Авыл тормышы

Алдынгы районның бәйрәме дә күркәм

14 июня

Русия көнендә Чакмагышта хезмәт батырларын хөрмәтләделәр Быелгы сабантуй Чакмагыш районында 12 июньдә — Русия көнендә үтте. Чакмагышлыларны бәйрәм белән котларга Президент Хакимиятенең Территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы, “Чакмагыш” якташлар җәмгыяте рәисе Нәүфәл Янбухтин, Дәүләт думасы депутаты, Республиканың хәрби хәрәкәтләр инвалидлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, запастагы полковник Иршат Фәхретдинов, башка мәртәбәле кунаклар килде. Бәйрәм районның үзешчән сәнгать осталары әзерләгән концерт белән башланды. Күпсанлы милли мәдә­ниятләр­не берләштергән концертта та­тар, башкорт, урыс, чуваш, мари тел­ләрендә җырлар яңгырады, шул халыкларның биюләре башкарылды. Арытаба сәхнәгә мәртәбәле кунак­лар, бер төркем хезмәт алдынгылары, “Санитар чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү айлыгы” җиңүчеләре күтәрелде. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгышында чакмагышлыларның сабантуйны яхшы хезмәт күрсәткечләре белән каршы алуын билгеләде: — Бездә чәмле һәм тырыш халык яши. Шуңа барлык күрсәткечләр буенча да район республикада алдынгы урында бара. Узган елда Чакмагыш районы һәр сыердан уртача савым күрсәткече буенча республикада беренче урынга чыкты, тулаем ашлык җыемы, малларның көнлек артымы буенча икенче булдык, терлекләр саны буенча өченче баскычка күтәрелдек. Быел да сынатмаска, тагын да югарырак хезмәт уңышларына ирешергә исәп тотабыз, — диде Риф Сәгадәтулла улы.

Атта да, җайдакта да — җиңү чәме

14 июня

Сабантуй... Дөньяда бер генә халыкның да шундый чал тарихлы бәйрәме юктыр. Бу бәйрәмне болгар бабаларыбыз да үткәргән. Сабантуй — өйләрдә тәм-том пешерелеп, кунаклар чакырылып, түземсезлек белән көтеп алынган. Иртәгә сабантуй. Менә ат җиккән яшь-җилкенчәк урамнан килә, арадан берсе гармун тарта. Капка төбенә җиткәч: “Ай, рәхмәт, җиңги!” — дип кычкыра башлыйлар. Алдан ук рәхмәткә лаек булган хуҗабикә чигелгән сөлге, шәлъяулык, башка бүләкләрен колгага тага. Кайткан кунаклар да үз өлешен кертә. Сабантуй һәркемнең күңелен җилкендерә, көрәш-уеннарга әйди, җыр-биюгә чакыра. Өч-дүрт яшьлек сабыйдан башлап, әби-бабайларга кадәр бу көнне сабантуй ялкынында яна. Моннан 25 еллап элек ат чабышында булган тетрәндергеч хәл хәтердән җуелмый. Менә старт бирелде. Атлар дәррәү алга омтылды. Арада ат белән берегеп диярлек, кечкенә малай чаба. Халык арасында: “Менә бу җайдак ичмасам, нәкъ ат бөрчәсе! Бу алдырачак!” — дигән сүзләр ишетелде. Барысы да гөжли, әйдәли. Әллә халыктан куркып, әллә икенче ат кысрыклап, аның аты мәйдан уртасына ыргылды. Малай очып барып төште. Халык “аһ” итте. Ләкин ул сикереп торды да атына ташланды. Елгырлыгына шаккатырсың! Чын җайдак! Ә ат чабыш юлы буйлап “оча”! Халык көлә. Менә бер чабышкыны узды, икенчесен... Ярсу ат шулай барысын да узып, иң алда баручы ат артыннан иярде. Мәйданны бер әйләнделәр, ике... Малай иярләгән ат беренче барганының койрыгына тагылганмыни! Мәйдан уртасына алар бергә диярлек керде. Малай әкрен генә атын йөртә башлады. Судья беренче урын алган җайдакны игълан итү белән кешеләр икенче булып килгән малайны билгеләүне таләп итеп кычкырыша башлады. Ул гына түгел, судьялар трибунасын уратып алдылар. Малайны кул очына күтәреп, трибуна янына алып килделәр. Шулай итеп, икенче урын бирешмәс атка һәм чәмле малайга бирелде. Һәр елны ат чабышын караганда шушы дулкынландыргыч ярыш хәтергә килә.

Ун тонна да чик түгел!

