Авыл тормышы

Маллар тук булсын өчен

19 сентября

Бакалы районы “Красная звезда” җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү оешкан төстә бара Бакалы районы “Красная звезда” җәмгыятендә бүген мал азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара. Алдагы кышлату чорына 56500 центнер сенаж, 11400 центнер печән, 66500 центнер рулонланган салам хәзерләнгән. Әлеге вакытта бөтен көч кукурузны урып-җыюга юнәлтелгән. Бу культура җәмгыятьнең Бакалы һәм Иске Шарашлы производство участокларында 240 гектар мәйданда үстерелә. Без килгәндә өчтән ике өлеше урып-җыелган 140 гектарлы басуда эш кайный иде. Тәҗрибәле тракторчылар Александр Нагибин белән Владимир Алчинов урып алган кукуруз массасын водительләр Рүзил Җәмилов, Михаил Николаев, Игорь Буравов, Сергей Ми­ронов, Рәфис Мөхсинов сенаж траншеясенә ташый. Ә тракторчылар Дубарис Вәлиев белән Александр Зарубин траншеягә кайткан силосны сыер малларына һәм симер­тергә куелган терлекләргә илтәләр. Бүгенге көнгә хуҗа­лыкта 19 мең центнер силос салынган. — Һава шартларының уңай һәм көтүлекләрдәге үләннең җитәрлек булуын күз уңында тотып, малларны әлегә җәйге лагерьдан кайтармадык, — ди “Красная звезда” җәмгыятенең генеральный директоры Виталий Фролов.

Авылда — җан рәхәте!

19 сентября

Яңа Моштыда үз йортларында матур үрнәкле гомер кичерүче Нәбиевлар шулай ди Авылда яшәү авыр дип зарланучылар еш очрый. Ә менә Краснокама районының Яңа Мошты авылыннан Фәридә Нәбиева, киресенчә, гомер буе авылда яшәргә кызыктым, ди. Ул — Казахстанда туган, җәй саен Аскын районында яшәүче дәү әниләренә кайтып йөргән, шуңа да авылга кечкенәдән гашыйк. Фәридәгә унөч яшь тулганда, Казахстанда тормыш кискенләшә һәм кызның әти-әнисе Башкортстанга күченә. — Әни гомер буе чәчәкләр үстерде, йортыбызда гөлләр бик күп иде, мин шуларны кызгандым. Ә әти-әнидә башка хәсрәт – аларның ярты дөньясы шунда калды, — дип күченү авырлыкларын искә ала Фәридә. Аскында мәктәп тәмам­лап, Нефтекама шәһәрен­дәге техникум­нарның бер­сенә укырга килгән кыз гомерлек яры Данилны очрата. Ул шәһәрдән ерак түгел генә урнашкан Яңы Мошты авылында яши. Яшьләр гөрләтеп туй үткәрә һәм авылда яши башлый. — Иртән торып чыксаң — томан, чык исеннән баш әйләнә, кайда тагын мондый рәхәтлекне табасың?! Җиргә ялан тәпи басып йөреп буламы шәһәрдә? Юк, мин шәһәрдә яши алмас идем, авылда — җан рәхәте, — ди Фәридә.

Җир-суы матур икән, аю – бүре юк микән?

