Авыл тормышы

Изге эшнең иртәгәсе яхшы

20 февраля

Интернет челтәре, шулай ук санлы телевидение авыл тормышына да ныграк үтеп керә бара. Туймазы райо­нының Кәкребаш авылы биләмәсендә дә мәгьлүмати технологияләрдән нәтиҗәле файдаланалар. — Монда инде элем­тәчебез, оста куллы Альмир Сафу­ановның хезмәте зур. Ул або­нентларны мәгьлүмат челтәренә тоташтыру белән генә чикләнеп калмый, авыл кешеләрен Интернеттан файдаланырга да өйрәтә. Кыскасы, хәзерге заманда авыл җирендә бик кирәкле һөнәр остасы, — ди аның турында урындагы хакимият башлыгы Рузил Гафаров. Безгә булдыклылыгы белән танылган Альмир Әнәс улын күреп сөйләшү, гаиләсе белән якыннан танышу форсаты тиде. — Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң авылда төп­ләндем. Элемтәчеләр курсында укып тормадым, шушы эштә әтине алыштырдым, — ди ул. — Тырышлыгымны район элемтә узелында да тиз күр­деләр. Хә­зерге көндә Кәкребаш муни­ципаль бе­рәмлегенә ка­раучы җиде авылны хез­мәтләндерәм. Шунысы яхшы, өч-дүрт ел элек безгә оптик-сүс кабель линиясе үткәрделәр. Бу безгә авылдагы йортларны Интернетка һәм санлы телевидениегә тоташтыру мөмкинлеге бирде. Хәзер халык бу могҗизага өйрәнеп бетте, дип әйтергә була. Интернет белән файдаланучылар гына да 200гә якынлаша, IР-телевидениене 100дән артык йортта карыйлар. 136 канал арасыннан һәркем күңелгә ошаганын таба ала. Менә әле генә Исмаил авылында Галикәев­ларның йортында булдым, аларның компьютерын Интернетка, санлы телевидениегә тоташтырдым.

Токымлы мал Илеш җирен үз итә

19 февраля

Муса Гәрәев исемендәге хуҗалыкта бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр

Илеш районы хуҗалыкла­рында мал кышлату уңышлы бара. Авыл хуҗалыгы идарә­сенең баш зоотехнигы Альберт Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, хуҗалыкларда 23249 баш сыер малы, шул исәптән, 8134 баш савым сыеры исәпләнә. Район буенча көндәлек тулай савым 64 тонна тәшкил итә, шуның 56 тоннасы дәүләткә сатыла. Мал кышлатуны яхшы оештыручылар арасында Муса Гәрәев исемендәге токымчылык хуҗалыгы да бар. Биредә 1462 баш сыер малы, шул исәптән, 500 баш савым сыеры, 86 баш ат асрала. Узган елда хуҗалыкта 20 мең центнер сөт, 1330 центнер ит җитештерелгән. Һәр сыердан уртача 5407 килограмм сөт савып алынган. Дәүләткә 15 мең центнердан артык сөт сатылган. Малларның көнлек артымы 591 грамм тәшкил иткән. Иләкшиде авылындагы 2009 елда токымчылык репродукторы итеп үзгәртелгән фермада 538 баш сыер малы, шул исәптән 284 баш савым сыеры асрала. Узган елда биредә һәр сыердан 5584 килограмм сөт савып алуга ирешелгән. — Күрсәткечләрнең уңай якка үзгәрүе иң беренче чиратта терлекчеләрнең эшкә җаваплы каравына һәм балансланган азык рационына бәйле, — ди ферма мөдире Гыйльфан Фикиев. — Безнең ферма кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Аларның барысы да терлекчелек тармагында шактый еллар эш­ләп, зур тәҗрибә туплаган ке­шеләр. Икенчедән, матди кызыксындыру чараларын киң куллану хезмәткәрләребезнең җаваплылыгын арттыра. Өченче­дән, без җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләүгә ныклы игъ­тибар бирәбез. Узган елда һәр шартлы малга 57 центнер исә­беннән мал азыгы хәзерләдек, шуңа кышлатуга курыкмыйча кердек.

Яшь белгечнең кадерсезе буламыни?

12 февраля

Мәгълүм булуынча, узган елның 1 гыйнварыннан “Земский доктор” федераль проекты старт алды. Башкортстан авылларына эшләргә кайткан яисә республиканың башка торак пунктларыннан күченеп килгән 35 яшькә кадәрге медицина хезмәткәрләрен акчалата дәртләндерү турында карарга ярашлы, биш ел авылда эшләргә теләүче яшь белгечләр бер тапкыр бирелүче 1 миллион сум компенсациядән файдалана ала. Авыл җирендә урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләргә теләк белдергән белгечләргә, дәүләт ярдәме буларак, янә 100 мең сум акча бирелә.