13 июня

“Рассвет” җәмгыятендә сөтчелек тармагы — өстенлекле юнәлеш Тәтешле районы хуҗалыкларында малларны җәйләүгә чыгару оешкан төстә үтте һәм уңай нәтиҗәләр бирә. Әлеге вакытта җитештерүчеләр көн саен 75 тоннага якын сөт сата, бу узган елгы шул чорга карата бер тоннага күбрәк. Продукциянең сыйфатына да сүз тидерерлек түгел: 65-70 проценты — югары, калганы беренче сорт белән кабул ителә. Җәйләүгә чыккач, Крупская, Әмиров, Киров исемендәге кооперативларда, “Рассвет”, “Агро-Танып” җәмгыятьләрендә сөт җитештерү аеруча арткан. “Рассвет” җәмгыятендә былтыр 1889 тонна сөт җитеш-терделәр. Һәр сыердан 5397 килограмм сөт савылды. Продук-циянең 94 проценты югары сорт белән сатылды. Хуҗалыкта керемнең 95 проценты малчылык тармагы аша алынды. Агымдагы елда да биредә терлекчелек тармагы нәтиҗәле эшли. Биш айда 910 тонна сөт җитеш­терелде, бу узган елның шул чорындагы күрсәткечтән 17 тоннага күбрәк. Җәмгыять директоры Альберт Миңнебаев әй­түен­чә, быел тәүлеклек савымны 10 тоннага җиткерүне максат итеп куялар. Җәйләүгә дә башка еллардагыдан иртәрәк чыкканнар. Бүген бер сыердан тәүлек­лек савым 24 килограммга җитә. Шушы көннәрдә малларны күпьел­лык үләннәр белән өстәмә тукландыру да оештырылачак. Җәмгыятьнең Түбән Балтач фермасы токымчылык юнәле-шендә эшли. Узган елда кара-чуар тана үстереп сатудан 3,7 миллион сум керем алганнар. “500 ферма” программасы кысаларында җәмгыятьнең Кызылъяр сөтчелек фермасында күләмле төзек­ләндерү эшләре башланган һәм аны июльдә тәмамлау күзал­лана. Бу эшләр 13 миллион сумга төшәчәк. Һәр коллектив үзе­нең уңган хезмәткәрләре белән данлы. Савучылар Илмира Гәрәйшина, Елена Хәбибуллина, Наталья Кайранова, мал караучылар Милыкан Гарифҗанов, Генрих Сергеев, Фәрит Рәфыйков бу җәһәт-тән “Рассвет” җәмгыятендә тырыш хезмәтләре белән зур абруй казанган.

Савым көнләп түгел, сәгатьләп арта!

07 июня

“Очкын” хуҗалыгында маллар иртә таңнан кояш батканга кадәр сусыл үләнле көтүлектә йөри “Очкын” хуҗалыгында 10 майда малларны җәйләүгә чыгарганнар. — Хуҗалыкта 660 баш сыер малы, шул исәптән 165 савым сыеры исәпләнә. Азык запасын мул хәзерләгәч, кышны уңышлы чыктык. Бүгенге көндә маллар өч көтүдә тәүлек әйләнәсенә диярлек сусыл үлән уртлап йөри. Өстәмә тукландыруны да әлегә туктатмадык. Шунлыктан, җәйләүгә чыккач савым күрсәткече дә сизелерлек артты, — ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Ишманов. Без җәйге лагерьга килгәндә савучылар Мөршидә Вәлитова, Әлфия Исмәгыйлева, Валентина Маннапова, Гөлназ Тимерәева һәм ферма мөдире Гүзәл Исмәгыйлева кичке савымга җәйләүгә төштеләр. Ул арада көтүче Илгиз Вәлитов сусыл үлән ашап җиленнәре тулышкан савым сыерларын лагерьга куып алып кайтты.

Басу батыры

07 июня

Әлшәй районының “Мәндән” авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторы Айдар Мөхтәров үзен техник культуралар үстерү остасы итеп танытты. Рамил Мирсәетов күп еллар уңышлы җитәкләп килгән “Мәндән” җәмгыяте — тотрыклы эшләүче хуҗа­лыкларның берсе. Рамил Мидхәт улы хуҗалык итү стратегиясен авыл-дашларының эшкә чәмлелеген, һәрчак яңалыкка омтылуын, җиргә тугрылыгын истә тотып сайлый. Алдагы елда үзенең 50 яшен билгеләячәк Айдар Мөхтәров хуҗалык җитәкчелегенә таяныч булырлык алдынгы карашлы игенче­ләрнең берсе. — Киң профильле механизатор таныклыгын урта мәктәп аттестаты белән бергә алдым. Шуннан бирле трактордан төшкән юк, — ди Айдар Мөхтәров.

