10.09.2014 - Авыл тормышы

Һәр иртәдән кичкә кадәр яңгырый хезмәт җыры!

Егерме дүрт комбайн берьюлы иген кырын иңли. Чакмагыш районы “Базы” хуҗалыгының 7нче бүлек­чәсенә караучы Үрнәк бригадасы басуында шушы соклангыч күренешнең шаһиты булып, горурлык хисләре кичердем. Эш нәтиҗәләре дә куанычлы. 417 гектарга чәчелгән арыш тулысынча җыеп алынган. Бригадир Флүр Насый­буллин әйтүенә караганда, уртача гектар куәте – 46 центнер, аерым басуларда бу күрсәткеч 55 центнерга җиткән!

Без килгән көнне арпа урагын төгәлләү алдында торалар иде. Ул 956 гектарда игелә, уртача уңыш — 47 центнер. Чиратта — бодай басуы, ул 1264 гектарда үстерелгән.
Салам җыеп алынгач, басулар туңга сөрелә. 200гә якын гектарда бу эш башкарылган да инде. 385 гектарны уҗым арышы би­ләячәк, мәй­дан­нарның ярты­сын­нан күбрәгендә ул чәчелгән.
Хуҗалыкның район буенча си­белгән бүлек­чәләре басуларында ком­байн­чы­ларның күчмә звенолары эшли. Алты комбайн Үрнәк бригадасының үзенеке. Без килгән көн күрсәткечләре буенча, уңыш өчен көрәштә Илдус Шаһиҗиһанов беренче урында бара иде. Валерий Андреев белән Әмир Әхмәтов та аңардан калышмаганнар. Алар өчесе дә “Лида-1300” комбайнын “иярләгән”.
Үрнәктә күчмә звенолар өчен көнкүреш бинасы төзек­ләндерелгән. Аның беренче катында — ашханә, икенче ка­тында душ һәм йокы бүлмәләре җиһазландырылган.
Бүлекчә идарәчесе Аркадий Иванов һәм склад мөдире Илдар Ильясов белән Үрнәк авылының ындыр табагында очраштык. Биредә җәйрәп яткан арыш көшеле төштән соң урнаштырылачак икән. Склад­лар уңыш кабул итүгә әзер. Үз көчләре белән түбә алмаш­тырылган. Бүген аларда 2300 тонна арыш һәм арпа саклана.

Резеда НУРТДИНОВА.
Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»