Авыл тормышы

Сөт җыюның ние бар...

16 апреля

Яхшы оештырганда ул гаилә бюджетына mзур өстәмә булып кайта

Ел фасылларының һәркайсында — авылның үз мәшәкатьләре. Иртә яздан халыктан сөт җыю чоры башлана. Әйткәндәй, хәзер бу вакытны күпләр көтеп ала. Ни өчен дигәндә, шәхси ихаталар өчен сөт тапшыру шактый файдалы кәсепкә әйләнде. Былышлы авыл Советы биләмәсендәге Сарайлы авылында яшәүче Лена Маннанова да моны яхшы белә. Үткән елда бу гаилә шәхси хуҗалыгыннан 10 тоннадан артыграк сөт сата. Аның бер литры өчен 8-9 сум түләнүен исәпкә алганда да, гаилә бюд­жетының никадәр тулылануын чамаларга мөмкин. Ә бит сөт сату чоры иң күп дигәндә 9 ай дәвам итә. Хәер, Лена Мансур кызының бу җәһәттән үз фикере.

Чапаевлылар старт көтә

11 апреля

Хуҗалыкта орлык та, ягулык та, ашлама да җитәрлек күләмдә тупланган

Күгәрчен районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек оешкан төстә бара. Бу көннәрдә аграр предприятиеләрдә техника төзеклеге тикшерелә, агрономик конференцияләр үтә. Агымдагы елда күгәрченлеләр аграр җитештерүдә тагын да зуррак бурычлар куя. 2012 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, тулай җитештерү күләмендә аграр сектор өлеше 32 процент тәшкил итсә, быел бу күрсәткечне байтакка арттыру максаты билгеләнде. Игенчелек тармагында “Октябрь”, “Тәвәкән”, Чапаев исемендәге, “Иртөбәк агрофирмасы” хуҗалыклары һәм “Җиргән” МТСының Исем бүлекчәсе аеруча матур уңышларга ирешә. Район хакимиятеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларга 850 тонна чамасы минераль ашлама кайтартылган. Язгы кыр эшләре өчен 800 тоннадан күбрәк ягулык әзерләнгән. Күгәрчен төбәгендә язгы кыр эшләре гадәттә атна-ун көнгә соңрак башлана. Быел кар катламының калын булуы башка төзәтмәләр кертүе дә ихтимал. Ләкин, ничек кенә булмасын, басуга чыгасы техника күптән әзерлек сызыгында һәм механизаторлар да күңеле белән ашлык чәчеләсе кырларда. “Чапаев исемендәге кооператив” колхозында да без моның шаһиты булдык. Хәл-әхвәл сорашкач ук, рәистән ни рәвешле колхоз исемен саклап калулары белән кызыксындым.

Орлык та, техника да, эшче көчләр дә җитәрлек

06 апреля

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” участогында район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш белгечләре, урта звено кадрлары, фермерлар катнашлыгында язгы чәчүгә әзерлеккә багышланган агроконференция узды. Аны район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин алып барды. Чараның гамәли өлеше “Правда” участогының машина-трактор мастерское ихатасына тезеп куелган заманча авыл хуҗалыгы техникасын караудан башланды. Алар белән район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Илшат Фәрхетдинов таныштырды. “Россельхозцентр”ның районара бүлеге мөдире Ирек Камаловның чыгышы орлыкны тиешле кондициягә җиткереп чәчү мәсьәләсенә багышланды. Районның баш агрономы Сергей Пискарев нинди орлыктан нинди шытым чыгачагын күргәзмә әсбап белән дәлилләп күрсәтте. БДАУның авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасы доценты Зиннур Рәхимов “Джон Дир” чәчү комплексларын көйләү турында мәгълүмат бирде. Теоретик өлештә Авыл хуҗалыгы министрлыгының мал азыгы җитештерү бүлеге начальнигы Рафаэль Сафин әйтүенә караганда, быел республика буенча чәчүлек мәйданнарын 150 мең гектарга арттыру күзаллана. Бер үк вакытта орлык сыйфатын күтәрү буенча да анык эш алып барыла. Сыйфатлы орлык чәчкәндә генә югары уңышка өмет итеп була, дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Чәчү - бер атналык эш!

