Авыл тормышы

Студентны “шабашник”тан аерырга вакыт

13 декабря

Кем соң алар: акча эшләүчеләрме, әллә җирнең булачак хуҗаларымы?

Күптән түгел Уфада югары уку йортлары махсуслашкан студент отрядларының Бөтенрусия слеты үтте. Булачак яшь белгечләр тормышында гына түгел, илнең аграр тармагында билгеле вакыйга булды әлеге чара. Аны хәтта быел яз шулай ук башкалабызда үткән Бөтенрусия аграр форумы белән дә аваздаш дияргә дә ярыйдыр. Соңгысында илнең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар Русия авылларына хас проблемаларны уртага салып тикшерде һәм авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә җитди сөйләшү алып барды. Ә инде авылда нинди генә реформа, социаль юнәлештә сәясәт үткәрсәң дә беренче чиратта аларның киләчәге күз уңында тотыла. Киләчәк исә алдынгы карашлы җитәкчеләр генә түгел, ә җирне үз итүче һөнәр ияләре белән бәйле. Әлбәттә, кешесе булган авылга җитәкче табу, тәгаенләү проблемасы тумас. Ә менә киләчәк нигезен салырдай белгечләр, эшчеләр җитәрлек булырмы? Сер түгел, хәзер авыл язмышын мәктәптән соң туган авылында калган егет-кызлар түгел, ә аграр тармакта ихтыяҗ тудырган белгечләр хәл итә. Бөтенрусия слетында мин шул турыда ныграк уйландым.

Алдынгы тәҗрибә - һәр хуҗалыкта

08 декабря

Федоровка районында аны җентекләп өйрәнү һәм нәтиҗәле файдалану максаты куелган

Шушы көннәрдә “Нива” җәмгыяте базасында район семинары үтте. Аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләреннән тыш терлекчеләр һәм савучылар да катнашты. Семинарның көн тәртибенә малларны туйганчы ашату, бозау алу, маститны кисәтү һәм вакытында дәвалау, малны бәйсез асрау алымына күчү мәсьәләләре чыгарылды.

Эше барның - ашы бар

07 декабря

Инвестор Ирек Кәлимуллин иске тегермәнгә яңа сулыш өрде

Илеш районының Ишкар авылында яңартып корылган тегермәнне ачу тантанасы булды. Ул Шәммәт авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Уфада яшәүче инвестор Ирек Кәлимуллинның ярдәме белән яңартып корылды. “Илешагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять халыкка югары һәм беренче сортлы он, көрпә җитештерү һәм сату белән шөгыльләнәчәк.

Кечкенә авылда зур бәйрәм

28 ноября

Анда егерме елга якын артистлар килмәгән!

Архангель райо­нының Заһит авылында сиксән дүрт йорт кына. Шуңа да авылда яшәүчеләр бер-берсенә “Күр­шем!” дип, үз итеп эндәшә. Шатлыгын да, кайгысын да бергә күтәрә авыл халкы. Күмәк эш­ләрне бергә башкара, бәйрәмнәре дә уртак.

Талмас куллар куанычы

27 ноября

Бишбүләк районының иң күркәм, иң төзек авылларының берсе Усак-Кичүдә гомер кичерүче Мәрхәбә һәм Зәкәрия Сираевларны киң күңелле, алтын куллы булганнары өчен авыл халкы да, урындагы җитәкчелек тә ихлас хөрмәт итә. Бүгенге язмам геройлары барлык көчен салган “Усак-Кичү” авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Мәгафүр Лотфуллиннан “Кызыл таң”да күрсәтер өчен иң булдыклы һәм иң абруйлы авыл эшчәннәрен тәкъдим итүне сорагач, ул, ике дә уйламыйча, Сираевларга керергә киңәш итте.

Участковый авыл табибы кебек ул

27 ноября

Ридик Рәфис улы Минһаҗев 1976 елның 25 гыйнварында Кыргыз-Миякә авылында туган. Югары юридик белемле. 1994-96 елларда армиядә изге бурычын үтәп кайтканнан соң, хезмәт юлын Миякә районы эчке эшләр бүлегендә ведомстводан тыш сак стажеры буларак башлый. Гади милиционердан бүлек начальнигы урынбасары — җәмәгать хәвефсезлеге полициясе җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Берничә ел участок инспекторы булып эшли. Полиция майоры. Хезмәттәге уңышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән.

Хезмәт хакы + премиягә бозау!

22 ноября

Шулай булгач, ничек тырышмыйсың, ди Чакмагыш районы “Герой” хуҗалыгы уңганнары

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә бүләкләнүчеләр арасында Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгы да бар иде. Бу аңлашыла да, Фәргать Ваһапов җитәкчелек иткән “Герой” — райондагы иң көчле хуҗалыкларның берсе. Биредә бигрәк тә терлекчелек тармагы үсештә. Дүрт сөтчелек фермасында 2345 баш сыер малы исәпләнә, шуның 800дән артыгы — савым сыерлары, шул исәптән, 600е — токымлы мал. “Герой”лылар көненә 93 центнер сөт җитештерә, шуның 85,5 центнерын дәүләткә саталар. Узган ун айда 684 бозау алганнар. “Уңышка ирешүнең сере нидә?” дип кызыксынам хуҗалык рәисе урынбасары, баш зоотехник Марат Мофаззаловтан.

