Авыл тормышы

Җиңүчеләр басуда бүләкләнде

10 октября

Күптән түгел республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы сентябрь йомгаклары буенча шикәр чөгендере алуда яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән хезмәт алдынгыларын бүләкләде.

Кукурузның кыйммәте - чәкәнендә!

03 октября

Ни өчен әлеге культураны “Тарказы” хуҗалыгында кара көздә генә уралар?

Ярмәкәй районының “Тарказы” хуҗалыгында мал азыгы туплау дәвам итә. Сенаж, печән, салам кышлату чорына җитәрлек әзерләнгән. Шушы көннәрдә басу уңганнары кукурузны урып-җыюга тотынды. Әлеге культура 135 гектар мәйданда үстерелә.

“Алга” чемпионы

02 октября

Мәгълүм булуынча, 5 июльдә Яңавыл районының “ Урада” агрофирмасы базасында малларны ясалма орлыкландыру операторлары конкурсы үткән иде. Анда Чакмагыш районының “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы-токымчылык заводыннан Вәзыйх Фатыйхов та катнашты һәм чемпион исемен яулады.

Шуматбаевның зарланырга вакыты юк…

01 октября

Калтасы районының Калмаш авылында яшәүче Федор Шуматбаев кайчандыр Нефтекама шәһәренең “Газсервис” оешмасында эшләгән. Әмма авылда туып-үскән ирнең күңеле һәрвакыт авылга тартыла. Шуңа ул, озак уйламыйча, туган авылына кайтып төпләнә. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру максаты куя. Тәүдә Федор Алексеевич тормыш иптәше Светлана белән сәүдә өлкәсендә шөгыльләнә, Әмзебаш, Иске Калтасы, Краснохолм, Актуган авылларында берничә кибет ачалар, алар яхшы гына эшләп китә, табыш китерә башлый. Соңрак аларны сатып, мал, техника алалар, җир арендалыйлар.

Басуда — яңа техника, ферма — хан сараедай!

28 сентября

Заман белән бергә атлаучы Мәтәүтамак агрофирмасында үсемлекчелек тә, терлекчелек тармагы да нәтиҗәле үсә “Мәтәүтамак агрофирмасы” авыл хуҗалыгы кооперативы —Туймазы районында нәтиҗәле үсүче хуҗалыкларның берсе. Аның 2500 гектар сөренте җире бар. Быел шуның 1700 гектарында бөртеклеләр, шул исәптән, 500 гектарда — арыш һәм уҗым бодае, 100әр гектарда — чөгендер һәм көнбагыш, 150 гектарда — кукуруз, калган мәйданнарда мал азыгы культуралары үстерелгән. Чирек гасырга якын әлеге хуҗалыкны җитәкләүче кооператив рәисе Мөнир Гарифуллин белдерүенчә, басуларны тиешле күләмдә ашлап, агротехник таләпләрне төгәл үтәү нәтиҗәсендә тәүдә шактый корылыклы, аннары явым-төшем чамадан тыш күп булган агымдагы елда да биредә ярыйсы ук яхшы уңыш үстереп алуга ирешкәннәр. — Арыш гектарыннан — 15, уҗым бодае 20 центнер уңыш бирде. Сабанашлык та елына күрә алдатмады. Аеруча зур өметне көнбагыш һәм чөгендер уңышына баглыйбыз. Ул уртача еллардагы күрсәткечтән шактый югарырак булырга охшаган. Әлегә бу эш башланып кына тора. Һава шартлары яхшырган очракта, урып-җыю эшләрен атна-ун көндә тәмамлаячакбыз, — ди Мөнир Мансур улы. Без килгән көнгә хуҗалыкта урып-җыю эшләре 70 процентка тәмамланган иде. Җәмгысы агрофирма басуларында 15 берәмлек техника эшли. Шул исәптән, өч яңа “Нива” комбайны соңгы ике елда гына сатып алынган, баш­каларының торышы да зарланырлык түгел.

Эшче абруе күпме тора?