Сыерның сөте телендә

07 июня

“Мәтәүтамак” хуҗалыгында сөт сатудан аена 800-850 мең сумга кадәр керем алалар “Мәтәүтамак” агрофирмасы” җәмгыяте — Туймазы районында терлекчелек тармагын үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүче, продукция җитештерү һәм сатуны елдан-ел арттыра баручы хуҗалыкларның берсе. — Быел көтүлекләрдә үлән мул. Малларны җәйләүгә чыгарганнан соң продуктлылык бермә-бер күтәрелде, — ди хуҗалык җитәкчесе Мөнир Гари­фуллин. — Әле менә сөтне былтыргыга караганда 300 кило­граммга күбрәк савабыз. Көн саен эшкәртүчеләргә 2,7 тонна продукция озатабыз. Җәйнең тәүге аенда шул күр­сәт­кечне 3 тоннага җитке­рербез, дип торабыз. Бездә терлекчелектә алга китеш күзәтелә. Былтыр тулай савымны 1200 центнерга арттырган идек, быел да сынат­мас­ка исәп. Үрчем алуны яхшыртып, маллар санын 700 башка җиткердек. Безнең сөтчелек фермасында кара-чуар һәм бестужев токымлы мал асрала. Савым көтүе икәү. Әле алар Мәтәү елгасы буен­дагы көтүлекләрдә.

Чишмәнең иң оста сабанчысы ачыкланды

07 июня

Чишмә районында аграр тармакта һөнәри бәйгеләр үткәрү матур гадәткә әверелгән. Күптән түгел мал кышлату йомгакларына багышлап, “Закир-Чишмә” хуҗалыгында савучылар һәм малларны ясалма орлыкландыру техникларының район ярышы үтте. “Агро-Альянс” җәмгыятендә оештырылган механизаторлар бәйгесе исә оста сабанчыларны ачыклады. — Һөнәри бәйгеләр — заман таләбе, — ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Миңневәли Мусин. — Соңгы елларда авыл хуҗалыгы белгечләренә, бигрәк тә гади һөнәр ияләренә, мәсәлән, терлекче­ләргә, механизаторларга мохтаҗлык артты. Яшьләр эшкә фермага килсен, тракторга утырсын өчен бу һөнәрләрнең абруен күтәрү таләп ителә. Аннары, хәзер техника катлаулана, аңа оста идарә итү өчен тәҗрибә алмашу да кирәк. Әлеге максатларга ирешү юлында һөнәри бәйгеләрнең әһәмияте гаять зур, дип исәплим. Механизаторлар ярышында район­ның тугыз хуҗалыгы вәкилләре катнашты. Аларга куелган таләпләр шактый катлаулы иде. Бәйгене оештыручылар механизаторларның теоретик белемен тикшерү белән бергә, һөнәри алымнарга да зур игътибар бүлде. Атап әйткәндә, ызаннарның турылыгы, сөрү тирән-леге, туфракны эшкәртү сыйфаты исәпкә алынды, эшне башкарып чыгу вакыты да онытылмады. Җиңүчеләр исә, әлеге күрсәт-кечләрдән чыгып билге­ләнде. Районның иң оста сабанчысы исеменә “Башкирагроинвест” җәмгыя-те механизаторы Рушан Ибраһимов лаек булды. Әйткәндәй, ул Благовар рай-онының Слакбаш авылында туып үскән. Егерме еллап бу төбәктәге “Искра” совхозында тракторчы булып эшләде, намуслы фидакарь хезмәте белән районның алдынгы механизаторы булып танылды. Хәзер исә җир эшкәртү остасы Чишмә районының данын күтәрә. Рушан 2011 елгы район сабанчылары ярышында өченче урын алган иде, быелгы җиңү аның өчен олы куаныч.

“Дәртем дә, дәрманым да бар!”

06 июня

Кырмыскалы районында гына түгел, республика авылларында да яше җитмештән узса да, сайлаган һөнәренә тугрылык саклаучы механизаторлар күп түгелдер. 76 яшьлек Рафаил Исламгулов быел 46нчы чәчүдә катнаша. Киңәш бирүче яки ындыр табагын саклаучы булып түгел, ә үз техникасында! “Ирек” җәмгыяте турында күптән түгел “Кызыл таң”да язып чыккан идек. Яңа хуҗалыкны Рафаил абыйның улы Ирек Исламгулов оештырган. Әтисе улына ышанычлы терәк. Өлкән Исламгулов “Кызыл таң” гәзитен ярты гасырдан артыграк алдыручы якын дустыбыз да булып чыкты. — Урындагы хуҗалыкта 45 ел шофер булып эшләдем. Хәтта “Кызыл таң”да берничә мәртәбә мактап язганнары да булды, — ди Рафаил ага. — 76 яшьтә булсам да, язлар җитә башласа, күңел басуга тартыла. Колхоз бүлгәләнеп, таралып беткәч, берникадәр мәйданны улым алды. Бодай, чөгендер үстерәбез. Рафаил абый биредә бик җаваплы эш башкара — “ГАЗ-52” машинасында басудагы техникага ягулык ташый. — Ничек өйдә тыныч ятып була инде?! Гомер “дүрт тәгәрмәч” өстендә үтте бит. Аннары, сиксәнне куучы картның техникада йөрүе авыл яшьләрен чәмләндерсен иде. Җирдә эшләрдәй кешеләр азая, шунысы күңелгә авыр. Ә болай, Ходай насыйп итсә, тагын берничә чәчүдә, уңыш җыюда катнашырга исәп бар әле! — ди авылның абруйлы кешесе Рафаил Мотаһар улы.