05 апреля

“Ленин” токымчылык заводының яңартылган техника паркы җаваплы кампанияне иң кыска вакытта башкарып чыгу мөмкинлеге бирә

Дүртөйле районы хуҗалыкларының барысы да язгы кыр эшләренә әзер. “Ленин”, “Россия”, “Игенче”, Хәниф Вәлиев һәм Киров исемендәге аграр хуҗалыклар бу җәһәттән аеруча зур оешканлык күрсәтә. “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыяте, мәсәлән, быел 1,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Биредә һәр гектарга уртача берәр центнер исәбеннән минераль ашлама тупланган.

Күгәрченлеләрнең ысулы корылыкның үзен куркыткан

04 апреля

Терлекчелекне модернизацияләү программасы аграр предприятиеләрдә генә түгел, шәхси хуҗалыкларда да җитештерүне арттыруга булышлык итә

Күгәрчен — республикада игенчелек һәм терлекчелек тармагы өчен табигый шартлар тотрыксыз булган районнарның берсе. Узган елгы корылык, мәсәлән, басучылыкта гына түгел, җәйләү чоры өчен дә катлаулы булды. Әлегә кадәр мал көтү өчен уңайлы булган табигый болыннар дымга сусады. Малларның продуктлылыгын саклап калу өчен барлык аграр хуҗалыкларда да терлекләрне төнге көтү оештырылды. Нәтиҗәдә, булган мөмкинлекләрне тулырак файдалану узган елда сөт җитештерүне 2011 елдагы белән чагыштырганда — 6,5, итне 28 процентка арттырырга ярдәм итте. Район буенча уртача савым 3835 килограмм тәшкил итте. Әйткәндәй, сыерларның продуктлылыгы буенча күгәрченлеләр 54 район арасында 16нчы урында бара. Районда сөт җитештерүне арттыру буенча махсус программа эшли. Токымлы маллар саны арта. “Тәвәкән” дәүләт унитар предприятиесе “токымчылык хуҗалыгы” статусына ия булган. Узган елда биредә һәр сыердан уртача 6628 килограмм сөт савып алынган. Язны каршылаганда тәвәкәнлеләр җәйләү чорында тагын да күбрәк продукция җитештерү максаты белән эшли. Күгәрченлеләр соңгы елларда ит һәм сөт җитештерүдә зур “сикереш” ясады. “Октябрь”, Чапаев исемендәге хуҗалыкларда, “Иртөбәк агрофирмасы” җәмгыяте, “Җиргән” МТСының “Көньяк” участогы авылында токымлы маллар санын ишәйтү районда сөт җитештерүне бермә-бер арттырырга этәргеч бирде.

Булдыклы хуҗаның эшләре көйле

03 апреля

“500 ферма” программасында катнашу нәтиҗәсендә “Колос” җәмгыятендә сөт җитештерү 78 тоннага арткан

Краснокама районында узган елда “Алга” токымчылык заводы һәм “Колос” хуҗалыгы “500 ферма” программасында катнашып, дәүләт ярдәме алды. “Колос” хуҗалыгын Илгиз Сираев җитәкли.

Тракторлары гөрләп тора, затлы орлык амбар тулы!

02 апреля

Федоровка районының “Азат” хуҗалыгы уңганнары басуга чыгу өчен җир ачылганны гына көтә

