Авыл тормышы

Уңыш җыеп алынуга, туңга сөрүгә чыгалар

26 августа

Быел районда 39 мең гектардан артык мәйданда иген үстерелде. Әлеге вакытка 11 мең гектарны биләгән арыш, тритикале һәм уҗым бодаен суктырып алу тәмамланды диярлек, соңгы көннәрдәге яңгырлар эшне бераз тоткарлады. Хуҗалыкларның күбесендә сабанашлыклардан солы суктырып алу башланды. Басуларда 70 комбайн эшли. “Урожай”, “Колос”, Салават Юлаев, Ленин исемендәге кооперативларда, Хәмәтнуров, Батталов, Ахунов шәхси предприятиеләрендә техниканы нәтиҗәле файдалануга ирешәләр. Басулардан саламны рулоннарга төреп фермалар янына ташу оештырылган. Быел районда уҗым культуралары мәйданнарын тагын мең гектарга арттыру күзаллана. Моның өчен җирләр әзер һәм чәчү агрегатлары тулы куәтенә эшли, шул ук вакытта туңга сөрү дә югары тизлектә бара. Мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Печән һәм сенажны планлаштырылганнан арттырып туплаган борайлылар силос чокырларын да яшел масса белән тутыра башладылар.

Ата-бабалары сөенеп яткандыр

26 августа

Караидел районындагы Байкы-Юныс авылының 300 еллыгын билгеләү анда катнашучыларның хәтерендә озак сакланыр. Аның торак пункт халкы язмышын үзгәртүдә хәерле борылыш булачагына һәм кешеләр, үз тамырларын барлап, ата-бабалары истәлегенә лаек яңа тормыш башлар дигән өмет бар.

Эше барның — ашы бар

21 августа

“Игенче” хуҗалыгы — “Илеш-Агро” җәмгыятенең җитештерү участокларының берсе. Аның 3300 гектар сөренте җире, 477 баш савым сыеры асралучы ике сөтчелек фермасы, ярыйсы гына ныклы матди-техник базасы һәм, иң мөһиме, кулларыннан эш килүче булдыклы кешеләре бар.

Матурлыкны үзләре тудыра

21 августа

Өсән елгасы буенда урнашкан Кәкребаш авылында эшкә уңган һәм тырыш халык яши. Үз хезмәтләре белән шушы җирне матурлаучы Халидә һәм Әнвәр Гайнановлар да әнә шундый заттан. Аларның күркәм йортлары да әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора кебек.

Үз көченә ышаналар

20 августа

Бай тәҗрибәле җитәкче Фариз Тимербулатов басуда эшне шуннан чыгып оештыра
Фариз Тимербулатов Благовар районында билгеле шәхес – 80нче елларда Фрунзе исемендәге колхозга җитәкчелек итеп, аны ул чордагы алдынгы “Октябрь” һәм “Россия” колхозлары дәрәҗәсенә чыгарды. Ни гаҗәп, булдыклы, бай тәҗрибәле рәискә туган төбәгендә урын табылмады һәм ул байтак вакыт Чишмә районында эшләргә мәҗбүр булды. Өч ел элек Благовар районы Өйдрәкбаш авылында Чишмәнең “Әһли” крестьян хуҗалыгының бүлекчәсе ачылгач, аңа җитәкчелекне Фариз Тимербулатовка йөкләттеләр. Пенсия яшендә булса да, ул Герой Хәмит Әһлиуллин исемендәге хуҗалыкка җан өрә алды. Быелгы урып-җыю эшләре барышы да моны раслый.

Исәнбай фермеры сынатмас!

20 августа

Азамат Бәдертдинов якын чорда хуҗалыгында токымлы сарыклар санын 500 башка җиткерү максатын куя.

Ардат түгел, Арбат бу!

16 августа

Кәкребаш авыл Советына караучы иң төпкел торак пунктларда да бүген тормыш кайнап тора.

Алдынгы да, хәстәрлекле дә!

14 августа

Муса Гәрәев исемендәге хуҗалыкта Украинадан килүчеләр дә эш һәм яшәү урыны тапкан.

Сихәт аласың килсә – кымыз эч!

14 августа

Гафури районында олы юлдан читтәрәк урман куенында урнашкан, даны еракларга таралган Яңа Бурлы дигән авыл бар. Биредә елкы малын үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнү өчен шартлар бик тә уңайлы. Кечкенә авыл элек-электән үзенең кымыз ясау осталары белән дан тота. Шунысы куанычлы, монда әлегәчә шушы матур традицияне саклап калганнар. Эшсөяр авыл халкы бүген дә кымыз җитештерү серләрен онытмаган.

Хыяллар гамәлгә аша

14 августа

— Үз эшебезне ачу уен күңел дә күптән йөрттек. Тик аны тормышка ашыру юлларының җиңел булмавын аңлау кул-аягыбызны бәйли, ихтыярыбызны тышаулый иде, — диләр Бакалы районында гомер итүче Марина һәм Василий Пятибратовлар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»