18.11.2010 - Авыл тормышы

Льгота арткан саен техника алу кими

1 октябрьдән республика хуҗалыкларында техника ремонтлау башланды. Алдагы ел өчен  машина-трактор паркларындагы куәтләрне  төзекләндерүгә таләпләр елдан-ел катгыйрак куела. Бу, беренче чиратта, соңгы унъеллыкта аграр предприятиеләрнең яңа техника сатып алу мөмкинлеге чикләнү белән аңлатыла. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, мәсәлән, елның узган ун аенда тракторлар саны — 220, ашлык комбайннары — 97, туфрак эшкәртү машиналары 175 берәмлеккә кимегән. Шул ук вакытта, 2006 ел белән чагыштырганда, федераль һәм республика бюджеты исәбенә техника һәм  тагылма инвентарь сатып  алуга банк кредитлары буенча түләнелгән субсидияләр күләме 35 процентка артып, былтыр 317 миллион сумга җиткән. Узган ун айда барлык төр категориядәге хуҗалыкларга кредитлар буенча процент ставкаларын кайтаруга 260  миллион сум бирелде. Кыскасы, Хөкүмәт авыл хуҗалыгы  техникасы сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен үз өстенә ала.

Республикада алдагы елда басуга чыгасы техниканы төзекләндерүдә нинди проблемалар бар? Техника паркларын югалтмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? 2011 елның басу эшләренә техниканы әзерләү мәсьәләсенә багышланган һәм Стәрлетамак районында үткән республика киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.

Быел язгы кыр эшләре катлаулы шартларда башланды. Язгы чәчү һәм җәйге урак эшләре башлануга төп  төр техниканың әзерлеге 80 проценттан да түбәнрәк булды, ә үзйөрешле машиналарга эшләргә рөхсәт бирелү дәрәҗәсе нибары 48 процент тәшкил итте. Үткәннәргә йомгак ясап, шуны да билгеләргә кирәк: аерым районнарда техник күзәтүгә  гафу ителмәслек дәрәҗәдә җавапсыз карадылар. Республикадан тракторларның нибары 52,8 проценты техник күзәтү аша рөхсәт алса, Баймак, Иглин, Салават, Зилаер, Хәйбулла, Авыргазы һәм Дәүләкән районнарында бу күрсәткеч  19,5-29,1 проценттан артмаган. Әбҗәлил, Бишбүләк, Федоровка районнары хуҗалыкларында да бу күрсәткеч түбән.

Ашлык комбайннарының әзерлеге дә  канәгатьләнерлек булмады. Баймак һәм Салават районнарында, мәсәлән, әлеге төр техниканың 19,1-16,3 проценты гына урак алдыннан техник күзәтү үткән. Архангель, Хәйбулла, Зилаер, Белорет, Благовар, Авыргазы, Күгәрчен районнарында ул 37,5-20,9 проценттан уза алмаган. Караидел, Мәчетле, Салават, Федоровка, Бишбүләк, Уфа, Благовар, Баймак һәм Зилаер районнары хуҗалыкларында булган мал азыгы комбайннарының 47,1-22,2 проценты гына “Гостехнадзор” хезмәтенең рөхсәтен алуга ирешкән.

Билгеле, болары теркәлгән очраклар гына. Яшереп яисә “онытылып” калганнары күпме? Техника хәвефсезлеген үтәмәү яки хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрне санга сукмау бер хәл, бәхетсезлекләргә тарыган механизаторларның эшне зурга җибәрүләрен тыйган җитәкчеләрне дә беләбез. Эшләргә рөхсәт бирелмәгән техника белән басуга чыкканын беләме соң механизатор? Хәер, белгән хәлдә дә кемгә каршы сүз әйтә алсын?

Тагын бер уйландырырлык фактка игътибар итик. Монысы быел басу эшләре колачлап башланган чорда республика агрохуҗалыкларындагы техниканың әзерлеген күрсәтә. Мәгълүматлар тармак министрлыгыннан  алынды.

Техника төрләре

Эшләргә рөхсәт бирелү дәрәҗәсе, процентларда

Тракторлар                                                   

52, 8

Тагылма инвентарьлар                               

40,1

Үзйөрешле чапкычлар                               

45,6

Мал азыгы комбайннары                

68,3

Ашлык комбайннары                                  

56,5

Шикәр чөгендере комбайннары   

40,5

Шикәр чөгендере төягечләр                       

 

34,9

Бәлки, дәүләт техник күзәтү органнары тарафыннан  эшләргә рөхсәт бирелмәгән техниканың барысы да басуга чыкмагандыр. Әмма инженерлык хезмәте белгечләре  бәяләмәсен алмаган трактор яисә комбайннарның ышанычлы эшләвенә бернинди гарантия дә юк.

— Республикада техника паркы елдан-ел ярлылана. Шуңа күрә булганнарын саклап, аларны сыйфатлы ремонтлауга игътибар гадәттәгедән җаваплырак булырга тиеш, — диде киңәшмәдә тармак министры урынбасары Рөстәм Зәйнуллин. — Уңышны югалтуга китерүче техник сәбәпләр  булырга тиеш түгел. Техниканы басу  эшләренә әзерләү  барышында ремонт-техник предприятиеләрен нәтиҗәлерәк файдалану  таләп ителә.

