04.09.2014 - Авыл тормышы

Шатмантамак басулары сөендерә

Миякә районының “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы мал азыгы хәзерләү һәм урып-җыю эшләрен оешкан төстә үткәрә.

Элита токымлы таналар үстереп сату белән уңышлы шөгыльләнүче әлеге хуҗалык өчен бу эшләрнең икесе дә мөһим. “Урал”лылар өчен мал азыгы хәзерләү — урак кебек үк җаваплы кампания. Силос салу өчен яшел масса чабылган зур яланда без хуҗалыкның иң булдыклы егетләрен очраттык. “Т-150” тракторына тагылган үлән ваклагыч агрегатта Илгизәр Нәбиуллин эшли. “КамАЗ” машиналарында эшләүче алдынгы шоферлар Салават Лотфуллин, Рамил Садретдинов һәм Марат Миңнебаев аның вакытны транспорт көтеп уздырмавына ирешә. 

— Печән быел мул булды, аны, һәрвакыттагыча, зур запас белән хәзерләдек. Сусыл азыкка да кытлык булмаячак. Сенажны витаминга, аксымга һәм төрле микроэлементларга бик бай люцерна, эспарцет, донник, вика, көнбагыш кебек культуралардан салдык. Силос өчен үстерелгән кукуруз һәм көнбагыш та матур уңыш белән куандыра. Кышлату чоры өчен, шөкер, борчылырлык түгел, — ди кооператив рәисе Зөфәр Әһлиуллин.
Урып-җыюның уңышлы үтәсен басуда аталы-уллы Сөләйман һәм Рөстәм Вәлиуллиннар эшләүгә карап та чамалап була.
— Быел 37нче уракта катнашам, — дип елмая 66 яшьлек хезмәт ветераны Сөләйман ага.
Өч дистә елдан артык районның алдынгы комбайнчылары сафында булган, ел саен диярлек урак батыры булып танылган Сөләйман Вәлиуллин дүрт улы һәм бер кызы белән дә горурлана ала. Рөстәме 6нчы сыйныфтан бирле үз янында, чын комбайнчы булып буй җиткерә. Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң да штурвалдан аерылырга теләми. Сөләйман аганың шәһәрдә яшәүче уллары да авыл халкыннан аерылмаган. Гаиләдәге бердәнбер кыз Лилия дә авылга хыянәт итмәгән – хуҗалыкның алдынгы савучысы.
Шатмантамакта тырыш, эшкә чәмле халык яши. Мондагы “Урал” хуҗалыгы Вәлиуллиннар кебек хезмәт династияләре белән көчле. Бүген комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче Эльвир Галләмов белән Илдар Рәмиев кебек егетләрнең мәктәптән үк игенче хезмәтен үз итеп үсүе дә бик куанычлы күренеш.

Рәүф ХӘКИМОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Миякә районы. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»