Авыл тормышы

Җылы кадере кыш арта

18 января

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы айларда һава торышының шактый катлаулы, тоташ алганда, кышның озайлы һәм салкын булуы көтелә. Әлеге үзенчәлекләр коммуналь-хуҗалык хезмәте күрсәтүче предприятиеләргә, әлбәттә, яңа мәшәкатьләр өсти. Район үзәген һәм Бүздәк авыл биләмәсенә караучы янә өч авылны җылылык һәм су белән тәэмин итү биредәге “Җылылык-су челтәрләре” җәмгыятенә йөкләтелгән. Әлеге бурычларны коллектив ничек үти? Быелгы табигать шартларында тормыш-көнкүреш хезмәтендә өзеклекләргә юл куелмыймы? Бу хакта предприятие җитәкчесе Рәсим ХӨСӘЕНОВ белән сөйләшәбез.

Авылны токымлы мал яшәтә

16 января

Авыргазы районында унсигез эре һәм сиксән биш крестьян-фермер хуҗалыгы аграр җитештерү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Варис Ильясов сүзләренә караганда, соңгы елларда ит һәм сөт җитештерүдә авыргазылылар күрсәткечләрен тагын да яхшыртуга иреште. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, район республикада бишенче урынга чыкты. Терлекчелектәге казанышлар, беренче чиратта, биредә “500 ферма” программасында катнашучылар саны артуга бәйле. Аграр тармакта җитештерүне генә түгел, ә авылларда тормышны җанландыруга, аерым социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән республика программасы беренче нәтиҗәләре белән куандырды да инде. Соңгы ике елда “500 ферма” программасына районның өч фермасы кушылды. — Үткән елны барлык хуҗалыклар да табыш белән тәмамлады, — ди Варис Ильясов. — Әлбәттә, бүген сөт җитештерүне арттыру — икътисад, яшәеш нигезе булып тора. Райондагы барлык савым сыерының өчтән бер өлеше шушы программа кысаларында эшләүче хуҗалыкларга туры килә. Без алдагы ике-өч ел дәвамында эре аграр предприятиеләрнең күбесе “500 ферма” проектына кушылыр дип ышанабыз. Моның өчен алар старт капиталы тупларга тиеш. “Наумкино” агрофирмасы — шундый максат белән яшәү­челәрнең берсе. Күмәк хуҗалык элекке эшчәнлеген үзгәрткәннән соң, бераз бер урындарак таптанып торган иде. Урындагы җитәкчеләр, беренче чиратта, авылны таралудан ничек тә саклап калырга тырышты. Моның өчен, билгеле, эш урыннарын югалтмаска кирәк. Агрофирма әкренләп аякка баса торгач, элекке ферманы заманча технологиягә күчерү зарурлыгы артты.

Иглин куянына рестораннар чират тора

15 января

Малтабар Алексей Будник алар санын 800 башка җиткерергә планлаштыра

Совет чорында халык куянны күпләп асрады. “Озын колак”лар үрчетүгә махсуслашкан хуҗалыкларның даны бөтен илгә яңгырады. Кызганычка каршы, илдә реформалар чорында куян үрчетү дә тарихта калды. Тиз үрчүче, файдалы ит, җылы тире бирүче җәнлекләрне асраучылар бармак белән генә санарлык. Шундый хуҗалыкларның берсе Иглин районының Сырт-Лыбау авылында урнашкан. – Сер түгел, Башкортстан кибетләрендә куян ите сирәк очрый, – диде хуҗалык җитәкче­се, яшь малтабар Алексей Будник. – Сәбәбе ихтыяҗ юклыкта түгел. Файдалы, ши­фалы һәм яхшы үзләш­терелүче иткә сорау зур. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Дүрт ай саен куяннарны иткә чалабыз. Рестораннар, кибет­ләр, шифаханәләр алдан шалтыратып, иткә чиратка языла. Халык арасында да сатып алырга теләк белдерүчеләр күп. Артып калу түгел, ит хәтта җитми дә. Тиресен эшкәртми­без дә, тапшырмыйбыз да. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәсе бар. Республикада куян үрчетүче эре хуҗалыклар юк дәрәҗәдә. Ата куян кирәк булгач, Башкортстанның һәр районында булдым. Токымлы ата куян табылмагач, ил төбәкләре буенча сәяхәткә чыгарга туры килде. Төмән өлкәсендә СССР чорыннан сакланып калган эре хуҗалыкка бардым. Анда өч мең баш куян асрала. Татарстанда да куян үрчетү үсештә. Безнең республикада авыл хуҗалыгының бу тармагы әлегә тернәкләнеп кенә килә. Алексей Будник куян үрчетү белән 2009 елда шөгыльләнә башлаган. Бүген хуҗалыкта “Ак великан”, “Калифорниец”, “Серебристый” токымлы куяннар асрала. Алар кышкы чорда катнашазык, икмәк һәм печән белән туклана. Читлекләрне хуҗалык остасы Гафиятулла Әдиятов ясый. Куяннарны ашату, астын тазарту һәм тәрбияләү терлекче Радик Зиннәтуллин иңендә. Малта­барның әтисе Анатолий Будник та биредә хезмәт сала.

