Авыл тормышы

Иң яхшылар хөрмәт казанды

20 ноября

Мактау грамотасы белән бергә аларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды

Миякә районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләү тантанасы үтте. Анда узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде, иң яхшы игенчеләргә, терлекчеләргә, оста оештыручыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Райондашларын әлеге бәйрәм уңаеннан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһапова, рес­публика Хөкүмәте вәкиле, “Үзәк” МТСы директоры Фәнил Фәхретдинов, башка җитәкче­ләр сәламләде.

Урабыз да, сугабыз да, төяп тә җибәрәбез!

16 ноября

Иглин МТСы бер хуҗалыкны да ярдәмсез калдырмый

Күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән әңгәмәдә (№196-197, 12 октябрь) Иглин районы хакимияте башлыгы Рәфыйк Мусин “Республикада беренчеләрдән булып үзебезнең МТСны оештырдык. Районда мондый оешма булу, ярдәм таләп ителүче хуҗалыкларга тиз арада барып җитәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, язгы чәчүдә дә, уракта да өзеклеккә юл куелмый”, дигән иде. Иглин МТСында гамәлдә эш ничек оештырылган? Басу уңганнары көзге уракта сынатмаганмы?

Һәр җитештерүчегә тигез мөнәсәбәт кирәк

16 ноября

Шулай булса гына аграр тармак алга барачак

Төрле милекчеләр эшләгәннән авыл хуҗалыгы отамы-югалтамы дигән сорау кую, минемчә, артык. Чөнки көндәшлек булу һәр яктан файдалы. Ул җитештерүчене үсәргә, алга омтылырга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта, бездә бер чиктән икенчесенә ташлану чире дә бар. Тормышта моңа мисаллар бихисап. Әйтик, узган гасыр башында большевиклар властька килгәннән соң динне кысрыклау, чиркәүләрне, мәчетләрне юк итү кебек күренешләр хөкем сөрә. Әлеге гасыр шуңа капма-каршы эш-гамәлләрдән башланды. Диндарларны, дин әһелләрен моңача булмаган биеклеккә күтәрдек, авыл саен мәчет төзүне максат итеп куйдык. Озакламый урам саен бер мәчет утырса да, аптырамабыз кебек. Моңа, әлбәттә, шатланырга булыр иде. Әгәр дә бу авыл мәктәпләре бер-бер артлы ябылган вакытта эшләнмәсә. Мин бу хәлләрне нәкъ бер чиктән икенчесенә ташлану чире белән генә аңлата алам. Күрәсең, башкача яши белмибез.

Хезмәтләндерү даирәсе киңәя

14 ноября

Благовар малтабары Дамир Раскулов Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары авыллары халкын да хезмәтләндерә

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы җыелышта бер төркем малтабарлар белән бергә Дамир Раскулов та Благовар районы хакимиятенең Мактау кәгазенә лаек булды. Малтабарның сөт җыю эшен оештырып, район икътисады үсешенә керткән тоемлы өлеше шулай югары бәһаләнде.

Сәүдәгәр Закировлар

14 ноября

Югары Яркәйдә урнашкан “Балачак дөньясы” кибетендә яңа туган сабыйлардан алып, 14 яшьлек үсмерләргә кадәр баштанаяк киендерергә була. Бәби көткән булачак әниләр өчен аерым бүлектә исә киемнәр, балалар ризыгы, уенчыклар, өс киемнәре, караватлар, коляскалар, манежлар, автокреслолар, китаплар, канцелярия товарлары сатыла.

Дотация көтеп кенә утырмыйбыз

13 ноября

Шаран авыл Советы биләмәсендә казнаның 99 проценты үз керемнәре исәбенә тулыландырыла

Шаран муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Рөстәм Мануров сүзен куанычлы хәбәрдән башлады. — Быел зур эш аткарып чыктык, — диде ул. Шаран авылының “Төньяк” бистәсенә суүткәргеч суздык. Яшәгән халык өчен бу зур шатлык булды. Шушы проект белән без республика инвестиция программасына кергән идек. Подряд эшләренә 18 миллион сум бүлделәр. Элек бу микрорайонны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр була иде. Хәзер торбалар үзәк коммуни­кацияләргә, ягъни Шаран авылындагы суалгычка тоташтырылды.

Дөньяда иң зур хикмәт - Сез иккән изге икмәк!