Ильяз ура, Илнур төрә, Илдар кукуруз үстерә...

17 ноября

Җаваплылыгы чикләнгән “Россия” җәмгыяте, нигездә, терлекчелек продукциясе сатуга махсуслашкан хуҗалык. 10 айда монда 1878 тонна — сөт, 137 тонна ит җитештерелде, һәр сыердан савым 5291 килограмм тәшкил итте. Кулланучылар базарына тәкъдим ителгән продукциянең сыйфаты да югары. Моның өчен җәйләүләрдә һәм фермаларда сөтүткәр-гечләр, суыткычлар урнаштырылган. Җәмгыятьтә токымчылык эше алга киткән. Узган елда 45 баш токымлы тана сатканнар. Әлеге вакытта үстерү төркемендә 300 баш тана бар, аларны, нигездә, төп көтүне яңарту һәм башка хуҗалыкларга сату өчен әзерлиләр.

Мылтык белән сыер сатып башланган эш...

17 ноября

Йомшак һәм корпуслы мебель җитештерүче шәхси эшкуар Рәфис Садыйков үз эшен моннан унбер ел элек мылтыгын һәм сыерын сатып башлый. Тәүдә хәләл җефете Әлфия белән киңәшләшә. Әлбәттә, хезмәт хакы да алалмый яшәгән ул чорда ике балалы йорттан сыерны чыгарып сату һәм ниндидер билгесезлеккә атлау яшь ананы куркыта. Әмма башлаган эшен ярты юлда калдырмаган иренә ышанычы аңа бу авыр уйлардан арынырга ярдәм итә.

“Алга” авылны артка тәгәрәүдән коткарды

16 ноября

Мәүлит Гафаров югары белем алучы улын һәм кызын Бикморзада калдырды

Пенсиягә чыгарына бер ел калганда гомер буе бил бөгеп эшләгән колхоз таралыр дип һич тә уйламагандыр Мәүлит Гафаров. Карл Маркс исемендәге хуҗалык Нуриман районында иң көчлеләрдән санала иде. Башта аны өч хуҗалыкка бүлделәр. Аннары “ООО”лар итеп үзгәртелде. Гафаровлар яшәгән Бикморза авылы бүген инде “Идел” агрофирмасына карый. 60 йортлы булса да, биредә элекке җанлылык, дәртләнеп яшәү, эшләү җитешми кебек. Хезмәткә яраклылар байтак, әмма аларның бишесе генә агрофирмада эшли. Җиденче дистәне тутырып килүче Мәүлит Лотфулла улы нәкъ ун ел элек “миңа тагын нәрсә кирәк инде” дип икеләнмәде, авылда беренчеләрдән булып фермер хуҗалыгы оештырып җибәрде. Нуриман якларында фермер хуҗалыклары елдан-ел арта. Бу хәл күмәк хуҗалык итү рәвешенең кимүе белән бәйле түгел. Урманлы, иркен көтүлекләр, печәнлекләргә бай булу үз хуҗалыгын оештырырга теләүчеләр өчен ифрат уңайлы. Колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән Мәүлит Гафаров җир алырга карар итә. Пай өлешләрен исәпләгәндә, хәзер ул 70 гектарга хуҗа. Шуның унбиш гектарында бәрәңге үстерә. 20 тонна бәрәңге сыйдырышлы саклагыч төзеп куйган. Хәер, тормышны яңадан диярлек үзгәртеп корырга туры килә гаилә башлыгына. Узган ун елда аның фермер хуҗалыгы Бикморзаны тотып торучы җитештерүчегә генә түгел, тырышкан кешенең булдыра алырын күрсәтүче матур үрнәккә әверелгән. — “Алга” дип кушуның сере бармы, Мәүлит абзый? Авылдашларыгыз хәлле крестьян ихатасына ничегрәк карый? — дип кызыксынам. — Авыл хуҗалыгы артка тәгәри башлагач, киресенчә, алга карап яшисе, өмет белән дөнья көтәсе килгәнне күрсәтүче атама ул “Алга”, — ди әңгәмәдәшем. — Яшермим, халык башта бик сәер карады. Урлашып түгел, үз көчебез белән тергезгәнне күргәч, мөнәсәбәт үзгәрде. Оешкан чакта башлап китү авыррак булды. Әле дә соң түгел, димен егетләргә. Кызганыч хәл, авылда эчкечелек кешенең аңын томалады, шуңа күрә халык бүгенге көн белән генә яши. Мактанып әйтмим, 60 яшь тулганда фермер хуҗалыгы оештыруым да балаларымның, онык­ларымның киләчәге турында хәстәрләү белән бәйле. Юкса, хатыным Инзирә белән мин дә коймак белән чәй эчеп, урамнан узып баручы кешеләрне капка төбендә “санап” утырудан узмас идек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»