Авыл тормышы
Ике елда – ике тапкыр
27 июляСалават исемендәге кооперативта сөт җитештерүне арттыруда нәтиҗәле эшлиләр
Борай районы хуҗалыкларында җәйләүгә чыккач сөт җитештерү 13 тоннага артты. Июнь аеның эссе, коры торуы үсеш темпын беркадәр киметсә дә, әлеге вакытта эшкәртүчеләргә көн саен 40 тонна тирәсе сыйфатлы продукция озатыла.
Тук башаклар ашыктыра
23 июляРайон киңәшмәсендә ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу бурычы куелды
Краснокама районы хуҗалыкларында 16800 тонна печән, 50 мең тонна сенаж, 20 мең тонна силос хәзерләнгән. Янә килеп хуҗалыклар алдында быел 21 383 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора.
— Уракта тоткарлыклар юк, — ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Динис Биков. — Кешеләребез бар, техника төзек, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә тупланган. Көннәр генә яхшы торсын!
Басуларга 44 комбайн чыгачак. Узган ел хуҗалыклар тарафыннан 10 яңа комбайн сатып алынган, быел алар сынау үтәчәк.
“Мир” — районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Быел алар урып-җыю кампаниясен беренчеләрдән булып башлады. Игенчеләргә 2500 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Хуҗалык рәисе Геннадий Баймурзин белән арыш басуына килдек. Биредә тәҗрибәле механизаторлар Алексей Палеев белән Юрий Абдулов эшли. Палеевлар — хуҗалыкның горурлыгы, гаилә башлыгы Анатолий Палеев озак еллар туган колхозына хезмәт итте, хәзер аны улы Алексей алыштырды. Юрий Абдулов та сынатмый, хуҗалыкта гына түгел, районда да иң яхшы механизаторларның берсе ул. Ашлык ташучы шофер Геннадий Исинбаевның да хезмәт стажы инде утыз биш елдан арткан.
Күрсәтер эшләре, уртаклашыр тәҗрибәләре бар
20 июля Президент Рөстәм Хәмитов илешлеләрнең эшен югары бәяләде
Илеш районында игеннәрне урып-җыюны оештыру һәм “500 ферма“ программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган “Басу көне-2013” республика семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә республика Президенты Рөстәм Хәмитов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, тармак министрлыгы вәкилләре, галимнәр, район хакимияте башлыклары катнашты.
— Аграр өлкә — иң авыр тармакларның берсе. Авыл хуҗалыгы тармагында белемне даими камилләштереп һәм яңартып торганда гына алга атлап була. Әгәр дә без заманча технологияләрне үзләштермибез һәм кулланмыйбыз икән, үсеш процессы бик акрын барачак. Шуңа без күрсәтер эшләре, уртаклашыр тәҗрибәләре булганнардан өйрәнергә тиешбез. Илеш — нәкъ шундый төбәкләрнең берсе, — диде Рөстәм Хәмитов.
Арытаба Президент һәм семинар-киңәшмәдә катнашучылар Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Куйбышев исемендәге хуҗалык басуында чит илдә һәм Русиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, Башкортстан дәүләт аграр университеты, Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, “Госсорткомиссия”нең республика филиалы тарафыннан әзерләнгән тематик стендлар белән танышты. Чарада катнашучылар игътибарына республиканың 70тән артык предприятиесе карамагындагы 300 берәмлектән артык югары җитештерүчәнле техника тәкъдим ителде. Һәркем үзен кызыксындырган техника һәм аның мөмкинлекләре турында предприятие вәкилләреннән, аларда эшләүчеләрдән тулы мәгълүмат алды.
Ялгызкаен, Ялгызнарат - халкы яши алга карап
20 июляАвылларның мөшкел хәле турында әледән-әле ишетеп торабыз. Сәфәр чыксак та, күп урында эшсезлек, акчасызлык, яшьләрнең тәртипсезлеге, авылның картаюы турында зар елыйлар. Зарланырга яратабыз. Авыл начар яшәми дә кебек, өй саен машина, йортлары да матур, төзек. Ләкин алар Себердә эшләүчеләрнеке шул, дип тел шартлата җитәкчелек. Менә үзебездә эш урыннары булдырганда... Аны кем булдырырга, халкы турында кем хәстәрлек күрергә тиештер, билгесез. Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителгән авылларның хәле дә кайчандыр “утырып еларлык” булган, тик уңган халкы, җитәкчелекнең акыллы эш итүе нәтиҗәсендә алар ныклы аякка басып китә алган.
