Авыл тормышы

Татлы тамыр ачы тир түгеп табыла

05 сентября

Быел республикада 1,4-1,5 миллион тонна күләмендә шикәр чөгендере уңышы көтелә Авыргазы районының “Искра” хуҗалыгында шикәр чөгендерен дистә еллар дәвамында үстерәләр. Чөгендерчеләрнең авыр хезмәте бу культураны үстерү традицияләре, технологияләре турында кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вениамин Антонов түбәндәгеләрне җиткерде. — Ел саен 200-300 гектарда чөгендер үстерәбез. Районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып, 80нче елларда ук аны кул хезмәте файдаланмыйча үстерү технологиясен куллана башладык. Авыл хуҗалыгы фәне тәкъдим иткән яңалыкларны кертә барып, китмәннән тулысынча баш тарттык. Безнең хуҗалык базасында шикәр чөгендере үстерү буенча район һәм республика семинарлары еш үтә. Уңыш һәр гектардан 350-400 центнерга җитте. Ирешелгән уңышлар өчен чөгендерчеләребез Бөтенсоюз, республика дипломнарына һәм күчмә Кызыл байракларга лаек булды. 90нчы елларда “Август” фирмасы белән хезмәттәшлек итә башладык. Ул безгә илдә җитештерелгән сыйфатлы препаратлар ярдәмендә чөгендер үстерүнең тулы схемасын тәкъдим итте.

Төп максат — үстерелгәнне югалтусыз җыеп алу

05 сентября

“Яңавыл МТС”ы предприятиесендә бу җәһәттән эш нәтиҗәле оештырылган Республиканың төньягында да урак тәмамлану алдында. Яңавыл районы игенчеләре җитмеш проценттан артыграк мәйданнардагы иген культураларын җыеп алдылар да инде. “Труд” кооперативында, “Рассвет”, “Таң” крестьян-фермер ху­җалыкларында бу эш тәмам­ланды. Быел районда 32600 гектарда иген үстерделәр, шуның 7019 гектары — арыш. Язгы кар суының җиргә сеңүе арышка уңай тәэсир итте, район буенча аның уртача уңышы 15,6 центнер булды. Сабанашлык үскән мәлдә 45 көн яңгыр булмау бу культураларга зур зыян салды. Хәзер игенчеләр булганын югалтусыз җыеп алырга тырыша, басуларда 64 берәмлек комбайн эшли. Басу эшләре комплекслы оештырылган. Урак белән беррәттән мал азыгы хәзерләү, уҗым культуралары чәчү тәмамлану алдында, туңга сөрү дә оештырылган.

Керем чыгымны булса да капласын идее

05 сентября

Ашлык базарындагы бәяләр сәясәте һич кенә дә хуҗалыклар файдасына түгел “Бишенде” җәмгыяте Туймазы районында алдынгы хуҗалык­лардан санала. Бүген басуларда киеренке хезмәт кайный. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, игенчеләр сынауны уңышлы тота. — Кичә иң югары җитештерү­чәнлек­кә ирештек. Ындыр табагына 1000 центнерга якын ашлык кайтарылды. Суктыруда өч кенә комбайн эшләвен исәпкә алганда, бу яхшы күрсәткеч, — ди хуҗалык җитәкчесе Вингаль Фазлыйәхмәтов. — Тик һәркөнне мондый җитештерүчәнлеккә ирешеп булмый, яңгырлар эшне тоткарлый. Елына күрә уңыш начар түгел. Әлбәттә, ул былтыргыдан түбәнрәк. Уҗым культуралары гектарыннан 17шәр центнер төшем бирде. Арпа басуларында гектар көче 15-16 центнер тәшкил итә. Бүген комбайннар бодай басуына чыкты. Әлегә уңыш 13-14 центнердан артмый. Җәй башында яңгыр булмады шул. Шулай да безгә кәефне төшермәскә, булган уңышны түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Уңыш язмышы хуҗалыкта Равил Хәйруллин, Илшат Фазылов һәм Яга-фәр Фәрхетдинов кебек урак осталарына тапшырылган. — Көне генә булсын, бездән эш тормас. Урып-җыюны үз көчебез белән җиңеп чыгарга тиешбез, — ди Илшат Фазылов.