Сүлпәнлек югалтуга китерәчәк

06 июня

Республиканың 32 районында “яшел урак” башланмаган Республика хуҗалыкларында иртә бөртекле культуралар чәчү тәмамланды. Алар быел ике миллион ун мең гектарны били. Авыл хуҗалыгы министрлыгы 10 июньгә кадәр соңгы культуралар чәчүне дә төгәлләү бурычын куя. Быелгы басу эшләре үзенчәлекле. Плантацияләрдә кузаклы күпьеллык үләннәр гадәттәгедән атна-ун көнгә алдарак өлгерде. Аграр хуҗалыкларның байтагы чәчү эшен төгәлләү белән печәнгә төшәргә мәҗбүр булды. Шул ук вакытта, республиканың аерым районнарында чәчүлекләрне химик эшкәртүгә тотындылар. Тик көн үзәгендә торучы мөһим чарага әлегә барлык районнар да кушылып китә алмады. Мал азыгы хәзерләү кампаниясенә әзерлек ни дәрәҗәдә? Җәйләүгә күчү чорында тармакта җитештерүчәнлек нигә кими? Шушы һәм башка мөһим мәсьәләләр Хөкүмәт йортында үткән видеоселектор киңәшмәсендә тикшерелде. Аны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев алып барды. Селектор киңәшмәсен ачып, Эрнст Исаев быел чәчү эшләренең оешкан төстә башкарылуын билгеләде. Уҗым культуралары яхшы кышлаган. Зыян күргән һәм кабат чәчелгән мәйдан 28 мең гектардан артмый. Узган елда бу күрсәткеч 120 мең гектарга җиткән иде. Ләкин, авыл эшчәннәре өчен киеренке көннәр сүрелми, алда тагын да зуррак бурычлар көтә, диде Премьер-министр урын­ба­сары. Чәчүлекләрне тәр­бияләүдә сүлпәнлеккә юл куйган районнарның байтак булуын һәм мал азыгы хәзерләүгә нибары 22 районның гына керешүен ассызыклады Э. Исаев. Елның дүрт ае йомгаклары буенча 20 районда маллар саны кимү дә борчылу тудыра.

Авылның киләчәге — кооперативлар

06 июня

“Кызыл таң”да күптән басылса да Олег Төхвәтуллин-ның “Буш ботлары”н үзләре ашасын!” дигән мәкаләсе күңелемә һаман тынгылык бирми. “Башкалабызның эре сәүдә челтәрендә дә, ваклап сатучыларда да, бәхеткә, әлегә чит илдән кертелгән ит һәм ит ризыклары күренми... ...Русиянең ВТОга керүе аграр тармак җитештерүчеләрен зур сынау алдына куйды. Русиядә итнең 60-70 процент чамасы моңа кадәр шәхси фермер хуҗалыкларында җитештерелә иде. Ә хәзер бу күрсәткеч-ләрнең елдан-ел кимиячәге көн кебек ачык. Моның сәбәбе авыл кешесенең ит җитеш-терергә теләмәвендә түгел, ә крестьянның аны иркенләп сата алмавында”, дип язды автор. Дөрестән дә, малны үстерү — бер проблема булса, аның итен базарга китереп сату икенче кыенлык тудыра. Минемчә, җитештерелгәнне җыеп сатучы кооперативларны яңа формада тергезергә кирәк. Автор, андый кооперативларның бер Кырмыскалы районында гына булуы гаҗәпләндерә, ди. Калган районнарда юкка чыкканнар. Яңадан кулланучылар кооперативы хәрәкәтен башларга вакыт. Сталин заманында, Хрущев чорында һәр кол-хозчының “кооператив әгъзасы” дигән билеты бар иде. Һәркем шуңа взнос түли иде. Әти-әнинең шул билетны бездән тартып алып, матчага кыстырып куйганы хәтердә. Көнбагыш мае кирәксә, КООП кибетенә барып, шул билетны күрсәтеп алаласың. Әти белән әни, взнос түләп, грузин чәе, балык мае һәм башка ризык алып кайта иде. КООП кибете һәркемгә өлеш чыгарырга тиеш булган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»