26 сентября

Авыл хуҗалыгында яңа проблема өлгереп килә — һөнәрле кешеләр җитми. Бу — җитәкчеләргә түгел, дәүләт сәясәтенә бәйле мәсьәлә Ачның хәлен тук белми, дигән халык әйтеме бар. Илдәге югары власть хакимнәренең авыл проблемаларына карашын, бәлки, шул рәвешле чагыштыру дөрес тә түгелдер. Әмма 20 елдан артык дәвам иткән реформалар, аннан соңгы модернизация, оптимальләштерү аграр тармакта әллә ни үзгәреш ясый алмады. Югыйсә, авылда эшче көчләр кимүен, җитештерүнең түбән булуын ничек аңларга? Мәсьәлә катлаулы. Әлегә кадәр кибете һәм мәдәният учагы, мәктәбе булса, авылның нигезе ныклы дип ышана идек. Монысы да мөһим. Ә менә шул авылда дөнья көтүче, иген игүче яисә фермада продукция җитештерүче һөнәр ияләренең язмышы аз кызыксындырды. Хәзер авылга эшкә килүчене йорт белән генә “алдатып” булмый. Югары хезмәт хакы, уңайлы эш урыны да мөһим. Аларны булдыру икътисадка, җитештерүгә бәйле. Авыл проблемаларының барысы да хуҗалык җитәкчесенә бәйлеме? Туймазы районының К. Г. Фәрхетдинов исемендәге кооператив рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Лилия Кәшфуллина белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләргә булдык. Кооператив — районда икътисады тотрыклы һәм күмәк хуҗалык итүдәге уңышлары белән билгеле аграр предприятие. Игенчелектәге, терлек-челектәге күрсәткечләре яхшы. Керемнең байтак өлеше шикәр чөгендере игүдән килә. Кооператив Иске Кандра һәм Кандра-Котый авылларын берләш-терә. Даими эшләүчеләре 50дән артса, җәйге һәм көзге мәшәкатьләр чорында 80гә җитә. Уртача айлык хезмәт хакы 9 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Бу көннәрдә хуҗалыкта “татлы тамыр” алалар. Маллар җәйге лагерьлардан фермаларга кайта. Кышлату чорына әзерлекләре яхшы. Әйтергә кирәк, эшләре көйле барса да, авылдагы киеренкелекне тоярга була.

Төп максат — продуктлылыкны күтәрү

26 сентября

“500 ферма” программасына кушылучы хуҗалыклар сөт җитештерүне 60-70 процентка арттырырга исәп тота “500 ферма” республика программасында катнашучы хуҗалыклар саны арта. Илеш — яңа аграр проект кысаларында уңышлы эшләүче районнарның берсе. Биредә дүрт хуҗалык узган елда ук фермаларны үзгәртеп коруга тотынган иде. Алар тарафыннан 77,5 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Быел программага Куйбышев, Муса Гәрәев исемендәге, “Мир”, “ИлешАгро” җәмгыяте, “Үзәк” МТС филиалы кушылды. Районда терлекчелек тармагын модер­низа­цияләү якынча фаразлар буенча алдагы өч елда сөт җитештерүне 60-70 процентка арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Районда терлекчелек тармагы тотрыклы үсүен дәвам итә. Сөт җитештерү юнәле-шендәге максатлы программада, фермаларны яңарту белән беррәттән, токымлы маллар сатып алу һәм мал азыгы базасын ныгыту буенча тәгаен чаралар билге­ләнгән. — “500 ферма” программасына керү безгә тоташ авыл хуҗалыгын үстерүдә зур этәргеч бирәчәк, — ди район хакимия­тенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидул­лин. — Райондагы 36 сөтчелек фермасының тугызы инде яңача шартларда эшли башлады. Бу проектка ел саен кимендә икешәр хуҗалык кушылыр дигән өметтәбез. Әлбәттә, башта зур чыгымнар сорала. Аның каравы, модер-низацияләнгән фермаларда эш шартлары да, ахыргы нәтиҗә дә икенче. Күптән түгел Куйбышев исемендәге кооперативның Түбән Череккүл авылында “500 ферма” программасы буенча эшли башлаган ферманы тармак министрлыгы белгечләре кабул итте. Биредә сыер, бозаулар асралган биналарга капиталь ремонт үткәрелгән. Янәшәдәге силос-сенаж чокыры да программада каралган шартларга ярашлы яңартылган. Ферма өчен берничә яңа техника сатып алыну да шуңа бәйле.

