Авыл тормышы

Эш сөйгәнне ил сөяр

21 августа

Хөкүмәттән 1,5 миллион сумлык финанс ярдәме алу фермер хуҗалыгы алдында яңа мөмкинлекләр ачкан

Ямьле Ык елгасы буйларын төяк иткән Бәйрәкә-Түбә авылы халкыннан без фермер Рамил Заһидуллин турында күп җылы сүз ишеттек. — Аның кебек уңган егетләр авыл тормышына яңа сулыш өрә. Егерме елдан артык Илчембәт урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләсә дә, җир кадерен белә. Фермерлыкка тотынгач, ул безнең пай җирләрен үзенә арендага алырга теләк белдерде. Җыелыш үткәргәннән соң, аның белән килешү төзе­дек. Җир өлешен үзебезне­келәр эшкәртсә, әлбәттә, яхшырак булачак, дигән фикергә килдек. Хәзер шул килешүнең файдасын күрәбез. Кулында техникасы булгач, Рамил язын безнең бакчаларны да сөреп бирә. Әзерлән­гән печәнне ташып алуда да аның ярдәменә таянабыз. Моннан тыш, ул көзен пайчыларга ашлыгын да тарата, — диде безгә авыл кешеләре.

Икмәк өчен рәхмәт!

20 августа

“Агро-альянс” җәмгыятендә эшнең җайга салынуына халык ихлас сөенә

Без килгәндә “Агро-альянс” хуҗалыгында уҗым культуралары тулысынча диярлек урып алынып, хезмәткәрләргә һәм авыл халкына ашлык тараталар иде. Амбар ишек төбеннән арыш тулы капчыклар төялгән арбалы җиңел машина кузгалуга, аның урынын атлы кеше алды. Абзый да ындыр табагы хезмәткәрләре ярдәме белән җәһәт кенә “алтын бөртекләр” тулы капчыкларны тутырырга кереште.

Ашлык хакы йөз тәңкә дә, кәрәчине мең тәңкә...

15 августа

Быел Борай районы игенчеләре 42 мең гектарда иген культуралары үстерде. Җәйнең коры килүе басучылык тармагына тоемлы зыян салды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Азат Әхәтов әйтүенчә, әлегә арыш басуларының 70 проценты җыеп алынган, уртача уңыш 11 центнер тәшкил итә. Әмма бодай, арпа басуларыннан мондый уңыш көтеп булмый, аларның сабагы кыска һәм башаклары вак. Шуны истә тотып, быел борайлылар арыш мәйданнарын киңәйтергә булды һәм ул 17 мең гектарга җиткереләчәк. Урак белән беррәттән, арыш чәчү бара.

Һәр аяз көнне көтеп алабыз

13 августа

Шаран районының “Агро-Марс” җәмгыяте директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафаэль Мусинның кәефе, әлбәттә, һава торышына бәйле.

Тырышлык кына җитми, уңайлы шартлар да кирәк

10 августа

Яки ни өчен Илчембәт авылы каз үстерүчеләре малтабар статусы алырга ашыкмый?

Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләренә якын гына урнашкан Илчембәт авылы биләмәсендә кече эшкуарлык яхшы үсеш алган. Монда күпләр яшелчә үстерү, шулай ук базарда ит, сөт сату белән уңышлы шөгыльләнә.

Җылы абзар - ярты азык

07 августа

Яңавыл районында соңгы елларда малчылык тармагы тоемлы үсеш алды. Әлеге вакытта күмәк һәм фермер хуҗалыклары эшкәртүчеләргә көн саен 40 тоннага якын сөт озаталар. Июнь һәм июльнең эссе, коры килүе сәбәпле, көтүлекләрдә үлән аз. Шуңа барлык җәйләүләргә дә “яшел конвейер” оештырылды. Сөтнең сыйфатына да игътибар зур. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Нәфкать Мөгаллимов әйтүенчә, хәзер сөт тулысы белән суытып озатыла, җәйләүләргә һәм фермаларга сөтүткәргечләр монтажлана. Соңгы өч елда алар сигез хуҗалыкта урнаштырылган, быел “Труд” кооперативында, “Агро-М”җәмгыятендә кую планлаштырыла.

Тәмле ашлар пешерә

07 августа

Сез бу фоторәсемдә күргән Әлфидә Бәшированы Миякәдә гел мактап телгә алалар. Уңган эшче дә ул, назлы ана да ул, дигән җыр сүзләре нәкъ аның турында кебек.

Үстерү генә түгел, саклау да мөһим!

06 августа

Миякә районы хуҗалыкларында дезинфекцияләү эше нәтиҗәле оештырылган

Сез рәсемдә күргән егетләр җиһанга очарга җыенган космонавтлар түгел. Шулай да алар башкарган эшнең мөһимлеге һәм җаваплылыгы җиһанны иңләүчеләрнекеннән ким түгел. Бу егетләр — “Россельхозцентр” җәмгыятенең Миякә районы буенча дезинфекция ясаучылары. Гадирәк итеп әйткәндә, авыл хуҗалыгын соңгы елларда нык баскан корткычлардан, зарарлы бетчәләрдән арындыручылар.

Яңгырлар эшкә комачаулый

01 августа

Бакалы районы “Корыч” кооперативы уңганнары кояшлы көннең һәр минутын нәтиҗәле файдалана

Бүген игенчене бары тик бер нәрсә: тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу мәсьәләсе борчый. Бу аңлашыла да: көн-төн яуган яңгырлар нәтиҗәсендә урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара алмый.

Яңа уңышка юл ачык

30 июля

Благовар элеваторының 15 мең тонна көнбагыш, 40 мең тонна ашлык кабул итү мөмкинлеге бар

Благовар элеваторы быелгы уңыш ашлыгын кабул итәргә әзер. 10 июльдә предприятиенең матди-техник базасы торышын тикшереп, абруйлы белгечләрдән торган дәүләт комиссиясе шундый нәтиҗә ясады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»