кирәк булгандыр, күрәсең, партия райкомы шунда эшкә җибәрде. Формалы кием генә түгел, хокук тәртибен саклау эше дә миңа ошады. 90нчы еллар уртасында Туймазы милициясенә күчерделәр, Югары Бишендегә участковый итеп куйдылар. 2004 елда майор дәрәҗәсендә отставкага чыктым.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»