20.11.2010 - Авыл тормышы

Алтындай салам көлгә әйләнде

Корылыклы елда мал азыгына кытлыкны сөйләп торасы да түгел. Бүздәк районында да кышлату башланды гына, ә мал азыгы җитешмәү бүген үк үзен сиздереп тора. Аеруча тупас азыкларга. Бөртеклеләрнең зур өлеше эсселектән һәлак булганлыктан, саламны да җиткелекле күләмдә хәзерли алмадылар, аны күрше төбәкләрдән кайтартырга туры килде.

Бер килсә, бәла дә өелеп килә, диләр.”Алга” колхозы да читтән ташып, кышлату чорына җиткелекле күләмдә салам-печән хәзерләгән иде кебек. Әмма 5 ноябрь төнендә килгән афәт мал кышлатуның туклыклы үтәчәгенә өметне юкка чыгарды. Көбәк сөтчелек фермасы ихатасында тупланган 500 тоннага якын салам янгын нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә көлгә очты.

— Ул төн хәтердән җуелмаслык булып истә калды, — ди Таулар авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Әхмәт Сабитов. — Төнге сәгать дүртенче биш минутта телефоннан хәбәр иттеләр — Көбәк фермасы яна! Бу хәбәр дөрес булып чыкмады, ут ферма ихатасында өелгән саламга капкан икән. Ул төбәккә барып җиткәндә ялкын баганасы галәмәт күтәрелеп, тирә-якны көндезгедәй яктырта иде инде. Азат Зарипов җитәкчелегендә хуҗалыкның янгын сүндерү машинасы эшкә керешкән, аннары Бүздәк янгын сүндерү частеннан, Сабай авылыннан машиналар килеп җитте. Әмма ут шулкадәр көчле, аны сүндерү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Шуңа да бөтен көчне янгынның читкә таралуына, ферма каралтыларына күчүенә юл куймаска тупладык. Бу төнне җил аеруча көчле иде, ә салам утлы көлтәләр булып оча. Ярый ла җилнең юнәлеше авылга таба түгел. Бер сүз белән әйткәндә, алтын кебек саламны коткара алмасак та, янгын сүндерүчеләр, авыл халкы тырышлыгы белән терлекчелек биналарын саклап калдык.

 Бәланең зурыннан котылсалар да, хуҗалыкка янгын китергән матди зыян да зур гына. Шунысы бигрәк тә үкенечле — быел, алтын бәһасенә торучы саламнан күз ачып йомган арада колак кагалар. Бу урында шуны билгеләп китик: “Алга” колхозында маллар саны ишле булганга, салам элек тә кадерле иде, шуңа да быелгы хәлне күпләрнең фаҗигагә тиңләве гаҗәп түгел.

— Кышлату чорына безгә 1500 тонна салам таләп ителә, — ди хуҗалык җитәкчесе Фән Вәлиев. — Бу — бик зур күрсәткеч, берничә йөз эскерт дигән сүз. Аны шушы күләмдә быел үзебездә туплый алмаячагыбыз урып-җыю эшләре башланганчы ук билгеле иде, чөнки корылык аркасында басулардагы иген аяк тубыгына кадәр генә күтәрелде. Шуңа да саламны корылыктан азрак зыян күргән районнардан — Мишкә һәм Бөредән хәзерләп кайтардык. Гаять зур көч һәм матди чыгымнар таләп итте бу. Хәер, моның белән исәпләшмәдек, чөнки малларны ач тотып булмый, тармакны да саклап калырга кирәк. Максатыбызга ирештек — барлыгы 1500 тонна салам хәзерләнде. Шуның 500 тонна тирәсе Көбәк сөтчелек фермасы янына саклауга куелды. Үзегез дә белеп торасыз, җәй хәвефле булды быел, шуны исәпкә алып, янгынга каршы чаралар да күрдек. Хуҗалыктагы өч терлекчелек фермасына да кагылды бу. Гомумән, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, барлык производство объектларына, шул исәптән Көбәк фермасына да, каравылчылар тәгаенләнде. Быел башкача мөмкин дә түгел, чөнки җәйге чорда безнең авыл биләмәсендә дүрт тапкыр янгын чыгу очрагы теркәлде. Бәхеткә, алар тиз арада сүндерелеп, зур зыянга юл куелмады. Әмма шулкадәр көч салып хәзерләнгән салам янып көлгә очар дип беркем дә уйламаган иде...