Агробизнес та табышлы була ала

14 января

Шаран районының Юность авылы фермеры Александр Степанов нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәтә
Юность авылы фермеры Александр Степанов, үзе җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгының үсеш перспективасы турында сүз чыккач, болай диде: — Авыл халкы, зур ышаныч күрсәтеп, пай җирләрен безгә арендага бирде. Килешү шартларын төгәл үтәгәч, алар да отылмый. Ашлыгын да, рулоннарга төрелгән печәнен дә алалар. Шуны күреп, күрше Три Ключа авылы кешеләре, безнең дә пайларны алып эшкәртегез, дип миңа мөрәҗәгать итә башлады. Менә кичә генә Магдалина Чистякова килеп китте. Аларның 17 гектар пай җирләре эшкәртелмичә ята икән. Ул авылдан тагын берничә кеше шундый үтенеч белдерде. Мин каршы түгел, тик бу мәсьәләне пайчыларның гомум җыелышына чыгарырга кирәк, ул чакта сезнең карарны рәсмиләштерәсе генә кала, дидем. Кыскасы, хуҗалыкның җир биләмәсен тагын 60-70 гектарга киңәйтергә мөмкинлек бар.

Татлы тамыр таулары

09 января

Раевка шикәр заводының чимал кабул итү пунктында моңарчы булмаган күләмдә чөгендер тупланды

Бу үзенчәлекле рекорд ике фактор белән бәйле. Беренчесе — гомердә күрелмәгән чөгендер уңды. Озакка сузылган яңгырлы көз бик зур кыенлыклар белән булса да аны тулысынча казып алу мөмкинлеге бирде. Икенчесе — кеше факторы. Карлымандагы шикәр заводын тулысынча, Чишмәнекен өлешләтә ремонтка туктату нәкъ 2013 елга туры килүнең нәрсә белән аңлатылуын завод хуҗалары гына белә торгандыр. Ничек кенә булмасын, Раевка шикәр заводының кабул итү пункты икеләтә-өчләтә киеренкелек белән эшли.

Яңа елга ышанычлы керделәр

05 января

Балтач районында мал кышлатуга ныклы әзерлек белән керделәр. Барлык фермаларда да тиешле ремонт эшләре башкарылды. Узган җәй коры килде. Шулай булуга карамастан, һәр малга исәпләгәндә 35 центнер азык берәмлеге тупланды. Кышлату чорында бер хуҗалыкның да читтән салам, печән, катнашазык эзлисе юк. Нәтиҗәдә, районда маллар саны һәм продукция җитештерүдә беркадәр үсеш тәэмин ителде. Унбер айда район хуҗалыкларында 9675 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул ук чорына карата 103 процент. Әле фермаларда савым сыерларының күпләп ташлаткан чоры. Шулай да кулланучылар базарына көн саен 22,5 тонна сөт озатыла. Эшкәртүчеләргә озатылган сөтнең сыйфатына да сүз тидерерлек түгел, аның 65 проценты югары сортлы. Сөт сатуда шәхси хуҗалыклар да актив эшли. Быел халыктан 1835 тонна сөт җыелган.

Кешеләр нәкъ шундый шартларда эшләргә тиеш!

28 декабря

Илеш районы Куйбышев исемендәге хуҗалыкның “500 ферма” программасы буенча яңартып корылган фермасын караганда Президент Рөстәм Хәмитов шулай дигән иде

Илеш — “500 ферма” программасында иң актив катнашучы районнарның берсе. Ике елда районда эшләүче 16 хуҗа-лыкның 9ы “катнашучы” статусы алды. Узган елда “ Урожай” ширкәте,” Агыйдел”, “Илеш МТСы” җәмгыятьләре, “Маяк” кооперативы, быел исә Куйбышев, М. Гәрәев исемендәге, “Мир” хуҗалыклары, “Үзәк” МТС”ның Илеш филиалы фермаларында күләмле реконструкция эшләре үтте.

