Авыл тормышы
Республикада – беренче, Русиядә – икенче!
24 декабряБашкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” студентлар отряды 2013 ел йомгаклары буенча илдә янә иң яхшылар исәбендә
Монда тудык, монда үстек
19 декабря“Ленин” токымчылык заводы елны югары күрсәткечләр белән тәмамлый
Асфальт юлдан ферма капкасы алдына килеп җиттек. “Хуҗалык зур, кышкылыкка җитди әзерләнгәнсез, — дим зур-зур печән өемнә-ренә ишарәләп. — Авылда яшьләр күпме?” “Яшьләр күп, эш урыны бар. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Балалар бакчасына чират юк, мәктәп зур, гомумән, яшәр өчен барлык уңайлыклар булдырылган”, — ди ул.
Казлы йортка каза килмәс
18 декабряМиякә районының Сатый авылында Каз өмәсе үтте
Казларның кешелек тарихында үз урыны бар — аларның җир йөзендәге иң борынгы шәһәр саналган Римны дошманнардан саклап калуы билгеле. Нәкъ шул сизгер кошларның хафалы каңгылдашуы татлы йокыга талган сакчыларны уята һәм шәһәр төн караңгылыгын файдаланырга ниятләгән басып алучыларга тиешле отпор бирә. Безнең халыкта каз муллык һәм иминлек билгесе. Әйтик, Сатыйда каз үстермәгән йорт юк диярлек. Халык та тырыш, табигать тә моның өчен бөтен шартын тудырган — авылны икегә бүлеп агучы елганы Ходай үзе биргәндер кебек.
Сыйфатлы, димәк үтемле
14 декабряШаран авылы малтабары Динар Галимовны районда яхшы беләләр. Ул байтак еллар инде шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне җыю һәм аны сату белән шөгыльләнә. Район үзәгендә үзләренең тәүге ит кибетен алар моннан дүрт ел элек ачалар.
Хокуксызлык үсешкә аяк чала
14 декабряШул сәбәпле “Мирас” җәмгыяте дәүләт программаларында катнаша алмый
Без килгәндә Шаран районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Мирас” җәмгыяте директоры Ранис Баһаветдинов еллык эш нәтиҗәләрен барлый иде.
— Бу хуҗалыкны былтыр яз кабул итеп алдым, — ди ул. — Икътисади яктан бөлген-леккә төшкән элекке “Ташлы” кооперативында конкурс идарәсе кертелгән иде. Яңа оештырылган хуҗалыкны “Башагропродукт” җәмгыяте үз канаты астына алырга теләк белдергән. Безнең райондагы “Шаранагрогаз” предприятиесе дә шул холдингка карый. Аның җитәкчесе Тимергали Тимеркә-ев авылга кайтырга чакырды. Абруйлы кешенең сүзен екмадым
Талмас канатлы бит алар - Күгәрчен балалары!
11 декабряБиек таулар итәгеннән бормаланып-бормаланып баручы юл ямьле Сүрән елгасы буена урнашкан бер авылга алып чыкты. Биредәге табигатькә сокланмау мөмкин түгел: авыл уртасыннан Карабаш елгасы ага, Җимерек тау, Балантүш чишмәләре челтери. Елан тау, Очкыр тау, Җимерек тау һәм башка таулар авылны сакчылар кебек уратып алган. “Табигатебез сокланырлык, әмма авылыбызның байлыгы — биредә яшәүче кешеләр”, — диде авылның бер аксакалы.
Умартачы, балта остасы һәм тимерче
10 декабряБалтика малтабары Анатолий Калашниковның кулыннан килмәгән эше юк
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем “алтын куллы” кешеләр хакында. Андыйлар безнең арада да аз түгел. Шундый соклангыч кешеләрнең берсе белән Иглин районына командировкага баргач таныштым. Әлегә кадәр Анатолий Калашников хакында билгеле умартачы буларак ишетеп кенә белә идем. Баксаң, ул малтабарлыкның башка юнәлешләрендә дә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара икән.
“Адель”гә зур өмет баглыйлар
04 декабряБер ел элек Нуриман районында “Адель” агрофирмасы оештырылды. Бик яшь булуына карамастан, хуҗалык бүген ныклап аякка баскан, дияргә була. Агрофирманың арендага алган 1100 гектар сөренте җире бар. Яңа Күл авылы хакимиятенә караучы 771 гектар ташландык, агач баскан җирләрне тазартканнар. Әлбәттә, мондый җирләрне басу итәр өчен күп көч салырга туры килгән.
Нәтиҗәләр тырыш хезмәткә бәрабәр
28 ноябряТармак өчен ел уңайсыз килсә дә, Чишмә районы уңганнарының эш нәтиҗәләре тырыш хезмәткә бәрабәр. Бөртеклеләр уңышы 18,8 центнер тәшкил итте, барлыгы 74 мең тонна ашлык җыеп алынды. Әйткәндәй, бу — республикада бишенче күрсәткеч. Шикәр чөгендере уңышы буенча исә Чишмә районына тиңнәр юк. Татлы тамырның гектар куәте 450 центнердан артып китте, тулай җыем исә 170 мең тонна тәшкил итә. Гомумән, мондый күрсәткечләргә район тарихында беренче тапкыр ирешелде.
Кырык ел штурвал артында
28 ноябряҖиденче дистәне ваклаганда да Борис Илекбаев хуҗалыкта һәм районда алдынгы комбайнчыларның берсе булып кала
Җәйге төн бик кыска: бер яктан әле генә караңгы төшсә, икенче яктан инде сызылып таң ата. Кызарып чыккан кояш нурлары тәрәзәдә уйный. Авылдагы зур йортларның берсендә яшәүче егет төн уртасында гына эштән туктаган комбайннар янына ашыга.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”