Авыл тормышы

Күңелләргә канәгатьлек бирә Ык буенда хезмәт ялкыны

03 июля

Ярмәкәй районының “Тарказы” хуҗалыгы халыкка печән сатудан ел саен миллион сумнан артык табыш ала

“Тарказы” предприятиесе эшчәннәре дә бүген яшел уракны оешканлык белән үткәрү, мал азыгын күбрәк туплап калу хәстәрлекләре белән яши. — Бездә сөренте җир­ләрнең 45 процентын диярлек мал азыгы культуралары били. Күпьеллык үләннәрнең мәй­даны 1800 гектарга җитә. Шуңа мал азыгын запасы белән хәзерләргә мөмкинлек­ләр дә яхшы, — ди хуҗалыкның баш агрономы Зөфәр Салихов. — Соңгы елларда инвесторлар ярдәмендә мал азыгы җитеш­терү тех­никасын да яңарттык. Югары җитештерүчәнле “Полесье” комбайны, печәнне рулоннарга төрүче ике “ПРС-180” агрегаты сатып алдык. Бу инде безгә яшел уракта, алдынгы технологияне файда­лану белән бергә, күпьеллык үләннәрнең уңышын югалтусыз җыеп алуга булышлык итә. Без Зөфәр Әбүзәр улы белән Ык елгасы буендагы болынлыкларда булып, кызу печән өстендәге киеренке хезмәт ялкынын ниндидер канәгатьләнү хисе белән тойдык. 150 гектарлы киң тугайда костер үләненең уңышы да яхшы гына. Әйтүләренчә, һәр гектардан 18-20 центнер печән җыеп алалар. — Эш ырамлы баргач, кәефләр дә күтәренке. Печән пресслаучы агрегат көйле эшли. Көненә 70-80 төргәк печән җыям, — ди тәҗрибәле механизатор Рәс­ләм Ильясов. Әйе, печән хәзерләүдә механикалаштырылган звеноның эшне кызу тотуы күренеп тора. Баш агроном басу уңганнары арасыннан Расих Насыйбуллин, Салават Салихов, Ришат Шәймәрданов, Тәлгать Хуҗин, Илдар Гыйбадуллин һәм башкаларны мактап телгә алды.

Техника эшли - ир мактала

03 июля

Булдыклы механизаторлар булганда басу эшләре көйле бара

Әхәт Әхмәтов — Шаран районындагы “Агро-марс” хуҗалыгының алдынгы механизаторы. Соңгы тугыз елда ул төрле маркалы техникада эшләгән. Быел хуҗалык “Беларус-1523” тракторы сатып алгач, 150 ат көчле универсаль техниканы зур ышаныч белән Әхәт Тәлгать улына тапшыралар. Яңа тракторны ул беренче тапкыр чәчүдә сыный. Тәҗрибәле механизатор өч агрегатны алыштыручы яңа чәчкеч белән 800 гектарга якын сабанашлык чәчкән. Кызу темпта башкарыла торган печән чабу, сенаж салу эшләренә дә нәкъ менә Әхәт Әхмәтов, Тимерхан Ханнанов кебек уңган егетләр тотынган.

Һәр баш малга бер тонна печән!

02 июля

“Правда” хуҗалыгында шундый бурыч куелган

Балтач районында мал азыгы хәзерләү кампаниясе оешкан төстә башланды. Быел балтачлылар 10500 тонна печән, 26500 тонна сенаж тупларга планлаштыра. Әлеге вакытта шуның өчтән бер өлеше хәзерләнгән. Сенаж салганда “Био-3” консерванты, тоз кушыла, яшел массаны авыр техника тыгызлый. Тулган чокырлар полиэтилен белән каплана.

Печәндә дә ул атказанган!

28 июня

“Кыдаш” колхозының югары исемгә лаек булган механизаторы Руслан Гәрәев җаваплы кампаниядә үрнәк күрсәтә