Рузилнең “алтыны” - басуда
18 июляСабакташлары Казанда Универсиадада алтын медальләр яулау буенча моңача күрелмәгән “уңыш” җыйган арада Башкортстан дәүләт аграр университетының икенче курс студенты Рузил Едиханов басу корабын алтын башаклар җыюга әзерләде. Һәм аңа да беренче булу бәхете елмайды — ул Миякә районында беренче булып комбайнын 2013 ел уңышын җыюга алып чыкты. Бу 17 июльдә “Дружба” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә узган семинар-киңәшмә вакытында булды. Бу факт семинарда катнашкан һәм чыгыш ясаган Миякә районы хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров игътибарыннан читтә калмады, әлбәттә. — Быелгы уракта тәҗрибәле механизаторларыбыз белән иңгә-иң терәп авыл хуҗалыгы университеты һәм колледжлары укучылары да катнаша. Бу безнең студентларыбызның үзенчәлекле “универсиадасы” – уракта алар да җиңү тәмен татый алачак, барысы да үз кулларында, — диде Зәйнулла Хәбибулла улы семинар башланыр алдыннан. — Рамил Фәхретдинов җитәкләгән “Дружба” җәмгыяте язгы чәчүне оешкан төстә үткәргән хуҗалыклар арасында булды. Монда шактый югары уңыш үстерелде. Хуҗалык игенчеләре районда беренчеләрдән булып уҗым культураларын чабуга төште. Урып-җыю, уҗым культуралары чәчү һәм басуларны эшкәртү мәсьәләләренә багышланган район киңәшмәсен нәкъ шушы хуҗалык басуларында үткәрү дә очраклы түгел — монда агротехник чаралар һәрвакыт төгәл башкарыла, — ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Илдар Саббахов.
Ызаннардан искән җилләр кайтавазы...
13 июляЫзаннардан искән җилләр кайтавазы...
Күпереп торган яшеллеккә, мең төрле чәчкәләргә күмелеп җәйрәп яткан Дим тугаенда шаулап-гөрләп “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме бара. Бишкаен акланында дәртле көй яңгырый, берничә мәйданчыкта спорт ярышлары, уеннар бара, тирмәләр тирәсендә учаклар яна, казаннар асылган, сәүдә нокталарын халык сырып алган. Авыл ягыннан килүчеләр юл буе туганнары, яшьтәшләре, олысы-кечесе белән кул биреп, кочаклашып күрешә, күзләрдә исә — шатлык яшьләре... Авылдаш... Туган-кардәштән кала, дөньяда аннан да якынрак кеше бармы икән?!
Данлы “Өсән” - шушы ул!
11 июляТуймазы районының “Өсән” хуҗалыгында Сабантуй бәйрәмен көтеп алалар. Чөнки нәкъ шушы бәйрәмдә халыкны имин тормышка илтүче уңган хезмәткәрләргә хөрмәт күрсәтелә, рәхмәт сүзләре яңгырый. Быел да җитәкчеләр бүләкләрен кызганмады.
Мал азыгы мул, уңыш ничек булыр...
10 июля“Маяк” хуҗалыгы басуларында яздан башлап яңгыр яумаган
Районда күпьеллык үләннәр 18872 гектар били. 5 мең гектардагы үләнне печәнгә, 7 мең гектардагысын сенажга салырга планлаштырганнар, калганы силоска салыначак. Печән хәзерләү һәм сенаж салу югары оешканлык белән башланды. Планлаштырылган 12400 тонна печәннең 11 мең тоннага якыны рулоннарга төрелеп фермалар янына ташып өелде дә инде. Сенаж салуда да калышмыйлар. Таләп ителгәннең яртысыннан күбрәге чокырларга салынды. “Дружба”, “Маяк”, “Восток” кооперативларында, “Урада” агрофирмасында, “Агро-М”, “Победа” җәмгыятьләрендә сенаж салу планы 65- 75 процентка үтәлгән.
Шаранда сыйфатлы кирпеч җитештереләчәк
09 июляМоннан бер ел элек Шарандагы көрчеккә терәлгән кирпеч заводы биналарын сатып алган инвестор Александр Поляков станокларның менә-менә шаулап эшли башлавын көтә. Елына 15 миллион данә кирпеч җитештерергә куәтле заводтагы яңа корылмалар августта эшкә кушылачак.
Азык мул, маллар көр
04 июляАлдагы чорда “Дружба” кооперативы токымчылык хуҗалыгы статусы алу максатын да куя
— Кышлату чорына икеләтә күләмдә азык запасы белән кергәндә генә күңелем тыныч, — ди Миякә районы “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының яшь малларны үстерү һәм симертү комплексы мөдире Фәнил Гыйлемҗанов. Фәнил Мәүләви улы әлеге җаваплы вазыйфада инде шактый сыналган егет.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”