09.09.2014 - Авыл тормышы

Җирне ач итмәсәң, ач калмассың

Гафури районының “Сатурн” хуҗалыгы җитәкчесе Руфина Рәхмәтуллина шундый фикердә.

Сәнәгать предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгында җитәкче ролендә ир-ат булуга өйрәнгәнбез. Шуңа да, әйтик, крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе вазыйфасында хатын-кызны күрү гайре табигый хәл кебек. Ләкин безнең кызларыбыз да булдыра һәм уңышларга ирешә.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 8 сентябрьгә бөртекле культуралар 1371 мең гектар мәйданда (77 процент) чабылган, 1330 гектарда (75 процент) суктырылган. 1961 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш — гектарыннан 14,8 центнер.
Зианчура районы аграрийлары беренче булып бодай һәм башка культураларны урып-җыюны тәмамлады. Тоташ алганда 16,2 мең тонна ашлык җыеп алынган. 27 районда — борчак, 9 районда — арпа, 25 районда солы урагы тәмамланган. 

Гафури районының “Сатурн” крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Руфина Рәхмәтуллина белән Хөкүмәт йортында танышкан идек. Ул Президент кулыннан республиканың Почет грамотасын алды. Әлбәттә, бу аңа вазыйфасында ирешкән уңышлар өчен тапшырылды. Алар белән якыннанрак танышу теләге безне Гафури төбәгенә әйдәде.
Буруновка — район үзәгеннән шактый еракта урнашкан авыл. 1870 елда ул урыс авылы буларак барлыкка килгән, хәзер биредә төрле милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә. Авыл матур, чиста, юллары ялтырап ята. Анда берничә крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә, “Россия” колхозы да аягында ныклы басып тора.
“Сатурн” — иген игүгә махсуслашкан хуҗалык. Ике мең гектар җирләре бар, быел шуның 250 гектарына — уҗым бодае, 480 гектарына — арпа, 130 гектарына — бодай, 500 гектарга чөгендер чәчкәннәр. Уҗым бодае уңышы гектарыннан — 25-28 центнер, арпа 25-30 центнер тәшкил иткән. Без барганда әле урып-җыю эшләре тәмамланмаган иде. Хуҗалык җитәкчесе күрсәткечләрдән канәгать.
— Җирне хөрмәт итәргә кирәк, таптап йөрергә генә түгел, тукландырырга да тиешбез. Югыйсә, ул ач кала һәм безне дә ач калдырачак, — ди Руфина Мәсәбих кызы уңышының иң зур серен ачып.
Без килгән көнне яңгыр явып үтү сәбәпле, хуҗалык эшчеләре ындыр табагында ашлык чистарта иде. Әйткәндәй, җәйге чорда “Сатурн” унлап кешене эшле итә. Моңа бигрәк тә укучылар шат, җәен шушында алар үзләренә акча эшләп кала. Ә күңел биреп эшләгән кешегә хезмәт хакын кызганмый җитәкче.
Гаражда техника күплеге дә безнең игътибардан читтә калмады.
— Дүрт механизаторыбыз бар, шуларның һәрберсенә җиде берәмлек техника туры килә, — ди Руфина ханым. — Дүрт трактор навигацион система белән җиһазландырылган. Заманча техникада җырлап кына эшли безнең хезмәткәрләр.
Кышын уңыш зур-зур амбарларда саклана, язын яхшы гына хакка сатыла. “Безнең ашлык шунда ук сатылып бетә. Аның бар яклап та өлгергәнен, җиренә җиткерелгәнен белә сатып алучы. Моннан тыш, без орлык та сатабыз. Анысына да ихтыяҗ зур”, — ди җитәкче.
Әйе, хатын-кыз җирне баласыдай күреп яратканга, җылы сүзен, йомшак мөгамәләсен кызганмаганга, җир-ана аңа уңышын өеп бирә торгандыр. Хатын-кызның җиргә мөнәсәбәтендә дә үзе генә белгән сере бардыр ул.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»