Авыл тормышы

Уртак хезмәтнең калачы татлы

15 мая

Язның соңлап килүе, яңгырларның озакка сузылуы республиканың төньяк районнарындагы игенчеләрнең эшенә киртә булалмады — биредә басу эшләре кызганнан-кыза бара. Мишкә районында кырга иң беренчеләрдән булып “В. Н. Мөлеков” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре чыкты. Дөрес, биредә тигез басулар сирәк, шуңа аларның калкулыктагылары чәчүгә инде әзер булса, башкаларыннан су китмәгән. Шуңа чәчүне дөрес оештыру зур әһәмияткә ия.

Күңелләр басуга ашкынган чак

14 мая

Рамил Фәхретдинов җитәкләгән “Дружба” хуҗалыгы Миякә районында язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамларга җыена Быел яз соңлабрак килде. Өстәвенә, чәчүгә төшүне бер атнага диярлек сузылган беренче яңгырлар тоткарлады. — Без моны игенчелек өчен үзе бер хәерле билге итеп кабул итәбез, чөнки кар сулары акканнан соң тамчы да яңгыр төшмәгән елларны да күп күрдек. Шуңа күрә утырып яуган язгы яңгырга куанып бетәл­мибез. Кышны уңышлы үткәр­гән уҗым культуралары, күпьеллык үләннәр дәррәү күтәрелеп китте. Ә чәчүне 10-12 көндә тәмамлаячакбыз, без моңа әзер, — ди хуҗа­лыкның баш агро­номы Азамат Гәрәев. “Дружба”ның 3101 гектар сөренте мәйданы бар. Шуның 300 гектары пар җирләре, 400ендә күпьеллык үләннәр үстерелә, 840ын уҗым культуралары били. 800 баштан артык сыер малы, йөзгә якын ат асралган хуҗалык өчен мул азык запасы бул­дыру — җитди мәсьәлә. “Дружба”да аны ике еллык итеп хәзерләргә гадә­тләнгәннәр. Шуңа күрә моннан алда булган корылыклы ел­ларда да хуҗалыкта мал санын киметүгә юл куелмаган. Өстә­венә, монда, башлыча, элита токымлы сыер малы үрче­тәләр. Әйт­кәндәй, чәчү дә, ни­гездә, элита сортлы ор­лык­лар бе­лән генә башкарыла.

“Алмагач”та алмалар да алланып пешәр әле!

03 мая

Бәләкәй чагымда әниемнәргә ияреп Бакалы җимеш питомнигы-совхозына бакча җиләге җыярга баруым хәтердә калган. Иксез-чиксез җиләк плантацияләрен күреп, исем киткән иде ул чакта. Совхоз-питомникның бүгенге торышы белән кызыксыну хисе төгәл 25 елдан соң мине янә Бакалыга алып килде. Районга баргач, шул мәгълүм булды: кайчандыр гөрләп торган питомник-совхоз икътисади яктан авыр елларда банкротлыкка чыккан икән. Шулай булуга карамастан, аның элекке эшчеләре бу җирләрне ташламаган, кулларыннан килгәнчә карап-саклап торган, чөнки алар кемнең дә булса бу эшне кабаттан җайга салып җибәрәчәгенә ышанган. Ниһаять, 2006 елда андый кеше дә табылган: фермер Фәнис Фәттахов элекке питомник урынында “Алмагач” крестьян-фермер хуҗалыгы оеш­тырган. Җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалык әле тернәкләнеп кенә килә. “Алмагач”ның бүген 298 гектар җире булып, шуның 9ында — бакча җиләге, 8әрендә кура җиләге белән карлыган үстерелә, калганына берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, уҗым культуралары чәчелә. — “Алмагач”та алмагачлар үсмимени? — дип кызыксынам крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесеннән. — Кызганычка каршы, әлегә “Алмагач”ның исеме җисеменә бик туры килеп бетми. Алмагач үсентеләрен бүген агро­номыбыз Илира Шәрипова үз бакчасында һәм буш торган ихаталарда гына үстерә. Бирегә дә утыртыр идек, каравылчыбыз юк. Каравылчы алырга мөмкинлек чыгу белән ул үсентеләрне бирегә күчереп утыртачакбыз, — ди Фәнис Фәттахов.

Тәүге елда бөгелмәдек, хәзер инде сынмабыз!

