Авыл тормышы
Игенчеләр имтиханны уңышлы тота
13 августаЯңавыл районы игенчеләре быелгы уракны бердәм башлады. Игеннәр өлгергәнче үк сиксәннән артык комбайнны әзерлек сызыгына бастырганнар иде инде. Быел алар 31780 гектарда бөртекле культуралар үстергән, шуның 9330ы — арыш. Әлеге вакытта бу культураны тезмәләргә салу һәм суктыруга 51 берәмлек техника җәлеп ителгән. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Рәлиф Сәлиманов әйтүенчә, быелгы җәй бик үзенчәлекле килде, әле дә байтак арыш басуы яшел катыш утыра. Дөрес, соңгы вакыттагы эссе көннәр килеп туган хәлне беркадәр үзгәрткән. Баш белгеч фикеренчә, хәзер арышның яшеле җитлеккәнен көтеп утыру дөрес булмый, чөнки алдан өлгергәннәре коела башлаячак. Әлегә арышның уртача гектар көче 13 центнердан югарырак, егермедән арткан басулар да байтак, димәк булганын алып калырга кирәк. Шушы хакыйкатьне күзаллап, бу көннәрдә барлык комбайннар арыш урагына җәлеп ителде.
Уңыш өчен йөзләре кызармаячак
07 августаЭлекке традицияләрне тулысынча саклаган “Заря” җәмгыяте Әлшәй районының иң тотрыклы хуҗалыкларының берсе булып кала
Хөрмәт төбе — хезмәт
07 августаЯңа Каръяуды авылыннан ишле мал асраучы Гаязовларның шәхси хуҗалыгы җәйге муллыкта аена 2,5 тонна сөт сата
Дәүләт хәстәрлеге анык нәтиҗәләр бирә
05 августаМоны Федоровка районының “Насыйров” крестьян-фермер хуҗалыгы мисалында да ачык күрергә мөмкин
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер
31 июля“Җәйге ялларны ничек күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә?” — дигән сорау бирсәң, Альмир белән Хәйдәр һич икеләнүсез: “Әлбәттә, хезмәттә!” — дип җавап кайтара.
Уңганнарны эш куркытмый!
30 июляФедоровка районының “Очкын” җәмгыятендә һәр мөһим кампаниягә җитди әзерлек белән киләләр
Баллы авыл
29 июляКраснокама районының Әри-Такталачык авылы олы юлдан ерак, яшәр өчен әллә ни кызыгырлык булмаса да, бал кортлары тотучы кешеләр өчен биредә хөррият. Шуңа да монда ике йортның берсендә диярлек умартачылык белән шөгыльләнәләр, кемдер үзе өчен генә бер-ике баш умарта тота, кемдер бу шөгыльне табыш чыганагы иткән.
Эштә — батыр, бәйрәмдә — матур
26 июляМиякә районының “Нива” авыл хуҗалыгы кооперативы алдынгыларын һәр хезмәт бәйрәменең түрендә күрергә була.
Мондый хөрмәт — әлбәт-тә, фидакарь хезмәт нәтиҗә-се. Соңгы елларда хуҗалык терлекчелектә дә, игенче-лектә дә һәрвакыт алдын
Игенченең хезмәт яме кырларыннан күренә
23 июля“Россия” хуҗалыгы Дүртөйле районында алдынгылар исәбендә. Аның эшчән, булдыклы халкы чәчүне дә елның-елында беренчеләрдән булып башлый, уракка да алдан төшә. Быел да шулай. Хуҗалык эшләре белән танышуны арыш басуыннан башладык.
Кылны кырыкка ярыр чак
23 июля“Мир” хуҗалыгының Корякино авылы янында урнашкан җәйге лагерьга кичке савымга барып төшкәндә биредә зур куаныч кичерәләр иде — яраткан сыерла-рының берсе бозаулаган. Исән-имин туган үгез бозау инде аягына басарга тырыша. Хисапчы-лаборант Зинаида Тимербаева белән комплекс җитәкчесе Олег Тимербаев яңа туган бозауны яшь маллар өчен әле яз айларында гына эшләп куелган бүлмәгә урнаштырды. “Соңлаган” бозаулар монда инде өчәү булып киткән. Аклы-каралы бәләкәчне яратып караганнан соң, савучылар Аля Бузырук, Валентина Павлихина, Любовь Исаева, Валя Субботина эшкә тотынды.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”