“Матурлык яратабыз”

Илеш районы Сеңрән авылында яшәүче Фәндилә һәм Гыйзетдин Хисамиевлар ихатасын гөлбакча иткән.
Сеңрәнгә барырга җыенуымны ишетүгә, Кадер авыл биләмәсе башлыгы Рәис Габбасов: “Берүк Хисамиевларга кагылмый китмәгез. Аларның ихатасындагы матурлыкны бөтен республикага күрсәтсәң дә артык түгел”, диде. Рәис абый әйткән матурлыкны үз күзләрем белән күрмичә булдыра алмадым.
Хисамиевларның йорты авыл башында урнашкан. Капканы ачып керүгә, карашым тәгәрмәч покрышкаларыннан ясалган аккошларга, сиртмәле коега һәм алар янәшәсеннән урын алган атынгычларга төште. Ул арада остаханәсеннән Гыйзетдин абый үзе дә килеп чыкты:
— Элегрәк арба-чана ясау белән мавыксам, хәзер атынгычлар эшлим. Аларга ихтыяҗ зур. Быел гына 25 данә эшләп саттым. Күрше Бакалы һәм Татарстанның Актаныш районнарындагы авыллардан ук килеп алдылар, — диде ул, күз явын алырлык итеп эшләнгән атынгычларга сокланып карап торуымны күреп.
Аларның төп өлешен усактан ясый икән оста, калган кирәк-ярагын төзелеш кибетләреннән ала. Моннан тыш, арба-чана ясау эшен дә ташламаган. Аларына да клиентлар табылып тора икән.
— “Хәрәкәттә — бәрәкәт” дигәннәр бит борынгылар. Карчыгым белән без дә тормышыбызны шушы әйтемгә таянып алып барабыз. Бер минут та тик утырганыбыз юк, — ди Гыйзетдин абый.
Хисамиевларның йорт-курасы, ихатасы гына түгел, бакчасы да күз явын алып тора. Бер якта шаулап виноград куаклары җимеш биреп утырса, икенче якта чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Чәчәкләр үстерү белән Фәндилә апа мавыкса, виноград үстерү — Гыйзетдин абыйның яраткан шөгыле икән.
— Виноград үстерә башлаганга ун еллап кына бар инде, — ди Гыйзетдин Әхияретдин улы һәм көньяк җимешен үстерү серләре белән дә уртаклаша. — Иң беренче чиратта виноградны салкыннан сакларга кирәк. Шуңа көзен аларны яхшылап урап, өсләрен пычкы чүбе һәм тирес белән каплап куям. Карны да мул итеп өям. Иртә яздан кара көзгә кадәр тирес суы белән тукландырам. Суны да мул сибәм. Тәрбия тиешле дәрәҗәдә булгач, виноград та уңышны мул бирә. Үзебездән артканы хәтта күрше-тирәгә, туган-тумачага күчтәнәч итеп өләшергә дә җитә.
— Йорт-җирегезгә сокланып туймаслык. Авылдашларыгыз сезнең үрнәккә иярәме соң? — дип кызыксынам Хисамиевлардан.
— Алар арасында да безнең кебек матурлык яратучылар җитәрлек. Күпләр виноград үсентесе сорап килә, кое казу серләре белән кызыксынучылар да җитәрлек.
Кое, дигәннән. Өч ел элек Хисамиевларның балалары ата-ана йортында кое казытырга уйлаганнар. Махсус прибор ярдәмендә җир астыннан чишмә юлы үтүен ачыклаганнар. Коены казып кына калмаганнар, аның суын йортның үзенә үк үткәрү хәстәрен дә күргәннәр. Моның өчен өлкән Хисамиевлар бүген балаларына рәхмәт укып туялмыйлар.
Халыкта “Атадан күргән — ук юнган” дигән әйтем бар. Хисамиевларның балалары да, үзләренә охшап, уңган, тырыш, иң мөһиме — матурлык яраталар. Уллары Азат белән киленнәре Гөлназның йорт-ихатасын район үзәге Югары Яркәйдә белмәгән, шул турыдан сокланып узмаган кеше юктыр. Сокланмаслык та түгел шул. Аларның капка төбе чын мәгънәсендә балалар мәйданчыгын хәтерләтә: бөтен урам балалары шунда җыелып таганда атына, баскетбол уйный. Әйткәндәй, күптән түгел Югары Яркәй авыл биләмәсе оештырган Чәчәк бәйрәмендә Гөлназ һәм Азат Хисамиевларның ихата-бакчасы иң матуры булып танылды, аларга мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
— Аллаһка шөкер, балаларыбыз белән горурланып туялмыйбыз. Кунакка кайткан чакларында йортыбызны ялт итеп җыештырып, бөтен эшебезне эшләп китәләр. Без үзебез дә алар кайтуга йорт-җир матур, чиста-пөхтә булсын, дип тырышабыз, — диләр биш бала үстереп олы тормыш юлына чыгарган Хисамиевлар (кызганычка каршы, бер кызлары һәм бер уллары фаҗигале рәвештә һәлак булган).
Озакламый Гыйзетдин абый үзенең — 75, Фәндилә апа 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәргә җыеналар. Узган көздә исә гаилә коруларының 50 еллыгын зурлап үткәргәннәр. Шушы уңайдан авыл мәдәният йортында зур чара оештырылган.
— Хуҗалык рәисеннән алып кечкенә балаларга кадәр килеп алтын туебыз белән котладылар. И күңел булды инде. Ходай насыйп итсә, киләчәктә дә үз кулларыбыз белән матурлык тудырып, үз артыбыздан башкаларны да ияртеп, балаларга һәм оныкларга терәк-таяныч булып яшәргә язсын иде, — диләр Хисамиевлар.
Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”