Авыл тормышы

Хөкүмәттән - ярдәм, ир-егетләргә тәвәккәллек җитми

30 мая

Кырмыскалы районы фермерлары Президентка нәрсәләр турында җиткерергә тели?

Русиядә аграр тармакта кече һәм урта эшкуарлыкның ролен күтәрүгә җитдирәк алынмакчылар. Хәтта Хөкүмәтнең әлеге категория берәмлекләр өчен мәҗбүри пенсия страховка взносы күләмен арттыру турындагы карарын да шик астына ала башладылар. Әлеге карар малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр санының сизелерлек кимүенә китергән.

Татар авылы район мәртәбәсен күтәрә

25 мая

Районда дистәдән артык милләт вәкиле бер гаилә булып татулыкта яши. Аларның һәркайсы туган төякләренең куәтен арттыру өчен тырыша, яшәешләре һәм намуслы хезмәтләре белән район елъязмасын матур сәхифәләр белән тулыландырырга омтыла. Шуңа күрә дә биредә күпчелек авылларда элек-электән башкорт, татар һәм урыс гаиләләренең үзара туганлашып яшәве гаҗәп түгел. Шул ук вакытта, фәкать милли рух өстенлек иткән авыллар да бар. Алары исә ата-бабаларыбызның узган гасырлардан килгән милли йолалар һәм гореф-гадәтләр үрнәген саклап калырга тырышкан. Шундый авылларның берсе — Күгәрчен.

Мәктәп тә, ферма да яңарыш кичергән

24 мая

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Күгәрчен районына эш сәфәре хакында гәзитебездә хәбәр иткән идек инде. Мөселман яшьләре слетында чыгыш ясаганнан соң ул Исем авылының яңартылган урта мәктәбен карады.

Алдынгы булмый кара!

23 мая

80 елдан артык тарихы булган “Авангард” колхозы Стәрлетамак районында аягында нык торучы хуҗалыклардан санала. 2010 елдан колхоз шушы исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә үзгәртелә, ә үз гомерен шушы колхозны җитәкләүгә багышланган, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәшит Ибраһимов аның оештыручысы була, директорлык вазыйфасы аның улы Рамилгә йөкләтелә. Без “Авангард” хуҗалыгына килгәндә чәчүнең иң киеренке көннәре иде. Хуҗалык директоры Рамил Иб­раһимов безне әле беренче сезонын гына эшләүче “Джон-Дир” чәчкече янына алып барды. Галәмәт зур күренсә дә, бу техника җирне бик таптап бармый икән. Ул йөк машинасыннан орлыкны да үзе суыртып ала, берьюлы җиргә ашлама да сибеп бара. Бу техника хуҗалык өчен икътисади яктан бик отышлы. Аңа гомер буе тракторчы булып эшләүче Хәлим Максютов идарә итә. — Зур, тәвәккәл адымнар ясарга да туры килә, — ди Рамил Ибраһимов.— Узган елда 39 миллион сумлык техника сатып алынды. Югарыда телгә алынган чәчкеч агрегатыннан тыш, “КамАЗ” машинасы, ике “Т-150” тракторы, ике җир эшкәртү агрегаты, ике “Полесье” комбайны сатып алынган.

Яшьләр Исмаилга тартыла

22 мая

Яңа уку елында урындагы мәктәптә беренче сыйныфлар икәү булачак

Дүртөйле районында халык “бер түбә астында” гомер кичереп, күмәк көч белән яшәргә, дөнья көтәргә күнеккән. Республикада фермерлык хәрә­кәте җәелдерелгәч тә “башка чыгучы”лар бармак белән генә санарлык булды. Дүртөйле­леләр авылда күмәк хуҗалык итү алымына тугры калды. Шу­шы бердәмлек аларга соңгы елларга кадәр аграр җи­тештерүдә лидерларның берсе булып калырга ярдәм итә дә инде. Бүген кайсы хуҗалыкны алсаң да, икътисади хәле яхшы, эшчеләр дә канәгать: игелекле җирләрен бергә эшкәртәләр. Ә табышлары — иминлек нигезе. Күптән түгел без шундый хуҗалыкларның берсендә — “Вәлиев исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятендә булдык.

Яңа тапшыру авылга багышлана

21 мая

18 майдан БСТ каналында “Тере авыл” дигән атналык тапшыру күрсә­телә башлады. Авыл хуҗалыгы министр­лыгы белән берлектә оештырылган проектның төп максаты — Башкортстанда авылларның һәм агросә­нә­гать комплексының мәртәбәсен күтәрү.

Билчән баскан басуларда шаулап иген үсәчәк

18 мая

Иглин районының “Агроресурс” хуҗалыгы ташландык җирләрне үзләштерә

Иглин районында быел чәчү эшләре 19,5 мең гектарда алып барыла. 10,2 мең гектарга – бөртеклеләр, 2200 гектарга – көнбагыш белән кукуруз, башка мәйданнарга мал азыгы культуралары чәчү планлаштырыла. Кайбер хуҗалыкларда чәчү кампаниясе инде ахырына якынлашкан. Шундыйларның берсе – “Агроресурс” хуҗалыгы.

Эшләп ашасаң, тәмлерәк!

18 мая

“Алга” токымчылык заводында һәр тарафта хезмәт кәефе

Краснокама районында чәчү тулы куәтенә бара. Эшне туктатып торган яңгырлардан соң, уҗымнарның күтәрелеп китүе игенченең күңелен дәртләндерде. Быел краснокамалылар 48825 гектар мәйданда чәчү эшләре алып бара, шуның 10850 гектарын — уҗым культуралары, 11580 гектарын — сабанашлык, 17239 гектарын мал азыгы культуралары били. Басуларда хуҗалыкларның 118 берәмлек техникасы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының 25 тракторы эшли. “Алга” токымчылык заводы”, “Мир” агрофирмасы”, “Восход”, “Урал-Агро”, “Нур”, “Викинг” хуҗалыкларында чәчү эшләре аеруча оешкан төстә бара.

“Регион” төбәкне күтәрә

17 мая

Благовар районында бөртеклеләр планлаштырылган мәйданның яртысыннан күбрәгендә чәчелгән. Сызма культуралардан шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү оешканлык белән бара.

Басуларда хезмәт шавы, маллар җәйләүгә чыга

16 мая

Борай районында язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килделәр. Нәтиҗәдә дым каплату бер атнада тәмамланды, бер үк вакытта күпьеллык үләннәр һәм уҗым бодае белән арыш тырматып, өстәмә тукландырылды. Туфрак өлгерү белән басуларга культивация һәм чәчү агрегатлары чыкты. Май ае башындагы яңгырлар эштә беркадәр тоткарлык ясаса да, бөртекле культуралар план­лаштырыл­ганның яртысы күләмендә чәчелгән дә инде. Игенчеләр 25 майга язгы кыр эшләрен тәмамлауны максат итеп куйган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»