Арпа монда мул тарта

04 сентября

Республикада урак кызганнан-кыза. Бүгенгә 240,5 мең гектар мәйданда арпа (61 процент), 101,1 мең гектарда солы (63 процент), 39,7 мең гектарда борчак (80 процент), 269,8 мең гектарда бодай (45 процент) урып җыелган. Бөртеклеләр 1 миллион 103 мең гектар мәйданда чабылган (62 процент), 1 миллион 089 мең гектарда суктыру эшләре төгәлләнгән. уртача уңыш — 14,7 центнер. Барлыгы 1 миллион 604 мең тонна ашлык суктырып алынган. Туймазы районының “Нерал-Матрикс” хуҗа­лыгында аерым басуларда һәр гектардан 30 центнер уңыш җыеп алалар. — Быелгы урак безнең өчен киеренке булды, — ди хуҗалык җитәкчесе Динар Кәлимуллиң, — чөнки тәүдә ике атна яңгыр яуды. Яшел үлән дулкынланып яткан иген басуларының да төсен үзгәртте. Мондый шартларда игенне башта чабып киптереп, аннары ашлыгын суктырып алу ысулын куллану үзен аклый. Чөнки ашлыкны коры килеш алу отышлы. Бүген кырларны үзебезнең яңа модификацияле өч “Нива” комбайны һәм Туймазы МТСыннан килгән өч “Нью-Холланд” иңли. Үзе­безнең егетләрдән Таһир Латыйпов, Артур Мартин, Евгений Хәсәнов һәм Ирек Мөхәммәтшин уңыш язмышы өчен көрәштә яхшы үрнәк күрсәтә. Аяз көннәрдә ындыр табагына 350-370 тонна ашлык кайтарган вакытлар булды.

Буыннар бәйләнешен бишектән үк белсеннәр!

03 сентября

Миякә районының Кече Гайнә авылында туып-үсеп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, зур хуҗалык җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән Русия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе Фәтхулла Хәмидуллин барлык туган-тумачасын бергә җыйганда шундый максат куйган. Бу үзенчәлекле гаилә бәйрә­менең Мәнәвезтамак мәктәбендә үтүе очраклы түгел. Беренчедән, чараны оештыручы Фәтхулла Хәйрулла улы шушында урта белем алган. Икенчедән, ул берничә ел элек әлеге мәктәп бинасына капиталь ремонт һәм реконструкция эшләткән. Кайчандыр авыл мәдрәсәсендә бөек мәгъри­фәтчебез Мифтахетдин Акмулла укыган. — Әниебез Миңкамал да шушы авыл мәдрәсәсендә белем алган. Вәли абый шушы мәктәптә укыды. Ә миннән соң Мәнәвезтамак урта мәктәбен бертуган сеңлем Гөлсрур тәмамлады. Бүген исә мәктәпкә әнкәй ягыннан ике туган энебезнең хатыны, киленебез Зилә Галиева җитәкчелек итә. Шулай булгач, кайсы яктан гына карасак та, Мәнәвезтамак мәктәбе безнең өчен якын һәм кадерле, — ди Фәтхулла Хәйрулла улы зур горурлык белән. Бәйрәм темасына кереп киткәнче тарихка бер караш ташлап алу урынлы булыр. Мәнәвезтамак авылы крестьяннары Нурлыямал һәм Габдрәхим Кадыйровлар гаиләсендә җиде бала үсә: Миңнегани, Миңневәли, Миңкамал, Сабира, Габидә, Зәки һәм Фаизә. Үсеп буй җиткергәч, егетләр өйләнеп башка чыккан, кызлар кияүгә киткән. Миңкамалны исә күршедәге Кече Гайнә авылы егете Хәйрулла Хәмидуллин гомерлек яры итеп сайлаган. Фәтхулла Хәйрулла улы шушы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән.

Бөртеклеләр ишелеп уңган корылыклы елда да!

