Авыл тормышы

Авыл кәҗәгә калды

22 марта

Заманында мал тулы зур абзарда бүген берничә кәҗә һәм кош-корт асраучы әткәй белән әнкәй күптән түгел аны икенче урынга кечерәйтеп күчерделәр. Ә бит заманында сыер, бозау, ат, сарык асрадылар. Җәй сабантуйга, печән чорына һәрвакыт сарык суелды, тавык ите өстәлдән төшмәде, каймак, катык, сөттән өзелмәдек. Ә кышкы сугым җәйгә кадәр җитә иде..

Программада катнашучылар ота

21 марта

Модернизацияләнгән Динес сөтчелек фермасында булганда семинар-киңәшмәдә катнашучылар моны үз күзләре белән күреп инанды

Узган елда Башкортстан Президенты башлангычы белән республикада старт алган “500 ферма” программасы эшчәнлек даирәсен киңәйтә бара. Былтыр әлеге программа кысаларында алтмыштан артык ферма төзекләндерелгән булса, агымдагы елда янә 130 терлекчелек фермасы анда катнашу өчен республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының эксперт комиссиясенә заявка биргән. Хәер, программада катнашырга теләк белдерүчеләр саны артуга аның шартлары һәм анык нәтиҗәләре белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылучы республика семинар-киңәшмәләре дә булышлык итә. Күптән түгел шундый чара Федоровка районында үтте.

Яңартылган техникага сорау зур

20 марта

“Башсельхозтехника” предприятиесенең Чишмә филиалы исә ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү мөмкинлегенә ия

2012 ел йомгаклары буенча “Башсельхозтехника” пред­прия­тиесенең Чишмә филиалы төрдәшләре арасында иң яхшысы дип табылып, республика Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде. Коллектив, шулай ук, пресс-җыйгычлар җитештерүне җайга салган өчен Мәскәүдә узган “Алтын көз” күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булды.

ВТОга безнең җавап - “500 ферма”

14 марта

Заманча җитештерү базасы булган аграр предприятиеләр яңа шартларда җиңелрәк көн итәчәк

Русия үз халкын сөт белән тәэмин итүдә чит ил җитештерүчеләренә бәйле булып калмасмы, дигән сорау актуальләшә бара. 2012 ел бу җәһәттән аеруча катлаулы булды. Русия Беларусь белән Таможня берлегенә керде. Мәгълүм булуынча, бу ил үз аграрийларына башка дәүләтләр зур ярдәм күрсәтә. Әйтергә кирәк, узган елда Русия сәүдә базарына кертелгән арзанлы Беларусь сөтенең күләме 20 процентка арткан. Ә инде илебезнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО)га керүе сөт продукциясе импортын янә 20 процентка арттырды. Шул ук вакытта бездә сөтне сатып алу бәясе кискен кимеде. Узган елгы корылык күпчелек төбәкләрдә сөт җитештерүне киметүгә китерде.

Симменталь таналар лимузиннарны үз итә

14 марта

Нәтиҗәдә Борай районы хуҗалыкларында терлекчелектәге төп күрсәткечләр елдан-ел яхшыра

Борай районы хуҗалыклары узган елны уңышлы тәмам­лады. 2012 елның коры килүенә карамастан, 1100 тоннадан ар­тык ит, 11 мең тоннадан артык сөт җитештерелде. Уртача савым 3081 килограммга җитте, маллар саны кимүгә юл куелмады, бозау алу 195 башка артты. Төп көтүгә 549 тана кертелде, аларның күпчелеге токымлы маллар.

Заманча фермалар - авылның киләчәге

13 марта

Тәтешле районының Әмиров исемендәге кооперативы җирлегендә төбәк киңәшмәсе үтте. Анда “500 ферма» программасында катнашу өчен төп таләпләр һәм агымдагы елга бурычлар тикшерелде. Киңәшмә эшендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, Башкортстанның төньяк районнары авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, терлекчелек тармагы белгечләре, шушы программада катнашучы һәм бу эшне башларга җыенучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, техника, корылмалар кайтару, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты. Киңәшмәне авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов алып барды.

“Ачу сакламыйм, заманы шундый булган...”

09 марта

Җитмеш ел “кулак баласы” мөһере белән яшәгән Фәтхелислам ага язмышына үпкәләми

Капка төпләре, ихатасы матурлап кардан чистартылган, тышкы яктан ук үзенә тартып торучы өйгә без барып кер­гәндә газ плитәсе янында би­ленә алъяпкыч бәйләгән олы яшьтәге ир заты коймак пе­шерә иде. 93 яше белән баручы Фәтхелислам ага, карчыгы йөри алмаганлыктан, аш, ботка, хәтта коймак та пешерергә өйрәнгән.

Беребез – зыялы Ябалак, беребез – моңлы Сандугач

02 марта

Башкортстанда кош исемен йөртүче авыллар байтак. Бүгенге сәхифәбездә гәзит укучыларын “томшыклы” ике авыл белән таныштырабыз. Ябалак (Илеш районы) һәм Сандугач (Яңавыл районы) авылларының киләчәге яктымы? Авылларга ни өчен мондый атама бирелгән? Тарих бу хакта ни сөйли? “Кызыл таң”ның үз хәбәрчеләре Венера Мәҗитова белән Марат Зыятдинов әзерләгән репортажлар шул хакта.

Малчылык тармагы - төп керем чыганагы

28 февраля

Балтач районы хуҗалыкларында терлекчелеккә гаять зур игътибар бирелә

Республиканың төньяк районнарында авыл хуҗалыгының икъдисади хәле малчылык тармагы үсе­шенә, бигрәк тә күпләп сөт җитеш­терүгә бәйле. Бу җәһәттән Балтач районы да искәрмә түгел. Шуңа монда сөт җитештерүне елдан-ел арттыра баралар. Бер үк вакытта аның сыйфатына да игътибар зур.

Җаваплы чорда техника сынатмас

21 февраля

Дүртөйле хуҗалыкларында ремонт эше нәтиҗәле оештырылган

– Дүртөйле районының авыл эшчәннәре язгы чәчүгә узган елның көзеннән үк әзерләнә башлады. Урып-җыю эшләре тәмамлануга ук без тагылма инвентарьне ремонтлауга тотындык. 1 декабрьгә бу эш тәмамланды, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Радик Гыйлемханов. Гомумән, Дүртөйле районында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау эше нәтиҗәле оештырылган. Шушы максатта даими рәвештә семинар-киңәшмәләр үткәрелә. Узган елның октябрендә шундый семинар “Уңыш” хуҗалыгы базасында үтте. Ноябрь аенда исә Дүртөйле районында техниканы кышкы саклауга куюга һәм ремонтлауга багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Дүртөйлелеләрнең эш тәҗрибәсе үрнәк итеп куелды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»