Авыл тормышы

Итле, сөтле, баллы төбәк

26 января

Яңавыл — республикада уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы районнары исәбендә. Монда игенчелек, малчылык тармаклары нәтиҗәле үсешә. Шулай ук кошчылык һәм умартачылык та — табышлы юнәлешләр.

Караидел мебеле базар яулый

25 января

Караидел районының урман сәнәгате предприятиеләре үткән хуҗалык елына йомгак ясый. Күптән түгел шундый чара “Уфалеспром” җәмгыятендә узды. Аның эшендә район хакимияте башлыгы И. Гарифуллин һәм аның икътисад, сәнәгать, малтабарлык һәм туризм буенча урынбасары В. Гыйндуллин катнаштылар.

Шәһәрдә дә мондый акча юк!

24 января

Чакмагыш районының “Алга” хуҗалыгына эшкә кайткан аерым белгечләрнең хезмәт хакы утыз мең сумга якын

Чакмагыш районының “Алга” хуҗалыгына яшь белгечләр күпләп эшкә кайта. Соңгы дүрт елда югары һәм махсус уку йортларын тәмам­лаган алты яшь белгеч биредә үзләренең хезмәт юлын башлаган.

Кышын да ал-ял белми

18 января

Бу рәсемдә сез Миякә районының “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Мәркәз Мөхәммәтшинны күрәсез. — Хуҗалыкта гына түгел, районда алдынгы тракторчыларның берсе безнең Мәркәз. Трактор паркының яртысы аның кулында, дисәк тә, арттыру булмас. Туфрак эшкәртү булсынмы, чәчү эшләреме, чәчүлекләрне тәрбияләүме, урып-җыюмы — берсе дә Мәркәз Миңнегали улы катнашлыгыннан башка үтми, — дип мактап телгә алды алдынгы тракторчыны “Дружба” коопе­ративы рәисе Рамил Фәхретдинов.

Язга әзерлек көздән башланды

17 января

Илеш районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре язгы чәчүгә, гадәттәгечә, көздән үк әзерләнә башлый. Бу аңлашыла да, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы көне килеп җиткәч әзерләп бетерү мөмкин түгел. Шушы мәсьәләне күз уңында тотып, районда техника ремонтлау өчен 28 бригада оештырылган. Бүген районның барлык хуҗалыкларында да тагылма инвентарьны һәм тракторларны ремонтлау бара. — Һәр ел саен республика Хөкүмәте һәр төр техниканы язгы чәчүгә әзерләүнең тәгаен вакытын билгеләп күрсәтмә чыгара. Шушы максатка ирешер өчен без язгы чәчүгә әзерлекне көздән үк башлап җибәрәбез. Язга эшләр азрак калсын өчен тырмаларны, культи­ва­тор­ларны көздән үк ремонтлый башлыйбыз.

Газ үткәреп, юл да салды, йорт та күтәрде алар

16 января

“Башмелиоводхоз” идарәсенең утыз ел дәвамында Венер Латыйпов җитәкчелек иткән Бүздәк филиалы марканы югары тота

Яңа икътисади мөнәсәбәтләргә күчү чорында республиканың төзелеш комплексы зур югалтулар кичерде. Аеруча киеренке хәл авылдагы төзелеш тармагында күзәтелә. Бүздәк районында, мәсәлән, 2000 еллар башында дистәгә якын төзелеш оешмасы исәпләнә иде. Хәзерге чорда алар ике-өчкә генә калды һәм, нигездә, республика дәрәҗәсендәге берләшмәләрнең бүлекчәләре булып тора. Тармакта яңа икътисади корылышка күчү сынауларын уңышлы үткән коллективлар арасында “Башмелиоводхоз” идарәсенең Бүздәк филиалы да бар.

Яшьләр яңа техникага утыра

15 января

Авыргазы районының “Дружба” кооперативы-токымчылык заводында язгы кыр эшләренә әзерлек оешкан төстә дәвам итә. Механизаторлар басуга чыгасы техниканы 20 мартка кадәр әзерлек сызыгына кую максаты белән эшли. Быелгы уңышка нигез салуда катнашасы агрегатларның күбесе яңа. Узган ел дәвамында аграр хуҗалык берничә берәмлек басу техникасы сатып алды. Күптән түгел шуларның берсе — өр-яңа МТЗ-82 тракторы яшь механизатор Илнур Батталовка тапшырылды. “Дружба” хуҗалыгы районда аграр тармак күрсәткечләре буенча иң тотрыклылардан исәпләнә. Моның сере — игенчелектә дә, терлекчелектә дә алдынгы технологияләр белән беррәттән, техника паркының куәтле һәм югары җитештерүчәнле булуында. Кооператив җитәкчесе Зиләвир Мәкъсүтов байтак еллар җитәкчелек итү тәҗрибәсенә таянып, икътисад өчен авыр вакытларда да яңа техника сатып алуга игътибарны киметмәгән. Шуңа ремонт вакытында искеләрен төзеклән­дерүгә тотынылган чыгымнар зур түгел. Хуҗалыкның техника паркы Сәмән авылында урнашкан. Биредә кайсы төр агрегатның “имтихан тотып” ремонттан чыгу графигы төгәл үтәлә. — Бездә бөртеклеләр 900 гектарга якын мәйданны били. Гомумән, игенчелек тармагы бездә хуҗалык икътисадының нигезе булып тора. Ашлык сатып дөнья көтәбез, терлек­челектәге казанышларыбыз да шушы тармакка бәйле, — ди комплекслы бригада җитәкчесе Фәнүр Мәхмүтов.