Көбәк фермасында янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау буенча әлеге вакытта тикшерү алып барыла. Бүздәк районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Зәки Кодакаев белдерүенчә, 5 ноябрьдәге янгын факты буенча җинаять эше кузгатылган, гаеплеләрнең тиз арада ачыкланачагына өмет бар. Бу җәһәттән фаразлар берничә: атап әйткәндә, янгынның саксызлык аркасында чыгуы да, шул ук вакытта ут төртү нәтиҗәсе булуы да инкарь ителми. Ягъни, иң беренче урынга “кеше факторы” чыга.

Монда, кем әйтмешли, уйланырга урын бар. Соңгы фаразга карата шуны әйтергә мөмкин: “Алга” колхозының 80 еллык тарихында моңарчы ферма янында түгел, хәтта басудагы салам эскертенә ут төртү очраклары теркәлмәгән. Гомумән, күпме хезмәт салып, алай гына да түгел, йөзләрчә чакрым ераклыктан кайтарылган саламны яндырырга аек акыллы кешенең кулы бармас, диләр биредә. Янә шунысы — салам бирмәгән өчен кемнәрдер хуҗалык җитәкчесеннән үч алган дигән фаразга да тәүге карашка җирлек юк сыман. Һәрхәлдә, фактлар шуны сөйли. Быелгы корылыклы чорда да хуҗалык шәхси хуҗалыкларның мал азыгына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр тапкан — халыкка 500 тонна салам таратылган. Гомумән, бу мәсьәләдә төбәктә элек тә ниндидер чикләүләр булмады, колхоз әгъзаларына салам җиткелекле күләмдә бүленде. Быел да, игене җыелып алыну белән, басулар халык карамагына бирелгән, саламны һәркем үз ихтыяҗынча хәзерләгән.

Терлекчелек тармагы ныклы үсеш алган “Алга” колхозы районда иң ишле мал асраучы хуҗалык буларак билгеле. Агымдагы кышлату чорында биредә 1660 баш сыер малы, шул исәптән 500 савым сыеры, шул кадәрле үк сарык, 150 баш ат исәпләнә. Көбәк фермасында исә 560 баш сыер, шул исәптән 200 баш савым сыеры асрала. Әйтергә кирәк, маллар кышлатуга әзерлек барышында әлеге фермада күләмле ремонт эшләре башкарылып, абзарлар заманча җиһазландырылган. Калган ике фермадагы савым сыерларын һәм таналарны  бирегә туплауны да планлаштырганнар икән. Ни өчен дигәндә, биредә мал асрау өчен шартлар яхшырак. Белгечләр белән киңәшләшкәннән соң, хуҗалык җитәкчесе кайтартылган саламны да тулысынча нәкъ биредә тупларга карар итә. Әмма ахыр чиктә бу фикердән баш тарталар . Монысы инде яхшыга, чөнки уйлаганны тормышка ашырып, барлык салам әлеге фермага китерелгән булса, югалтулар баштан ашар иде. Хәер, тармакка китерелгән зыян болай да сизелерлек. Белгечләр исәпләвенчә, 500 тонна салам, (якынча 1800 рулон) янудан хуҗалык 1 миллион 500 мең сумлык зыян күргән.

 Саламның азык буларак кыйммәте 0,2 проценттан артмаса да, маллар рационында аның барыбер үз урыны бар. Ахыр чиктә, салам мал астына түшәргә дә ярый бит әле. Бу җәһәттән олы бәла алдында япа-ялгызы гына калмаган “Алга” колхозы. Әлбәттә, ярдәм кулын иң беренче чиратта район хакимияте сузган. Салам мәсьәләсендә үз хәлләре шәптән булмаса да, районның “Кыдаш”, “Иске Бүздәк-инвест”,”Нерал Бүздәк” хуҗалыклары мал азыгы бүлгән. Хуҗалык үзе дә мал азыгын тулыландыру хәстәрен күрә — салам кайтарту турында Дәүләкән һәм Благовар районнары хуҗалыклары белән килешенгән. Шушы көннәрдә генә бу төбәкләрдән салам төялгән тәүге олаулар кайтты.

 Уртак бәла халыкны да туплый. Шуңа да биредә кышлатуны маллар санын киметмичә үткәрәчәкләренә ышаныч бар.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»