“Азат” хуҗалыгында язгы чәчү эшләре 5 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Әйтергә кирәк, хуҗалык уңганнары җаваплы кампанияне тулы әзерлек сызыгында каршы ала. Тагылма инвентарь әле көздән үк төзекләндерелеп, сафка бастырылган. Тракторлар ремонты да кыска вакытта тәмамланган. — Җир өлгерү белән сигез чәчү агрегаты басуга чыгачак. Атап әйткәндә, ике “К-700” һәм өч “Т-150” тракторлары “Агромастер” һәм “Омичка” чәчү комплексларын тагачак. “ДТ-75” һәм дүрт “МТЗ-82” тракторлары да бүгеннән басуга чыгарга әзер. Чәчү эшләре ике сменада тәүлек әйләнәсенә алып барылачак. Эшне шушы рәвешле иң кыска агротехник срокларда башкарып чыгу бурычын куябыз, — диде бу уңайдан “Азат” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Дашкин. Хуҗалыкның сөренте җирләре 7200 гектар тәшкил итә. Шуның 1600 гектарына — уҗым культуралары, 150 гектарына күпьеллык үләннәр чәчелгән, 480 гектар пар өчен калдырылган. “Азат” хуҗалыгы язгы чәчүгә әзерлек барышында техника ремонтлауга гына түгел, югары репродукцияле орлык һәм ашлама сатып алуга да зур игътибар бирә. Мәсәлән, быел 3 миллион сумлык катлаулы ашлама сатып алынган. Уҗым басуларына гектарына бер центнер исәбеннән селитра кертеләчәк. Орлыкка бодайның яңа “Икада-70” суперэлита сорты кайтарылган. Гомумән, хуҗалык орлык белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу җәһәттән язгы чәчү структурасында көнбагыш — 800, кукуруз — 250, суданка — 250, бодай — 2500, арпа — 500, борчак — 100, берьеллык үләннәр 500 гектарны биләячәк.

“Герой”лыларның җиңе сызганулы

29 марта

Бүген игенченең җиңе сызганулы, чөнки язгы кыр эшләре башланырга санаулы гына көннәр калып килә. Чакмагыш районының Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Ваһапов җитәкчелек иткән “Герой” хуҗалыгында да әзерлек тулы куәтенә бара.

Бүздәктә нут та үстерәчәкләр

28 марта

Язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен иң беренче чиратта югары җитештерү­чәнле техника таләп ителә. “Агроинвест” җәмгыятенең Бүздәк бүлек­чәсендә техника паркының нигезен чит илдә җитеш­терелгән заманча һәм куәтле авыл хуҗалыгы машина­лары тәшкил итә. Техника яңа булгач, кыр эшләренә әзерлек биредә мартта гына башлана. Тагылма инвентарь, нигездә, көзге чорда ук төзекләндерелә. Хәзер исә төп игътибар тракторларга һәм машиналарга бирелә. — Бездә һәр механизатор­ның кулында техно-карта бар, — ди ремонт эшләре барышы белән таныштырып, мастерской мөдире Таһир Рәхмәтуллин. — Анда көзге чорда ук һәр берәмлек техникага нинди ремонт таләп ителүе билгеләнә. Запас частьларга заказ шуннан чыгып бирелә. Механизатор ремонтны берничә көн эчендә башкарып чыгарга мөмкин. Аңа хезмәт хакы да анык эш өчен түләнә. Мондый дәртләндерү чаралары, әлбәттә, хезмәт җитеш­терүчәнлеген күтәрүгә бу­лыш­лык итә, шуңа җаваплы чорга яхшы әзерлек белән киләбез. Һәр механизатор берке­телгән техниканы үзе төзек­ләндерсә дә, махсус хезмәт­ләрсез дә булмый, әлбәттә. Двигательләрне ремонтлау Нәсим Вәлиевка тапшырылган. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Оста агымдагы елда ике КамАЗ моторын сүтеп җыйган. Чиратта — янә ике двигатель. Булдыклы слесарь аларны кыр эшләренә өлгертәчәгенә шикләнми.

Ике тракторга бер механизатор...

28 марта

Мондый хәл чәчү кампаниясендә нинди чагылыш табар?

Республикада язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Хуҗалыкларда техника ремонтлау белән бергә ягулык, орлык һәм ашлама туплау дәвам итә. Белгечләр фаразлавынча, бу ел игенчелек өчен уңышлы булачак. Җир катламы артык тирән туңмаган, ә инде карның күп булуы һәркемнең күз алдында.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»