Авылга бер хаҗия

12 января

“Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә”, — диләр Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында Наилә апа Миргалиева турында. Авылның почта бүлекчәсе начальнигы Рәмилә Хәбет­диновадан “Кызыл таң”ны даими алдыручылар турында сораша башлагач, ул беренче итеп Наилә Мөхлисулла кызын телгә алды. Хәер, кайчандыр хөрмәтле якташлары Таһир Ахунҗанов җитәкләгән гәзит усак-кичүлеләр арасында бүген дә абруен югалтмаган. “Кызыл таң”ны дистәләрчә еллар буена өзлекез алдырып, яратып укучы Рәис Нәгыймов, Әскать Ганиев, Тәнзилә Шәфиева, Рәшит Нәгыймов, Фатыйма Нуриева һәм башкалар бар. Берникадәр вакыт башка басмаларга өс­тенлек биргән механизаторлар, хуҗалык алдынгылары Ринат Кашапов һәм Зәкәрия Сираев кебек матбугат сөю­челәрнең быел яңадан “Кызыл таң”га әйләнеп кайтуы да игътибарга лаек. Монда, һичшиксез, Наилә апа Миргалиева кебек даими гәзит алдыручыларның, “Кызыл таң”ның сыналган дусларының тәэсире бар. Алар, гадәттә, гәзитне үзләре уку белән генә чикләнми, андагы кызыклы язмалар турында авылдашларына сөйли һәм шулай итеп басмабызга карата өстәмә кызыксыну уята.

Авылга ямь өсти Мәрьям

10 января

Һәр авылда ышанычлы, хәлгә керердәй кеше була. Мәрьям Әгъзамова Нуриман районының Зур Теңкәш авылы халкы өчен шундыйларның берсе. Җисеменә туры килгән ханымның исеме үк кадерле, мөлаем, тырыш дигән мәгънәгә ия. Авыл китапханәчесе һәр авылдашының яшенә карап нинди гәзит-журнал яздырып укуын биш бармагыдай белә. Нәкъ китапханәче булып эшкә тотынгач, Мәрьям Самат кызы ярдәмендә авылга күпләп “Кызыл таң” гәзите белән “Әллүки” журналы килә башлаган. Ә 15 меңнән артык китабы булган китапханәдә “Кызыл таң” авылдашларының яраткан гәзитенә әверелгән. Үткәрелгән чаралар альбомнарда, фотоларда чагылдырыла. 104 йортлы авыл халкы клуб юк дип кул кушырып утырмый, Мәрьям ханым җан өргән авыл китапханәсендә үткәрелүче чараларга бик теләп йөри.

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү Насыйровларны куркытмый

09 января

Максатлы федераль программада катнашучы крестьян-фермер хуҗалыгы узган елда 200 центнерга якын ит җитештереп саткан

Түбән Зәет авылының танылган фермеры Фәрит Насыйров олы куанычы белән уртаклашырга ашыкты. — Яңарак минем хуҗалыкны “2012-2014 елларда гаилә малчылык фермаларын үстерү” федераль программасына керттеләр, — диде ул. — Бу безнең алда яңа офыклар ача. Әлбәттә, башта үзебезнең бизнес-проектны яклау өчен зур тырышлык салырга, байтак йөгерергә туры килде. Гаилә фермасын үстерү өчен федераль бюджеттан 680 мең сум субсидия алдык. Проектта каралганча, шуңа үзебезнең капиталны да кушачакбыз. Мин үземнең хуҗалыкта сыер малы үрчетү һәм ит җитештереп сату белән шөгыльләнәм. Былтыр 63 баш яшь малны симертүгә куйган идек. Кондициягә җиткәннәрен көзге айларда суеп саттык. Субсидия акчасына маллар санын тагын да ишәйтергә ниятлибез. Күптән түгел кара-чуар токымлы 35 тана сатып алдык. Җәй азакларында алар бозаулый башлаячак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»