Февраль дә мул сөт чоры була ала

08 февраля

Иглин фермеры Рәҗәп Юнысовның моңа иманы камил

Рәҗәп Юнысов алдынгы карашлы фермерларның берсе. “Гаилә фермалары” программасында катнашкан хуҗалыкта терлекчелек фермасы тулысынча төзеклән­дерелгән. Биш миллион сумга токымлы маллар кай­тарылган. Хәс­тәрлекле ху­җадан без хуҗалыкта мал кышлатуның ничек оештырылуы турында сораштык.

Кайсы районнар республиканы артка өстери?

07 февраля

Терлекчелек — республиканың агро-сәнәгать тармагында мөһим юнәлешләрнең берсе. Башкортстан терлекчелектәге күп күрсәткечләр буенча илдә лидерлар исемлегендә. Шул ук вакытта, тармакта җитештерүне арттыруда файдаланылмаган мөмкинлекләр дә бар. Мәсәлән, Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, маллардан уртача тәүлеклек артым алу буенча республика ил төбәкләре арасында икенче дистәдә булса, һәр сыердан уртача сөт савып алу күрсәткечләре буенча дүртенче дистәдәбез. Шуңа да республиканың авыл хуҗалыгы министры катнашлыгында Миякә районында үткән киңәшмәдә төп игътибар тармак эшчәнлеген яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләләренә юнәлтелде.

“Алга” бар яклап та алда

05 февраля

Чакмагыш районы хуҗалыкларында мал кышлату уңышлы бара. “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативында эш аеруча үрнәкле оештырылган. Хуҗалыкның Тозлыкуш, Сыерышбаш, Таскаклы һәм Яңа Мортаза авылларында урнашкан өч сөтчелек, бер терлек үстерү фермаларында һәм мал симертү комплексында барлыгы 2786 баш сыер малы исәпләнә, аларның 670е — кара-чуар токымлы савым сыерлары.

Хәлләр ничек, Малай? Шөкер әле, Бабай!

02 февраля

Кырмыскалы районының Малай авылы район үзәгеннән шактый ерак, искиткеч гүзәл табигать куенына сыенып утырган. Зур булмаган мондый салалар республикада бихисап, кайберәүләр аларга “сүнеп баручы’’, дип кул сел­тәсә, кемдер аның тарихына сокланып, бүгенгесен терге­зергә тырышып яши. Бәхеткә, соңгыларының матур килә­чәккә өмете сүнмәгән. Бүген без укучыларыбызны нәкъ шундый ватанпәрвәр шәхесләр белән дә таныштырырбыз.

Озак калмый инде язга да

31 января

Республика буенча авыл хуҗалыгы техникасының тузу дәрәҗәсе 70 процент тәшкил итә. Благовар районы хуҗалыкларында да хәлләр шулайрак. Димәк, алдагы язгы кыр эшләренә әзерлек барышында шактый искергән техниканы сафка бастыру өчен гаять зур эш башкарырга туры киләчәк.

Савучы да, багучы да

30 января

Флизә Әхтәмова фермада берничә эш башкара

Миякә районының Үрнәк авылы халкы өчен сөтчелек фермасы бердәнбер эш урыны. Реформалар чорында юкка чыгу хәленә җиткән ферманы Рамил Актугановның крестьян-фермер хуҗалыгы үз карамагына алгач, эшләр күзгә күренеп яхшыра. Һәрхәлдә, бүген районның зур хуҗалыкларында да 200 баш савым сыеры асралган фермалар юк дәрәҗәсендә. Үрнәктә, башлыча, кара-чуар токымлы сыерлар тупланган. Ми­якәнең данлыклы “Белое облако” сөт заводы белән берлектә эшләүче хуҗа­лык савым сыерларын арттыру­ны өстен­лекле юнәлеш итеп билгеләгән. “2011-2013 елларда гаилә сөтчелек фермаларын үстерү” программасында катнашкан фермер хуҗалыгы якындагы Днепровка авылында күптән ябылган ферманы тергезү максатында, өр-яңа бина төзетә. Анда 120 баш савым сыеры бәйсез асралачак. Әлеге көндә яңа бинаны җиһазла­у бара. Гыйнвар­ның соңгы көнендә Миякәдә узачак республика семинарында катнашучыларны Рамил Актуганов җитәкләгән хуҗалык һәм яңа ферма бинасы белән таныш­тыру да күз уңында тотыла. — Яңа бина токымлы яшь мал белән тулыландырылачак. Моны, нигездә, үзебезнең Үрнәк фермасында алынган бозаулар, үзебездә үстерелгән таналар исәбенә башкарачакбыз, — ди Рамил Габдрәшит улы.

Безнең эштә вак мәсьәлә юк

29 января

Тәтешле районында үткән киңәшмәдә тармак үсешенә эзлекле анализ ясалды

Үткән җомгада Югары Тәтешледә агросәнәгать, табигатьне саклау һәм сәүдә буенча төбәк киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың төньяк- көнчыгыш районнары хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, башка җаваплы җитәкчеләр катнашты. Эрнст Фәрит улы киңәшмәне ачып, быел аның “түгәрәк өстәл” рәвешендә үткәрелүен, тикшерелүче мәсьәләләр даирәсе киңәюен бәян итте. Ул җыелучыларны республикадагы хәл белән таныштырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»