Авыл тормышы

“Гарант” — алдынгы предприятие

06 ноября

Бирегә эшкә килүчеләр торак белән тәэмин ителә

Бәләбәй районында аграр тармакта “Гарант” җәм­гыяте соңгы елларда алдынгы урыннарны били. 2006 елда төзелгән хуҗалыкта 614 баш сыер малы бар, шуның 310ы — савым сыерлары. Шулай ук 30 баш ат та асрала. — Районда 16 хуҗалык исәп­ләнә. Барлык төп авыл хуҗа­лыгы кампанияләрендә — чә­чүме, мал азыгы хәзер­ләүме, урып-җыю эшләреме “Гарант” һәрвакыт алдынгы урыннарны тота. Хуҗалык җитәкче­сенең тәҗрибәсе зур, ул моңа кадәр баш зоотехник булып эшләде. Соңгы елларда хуҗалыкта маллар санын арттыруга, техника сатып алуга, яңа технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә. Җитештерелгән продукция респуб­ликаның төрле районнарына озатыла, — ди Бәләбәй районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге, мәгълүмат-консультация үзәге мөдире Флүрә Бермелеева.

Шикәр чөгендере тау-тау, ә ашлык келәт тулы!

24 октября

“Очкын” хуҗалыгында һәр культура мул уңыш белән сөендергән

Федоровка районының “Очкын” җәмгыятендә бу көннәрдә татлы тамыр урагының иң кызган мәле. Хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Ишманов белдерүенчә, быел шикәр чөгендере 100 гектарда үстерелгән. Гектар куәте уртача 300 центнер тәшкил итә. Без килгән көндә татлы тамыр 60 гектарда казып алынган иде.

Тармак үсәме, әллә...

24 октября

Благовар районында үткән киңәшмәдә билгеләнүенчә, быел республикада тулай ашлык җыемы фаразланганнан азрак булган, маллар саны кыскара, сөт җитештерү кимегән

19 октябрьдә Благовар районында агросәнәгать комплексы, табигатьтән файдалану һәм урман хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган төбәк киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Урал алды-дала һәм Көньяк урман-дала төбәкләре районнары хакимияте башлыклары, аларның авыл хуҗалыгы буенча урынбасарлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмәне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев алып барды.

Яуланасы үрләр алда әле

19 октября

Нуриман районында көзге кыр эшләре тәмамлану алдында. Хуҗалыкларның кышка әзерлеге, гомумән, райондагы авыл хуҗалыгы торышы турында сөйләвен үтенеп, без район хакимияте башлыгы урынбасары Фаяз Хәлиловка мөрәҗәгать иттек. Фаяз Гыйбадулла улы түбәндәгеләрне бәян итте.

Суган - өстәмә табыш чыганагы

19 октября

Чакмагышта суган үстерүчелә­ре белән дан тотучы авыллар бар. Аблай белән Үрнәкне нәкъ шундыйлар исәбенә кертергә була. Биредә һәр йортта диярлек суган үстерүчеләр яши. Әлеге вакытта алар үстергәннәрен сату белән мәшгуль. Күпләре Чакмагыш районы үзәгендә узучы көзге ярминкәләргә йөри. Үрнәк авылыннан Фидус Гәрәев белән дә без шунда очраштык.

Ахун: үткәне данлы, киләчәге якты...

17 октября

Башкортстанда атамасы Ислам дине белән бәйле авыллар байтак. Баймак районында — Ислам, Салават районында — Мәчетле, Зилаерда — Мәчетбар, Мәчетледә — Ясин, Шаранда — Чалмалы, Борайда Мулла һәм Хаҗи авыллары бар. Риваятьләргә караганда, Туймазы районының Мулла-Камыш авылына XVI гасырда Хаҗихан исемле мулла нигез салган. Ә Ахун авыллары республикада бишәү: Учалы, Бүздәк, Дәүләкән, Салават һәм Благовар районнарында. Учалы районының Ахун авылына озак еллар тугрылыклы хезмәте өчен патшадан бүләккә алган җирләрдә ахун Габдулла Даушев нигез салган. Авылларның дин белән бәйле әлеге атамаларны йөртүе, бер яктан, борынгы бабаларыбызның Исламга ихтирамы турында сөйләсә, икенче яктан, дин әһелләренең халык арасында зур абруйга ия булуын күрсәтә.

