Авыл тормышы

Федоровкада халык өчен эшлиләр

05 января

Район үзәгендә яңа күпер төзелә

Район хакимиятенең төзелеш һәм архитектура бүлеге начальнигы Рафаил Латыйпов белдерүенчә, моңа кадәр файдалануда булган күпер узган гасырның 70нче елларында төзелгән. Аның ныгытмалары сафтан чыккач, күперне сүтеп урынына яңасын төзергә карар ителә. Яңа күпернең проектын “Уралдорпроект” оешмасы эшләгән, конкурсны “Урал­мостстрой” җәмгыяте откан. Төзелеш эшләрен аның составындагы “Мостотряд” оешмасы төзүчеләре тормышка ашыра. Объектның смета бәясе 25 миллион сум һәм ул республика казнасыннан финанслана.

Халык аларга рәхмәтле

22 декабря

Әнисә Рәхмәтуллина, училищеда һөнәр үзләштергәч, унсигез елдан артык туган авылы Кушкүлдәге райпо кибетендә сатучы булып эшли. Азык-төлек, көнкүреш товарлары сата ул. Авылда яшәү авырлаша башлагач, Рәхмәтуллиннар 1999 елда өч балалары белән Уфага күченергә карар итә, чөнки авыл кибетен, авария хәлендә дип, ябалар. Абзар тулы малның кайсын сатып, кайсын туганнарына таратып, зур йортларын бикләп китә ул чакта гаилә.

Яңавылда язга әзерләнәләр

21 декабря

Әлеге вакытта Яңавыл районы хуҗалыкларында тагылма инвентарьларны һәм тракторларны ремонтлау бара. Бу җәһәттән “Дружба”, “Восток”, “Маяк” кооперативларында, “Агро-М” җәмгыятендә эш яхшы оештырылган. Аларда тырма ремонтлау тәмамлану алдында тора, бер үк вакытта культиваторларны да әзерли башлаганнар. Тракторларга да агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрелә. Районда техника паркын яңартуга да игътибар зур. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфит Әнвәров әйтүенчә, быел 43 миллион сумлык төрле техника һәм инвентарь алынган, бу эшне алдагы елда да дәвам итү күзаллана.

Сөт - Тәтешленең визит карточкасы

21 декабря

Авыл хуҗалыгы — Тәтешле районы икътисадында төп тармак. Эш көчендәге халыкның күпчелеге игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Биредә тырыш хез­мәт белән югары күрсәт­кечләргә ирешәләр. Быелның тугыз аенда бер гектар сөренте җиргә исәпләгәндә 17,5 центнер шартлы берәмлек авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә ирештеләр, бер кешегә хезмәт җитештерү­чәнлеге 451 мең сум тәшкил итте.

Шәһәр егете авылны “яулый”

21 декабря

Без шәһәр балаларын күмәчне агачта пешә дип уйлаучы, кара эшне яратмаучы дип бәяләп өйрәнгән. Бүгенге көндә күпләр авыл җирендә бер сыерны асрарга авырсынып, кайсы — Себергә, кайсы шәһәргә качышып беткән вакытта Стәрлетамак шәһәрендә туып, Себер якларында үсеп, нефть институтын тәмамлап, берничә ел производствода эшләп бил ныгыткан Рөстәм Шахмаев әти-әнисенең туып-үскән җире Стәрлетамак районы Талач авылында үз эшен җәелдергән. Бүгенге көндә җир эшкәртеп иген үстерү һәм терлекчелек белән шөгыльләнә ул. Элеккеге “Йолдыз” колхозының 400 гектар пай җирләрендә арпа, солы, бодай үстерә. Дөрес, узган җәй коры килү сәбәпле, уңыш мактанырлык булмады. Шулай да гектарыннан уртача 15 центнер ашлык җыеп алу кайбер бурычларны каплатырга һәм хуҗалыктагы 150 баш терлекне симертергә җитәрлек. Бүгенге көндә Шахмаевның хуҗалыгында 10 кеше хезмәт сала. Димәк, ун гаиләнең ризык-табышы, көнкүреше турыдан-туры аңа бәйле.