Караидел тәҗрибә уртаклашты

26 декабря

Бу районда үткән зона киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов җитәкчелегендә 11 район вәкиле “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. 2012-16 елларга Башкортстанда 500 сөтчелек фермасын комплекслы модернизацияләү” республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде. Чарага программада катнашучылар һәм 2014 елда анда катнашырга теләүчеләр, фән эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, программаның партнерлары килгән иде. Анда “500 ферма” программасын гамәлгә ашыруда очраган катлаулы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары тикшерелде.

Каз каурыен сиптем юлларга, мамыкларын сырдым юрганга

25 декабря

Авылларда каз өмә­ләре ахырына якынлаша. Күптән түгел Мәләвез районының Басурмановка авылында яшәүче Флүрә белән Фәез Бикташевлар йортында да бәйрәм гөрләде. Бу гаилә быел 25 каз, шулкадәр үрдәк һәм тавык үстергән. Зур хуҗалыкта сыер малын да күп асрыйлар. Өмәчеләрнең тату, күңел­ле эшен күзәтәсең дә мондый чараларның кешеләрне бер­ләштерүенә куанасың. Авыл халкы шулай бердәм эшләп, бер-берсенә ярдәм итеп яши. Яшь гаиләләр дә читтә калмый, киләсе елга алар да иртә яздан бәбкәләр сатып алачак. Шулай итеп йола буыннан-буынга күчә. Әбит авыл биләмәсе башлыгы М. Уразбахтин каз өмәсенең авылларда көтеп алган бәйрәм булуын, милли мәдәниятнең байлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтүен бил­геләде. Бикташевлар бәйрәмнең сценариен да ныклап уйлаган. Алар аны ата-бабаларыбыз кебек оештырган. Бу эштә Фәез Фатыйх улына әнисе Галимә апа ярдәм иткән. Өлкәнрәкләр яшьләрне каз йолкырга, мамыкны мендәргә тутырырга, каз итеннән тәмле ашлар әзерләргә, аның мае белән дәваланырга өйрәтте. Каз түшкәләрен бозлы суда чайкау аларның итен тәмлерәк һәм йомшаграк итүен белеп, өмәчеләр Нөгеш елгасына юл тотты. Аларны бәкедә әйбәтләп юганнан соң, салкыннан йөзләре алсуланып балкыган туташлар, ханымнар, гармунчының кү­ңелле көйләренә кушылып җырлый-җырлый, хуҗалар йортына кайтты.

Күмәк көч тау актарыр

25 декабря

Шаранбаш-Кнәз авылында территориаль җәмәгать үзидарәсе уңышлы эшли

Мичурин авыл Советы Шаран районында гына түгел, тирә-якта да иң зур муниципаль берәмлекләрдән санала. Аның территориясе 22 мең гектарга якын мәй­данны били. Шушы биләмәгә кергән 25 авылда 3 меңнән артык кеше яши. — Үзебезгә закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне файдаланып, халыкның тормыш-көнкүрешенә бәйле күп кенә мәсьә­ләләрне уңышлы хәл итәргә тырышабыз, — ди авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Әлфинә Низаева. — Әлбәттә, халыкның, җәмәгать оешмаларының катнашлыгыннан башка иңебезгә йөкләтелгән бурычларны гамәлгә ашыру кыен булыр иде. Бу җәһәттән авыл старосталарының эше мөһим. Хакимият башлыгы да, депутатлар да аларның инициативасын күтәреп алырга, яхшы башлангычларында ярдәм итәргә әзер тора. Аеруча Шаранбаш-Кнәз авылы старостасы Фидрат Лотфуллинның эшчәнлеге игътибарга лаек. Ул кешеләр күңеленә юл таба белә. Анда территориаль җәмәгать үзида-рәсе төзелгәч, күп кенә мәсьәләләрне урындагы халык үз көче белән хәл итә башлады. Без Фидрат Сәйфулла улын хаклы рәвештә “хакимиятнең штаттан тыш хезмәткәре” дип тә йөртәбез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»