Чөгендер — икътисад нигезе

24 сентября

Бүздәк районында шикәр чөгендере игү белән биш хуҗалык шөгыльләнә, агымдагы елда ул 5343 гектарда үстерелде. Иң зур мәйдан “Башкирагроинвест”ның Бүздәк бүлегендә — 2735 гектар. “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативында былтыргы белән чагыштырганда плантация мәйданы үзгәрешсез калды, татлы тамыр быел да 300 гектар били. Кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фән Вәлиев билгеләвенчә, җәйнең тәүге яртысы корылыклы килүгә карамастан, шикәр чөгендере нык уңган. Шуңа да татлы тамыр урагына сентябрь уртасында ук төштеләр. — Табигать көйсезлеге аркасында бөртеклеләрне урып-җыю шактый сузылды, — ди Фән Хөрмәтулла улы. — Гомумән, көзнең ничек килерен фаразлап булмый. Шуны күздә тотып, чөгендер казып алуны берникадәр иртәрәк башладык. Хәзер бездә соңгы басуларда ашлык суктыру татлы тамыр җыю белән бергә бара. Әйтергә кирәк, хуҗалыкта бөртеклеләр уңышы артык мактанырлык түгел, гектардан 15 центнер тирәсе. Урак башында уҗым арышы ярыйсы ук өметләндергән, әлбәттә. “Памяти Кунакбаева” сорты, мәсәлән, гектардан 30 центнерга кадәр биргән. Әмма уртача уңышны корылыктан нык зыян күргән арпа һәм бодай төшерә. Койма яңгырлар, уңышны киметү белән бергә, урып-җыю эшләрен дә тоткарлый. Шуңа карамастан, хуҗалыкта быелгы катлаулы уракны җиңеп чыкканнар. Бөртеклеләрне тулысынча үз техникалары ярдәмендә җыеп алганнар. Радик Вәлиев, Фатыйх Арсланбәков кебек басу батырлары һәркайсы 4-5 мең центнер ашлык суктырган. Хуҗалыкта киләсе ел уңышы турында да хәстәрлек күрелгән, атап әйткәндә, җиткелекле күләмдә орлык салынган, 600 гектарда арыш чәчелгән.

Төзелешләр барса, тормыш дәвам итә

24 сентября

Яңа йортның хуш исенә ни җитә! Ир-атларның асыллары үз гомерендә кимендә бер йорт салырга, ул үстерергә, агач утыртырга тиешлеген барыбыз да белә, тик менә ничә агачны кисәргә тиеш икән ул? Берне кисеп тә файдага куллана алмаганнар да, аннан үзенә генә түгел, башка бик күпләргә файда китергәннәр дә бар. Шундыйларның берсе Кушнаренкода яши. Сер түгел, авыл җирендә эшкуарлык киң адымнар белән атлап китә алмый әле. Киртәләр күп, әмма шунысы сөенечле — аларны җиңәрдәй батыр һәм тәвәккәл егетләр дә юк түгел. Максатка ирешер өчен алар һөнәр алыштырудан, инде җайга салынган тормышын кискен үзгәртүдән дә курыкмый. Илдар Мөфтиев халыкның чит районнарга бүрәнә-такта эзләп йөргәненә игътибар итә һәм агач эшкәртү буенча кечкенә цех корып җибәрү турында уйлана башлый. Һәм, бер көн килеп, ул эшкуарлык белән шөгыльләнергә дигән ныклы карарга килә. Башлангыч капитал өчен акчаны бурычка алырга киңәш итүчеләр дә була, әмма Илдар Рәис улы алга, акрын булса да, үз беләк көченә таянып баруны хуп күрә. Аның иске генә “Т-40” тракторы була. Шуның белән кешегә җир сөрә, печән чаба. Алай гына түгел, делянка алып, агач кисә, аны эшкәртеп сата. Шулай итеп салына старт алу өчен матди нигез. Бу чордан җиде ел узган. Тәребирде авылында иң беренче ленталы пилорама бүген ярыйсы ук көчле агач эшкәртү цехына әверелгән. Биредә 18 кеше эшли, кадрлар алышыну сирәк күренеш, вакытында түләүче яхшы эш хакыннан беркемнең дә колак кагасы килми. Караи­делдән килеп эшләп йөрү­челәр дә бар хәтта.

Авыл кешесе быел икмәгенә май яга алырмы?

21 сентября

Миякә районында көнбагыш суктыра башладылар “Нива” авыл хуҗалыгы кооперативының тыгыз көнбагыш кәрзиннәре бер-берсенә сыенып утырган тигез басуын “Нива” комбайны иңли. Штурвал артында хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы Юрий Филиппов. Төнге яңгырдан соң, басуларның җилләгәнен көтеп, төшке аштан соң гына эш башлаган Юрий Николаевич ярдәмчесе Юрий Петров белән берничә бункерны Николай Михайлов идарә иткән КамАЗ арбасына бушатырга да өлгергән. — Мондый көнбагыш уңышы еш булмый. Әгәр хаклар белән уйнамасалар, гадел эш итсәләр, быел шушы техник культура уңышын сатып кына да ярыйсы ук тернәкләнеп калыр идек. Әмма уңыш зуррак булган саен аны урнаштыру мәшәкате дә арта. Хаклар нигезсез төшерелә. Шул ук вакытта, көнбагыш маена, аңардан ясалган башка ризыкка хаклар түбән тәгәрәми. Нәтиҗәдә, зур уңыштан аны үстергән крестьян түгел, ә арадашчылар ота, — ди хуҗалык җитәкчесе Александр Петров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»