18 сентября

”Бүреказган” атамасы каян килеп чыккан соң? Бер фараз шундый: бүре — ул төркиләрнең тотемы, ә татарлар XIX гасырга кадәр үзләрен төркиләр дип йөрткәннәр. Ә “казган” болгар теленнән тәрҗемә итсәң — “Казан”. Димәк, “Казаннан килгән татарлар”, дигәнне аңлата. Икенче фараз буенча Бүреказган “бур казган” сүзләре белән бәйле. Ягъни күрше авыллар халкы биредән кызыл балчык урлаган. Шулай ук, авыл атамасын “бер казна”, яки “ бер казан” сүзләренең мәгънәсе белән бәйлиләр.Өченче фараз “бүре казыган” сүзләре белән бәйле. Ягъни шушы авылга нигез салучылар биредә бүре өненә юлыга һәм авылны “Бүреказган” дип атыйлар. Бүреләр өн казыган төбәктә Стәрлетамак шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба 13 чакрым китсәң, “Бүре” сүзе белән сискәндереп җибәрүче Бүреказган авылы урнашкан. Шулай да бу авыл кешеләре гаҗәеп ихтирамлы, килгән кешегә игътибарлы. Матур табигате белән генә түгел, үз эшенә җаваплы җитәкчеләре, һәр эшнең тәртип белән башкарылуы, тырыш, иманлы халкы белән дә күңелгә хуш килә Бүреказган. Авылга килеп керүгә, Бүреказган елгасы, Ишморат тавы каршы ала. Тарихи чыганакларга караганда, авыл тарихы 1656 елдан башлана, шушы чорда тау итәгендә башкорт кешесе Ишморат тарафыннан авылга нигез салына. 1711 елда җирләр Карамзин фамилияле алпавытка тапшырыла, ә ул үлгәннән соң, дәүләт милке булып кала. 1738 елда бу тирәгә Сембер губернасыннан бишәр мишәр һәм типтәр гаиләсе күченеп килә. 1753 елда мондагы халык Ногай юлында яшәүче башкортлар белән җир хакында купчий грамотасы яздыралар һәм Бүреказган елгасы буенда шушы авылга нигез салалар. Бу якын-тирәдәге авыллардан салым җыю урыны да була. 1870 елда инде өч өлештән торган авылда мә­чет, училище һәм су тегер­мәне була.

Шикәргә күмеләчәкбез!

17 сентября

Быелгы сезонда Чишмә заводында 500 мең тоннадан күбрәк чөгендер эшкәртеләчәк Республикада өч төрдәше арасында иң эреләрдән саналган Чишмә шикәр заводы 7 сентябрьдә эш башлады. Быелгы тәүге шикәр алынды. Быел шикәр чөгендере уңышы мул булуын исәпкә алганда, конвейер туктаусыз рәвештә киләсе елның мартына кадәр эшләячәк. Җитештерү куәтләрен эшкә кушу өчен технология буенча өч тәүлеккә җитәрлек чимал запасы туплау таләп ителә. Тәүлегенә 3100 тонна чөгендер эшкәртүгә сәләтле завод өчен бу ун мең тоннага якын чимал дигән сүз. Шуңа да завод карамагындагы плантацияләрдә “татлы тамыр” уңышын җыюга ай башында ук керештеләр. Әйтергә кирәк, соңгы елларда шикәр чөгендере үстерүче хуҗалыклар азаю сәбәпле, бу эшкә “Разгуляй” компанияләр төркеменә кергән Чишмә заводы да алынды. Аның карамагындагы “Башкирагроинвест”ның Чишмә, Благовар, Бүздәк районнарындагы хуҗалыклары быел шикәр чөгендерен 13089 гектарда үстергән. Бу үткән елдагыдан 1150 гектарга күбрәк. Тоташ алганда исә, “Башкирагроинвест” элек Чишмә шикәр заводын чимал белән тәэмин итүче районнарда шикәр чөгендере игү буенча хуҗалыкка әверелде. Мәсәлән, быел заводка эшкәртүгә китереләчәк чималның 90 проценты аның өлешенә туры килә.

Сөт елгалары киңәя

17 сентября

Республика Президенты “500 ферма” программасы кысаларында башкарылган эшкә югары бәя бирде Республикада сөтчелек тармагын үстерү буенча максатлы программалар тормышка ашырыла. Сыер маллары саны буенча Башкортстанның Русия төбәкләре арасында — беренче, тулай сөт җитештерүдә икенче урында торуы да раслый моны. 2012-16 елларга кабул ителгән “500 ферма” республика программасы исә төбәктә җитештерүне генә түгел, авыл җирендә байтак социаль-икътисади проблемаларны да хәл итәргә этәргеч бирде. Узган елда тормышка ашырыла башлаган программада бүген 125 сөтчелек фермасы һәм бер токымчылык предприятиесе катнаша. Программаның максаты — һәр районда ел саен дәүләт ярдәме белән берничә ферма салу, яки булганын модернизацияләү, сөт җитештерүдә соңгы технологияләрне куллану. Күптән түгел Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе Дүртөйле районы “Ленин” токымчылык заводы җәмгыятенең Суккул һәм Юкәлекүл сөтчелек фермаларына әлеге программа кысаларында эшли башлау турында таныклык тапшырды. Министрлыктан алынган мәгълү-матлар буенча, әлеге вакытта республикада 93 сөтчелек фермасы “500 ферма” программасына керергә әзерләнә. Ел ахырына кадәр алар-ның барысы да шушы проект кысаларында эшли башлаячак. Узган ел ярым эчендә максатлы программа авылларда югары җитештерүчәнле һәм заманча 660 эш урыны биргән. Җиде меңнән артык сыер малы яңача шартларда асрала башлаган. Ел ахырына бу күрсәткеч тагын да артачак.

