26.11.2010 - Авыл тормышы

“Иртәгәсе көн өчен күңелем тыныч”

Урта Карамалы авылы фермеры Семен Сергеев.Ярмәкәй районының Урта Карамалы авылында үзаллы хуҗалык итүче Семен Сергеевны төпле белемле, базар дулкынында үзен ышанычлы тоючы хәзерге буын фермерлары рәтенә кертергә буладыр. Ул 2004 елда аграр университетның икътисад һәм хокук факультетын тәмамлаган. Кайберәүләр кебек җиңел тормыш эзләп йөрмәгән, бернинди икеләнүсез туган ягына кайтып, авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнүгә тотынган.

— Тормышта әтием минем өчен бер маяк булды, — ди Семен. — Ул барлык гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә салды, байтак еллар бүлекчә коллективын җитәкләде. Элекке совхоз бөлгенлеккә төшкәч, үзенең крестьян хуҗалыгын оештырды. Башта без әтием белән бергә эшләдек. Кызганычка каршы, ул 58 яшендә  арабыздан китеп барды. Хәзер мин аның эшен дәвам итәм.

“Сергеев” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге көндә 232 гектар җир эшкәртелә. Район фондыннан ул мәйданнар 49 елга арендага бирелгән. Килешү озайлы срокка төзелгәнлектән, Урта Карамалы авылы эшкуарына хуҗалыкны үстерүгә, җирнең уңдырышлылыгын күтәрүгә үз капиталын курыкмыйча салырга була. Чәчү әйләнешендә ул бөртекле культураларга, шулай ук икътисади яктан отышлы саналучы карабодай һәм көнбагышка өстенлек бирә. Күпьеллык үләннәр әлегә 50 гектар мәйданда үстерелә.

Җир кадерен яхшы белүче яшь фермер быелгы гадәттән тыш корылыклы елда да уңышсыз калмаган. Әйтүенчә, хуҗалык орлык белән тулысынча тәэмин ителгән, иген фуражы һәм мал азыгы запасы да җиткелекле тупланган.

— Иген комбайныннан тыш, минем кулда техниканың барча төре дә бар, — ди ул. — Былтыр миңа хөкүмәтнең махсус программасы буенча “МТЗ-82” тракторын бирделәр. Шартлары крестьян өчен бик тә отышлы, чөнки яңа техника бәясенең 60 проценты бюджеттан каплана. Калганын без биш ел эчендә бүлеп түләргә тиешбез. Әле мин квартал саен 12 мең сум түләп барам. Модификацияләнгән яңа техниканың җитештерүчәнлеге дә яхшы. Кышын хуҗалыкта үзем генә эшлим. Язгы-җәйге чорда инде өч кешене ярдәмгә чакырам.

Шунысы игътибарга лаек: фермер Семен Сергеев ярыйсы гына зур хуҗалыкны үзенең әйләнештә йөргән средстволары исәбенә алып бара. Аның банк кредитлары белән файдаланганы да юк. Басучылыктан бигүк табыш кермәгән хәлдә дә терлекчелек тармагы аны коткара. Чөнки фермер ишле мал асрый, ит җитештереп сатудан “тере” акча кереп тора.

— Әле яшь сыер малы минем фермада 13 башка җитә. Сарыклар 90 баштан артыграк. Шулай ук дуңгыз үрчетү белән дә шөгыльләнәм, — ди ул. — Малларны интенсив симертүгә куеп, югары кондициягә җиткерәм. Мондый очракта итнең чыгышы да яхшы була. Бер баш үгез сатудан хуҗалыкка 40-45 мең сум акча керә. Итне базарга чыгарып йөрисе дә юк, алдан белешеп, мал суйган көнне өйгә килеп алып китәләр. Шунда ук исәп-хисап ясыйлар.

Без дәүләт тарафыннан фермерга нинди ярдәм күрсәтелүе белән кызыксындык. Быел Семен корылыктан аерым басуларда чәчүлекләр һәлак булган өчен хөкүмәттән 140 мең сум субсидия алган. Бу ярдәм аңа ягулык алырга, алдагы язгы кыр эшләренә әзерләнергә бик тә ярап калачак.

— Минераль ашламаларны, гербицидларны да ташламалы хак белән алырга була, — ди авыл эшкуары. — Әлбәттә, дәүләтнең крестьянны онытмавы, авыр елда субсидиясен дә бирүе хуплауга лаек. Ләкин безнең үзебезгә җирдә яхшырак эшләргә, базар ихтыяҗы өчен сыйфатлы продукцияне күбрәк җитештерергә кирәк.

Минем карашка, дәүләт ярдәменә генә өмет итеп яшәгән заманнар үтте. Менә быелгы катлаулы елда да хуҗалыкның эшчәнлеге рентабельле. Чөнки мин үземә дип эшлим, артык чыгымнар түкмим, беркем дә безнең байлыкка кул сузмый. Белемем буенча икътисадчы булгач, һәр сумны санарга күнеккәнмен. Күмәк хуҗалыкларда гына булганны уңга-сулга тараталар, шуңа һәрчак средстволар җитмәүгә зарланалар.

Агробизнеста үз урынын тапкан Семен Сергеев якты планнар белән яши. Киләчәктә аның бәрәңге үстерү белән шөгыльләнергә ныклы уе бар. Эшне 20 гектарлык плантациядән башларга, “икенче икмәк” иккәндә кул көчен бөтенләй кулланмаска җыена. Зур булмаган участокта ул мондый тәҗрибәне үткәргән дә инде. Уйлап эш итәргә яратучы фермер бәрәңге үстерү өчен барлык кирәкле техниканы алып куярга да өлгергән.

— Тагын да ферма төзү хакында планнар корам. Дуңгызчылык тармагында нәтиҗәләргә тизрәк ирешергә була. Якын-тирәдәге шундый хуҗалыкларны карап чыктым. Барысы да терлекчелекнең шушы тармагы бүген әллә ни табыш китерми, диләр. Ә мин исәпләп карадым, үземнең хуҗалыкта дуңгызчылык рентабельле булырга тиеш. Шунысы яхшы: хәзерге вакытта районда фермерлыкны үстерүдә бернинди каршылык юк, җир һәм милек мөнәсәбәтләрендә минем милек хокукым да рәсмиләштерелгән, шуңа иртәгәсе көн өчен күңелем тыныч, — ди Семен Сергеев.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»