Савучылар эшкә җырлап килә

19 декабря

“Дружба” токымчылык заводы” кооперативы — Авыргазы районында “500 ферма” республика программасына кергән беренче хуҗалык. Сөт җитештерүне заманча технологияләргә күчерү биредә чимал күрсәткечендә генә түгел, продукциянең үзкыйммәтен киметүдә һәм терлекчеләрнең эш шартларын камилләштерүдә дә ачык чагылыш тапты. Район хакимияте башлыгы Марат Ишемгулов, төбәктә аграр җитештерүнең базар ихтыяҗын исәпкә алып оештырылуын һәм аграр тармакта яңалыкларның авылда яшәүчеләрнең тормыш шартын яхшыртуга, хезмәт хакларын үстерүгә ярдәм итәчәген билгеләде.

Икмәк булгач, җыр да бар!

18 декабря

Усак-Кичүдәге яңа пекарня унлап кешене эшле итте

Олы йортка ни кирәк — кечесенә шул кирәк, ди халык әйтеме. Шулай булгач, нишләп әле башкалада, район үзәкләрендә булган икмәк пешерү комбинатлары, кондитер фабри­калары меңләгән кеше яшәүче зур авылларда булмаска тиеш? Авылдашларының көнкүрешен, яшәү сыйфатын яхшырту турында һәрчак җитди хәстәрлек күрүче урындагы “Усак-Кичү” авыл хуҗалыгы җәм­гыяте рәисе Мәгафүр Лотфуллин быел җәй үз алдына шушы сорауны куя. Өстәвенә, хуҗалыкның элекке пекарнясы буш тора. Кызганычка каршы, кайчандыр миллионер колхоз булган “Коммуна”дан 90нчы еллар гарасаты әлеге буш биналарны гына калдырган. Дөрләп янган учактан кисәү булып “Усак-Кичү” җәмгыяте торып калган. Анысын булса да сакларга, халыкны азмы-күпме эш урыннары белән тәэмин иткән хуҗалыкны таркатмаска кирәк. Читтән ярдәм көтә торган заманнар узган. Димәк, үзең турында үзең хәстәрләргә, эчке резервларны эзләргә туры килә. “Усак-Кичү”дә велосипед уйлап табу белән шөгыльләнмиләр, бушап калган биналарны арендага бирү юлын сайлыйлар. Шөкер, булдыклы эшкуарларга кытлык юк. Кибетләрен алучылар да, кафесын ачучылар да, эзли торгач, пекарняга җан өрердәй кешесе дә табыла.

Техникаң көйле булса – эшең җырлы

18 декабря

Дүртөйле районы хуҗалыкларында техника ремонтлау зур оешканлык белән бара. Аграр предприятиеләрдә, МТС һәм ремонтка махсуслашкан оешмаларда һәр төр техника әзерлеге буенча график төзелгән. Күптән түгел дүртөйлелеләрнең авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләре тәҗрибәсе белән якыннан танышу максатында республика семинары да үткәрелгән иде. Анда барлык район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, белгечләр МТС, Суккулда урнашкан “ПодшипникМаш” сәүдә йорты һәм “Уңыш” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү тәҗрибәсе белән танышты.

Эштә дә, тормышта да Президентка йөз тота!

15 декабря

Эльмар Галимҗанов яңа туган улына Рөстәм исеме кушкан

Балтач районында яшьләргә белемен һәм көчен салып эшләү, һөнәри яктан үсү өчен мөмкинлекләр зур. Яшь белгечләргә халык та, җитәкчелек тә ышаныч белән карый. Мәсәлән, Эльмар Галимҗановны хәзер инде районда күпләр танып белә. Ул районның Иске Яхшый авылында туып-үскән. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 2нче Иске Балтач урта мәктәбендә укытучы, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасында эшли. Арытаба аңа Иске Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасы йөкләтелә.

Яхшы шофер ил гизә

14 декабря

Флүз Галиев – Фрунзе исемендәге хуҗалыкта гына түгел, Федоровка районында да иң тәҗрибәле, иң уңган һәм ышанычлы водительләрнең берсе. Башкортстан шәһәрләре һәм районнарына эш сәфәре булсынмы, Русиянең ерак төбәкләренә йомыш төшсенме – беренче булып Флүз Заһретдин улы йөгәнләгән “КамАЗ” машинасы рейска чыгарыла. Әйткәндәй, өр-яңа йөк машинасын да хуҗалык җитәкчелеге нәкъ аңа ышанып тапшырган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»