Кызганычка каршы, соңгы 10-15 ел дәвамында республикада куәтле РТПлар саны бермә-бер кимеде. Хәзер алар 26 районда гына калды һәм  хезмәт күрсәтү төрләре дә азайды. Бишбүләк, Куергазы, Илеш, Туймазы, Стәрлетамак, Чишмә, Дүртөйле, Чакмагыш һәм тагын берничә райондагы ремонт предприятиеләре аграр хуҗалыкларга әйбәт ярдәм күрсәтә. Ә менә республиканың төньяк-көнчыгыш, төньяк һәм Урал аръягы районнарында техника ремонтлау үзәкләре юк дәрәҗәсендә. Аңлашыла, заманында булганнары да таралып, яки башка милекче кулына төшкәндер. Ә менә аграр хуҗалыклар үзләрендәге техниканы ничек һәм кайда ремонтларга тиеш? Хуҗалыкларның ихтыяҗы әлеге районнар җитәкчеләренең  амбицияләреннән дә көчлерәк булырга тиеш түгелмени?

Реформа җилләренә бирешмичә (бу очракта аларның башка максатларга сатылуы күз уңында тотыла — авт.) сакланып калган ремонт-техник предприятиеләре саннар теле белән караганда начар эшләми. Әмма, 2001 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, техника ремонтлау күләменең 1,8 тапкыр кимүе күзәтелә. Министр урынбасары техника ремонтлауда сыйфатлы материалларны куллануга һәм энергия чыгымнарын киметүче технологияләргә өстенлек бирергә кирәклеген ассызыклады. Бу мәсьәләдә Башкортстан аграр университеты галимнәрен җәлеп итү дә көн кадагына куела. Техник хезмәтләндерү, техника паркларын заманча компьютер программалары белән тәэмин итү, технологик модернизацияләү юнәлешләрендә кыюрак эшләргә кирәклеккә басым ясады Рөстәм Зәйнуллин.

Киңәшмәнең “Стәрлетамак Агротехсервис” җәмгыятендә үткәрелүе очраклы түгел. Биредә техник хезмәтләндерү яхшы оештырылган. Предприятие җиһазлар һәм агрегатларны камилләштерү, модернизацияләү буенча хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтә. Район авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары стәрлетамаклылар тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнде. Дөрес, хәзер элекке кебек һәр хуҗалык үз көче белән генә техника сатып ала алмый. Хөкүмәт бу юнәлештә ярдәм итәргә тырыша. Әйтергә кирәк, дәүләт ярдәмен алуга “аяк терәп” каршы торучылар да аз түгел әле. Мәсәлән, Баймак районында быел бер комбайнга уртача 2518 гектар бөртеклеләр мәйданы туры килгән иде. Министрлыктагы чыганакка күз салганда, узган 9 айда районның бер комбайн да сатып алмавы ачыкланды. Мәләвездә бу күрсәткеч 1609 гектар тәшкил итә иде, ел башыннан 1 комбайн кайтаргач, ихтимал, әлеге сан бераз кимер.

Дөресен таныйк, әлегә кадәр республиканың аграр тармагын яңа техника белән тәэмин итү дәрәҗәсен һәрвакыт зур күрсәткечләр белән мактадык. Әлбәттә, сүз республика МТСлары турында бармый. Кызганычка каршы, моңа кадәр рәсми рәвештә күрсәтелмәгән саннар башкачарак фикер йөртергә нигез булып тора. Алар белән танышканнан соң, авыллардагы техника паркларының чын йөзе күз алдына баса төсле.

Авыл хуҗалыгы техникасы төрләре

         Тәэмин ителеш, процентларда

 

 

 

 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә

 

МТСны исәпкә  алып, 2010 елда

2001 елда

2010 елда              

Тракторлар

63

40

48

Ашлык комбайннары 

70

18

28

Мал азыгы комбайннары

62

57

71

Шикәр чөгендере комбайннары

100

43

76

Барлык төрдәге чапкычлар

 

58

41

74

Күренүенчә, авыл хуҗалыгының техника белән тәэмин ителеше әкренләп артка тәгәри. Бүгенге шартларда тотрыклылыкны саклауның юлы — булганнарын сакчыл тотынып, сыйфатлы ремонтлау һәм Хөкүмәт биргән льготалардан файдаланып, югарырак җитештерүчәнле техника сатып алу.

Русия Президенты, республика җитәкчелеге җитештерүнең һәр тармагын модернизацияләү, ягъни заманча технологияләр куллануны тизләтү бурычын куйды. Авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр, билгеле, куәтле техника, җиһазлар белән бәйле. Әмма, әлегә күпчелек аграр хуҗалыклар очын-очка ялгап дөнья көтә һәм югары җитештерүчәнле трактор, комбайннар алу ерактагы хыял булып кына тора. Шулай да районнарда ел саен берәм-сәрәм генә булса да сатып алынган техника модернизацияләү юнәлешендә матур башлангыч булып тора. Сайлап алу өчен базар бай. Әмма  җитәкчеләр Хөкүмәтнең  техника сатып алу өчен бирелгән льготаларын файдалана алырмы — төп проблема менә нәрсәдә!

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»