“Боец”ларга яңгыр киртә түгел

14 сентября

Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” студент отряды әгъзалары уракта сынатмый Иген культураларын суктырып алу ахырына якынлаша. Эшне төгәлләргә явым-төшемнәрнең ешаюы гына комачаулый. Әйткәндәй, көзге басу эшләрендә БДАУ студентлары да зур тырышлык күрсәтә. Кырмыскалы районының Олыкүл авылында “Үзәк” МТСы филиалында студентлар бүген дә басуларда эшли. – Беренче июльдән хезмәт сынавы үтәм, – ди авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетының өченче курс студенты Илгиз Рәхмәтуллин. – “Нью-Холланд” комбайнында эшлим. Кышкы чорда бу техника белән идарә итәргә, аны төзекләндерергә өйрәт­теләр. Махсус курс үткәч, таныклык тапшырдылар, шуңа күрә эшкә тиз өйрәндем. Техника да сынатмады. Шул ук вакытта, уку турында да онытмыйбыз. Кайткач иптәшләребез үзләштергән темаларны тиз арада өйрәнергә туры киләчәк. – Баштагы мәлдә “Нью-Холланд”та комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, – ди шул ук факультетның икенче курс студенты Рәзил Хәмитов. – Теорияне яхшы белсәм дә, гамәлдә башкачарак икән. Шулай да тиз өйрәндем, бераздан штурвал артына утырдым. Өч ай тәҗрибә тупладым. Әлеге вакытта техниканы сакка кую белән мәшгульбез.

Гектар куәте икеләтә арткан

12 сентября

Куергазы районының Киров исемендәге хуҗалыгында мал азыгы җитештерүгә зур игътибар бирелә. Быел мал азыгы культуралары 4700 гектар мәйданда үстерелгән. Шул исәптән 1200 гектар кукурузга бүленгән. Кукуруз быел ерып чыккысыз булып уңган. Аның һәр гектары 276 центнердан артык яшел азык биргән. Узган елда шул ук басуларда механизаторлар гектарны 120 центнер белән әйләнгән иде. Без барганда комбайннар хуҗалык-ның дүртенче бригадасына караучы “Кызыл маяк” басуын иңли иде. Бүгенгә исә техника Мораптал басуына күчеп өлгергән. Беренче бригада басуы урып-җыю техникасы тавышыннан гөр килеп тора. Анда хуҗалыкның алдынгы механизаторлары Равил Миңнебаев белән Әмир Кадергулов эшли. Равил — комбайн штурвалы артында, Әмир силоска чабылган массаны фермалар янына ташый.

Чернов чөгендере мул уңыш бирә

12 сентября

Бакалы районында шикәр чөгендере барлыгы 1400 гектарда үстерелә. Шуның яртысы Вячеслав Черновның крестьян-фермер хуҗалыгы өлешенә туры килә. Вячеслав Иванович “татлы тамыр”ны җыю эшенә көннәр матур чакта — август ахырында ук тотынган иде. Моның сәбәбе дә бар: быел ул әлеге культураны былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк мәйданда утырткан һәм ялгышмаган. Яңгыр яву һәм узган елда сатып алынган сугару корылмасын кояшлы көннәрдә даими эшләтү нәтиҗәсендә, Черновның “татлы тамыры” ишелеп уңган. Фермер Раевка шикәр заводына көненә 20-25 машина, ягъни 500 тонна “татлы тамыр” озата. — Ике басудагы, 170 гектарда эшне төгәлләдек тә инде. Басуларның берсе гектарыннан уртача — 250, икенчесе 400 центнер уңыш бирде. Җирне вакытында эшкәртү, ашлау, корткычлардан саклау, чүп үлән­нәреннән арындыру нәтиҗәсендә югары уңышка ирешкәнбездер, дип уйлыйм, — ди ул.