“Нерал-Бүздәк” җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәдә районда кышлату чорына һәр баш малга ким дигәндә 30 центнер азык берәмлеге туплау бурычы куелды. Киң колач белән барган яшел уракта мал азыгы хәзерләүчеләр печән һәм сенаж туплауга зур игътибар бирә. Район хуҗалыкларында мал азыгы культуралары 17 мең гектар били. Күпьеллык үлән басулары 6 мең гектар тәшкил итә. Әйткәндәй, әле үк еллык печән запасы туплаучылар да бар. Мәсәлән, Нәфыйков һәм Камалов фермер хуҗалык­ларының һәркайсында йөзәр тоннадан артыграк коры печән саклагычларга урнаштырылган. Мал азыгы хәзерләү “Колос”, “Нерал-Бүздәк” хуҗалыкла­рында да кызу темплар белән бара. Соңгысында мал азыгы культуралары 1300 гектар били, бу районда иң зур күрсәткеч. Биредә сыер маллары күпләп асрала, алар саны 1600 башка җиткән. Хуҗалыкта печән хәзерләү сенаж салу белән бергә алып барыла. Ун техника берәмлегеннән торучы механикалаштырылган отряд җи­тештерүчәнле эшли. Яшел урак башыннан 240 тонна печән тупланган, 232 тонна сенаж салынган. Маллар саны буенча “Нерал-Бүздәк”тән “Кыдаш” хуҗалыгы аз гына калыша, биредә 1400 баш сыер малы асрала. Моннан тыш, берничә ел элек оештырылган казчылык тармагына да яшел ризык – үлән таләп ителә. Бер сүз белән әйткәндә, “Кыдаш”та печәнгә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә, үлән басулары мәйданы да 600 гектарга җиткерелгән. Аларда, нигездә, костер һәм люцерна үстерелә, янә дә 30 гектарны суданка үләне били.

Авылларга агротуризм килә

27 июня

Караидел районында күптән сөйләнелгән сүздән эшкә күчәләр

Бу районның игелекле уллары турында гәзитебездә язмалар чыгып тора. Шундыйларның берсе күптән түгел район үзәгендә үзенчәлекле проект белән мәчет төзеп, аны иманлы якташлары карамагына тапшырды. Читтә яшәсәләр дә, туган төбәген, туган авылын төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләр дә күп. Күптән түгел командировкада булганда безгә Ямал-Ненец автономияле округында “Тарасовскнефтегазстрой” төзелеш тресты генеральный директоры булып эшләүче якташлары, чыгышы белән Әртәкүл авылыннан булган Владимир Шестеровның район, туган ягы өчен зур игелекләр эшләве турында горурланып сөйләделәр.

“Эштән кинәнеч табабыз”

26 июня

Газимовлар якын чорда кафе каршында пекарня да ачмакчылар

— Авылыбызның үрнәкле кешесе, кече малтабарлык белән уңышлы шөгыльләнүче Раил Газимов белән таныштырырга телим, — диде Карамалы-Гобәй авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Мәгафур Хәбибуллин. — Октябрьскийдан авылга күченеп кайтып, ул монда үз эшен оештырды. Раил Әхмәт улы “Сельхозтехника” бүлек­чәсенең элекке ашханәсе бинасын үзенә алып һәм аны тәртипкә китереп, кафе ачты. Әтисеннән күреп, улы Линар да бизнес белән шөгыльләнә.

Булдыклы хуҗа үсешкә йөз тота

21 июня

“Сираҗетдинов” фермер хуҗалыгы быелдан сөт тә җитештерә башлаячак

Федоровка районында фермер хуҗалыклары нәтиҗәле үсеш кичерә. Аларның район икътисадындагы өлеше елдан-ел арта. Бу җәһәттән Өчбүләк авылы фермеры Гайса Сираҗетдиновның шәхси предприятиесе иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларның берсе булып тора. Бүгенге көндә хуҗалыкның 531 гектар җире бар. 130 гектарда — арыш, 120 гектарда — бодай, 35әр гектарда солы һәм виковес, 30 гектарда нут борчагы, 80 гектарда көнбагыш, калган мәйданнарга карабодай чәчелгән. Мал азыгы культуралары да зур гына мәйданны били. — Көнбагыш һәм нут борчагы орлыгын гына сатып алдык, калганы — үзебезнеке. Басуларга ашламаны да тиешле күләмдә керттек. Чәчү эшләрен тулысынча үзебезнең техника ярдәмендә башкардык, — ди Гайса Абдулла улы. Фермер хуҗалыгының иркен яшәве техника паркыннан да ачык күренә. Соңгы чорда ул яңа “КамАЗ” автомобиле, “Т-150” тракторы, пресс-җыйгыч белән тулыланган. Урып-җыю эшләренә генә читтән техника җәлеп итәләр икән. Шунлыктан, булдыклы хуҗа якын арада комбайн сатып алу хәстәре белән яна. Ә акчаны алар, чын мәгънәсендә, үзләре “таба”. Былтыр гына 1,5 миллион сумлык ашлык, 800 мең сумлык ит сатканнар. Шуның исәбенә производство куәтләрен арттыру хәстәрен күрәләр.

Авыл яңарыш кичерә

20 июня

Рәсүл Госманов фикеренчә, Башкортстанда аграр сәясәтне тормышка ашыруда көчле команда тупланган

Ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Давоста узган Бөтендөнья икътисади форумында “Русия — дөньяда аграр держава”, дип белдерде. Әлбәттә, Русиягә азык-төлекнең 40 проценты чит илләрдән кертелүен исәпкә алганда, мондый бәя аванс белән бирелгәндер дияргә кирәк. Әмма авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, якындагы 4-5 елда илнең эчке базарын тулысынча диярлек үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәчәкбез дигән ышанычта. Мондый максат нигезле. 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Әлеге документка ярашлы, 2020 елга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме былтыргы дәрәҗәдән 20,8 процентка үсәргә тиеш. Шул исәптән үсемлекчелектә үсешне — 21,2, терлекчелектә 20,2 процентка арттыру максаты куела. Программада билгеләнгән чараларны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләмен ел саен 4,5 процентка арттыру таләп ителә.