09 ноября

Кичә башкалабыз Уфада республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, хакимият башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары, аграр фән галимнәре һәм тармак ветераннары катнашты. Башкаланың иң күп кеше сыйдырышлы Яшьләр мәдәният сараенда килгән кунаклар һәм республика җитәкчелеге тан­таналарга кадәр биредә Баш­кортстан агро­сәнә­гатьчеләренең казанышлары белән танышты. Махсус күргәзмә-стендларда республика аграр тармагының барлык юнәлешлә­рендәге соңгы елларда ирешелгән уңышлар тәкъдим ителде. Биредә шулай ук, республикада тормышка ашырылучы эре инвестицион проектлар буенча мәгълүматлар һәм Мәскәүдә узган “Алтын көз-2013” күр­гәзмәсендә катнашып зур бүләккә ия булган хуҗалыклар, предприятиеләр эшчәнлеге турындагы стендлар игътибарны җәлеп итте. Авыл хуҗалыгы уңганнарын Башкортстан Пре­зиденты Рөстәм Хәмитов тәб­рикләде.

Илешлеләрнең йөзе якты

07 ноября

Илеш районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне зурлап билгеләнде. Авыл эшчәннәрен котларга авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Мансуров килде. — Ел дәвамында катлаулы һава шартларына карамастан, районыбыз игенчеләре бөр­теклеләрдән 102500 тонна тулай җыем алуга иреште. Шул рәвешле, Илеш — бөр­тек­ле­ләрдән тулай җыем алу буенча республиканың алдынгы биш районы исәбенә керде. Югары уңыш алуга аеруча “Урожай” ширкәте, “Үзәк” МТС филиалы, “Илеш МТС”ы җәмгыяте, М. Горький исе­мендәге хуҗалык, “Мир” кооперативы, “Илеш-Агро” производство участоклары зур өлеш кертте, — диде район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин. Фларис Шәйхетдинов исә үз чыгышында агымдагы елда республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә 5 миллиард сум дәүләт ярдәме бүленүен, аннан Илеш районы хуҗа­лыкларының да теләп файдалануын билгеләде. — Илеш районы — “500 ферма” республика програм­масында иң актив катнашучылардан. Минем карашка, бу бик әйбәт күренеш. Чөнки агымдагы елда гына да бу программа буенча районга 52 миллион сум субсидия кайтты, — диде Фларис Рифкать улы һәм киләчәктә дә илешлеләрне дәүләт программаларында актив катнашырга чакырды. Арытаба Фларис Шәйхет­динов бер төркем хезмәт алдынгыларына “Алтын көз” XV Русия агросәнәгать күргәзмәсе дипломнарын, Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләк­ләнүчеләр арасында “Урожай” ширкәте рәисе Айдар Мөхәр­ләмов, крестьян-фермер ху­җалыгы җитәкчесе Илмир Ихсанов, “Илеш-Агро” җәм­гыятенең “Үрмәт” производство участогы механизаторы Глүс Ситдыйков, “Илешмолоко” җәмгыяте шоферы Хәбирҗан Кәбиров, “Мир” хуҗалыгы механизаторы Салават Габдрахманов кебек хезмәт алдынгылары бар иде.

Маллар саны 500гә җитәчәк

07 ноября

Иглин районы Иске Кобау авылында яшәүче Хәбибрахмановларның планнары зур

Хуҗалыкның 750 гектар җире бар. Аталы-уллы Барый һәм Рөстәм Хәбибрахмановлар 2012 елда унике миллион сумга үз куллары белән өр-яңа ферма төзегәннәр. Моңа кадәр корылмада муниципаль милектән күчкән 140 баш сыер малы асралган. Хәбибрахмановларның “Гаилә фермалары” федераль программада катнашып, хөкүмәттән дүрт миллион 800 мең сум ярдәм алган. Үзләреннән дүрт миллионга якын акча өстәп, шушы көннәрдә токымлы маллар кайтаралар. Эш җайга салынгач, фермерлар сөт сатудан күпме керем алырга исәп тота? Бу максатка нинди юллар белән ирешү планлаштырыла? Барый Хәбибрахмановтан шул хакта да сораштык.

Сатый батыры Ирек

06 ноября

Ирек Галиев — Миякә районы “Сатый” җәмгыятенең алдынгы комбайнчысы. Өч дистә елдан артык комбайннан төшмәгән Ирек Миңнегали улы быел да алдынгылар сафында. — Иң күп иген суктырган механизаторларыбызның берсе ул. Район күләмендә дә соңгылардан түгел! — дип мактап телгә алды аны хуҗалык җитәкчесе Раушан Сөләйманов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»