27 апреля

Былтыр апрельдә оешкан “Агроальянс” җәмгыяте үсемлекчелектә генә түгел, терлекчелектә дә зур максатлар куя

“Агроальянс” җәмгыяте элекке “Юрматы” хуҗалыгы базасында моннан төгәл бер ел элек оештырыла. Шуңа күрә ул әлегә ныклап аякка басып кына килә дисәк, дөресрәк булыр. — Җәмгыять элекке хуҗалыкның сакланып калган куәтләрен арендага алу юлы белән оештырылды. Шуңа күрә тәүге ел, нигездә, “Юрматы” кооперативының бурычларын каплату исәбенә, милекне акрынлап “Агроальянс” җәмгыяте карамагына күчерү белән үтте. Бу эш әле дә дәвам итә, әмма бүген инде үсемлекчелектә дә, терлек-челектә дә буыннарыбыз шактый ныгы

Бүздәк игенчесе сынатмас

25 апреля

Районда җаваплы кампания оешкан төстә башланды

“Кыдаш” хуҗалыгы механизаторлары шушы көннәрдә кыр эшләрен башлап җибәрде. Бөртеклеләр ике мең гектарда чәчеләчәк. Хуҗалык җитәкчесе Риян Латыйпов белдерүенчә, быел чәчү әйләнешендә зур үзгәрешләр көтелми. Өстенлекле культуралар булып бөртеклеләрдән — бодай һәм арпа, сызмалардан шикәр чөгендере һәм көнбагыш кала. Дөрес, бер яңалык бар, быел нут та чәчәчәкләр. Бу культураны районда әлегә өч хуҗалык үстерә. “Кыдаш”та ул 50 гектар мәйданны биләячәк.

“Үмәр”леләр чәчүгә төште

24 апреля

Бакалы районы игенчеләре алдында 60-65 мең тонна ашлык җитештерү, һәр гектардан кимендә 18-20 центнер уңыш алу, һәр баш малга 40 центнер азык хәзерләү бурычы тора. Һава шартларының уңайлыгыннан файдаланып, берничә хуҗалык узган атнада ук язгы кыр эшләренә тотынды. Бүгенге көндә “Мирзәит”, “ Красная звезда”, “Новый мир”, “Якты чишмә”, Корыч” хуҗалыкларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара: басулар өстәмә тукландырыла, тырматыла, дым каплатыла.

“Урал”лылар быел да беренче

20 апреля

Илеш районы хуҗалыклары республикада тәүгеләрдән булып язгы басуга чыкты

Механизаторлар басуларны өстәмә тукландыра башлады. Бу эш бүген “Урал”, М. Гәрәев исемендәге хуҗалыкларда, “Үзәк МТС” җәмгыятендә бара. Иртәгәдән районның башка хуҗалыклары да басуга чыгачак.

Тәвәкән казы ерак “оча”

19 апреля

Предприятие җитештергән продукция районнан читтә дә зур сорау белән файдалана

Күгәрчен районында соңгы елларда казчылык тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Ул төбәктә ит җитештерү күләмен арттыруга гына түгел, ә шәхси ихаталар табышын күтәрүгә дә зур этәргеч бирде. “Тәвәкән” кооперативындагы инкубатор әлеге юнәлештә эш башлаучыларның берсе булды. Аның тәүге продукция чыгаруына ун ел да юк әле. Әмма районда гына түгел, аннан читтә, Мәләвез һәм Салават шәһәрләре базарларында да Тәвәкән казы зур сорау белән файдалана.

Сары Айгырда чабар идем, Атсөяр булса илем

18 апреля

Сары Айгыр — Чакмагыш районындагы иң бәләкәй авылларның берсе. Бүгенге көндә биредә унбер хуҗалык исәпләнеп, шуның дүртесе буш тора, калганнарында, башлыча, өлкән яшьтәгеләр яши. Ләкин бу күренеш кенә әле киләчәктә авыл бетәчәк дигәнне аңлатмый. Киресенчә, урман куенына сыенып утырган Сары Айгыр авылына кайтып төплә­нергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Моның сере нәрсәдә, дисезме? Әйтсәм, ышанмассыз: авылның саф һавасы, табигатенең матурлыгы кайчандыр шушында туып-үсеп, шәһәрләрдә төпләнгән кешеләрне ки­ре үзенә тартып кайтара икән.

Ни чәчсәң - шуны урырсың

17 апреля

Салават агрофирмасында быел бәрәңгенең яңа элита сортын үстерәчәкләр

Стәрлетамак районының Салават агрофирмасында районның баш белгечләре катнашлыгында агрономнар семинары узды. Анда хуҗалыктагы техника торышын күздән кичергәннән соң, мәдәният йортына җыелып, район күләмендә сыйфатлы орлык, ягулык-майлау материаллары әзерләү, техника ремонтлау, хезмәт хәвефсезлеге хакында җитди сөйләшү булды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»