Кәҗә үләне соңлаганны өнәми

18 июня

Чишмә районы хуҗалыкларында быел печәнгә июнь башында ук төшкәннәр Чишмә районында мал азыгы культуралары 17 мең гектарны били, шуның 10 мең гектарын күпьеллык үлән басулары тәшкил итә. Районда беренчеләрдән булып печәнгә “Нерал-Чиш­мә” хуҗалыгында төш­те­ләр, биредә агрегатлар кә­җә үләне чаба. “Нурис” , “Уза” хуҗалыкларында да үлән чабу оешкан төстә бара. — Һава шартларының уңай килүенә бәйле, быел үлән тиз күтәрелде, — ди районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәк­чесе Миңневәли Мусин. — Элекке елларда печәнгә июнь­нең икенче яртысында төшсәк, быел эшләр ай башында ук җәелдерелде, хәзер “яшел урак” барлык хуҗалыкларда да бара. Төп юнәлеш – тиз арада кәҗә үлә­нен җыеп алу, чөнки ул чәчкә атып өлгерде. Мондый очракта аз гына соңга калсаң да, бу сыйфатта кире чагылыш табачак. Район буенча кәҗә үләне басулары 3 мең гектар тәшкил итә. “Агро-Альянс” җәмгыя­тендә, мәсәлән, ул 250 гектарда үстерелә. — Быел аның тәүге чабымын сенажга салырга булдык, — ди хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ибраһимов. — Ни өчен дигәндә, үлән калын, шуңа бәйле, яшел масса да күп. Кәҗә үләнен сенажга салганда аның дымлылыгы 40-45 проценттан түбән булмаска тиеш. Әлеге технологик таләпне төгәл үтәү максатында сенаж салуда механикалаштырылган махсус звено төзелде.

Мал азыгы мул булачак

15 июня

Республиканың төньягында да “яшел урак”ка төштеләр. Борай районында мал азыгы культуралары 22700 гектарны били. Быел басуларда һәм табигый болыннарда үлән мул үскән. 15 июньдә районда мал азыгы хәзерләү айлыгы игълан ителде. Басучылыкта эшләүчеләр алдында ел ярымлык мал азыгы туплау бурычы куелган. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Ялкын Гыймалетдинов әйтүенчә, июнь-июль айларында 12500 тонна печән, 50 мең тонна сенаж хәзерләргә кирәк. Хуҗалыклар бу җаваплы чорга ныклы әзерлек белән килде — мал азыгы хәзерләү комбайннары, чапкычлар кыштан ук ремонтланды. Мал азыгы хәзерләү чорында район үзәге пред­приятиеләре һәм оешмалары тарафыннан хуҗалык­ларга ярдәмләшү матур традициягә әверелгән. Алар кышлату чорына яфраказык, витаминлы һәм дару үләннәре туплауга зур өлеш кертә. “Әлибаев Р. Р.” шәхси предприятиесендә кәҗә үләненнән сенаж салу районда берен­челәрдән булып башланды. Хәер, аны шәхси предприятие дип атавы да бик кыен. Уңган хуҗалар һәм анда эшләүчеләр тырышлыгы белән хуҗалык соңгы елларда зур үсеш алды. Хәзер предприятиенең 2663 гектар җире бар, ит, сөт җитештерү арта. Әлеге вакытта монда көн саен 5,5 тонна югары сортлы сөт саталар, бер сыерга савым 15 килограммнан артыграк. Малчылык тармагын азык базасы белән тәэмин итүгә игътибар зур — 1126 гектарны силос культуралары, күпьеллык үлән били. Һәр малга 40-43 центнер азык берәмлеге туплау максаты куелган. Предприятиене оештыручы Радик Ралип улы әйтүенчә, хуҗалыкта 80 кеше эшли. Идарәче Дәниф Нигъмәтҗанов эшне яхшы оештыра. Предприятиедә уртача айлык хезмәт хакы ел әйләнәсенә 9-10 мең сум тәшкил итә. Кызу эш чорында хезмәткә түләү тагы да югарырак, чәчү вакытында 20- 25 меңгә җиткән, мал азыгы хәзерләү, урып-җыюда да шулай булачак. Авыл халкы өчен ашлык һәм малларга фуражлы булу да бик мөһим. Аны да эштә катнашкан кешегә көненә 4 килограмм исәбеннән бирәләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»