Яңа техника отышлы

Элекке еллар белән чагыштырганда быелгы урак республикада шактый соңга кала. 25 августка, мәсәлән, бөртекле һәм кузаклы культураларның 46 проценты гына җыеп алынган. Моны катлаулы һава шартлары, шулай ук, урып-җыю техникасының җитешмәве белән аңлатырга була. Бүздәк районында да хәлләр шулайрак тора, ә менә “Кыдаш” кооперативында иртә культуралар урагы тәмамлануга бара.
Республика буенча бер ашлык уру комбайнына мең гектарга якын мәйдан туры килсә, “Кыдаш”та ул 300 гектар тәшкил итә. Дөрес, элекке елларда монда да, техника җитешмәү сәбәпле, комбайннарны МТСлардан җәлеп иткәннәр. Хәзер аларга ышаныч аз, чөнки техника искерде, сафта булганнары исә бөртеклеләр зур мәйданда игелгән хуҗалыкларга җибәрелә. Кыскасы, урып-җыю техникасын яңартуга юнәлеш алып, откан хуҗалык. Быелгы басу эшләрендә иген чабуга төрле маркалы өч ургыч җәлеп ителгән, тезмәләрне суктыруны исә биш комбайн алып бара. Әйткәндәй, алар, нигездә, яңа, соңгысын — “Агрос”ны быел гына сатып алганнар. Җитештерүчәнлеге югары техника нәтиҗәле файдаланыла, эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган, шуңа да урак кызу бара. Уҗым культуралары җыюны кыдашлылар районда беренчеләрдән тәмамлый. Әлеге вакытта комбайннар бодай суктыра. Гектардан төшем елы өчен ярыйсы гына – 20 центнер. Әмма, тоташ алганда, уңыш кайтыш. Атап әйткәндә, уҗым культуралары ышанычны акламаган, гектар куәте 15 центнер тәшкил итә.
Баш агроном Вәкил Латыйповның бу җәһәттән аңлатмасы бар – нәкъ башаклар тулышкан чорда явым-төшем төбәкне читләтеп үтә. Әмма, шуңа карамастан, уҗым басулары мәйданын үзгәрешсез калдырмакчылар – ул быел да 800 гектарда чәчеләчәк.
Урып-җыю эшләрендә илледән артык механизатор катнаша. Алар арасында иң дәрәҗәлеләре, әлбәттә, комбайнчылар. Иген суктыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән Руслан Гәрәев, Ринат Гобәйдуллин һәм Фәнзил Асылгәрәев быел да урак батырлары булып танылды.
Кәпәй-Кобау авылы ындыр табагында да кызу мизгелләр. Хуҗалык басуларында суктырылган ашлык тулысы белән бирегә китерелә.
Ахыры ПДФ-версияда
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”