Искелекләр иске елда калачак

11 сентября

Кандра муниципаль берәмлегендә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү максатында күп фатирлы ике йорт төзелә Кандра авыл Советы биләмәсе 15 меңгә якын кеше яшәгән тугыз авылны берләштерә. Кандра эшчеләр поселогында гына 12 меңнән артык кеше көн күрә. Үзе бер районга тиң биләмәдә халыкның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү буенча колачлы эш алып барыла. Дәүләт программаларында актив катнашу да моңа булышлык итә. — Авылларны төзекләндерү, инфраструктураны яхшырту өчен тәү чиратта җирле үзидарә органнары җавап бирә. Шуңа бу эшне алгы планга куябыз, — ди авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айрат Сафиуллин. — Кан-драның үзендә генә 140 мең квадрат метр муниципаль торак фонды бар. Күпкатлы йортларны ике хосусый компания хезмәтләндерә. Коммуналь хуҗалыкны үстерүгә ел саен зур гына күләмдә акча бүләбез. Шулай да тармактагы барлык проблемаларны да хәл итү үзебезнең генә кулдан килми. Чөнки торак фондының тузу дәрәҗәсе бездә дә 60 процентка җиткән. Ярый әле 2009-10 елларда федераль фондтан һәм республика бюджетыннан бирелгән акчага күп катлы алты йортта капиталь ремонт үткәрелде. Халык бик канәгать калды. Бу программа алга таба да дәвам итсен иде. Чөнки 70нче елларда төзелгән күп кенә йортларга капиталь ремонт таләп ителә. Соңгы ике елда бу эш туктап калган иде. Безнең теләкне югары даирәләрдә дә ишеттеләр шикелле. Быел безне яңадан шушы адреслы программага керттеләр. С. Юлаев урамындагы биш катлы йортның фасадын ремонтлау, диварларын яңа технология буенча йөзләү өчен фондтан 3 миллион 700 мең сум акча бүлделәр. Программада каралганча, үзебезнең бюджеттан шуңа 1,5 миллион сум өстәдек, торак ху-җалары да 800 мең сум тирәсе акча җыячак. Мондый ремонт йортта җы-лылыкны сакчыл тотынырга, коммуналь түләүләрдә шушы чыгымнарны киме-тергә булышлык итәчәк. Янә дә шул, торак-коммуналь ху-җалыкны реформалауга салынган инвестицияләр моның белән генә чикләнми. Быел Кандра поселогы халыкны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программага кертелгән.

Җитәкчелек игътибары яңа башлангычларга дәртләндерә

11 сентября

Рәфыйкъ Сәйфуллинның шәхси хуҗалыгы ел саен 100-120 баш мал симертеп сата Федоровка районында эре җитештерү предприятиеләре белән бергә шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермалары да нәтиҗәле үсешә. Әйтик, район үзәгендә гомер кичерүче Рәфыйкъ Сәйфуллин мал симертеп сата. — Унбиш елга якын “ХХIII партсъезд” колхозында эшлә-дем. Әтием Рифкать Зиннәт улы да гомере буе шушы тармакта хезмәт салгангамы, илдәге реформалар нәтиҗә-сендә хуҗалыкның бөлгенлек-кә төшүен авыр кичердем. Кичекмәстән, шушы нигездә эш оештыру максаты куйдым, — ди бу җәһәттән Рәфыйкъ Рифкать улы. Әйтергә кирәк, берничә ел дәвамында биредә ул чыннан да шактый нәтиҗәле эшләүче шәхси хуҗалык оештырырга ирешкән. — Без биләп торган ферма бинасы 60-70 баш малга исәп-ләнгән. Әлегә симертүдә 40 баш сыер малы тотабыз. Мал-ларның чиста авырлыгын фә-кать 2,5-3 центнерга җиткереп сатабыз. Ашату яхшы булгач, маллар, нигездә, 5-6 айда мондый авырлыкны җыя. Ел дәвамында җәмгысы 100-120 баш мал симертеп сатабыз, — ди Рәфыйкъ Рифкать улы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»