Урак тәмам, басуда эш дәвам итә

15 октября

“Каргалыбаш” агрофирмасында көн саен 100 тоннага якын сенаж салына

Благовар районында быел игеннәрне урып-җыю шактый озакка сузылды. Ниһаять, урак тәмам, авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, гектар куәте уртача 15 центнер тәшкил итә. Хәмит Әһлиуллин исемендәге хуҗалык, “Башагроинвест”ның Күчәрбай бүлекчәсе уракны беренчеләрдән төгәлләде.

Сыйфатлы продукциягә ихтыяҗ зур

15 октября

Чургылды фермасында җитештерелгән сөт тулысынча югары сорт белән сатыла

Тәтешле районында көннәр салкынаеп, яңгырлар башланганчы ук малларны җәйләүдән фермага кайтардылар. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Ришат Исламов әйтүенчә, көзен малны тәүлек әйләнәсенә ачык һавада тоту продукция җитештерүнең кимүенә китерә. Хуҗалыклардагы барлык фермаларда да ремонт эшләре сентябрь башына ук төгәлләнде. Әмма җәйнең тәүге айларының коры килүе мал азыгы туплауда беркадәр кыенлык өстәде. Шуңа малларны көндез көтүлеккә чыгаралар.

Яңа чемпионнар биредә тәрбияләнәчәк

12 октября

Краснокамалылар бу вакыйганы көтеп алды. Биредә спортка зур игътибар бирелә, район спорт сөючеләре ел саен республика һәм ил күләмендә үткән ярышларда зур уңышлар яулый. Сигез ел рәттән Башкортстан Авыл спорт уеннарында Краснокама районы спортчыларының беренче урын яулавы шушы хакта сөйли. Узган ел нәтиҗәләре буенча Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан районның “Сәламәтлән­дерү һәм спорт-массакүләм эшләр алып бару” буенча беренче дәрәҗә диплом белән бүләк­ләнүе дә, районның “Башкортстан — сәламәт тормыш рәвеше яклы” спорт уеннарында беренчелекне яулавы да төбәктә спортның алга китүе турында сөйли.

Фермерлар дәүләт ышанычын акларга сүз бирә

10 октября

Республикада фермерлык хәрәкәте елдан-ел үсә. Моңа авылда җитештерү белән шөгыльләнүче инициативалы кешеләргә Хөкүмәт тарафыннан һәрьяклы ярдәм күрсәтү дә булышлык итә. Соңгы елларда аграр тармакны үстерүгә юнәлтелгән максатлы программаларга өстәп, фермерлар өчен махсус кабул ителгәннәре дә байтак булды. Алар, беренче чиратта, үз эшен башлаучы һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларга дәүләт ярдәмен күрсәтүне күз уңында тота. Республика көне алдыннан Авыл хуҗалыгы министрлыгында 41 районнан җыелган 104 фермерга үз проектларын тормышка ашыру өчен Хөкүмәт грантлары тапшырылды. Районнарда фермер хуҗалыгы оештыручылар саны узган елдагыдан байтакка арткан. Аграр җитештерүдә әлеге юнәлеш күрсәткечләрне дә арттыра. Башкортстан авыл хуҗалыгы товар­лары җитештерүчеләр берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиев сүзләренә караганда, мәсәлән, республикада җитештерелгән тулай авыл хуҗалыгы продук­циясенең 10 процентка якыны фермерлар өлешенә туры килә. Быел үз эшләрен башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программаларын тормышка ашыруга федераль һәм республика казнасыннан 189 миллион сум бүленде. Әйтергә кирәк, нәкъ шушы ике программа авылда үзаллы эшләргә теләк бел­дерүчеләргә зур стимул бирде дә инде. Мондый грант республикада икенче ел тапшырыла. Хөкүмәт карары нигезендә оештырылган республика комиссиясе, районнарда грант алырга дәгъва итүче фермерларның эшләре, бизнес-планнары белән якыннан танышканнан соң, заявкалар кабул итә башлады. Яңача хуҗалык итүне оештырырга теләүчеләр арасында бигрәк тә Әбҗәлил, Баймак, Дуван, Мәчетле, Салават, Учалы һәм Хәйбулла районнары фермерлары активлык күрсәтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»