09.09.2014 - Авыл тормышы

Ашлыкның бәясе булырмы?

Быел мул уңыш үстереп алган “Фәйзуллина” хуҗалыгы эшчәннәрен бүгенге көндә шушы мәсьәлә борчый.

Яңа нигездә оештырылган, эшне заманча үзгәртеп корып, алдынгы технологияләр кертүгә йөз тоткан “Фәйзуллина” хуҗалыгы быелгы уракта Шаран районында алдынгы урыннарны били. Без килгәндә монда арпа һәм бодай урагын соңгы гектарларда гына төгәллисе калган иде.

— Быел иген культураларын 1800 гектарда үстергән идек. Нигездә үзебезнең көч белән уңышны түкми-чәчми җыеп алдык. Игенчеләрнең эш нәтиҗәләре йөз кызартырлык түгел. Һәр гектардан уртача уңыш 18 центнердан килә, — дип сөйли хуҗалыкның башкаручы директоры Радик Фәйзуллин. — Аерым культу­раларга килгәндә, арпаның “Белгородский-100” сорты мул уңыш белән сөендерде. Шушы кырларда гектар куәте 22 центнердан артыграк. Базар ихтыя­җын исәпкә алып, соңгы вакытта бодай культурасын игүгә, яхшы класслы иген җитеш­терүгә игътибарны бермә-бер арттырдык. Быел аның чәчүлекләрен 400 гектарга җиткергән идек. “Башкирская-28” дигән суперэлита сортына да басу түреннән урын бирдек. Игенчеләр өчен быелгы елның үзенчәлеге шунда, яз соңрак чәчелгән басуларда уңыш яхшырак. Әле менә комбайн­нарны соңгы 90 гектарлык басуга төшерергә җыена­быз. Анда сабанаш­лыгының “Башкирская-26” сортының төшеме 30 центнер тирәсе көтелә.
Хуҗалыкта урып-җыюда югары җитештерүчәнле техника файдалану эшне тизләтергә булышлык иткән. Былтыр кредитка яңа “Акрос-580” комбайнын алуга әле дә куанып бетә алмыйлар. Аның штурвалын туган төбәгендә инде өч дистә елга якын иген иккән тәҗрибәле механизатор Заһит Гәрәевка ышанып тапшырганнар. Иген кырларын куәтле “Дон-1500” комбайны белән иңләгән урак осталары Марат Әһәдуллин белән Фаил Батыргәрәев та алдынгылар исәбендә.
Безгә авылдан читтәрәк җәйрәп яткан 90 гектарлы басуда булып, урып-җыю комплексының эше белән якыннан танышу форсаты тиде. Тук башаклы бодай культурасы монда калын тезмәләргә салынган. Көннең ачылганын көткән урак батырлары тагын да кызу эшкә керешергә җыенып тора иде.
— Уңыш югары булгач, эшләве дә күңелле, — ди алдынгы комбайнчы Заһит Гәрәев. — Тәүдә якындагы арпа басуында эшне төгәлләп куячакбыз. Анда гектар төшеме 25 центнердан ким түгел. Соңыннан әле сез күргән кырга күчәчәкбез. Икмәк монда уңган, күрәсез, тук башаклы бодай биек һәм тыгыз булып үскән. Яңгырлар сибәләп тормаса, эшне 2-3 көндә бетерәчәкбез.
Шунысы мөһим, хуҗалыкта үз тактикаларыннан чигенмичә, үстерелгән ашлыкны коры килеш җыеп алырга тырышканнар. Вакытында сугылган һәм чистартылган ашлык үзләрендәге келәтләргә саклауга салып куелган.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»