29 августа

Фрунзе исемендәге кооперативта быел уҗым культуралары мәйданын 750 гектарга җиткермәкчеләр

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында былтыр уҗым культуралары мәйданын 692 гектарга җиткергән булсалар, быел аны тагын да арттырып, көзен 750 гектарда чәчмәкчеләр. Әйткәндәй, бу көннәрдә хуҗалыкта көзге чәчү киң колач алган да инде. Уҗым мәйданнарын арттыруга аерым әһәмият бирүне исә фрунзелылар гади генә аңлата. — Арыш — 592, көзге бодай 100 гектарда үстерелде. Беренчесе гектарыннан — 24, икенчесе 23 центнер уңыш бирде. Язгы культураларга килгәндә исә, солы басулары һәр гектардан 16-17 центнер уңыш бирсә, бодай 15 центнер чамасы булыр, дип фаразлыйбыз. Бездәге үзгәрүчән табигать шартларында төп өстенлекне уҗым культура­ларына бирү отышлы. Республика Президенты һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы да уҗым культуралары мәй­даннарын киңәйтү бурычы очраклы гына куймый, — ди бу уңайдан кооператив җитәкчесе, Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.

Иң югары уңыш - “Базы”да!

28 августа

Чакмагыш районы хуҗалыклары 120000 тонна тулай җыем алырга исәп тота

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев белдерүенчә, чакмагышлылар быел 120000 тонна тулай җыемга исәп тота. Уртача гектар төшеме 25 центнер тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткеч 32-35 центнерга җитә. Мәсәлән, “Герой” хуҗалыгында гектар төшеме — 33,6, “Базы”да — 35 центнер. Урып-җыю эшләре бигрәк тә “Базы” хуҗалыгында оешкан төстә бара.

Табигать үз төзәтмәләрен кертә

28 августа

Алдагы елларда Киров исемендәге хуҗалыкта төп өстенлек арыш һәм көнбагышка биреләчәк

Куергазы районының Киров исемендәге хуҗалыгында да кылны кырыкка ярыр чак. Көннәр аязаю белән хуҗалыкның барлык техникасы басуга чыкты. Калта басуында алты комбайн көнне төнгә ялгап эшләп, өч тәүлектә арышны җыеп алдылар. Арытаба урып-җыю техникасы Мораптал басуына күчте.

Эше белән абруй казанды

27 августа

“Фәнгә” агрофирмасы” кооперативы зурлыгы буенча Тәтешле районында урта хуҗалыклардан исәпләнә. Биредә, нигездә, иген үстерү, ит, сөт җитештерү белән шөгыльләнәләр. Соңгы елларның корылыклы килүе кооператив икътисадына зур гына зыян китерсә дә, мал санын, продукция җитештерүне киметүгә юл куелмады. Әле агрофирма басуларында урып-җыю һәм мал азыгы туплау дәвам итә. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып, хуҗалыкта уҗым культуралары мәйданын беркадәр арттырганнар иде. Ул быел да үзен аклады, гектар көче 14 центнер булды. Әле комбайннар сабанашлык басуларында эшли. Бер үк вакытта киләсе уңышка нигез салына, 400 гектарда арыш чәчү тәмамлану алдында.

Авылны тергезү - аның кыйбласы

22 августа

Альберт Минлин җитәкләгән Шаран мәгълүмат-консультация үзәгенең эшчәнлек тәҗрибәсен чит төбәкләрдән дә килеп өйрәнәләр

Альберт Минлин яныннан бер вакытта да кеше өзелми. Кемдер ярдәм, кемдер киңәш сорап килә. Абруйлы җитәкче бер кешене дә кире борып чыгармый, һәркемнең хәленә керергә тырыша. Аның эш бүлмәсенә Михайловка авылы фермеры Таһир Закиров керде. Ныкышмалы һәм булдыклы бу егет эшкәртелмәгән җирләрне арендага алып, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган. Игенчелектән тыш, сөт терлекчелеге белән дә уңышлы шөгыльләнә. Лизинг буенча 25 баш югары продуктлы токымлы сыерлар сатып алган. Ныклап аякка басу өчен ул “2012-14 елларда гаилә сөтчелек фермаларын үстерү” федераль программасына керергә ниятли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»