03.09.2014 - Авыл тормышы

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

Туймазы районының “Нерал-Матрикс” җәмгыяте эшчәннәре быелгы уракта олы хезмәт шатлыгы кичерә, игенчелектә алдынгы техноло­гияләрне куллану, селекция һәм орлыкчылык буенча эшне яхшырту үзенең нәтиҗәләрен бирми калмаган, бәрәкәтле җир тагын да мул уңыш белән куандырган.

— Аяз көннәрне файдаланып, ба­суларның 70 процентында бөртекле­ләрне җыеп алдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Динар Кәлимуллин. — Безнең комбайнчыларга бодай үстерелгән кырларны иңлисе генә калды. Әлегә һәр гектардан уртача уңыш 35 центнер тәшкил итә. Арышның “Памяти Ку­накбаева” дигән сорты быел да безнең өметне аклады. Бер басуда ул гектарыннан 45 центнер уңыш бирде. Тех­никаны нәтиҗәле файдаланып, зур гына мәйданда игелгән арпаны да түкми-чәчми җыеп алдык. Күпчелек басуларда аның төшеме 38-42 центнердан ким булмады.
Әйе, “Нерал-Матрикс”та һәр елны да мул уңышсыз калганнары юк. Без хуҗалык җитәкчеләре белән бергә барып караган бодай басуында да башаклар тулышкан. Агроном Нәҗип Гәрәев әйтүенчә, биредә бодайның “Икада-70” дигән элиталы сорты үс­терелгән.
— Без бит орлыкчылык хуҗалыгы исәпләнәбез, — дип төшендерде ул. — Алдынгы селекцияне кулланып, тик перспектив сортларга өстенлек бирәбез. Үзебездә җитеш­терелгән югары класслы орлыкларны башка күп хуҗа­лыкларга сатабыз. Әле үк безнең 2000-3000 центнер яхшы сыйфатлы орлык реа­лизацияләргә тулы мөмкинлегебез бар.
Әлбәттә, мул уңыш алу өчен җирне яхшылап эшкәртергә һәм ашларга кирәк. “Нерал-Матрикс”та игенчеләр, башка күп хуҗалыклардагы кебек, техно­логияне гадиләштерергә күнекмәгән. Кыр эшләрен башкарганда агротехник таләпләргә бернинди дә хилафлык китер­миләр. Катлаулы минераль ашламадан тыш, монда яшел ашлама да киң кулланыла. Шуның өчен дә пар җирләренә чәчелгән уҗым культураларыннан ел да 40ар центнер уңыш алалар.
Гомумән, “Нерал-Матрикс” хәзер кырчылыкта агрокуль­туралар үстерүдә алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әйләнгән. Мәсәлән, икенче ел инде биредә кукурузны иген технологиясе буенча игәләр.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»